Миңнехановтан ярдәм сораган 8 бала анасын дәүләт ялгыз калдырмакчы

Миңнехановтан ярдәм сораган 8 бала анасын дәүләт ялгыз калдырмакчы

Казанда 8 бала әнисе Илсөяр Вәлиева ялгыз калырга мөмкин. Мәхкәмә аша опека органнары аны ана хокукыннан мәхрүм итмәкче. Мондый хәлгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләп, пикетларга чыкканга калдым, ди ул. Илсөяр ханым адвокат яллап, балаларын үз янында калдырмакчы.

Илсөяр Вәлиева сөйләвенчә, 14нче сентябрь иртәсендә ул алты баласын алып, ашыга-ашыга Рөстәм Миннеханов белән очрашуга чыгып китә. Дөресрәге, президентны күреп булмас микән, дип, чираттагы адымын ясый, гаиләсенә финанс ярдәм кирәк дигән сорауга өстәп, балаларыннан аермауларын да үтенмәкче була. Әмма ни сәбәпледер, вакыйгалар ул теләгәнчә бармый, билгеләнгән урынга барып җитәм дигәндә юлда бөкегә эләгә. Биш минутка соңарып, Илсөяр Вәлиева балалары белән Казан Кирмәненә килеп җитә. Аның кулында президенттан ярдәм сорап мөрәҗәгать сүзләре язылган плакат була.

Илсөяр Вәлиева бу юлы да Татарстан Президентын очрата алмый: ул бина янына килеп җиткәндә Миннеханов киңәшмәгә китеп өлгерә. Шулай да ханым кире чигенми, Кирмән эчендә пикетка баса. Бераз вакыт узуга аның тирәсендә кешеләр җыела башлый. Алар арасыннан ул опека органы вәкилләрен танып ала. Пикетчы янына полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә килеп җитә. Президенттан ярдәм сорап кычкырган ананы һәм аның алты баласын – барысын да берәм-берәм, үзе әйтүенчә, көч кулланып, автобуска төяп өйләренә кайтарып куялар. Рөхсәтсез пикет оештырган өчен 500 сум штраф түләтәләр.

Илсөяр ханым сүзләренчә, Ирек мәйданына пикетларга чыга башлагач, Казанның Совет районы опека бүлеге мөдире Ирина Смирнова аның янына килеп, балаларны алып китү белән яный башлый. Соңрак күп балалы ана үзен мәхкәмәгә бирүләрен белә: янәсе гаиләдә балаларга тиешле игътибар бирелми.

– Йорт чиста, дәфтәр-китаплар тәртиптә, балалар яхшы укый, чиста, пөхтә киенгәннәр. Мәхкәмә барышында, бу гаиләдә балаларга яшәү куркынычмы, дигән сорау куелган иде. Аларның мөгаллимнәре алдан әйтелгән сүзләреннән – балалар начар укый, дигән аргументларыннан баш тарттылар.

Мәктәпнең үзендә ике секция эшләп килә: сынлы сәнгать һәм футбол. Тагын кая йөртәсең инде? Кемнең рәсем ясарга сәләте бар – рәсем ясый, ә кемнең футбол уйнарга сәләте юк, ул футбол уйный алмый бит, шулаймы? Ә аны балаларын секциягә йөртми дип гаеплиләр. Укытучылар бер төрле, ә опека бүлеге мөдире ниндидер документларга нигезләнеп, гомумән, икенче төрле сөйли. Ул кәгазьне кем язган соң? Бер җирендә директор имза куйган, бер җирендә куймаган, – диде Вәлиеваның адвокаты Борис Ильин.

Ханымның сүзләренә караганда, опека вәкилләре белән каршылыклар инде алты ел элек үк башланган булган, әмма мондый киеренкелек хәзер генә туган.

Илсөяр һәм Сәид Вәлиевлар бергә алты бала үстерәләр. Күп балалы ананың ике олы баласы инде үз гаиләләрен корган. Ата-ана аз акчалы эштә эшли, айлык керемнәре 15 меңнән артмый икән. Балаларга күбрәк игътибар бирү теләге белән, җәен ханым алты мең алып эшләгән урыныннан – Республика клиник психиатрия хастаханәсеннән киткән.

– Мин чирләмим, биш вакыт намаз укыйм. Ирем эчми. Элек эшләдем, ләкин хәзер вакыт юк. Балаларымның берсен мәктәпкә илтәм, берсен алып кайтам. Аларны бит һәрвакыт карап торырга кирәк. Эшләргә кушалар миңа, әйтүе генә җиңел. Балаларны ташлап эшкә чыгыйммы?! Аз булса да ярдәм булырга тиештер бит инде?! – ди Илсөяр ханым.

