- 17.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №45 (17 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Бүген Русия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре оешмасы Русиянең Хезмәт кодексына тәкъдим итәсе үзгәрешләр хакында фикер алыша. Әлеге оешманы икенче төрле “олигархлар клубы” дип тә атыйлар. Ә үзгәрешләргә килгәндә, алар, чыннан да, революцион.
Аерым алганда, ОНЭКСИМ төркеме җитәкчесе Михаил Прохоров эш атнасын 60 сәгатьлек итәргә тели. Моны ул үзенең интернет-блогында да аңлаткан. Әлеге адымны ул эш бирүчеләргә түгел, ә гади хезмәткәрләргә кирәк булу белән аңлата. Прохоров сүзләренчә, бу, беренче чиратта, беръюлы ике төштә яисә бер ярым ставкага эшләүчеләр хәлен җиңеләйтәчәк, кирәкмәгән кәгазьләр тутырудан арындырачак.
Әлбәттә, олигархның гади халык турында борчылуына ышанучылар бик аз. Аның тәкъдименнән мәкер эзләүчеләр күбрәк. Әйтик, Прохоров, әгәр кеше өстәмә акча эшләп алырга тели икән, аның бу теләген Хезмәт кодексы чикли дип аңлата. Ә үзгәреш кертелгәч, чикләүләр калмый дигән сүз. Ләкин бер нәрсә бар – Русиядә хезмәт хакы сәгатькә карап түләнми шул. Ягъни 60 сәгатьлек эш көне билгеләнсә, ул хәзер түләнүче акчага риза булып, тагын да күбрәк бил бөгәргә тиеш булачак. Гомумән, әгәр Хезмәт кодексына үзгәрешне эш бирүче тәкъдим итә икән, ул, беренче чиратта, үз мәнфәгатьләрен яклый. Әйтик, тагын бер үзгәреш пунктын гына алыйк. Хезмәткәр пенсия яшенә җитеп, алга таба да эшләргә теләсә, аның контрактын билгеле бер срок белән чиклиләр. Мисал өчен, тагын бер ел гына эшлисең дә аннан сау бул, юлларыңа ак җәймә.
Пенсия дигәннән, чит илдә ялга китү яшен озайтуга ияреп, бездә дә аны хәзерге 60тан 62 яшькә җиткерергә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгырый башлады. Ләкин безнең шул ук Франциядән бик зур бер аерма бар – гомер озынлыгы мактанырлык түгел. Хәзер үк ирләрнең – 35, хатын-кызларның 14 проценты пенсия яшенә җитми җан тәслим кыла. “Независимая газета” исәпләгәнчә, ел саен үлгән кешеләр хисабына Пенсия фонды 60 миллиард сумлык “бүләк” ала. Шуңа ялга китү яшен арттыру фонд өчен бик отышлы, шул исәптән халыкның кырылып баруы да керем генә китерә. Ә пенсионерлар арта барып, эшче халык кимегәндә, фонд бюджетын тулыландыруның бу бик җайлы чарасы. Эшләгән җирдән үлеп китсәләр, күпме проблема хәл ителә…
Олигархларның тәкъдимнәрен “өстәгеләр” ишетми калмас, мөгаен. Шуңа тагын да ныграк җигелеп, җиң сызганып, үләр чиккә җиткәнче эшләргә әзерләник, җәмәгать!
Ф.САЛИХОВ
Суд эскәмиясендә – мөгаллим
Казанның Вахитов район судында башкаланың 41нче мәктәбе укытучысы Резидә Шиһаповага карата эшне тикшерү башланды. Аны балаларны түбәнсетү һәм кул күтәрүдә гаеплиләр. Ләкин беренче утырышка мөгаллимә килмәгән. Бер ханым килеп: “Шиһапованың адвокаты башка эшне карауда катнаша, шуңа ул юк”, – дип, сәркатибне генә кисәтеп чыккан. Судья эшне тикшерүне башка көнгә күчерде.
Әлеге ханым тирәсендәге гауга 2009 ел азагында купты. Казанның хокук яклау үзәгенә 41нче мәктәпнең 3 “Р” сыйныфында укучы балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә. Алар сыйныф җитәкчесе Резидә Шиһаповадан зарлана – мөгаллимә акча җыю белән артык мавыгып киткән, тиешле сумма алып килмәгәннәрне кимсеткән. Әлеге фактларны Казан прокуратурасы тикшереп, чынбарлыкка туры килүен раслый һәм мәктәп директорын җавапка тарталар.
Тикшерү барышында Резидә Шиһапованың “тәрбияви алымнарының” нечкәлекләре дә ачыклана. Бер баланы ул бөтен сыйныф алдында “аңгыра” һәм “чирләшкә” дип кимсетә, колагыннан эләктереп коридорга алып чыгып, почмакка бастырып куя. Шундый ук хәлләрне башка укучылар да сөйли – кайсының колак артына “менеп төшү” факты, икенчесенең колагын тарту очрагы раслана. Хәер, Резидә Шиһапова баштарак боларны үзе дә инкарь итми. Ул гаебен танып, гариза яза. Анда үзенең чыгырыннан чыгуын балаларның начар укуы һәм тәртип бозулары белән аңлата. Ләкин соңрак, әлеге сүзләреннән баш тартып, гаризасын кире ала.
Бүген Резидә Шиһапова 41нче мәктәптән эштән үз теләге белән китеп, 86нчы мәктәпкә урнашкан һәм балалар укытуын дәвам итә. Аңа карата кузгатылган җинаять эше буенча алты укучы зыян күрүчеләр булып санала. Әгәр суд аның гаебен таныса, Резидә Шиһаповага 3 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.
Шушы көннәрдә башкала прокуратурасы мәктәпләрдә тагын бер тикшерү үткәрде. Монысы белем йортларында ата-аналардан акча җыюга кагыла. 1 сентябрьдән 10сына кадәр үзәктә “кайнар линия” эшләде. Анда республиканың төрле төбәкләреннән 48 шикаять килгән, күбесе Казаннан. Аерым алганда, 9нчы гимназиядә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан өстәл-урындыклар алуга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр акча җыйдырганнар. Моннан тыш, уку әсбаплары, китаплар өчен икешәр мең сум таләп иткәннәр. Прокуратура әлеге гамәлләрне законсыз дип тапкан. Андый очраклар башка мәктәпләрдә дә бар икән. Хәзер юристлар, шәһәрнең мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп, “кара исемлеккә” эләккән белем йортлары директорларын җавапка тартырга куша.
Салихҗан ГЫЙЛЬФАНОВ
Комментарии