2011нче елга кадәр Вәлиевлар Казандагы өч бүлмәле фатирда яшәгәннәр. Ул аларның хосусый милке булып саналган һәм өлешчә Ана капиталы белән түләнгән. Вәлиевларның адвокаты Борис Ильин әйтүенчә, күршеләренең балалардан тавыш күп дип зарлануларыннан соң, гаилә торган фатирларыннан күченергә карар кылган. Вәлиевлар Самосыроводан йорт сатып алганнар. Искергән, бәдрәфе урамда булган бу йортны опека органнары ошатмаган, әмма гаилә башлыгы төзекләндерергә сүз биргән. Йорт 22 сутый җирдә төзелгән. Комиссия сатып алырга ризалыгын биргән.

Бераз вакыт үтүгә, Вәлиевлар ремонтка акча җиткерә алмаячакларын аңлаганнар һәм җирләрен бүлгәләп сатып, шул акчага йортны төзекләндереп бетерүне сораганнар.

Казанның Совет районы опека бүлеге мөдире Ирина Смирнова «Вечерняя Казань» журналистларына әйтүенчә, җирне бүлеп сатып, ремонт ясарга ризалык чыннан да бирелгән булган. Әмма Вәлиева сатудан алынган керем турында хисап тотмаган. Килешүне өзәргә теләп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсәләр дә, опека вәкилләре уңышка ирешә алмаганнар, чөнки сатылган җирләрдә инде биш йорт төзелеп өлгергән була. Соңрак Вәлиеваның акчаларны кредит бирүче «Рост» ширкәтенә кертүе ачыклана.

«Пирамида җимерелеп, акчалар юкка чыккач, без шул ук күләмдә акча бирергә риза булган хәйриячене таптык. Ә ханым ул акчаларга машина кредитын япкан һәм ломбардка салынган алтын бизәнү әйберләрен кире сатып алган. Балаларга исә 50 мең сум сарыф иткән – өлешчә балалар бакчасындагы әҗәтен каплаган», – дип белдерә Ирина Смирнова.

Опека бүлеге мөдире Вәлиевларның Каймардагы җирләрен сатулары турында да әйтә. Опека, акча ремонтка тотылачак, дигән шарт белән моңа ризалык биргән була. Әмма бернинди хисап та килми.

Күптән түгел Вәливларга Завойский урамында кирпеч йорттан фатир биргәннәр. Канун буенча гаиләгә йорт-җир алу өчен субсидия каралган, әмма аларга әлегә чират җитмәгән. Җирле хакимият гаиләгә ярдәм йөзеннән вакытлыча фатир тәкъдим иткән. Вәливлар әлегә шул фатирда яши, әмма монда алар бары тик 11 генә ай тора алачак – килешү вакыты чикләнгән.

Беренче тапкыр пикетка чыкканда Вәлиева хакимият вәкилләре белән күрешеп сөйләшә ала. Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева аны үз янына чакыра.

– Президент киңәшчеләре 2017нче ел өчен үз хисап кенәгәмне ачып алып килергә куштылар, гариза язылды, мөһер куелды. Мин инде, матди ярдәм булыр, дип ышандым. Аннан соң фатир турында әйттем, ләкин алар, берни дә белмибез, диделәр. Ул көнне җыелышлары булды һәм Рөстәм Нургали улы күрмәсен өченме, миңа тиз генә хисап карточкасы ясап бирделәр, ике көннән хәбәр итәрбез, диделәр. Фатир бирүче булмады, югыйсә, мөһер куйдылар, гариза язылды, ризалык бирделәр. Шуннан мин шәхсән Рөстәм әфәндегә кереп, сорау бирергә булдым. Ләйлә Фазлыева кертмәде. Шуннан уйлап торды да миңа ак кәгазь бирде. «Бурычларыңны каплар өчен күпме акча кирәк, яз», – диде. Мин тулаем сумма яздым да кәгазьне аңа бирдем. Ике көннән шалтыратырбыз, диде дә, оныттылар, – ди Илсөяр Вәлиева.

Аны яклаучы адвокат сүзләренчә, Вәлиеваның дәлилләре никадәр әйбәт булмасын, мәхкәмә, аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгара. Карар гамәлгә кергәч, ягъни бер айдан, балаларны аналарыннан аерып, балалар йортына алып китәчәкләр. Вәлиевлар, тиз арада мәхкәмә карарын шикаять итеп, ана хокукын кире кайтару артыннан йөриләр.

Прокуратура күрсәтмәләре: хата өстендә хата һәм канун бозулар

2нче октябрьдә Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.

Татарстан прокуратурасы мәктәпләрнең эшчәнлеген, документларны тикшерә, ата-аналар комитетлары белән сөйләшүләр алып бара. Алар Русия Президенты күрсәтмәсен зур тырышлык күрсәтеп үти. Араларында җитезлек күрсәтүчеләр дә җитәрлек. Үзләре чыгарып селкемәсәләр дә, телләрне укытуга кагылышлы күрсәтмәләрнең бер-икесе интернетта йөри. Алар бер-берсенә бик охшаш.

Казанның Вахитов районы прокуратурасы чыгарган күрсәтмәсен белгечләргә тәкъдим итте һәм андагы сүзләр, таләпләр никадәр дөреслеккә туры килүенә анализ ясауны сорады.

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин Владимир Путинның прокуратурага мәктәпләрдә туган телләрне укытуны һәм республика дәүләт телләрен сайлау хокукын тикшерергә кушуы ук Русия Конституциясенә каршы килә дип әйтә:

– Русия Президенты фәрманында төбәк башлыкларына мәктәпләрдәге рус теле укыту күләмен Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән дәрәҗәгә җиткерүне тәэмин итәргә кушылган. Бу мәгариф канунының 13нче маддәсе нигезендә тыела. Русия, төбәк мәгариф министрлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре мәктәптәге уку-укыту планын үзгәртә алмый. Аны фәкать мәгариф федераль стандартлары таләпләре нигезендә мәктәп үзе хәл итә. Ә фәннәрнең нинди күләмдә укытылуы, ничә сәгать бүленеп бирелүе хакында мәгариф федераль стандартларда язылмаган.

Русиянең Гражданлык кодексы бар. 3нче маддәнең 5нче пунктын карагыз. Әгәр Президент фәрманнары, Русия хөкүмәте карарлары – кануннарга каршы килә икән, җитәкчеләр күрсәтмәсе түгел, канун өстен, ул үтәлергә тиеш, дип әйтелә.

Русия Президенты Рособрнадзор белән бергә баш прокуратурага Русия кануннарында каралган туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри укытуны тикшерергә кушты. Ләкин Русия кануннарында туган һәм республика дәүләт телләрен ихтыяри уку каралмаган. Русия мәгариф федераль стандартларында, туган телләрне укыту уку-укыту планының мәҗбүри өлешенә кертелә, дип язылган, – ди Марат Лотфуллин. – Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре укытыла. Бу – рус һәм татар телләре. Прокуратура үзенең күрсәтмәсендә, мәгариф канунында әйтелгән республиканың дәүләт теле Русия дәүләт теленә зыян салмаска тиеш, ди. Ничек бер тел башка телгә зыян салырга мөмкин? Ник фәкать дәүләт татар теле генә зыян сала ала? Ни өчен математика, яки физкультура зыян салмый? Мәгариф системасында зыян салу дигән төшенчә юк. Русия субъектларының дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге бар. Прокуратура моны белмиме? Дәүләт телләрен укытуга ата-аналарның теләге исәпкә алынмый. Аларның бернинди дә килешү-килешмәве кирәкми.

Кайбер ата-аналарның, миннән берсе дә сорамады, дип әйтүләре, мәктәп мөдирләренә балам татар телен укымасын дигән гаризалар язу – ата-аналар үзләре уйлап тапкан әйбер. Үз теләкләрен канун итеп күрсәтергә телиләр. Бу – Русия, Татарстан Конституцияләрен инкарь итү. Бәлки, минем дә мәгариф системасына карата үз күзаллавым, теләкләрем бардыр, әмма канун бар һәм без аңа буйсынабыз.

Адвокат Фәрхәт Кәнәфиев та прокуратураларның күрсәтмәләре хаталы һәм, әле тикшерүләр барганда аларны Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә кирәк, ди. «Татарстан һәр мәктәп, һәр мөдир өчен көрәшергә, мәхкәмә аша хокукларын якларга тиеш», – дип сөйләде ул.

«Хакимият, дәүләт органнары укыту планнарын, уку графикларын үзгәртергә әмер бирә алмый. Аның моңа хокукы юк. Ә алар үз күрсәтмәләрендә укыту планнарын үзгәртүне таләп итә.

Минем карашка, прокуратура күрсәтмәләр чыгару алдыннан ук, мәктәпләр федераль кануннарны бозып укыта, дигән нәтиҗә чыгарып эш итә. Тагын бер күзәтү – прокуратура бер җирдә дә Татарстан Конституциясен, республиканың мәгариф кануннарын исәпкә алмый. Ни өчен Татарстан прокуратурасының шулай эшләгәне миңа билгесез. Татарстан парламенты мәгариф турында канунны кабул иткән вакытта прокуратура үз сүзен әйткән, ә хәзер аны искә дә алмый булып чыга. Федераль кануннар барысы да үтәлә. Әмма Татарстан кануннарының да үтәлешен таләп итәргә кирәк. Нишләп берсенең үтәлешен сорыйлар да, ә икенчесе тикшерелми?

Татарстан депутатлары бу хакта республика прокуратурасыннан аңлатма сорарга тиеш. Дәүләт шурасында да бу мәсьәлә тикшерелергә тиеш. Мәктәпләр, укытучылар прокуратурадан төшкән күрсәтмәләргә каршы тора алырлармы? Бу эшне прокуратура үзәкләштерелгән рәвештә алып бара, ә мәктәпләргә таякның авыр башы аерым-аерым килеп төшә. Республика прокуратурасының гамәлләре Татарстан кануннарына, Конституциясенә сыеп бетми икән, риза булмаган һәр кешенең Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итү мөмкинлеге бар. Мәхкәмә үз чиратында прокуратураның бу гамәлләре нинди канунга туры килмәгәнен күрсәтеп, язма рәвештә карар чыгара. Бик күп кеше өчен бу мөһим документ булыр иде», – диде Фәрхәт әфәнде.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии