- 17.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Архив
Хөкүмәт акчасына чыгучы кайсы гына газета-журналны кулыңа алма, аның әллә ни зур тираж белән чыкмавын күрергә мөмкин. Матбугатның монополиягә әверелүе аның тешсезләнүенә китерде, ә халык андый газеталарны укымый. Булган 3-4 мең данәле тираж да кайбер газета-журналларда ясалма рәвештә тудырыла. Авыл саен йөреп, өйдән-өйгә кереп, «зинһар язылыгыз инде, татар матбугаты сезнең кулда бит», дип ялварып… Шушы гамәлләр белән матбугатның гына көче кимеп калмый, дүртенче хакимият булган журналистның да дәрәҗәсе түбән тәгәри. Әле кайчан гына газетада басылган һәр материалга районнан аңлатма язып җибәрелә торган булса, хәзер «эт өрә тора – бүре йөри тора».
Соңгы вакытта исә, Татарстанда бөтенләй аңлашылмый торган хәлләр күзәтелә. Игътибар иткән булсагыз, гомер-гомергә укытучыларның кулында булган, аларга ярдәмче буларак хезмәт иткән газета-журналлар ябыла. «Мәгърифәт»не яптылар да «Гаилә һәм мәктәп» чыга башлады, менә хәзер «Мәгариф» журналы да ябылу алдында тора, ди. Мәгариф өлкәсенә бәйле газета-журналларда гына түгел, гомумән, бөтен мәгариф системасында әллә нинди баш җитмәслек «бетерүләр» кылына. «Мәгариф» журналы ябылуны сылтау итеп, әлеге матбугат чарасының редколлегия әгъзасы булган Тарих фәннәре докторыФайзелхак ИСЛАЕВ белән күрешеп, әңгәмә корырга уйладык.
– Фәйзелхак әфәнде, «Мәгариф» журналы ябылачак дигән сүзләр дөресме?
– Ул ябылмаячак, аның форматы һәм эчтәлеге генә үзгәрәчәк.
– Үзегез бу үзгәрешләр хакында кайчан белдегез? Редакция белән бу хакта сөйләшүче, киңәшләшүче булдымы?
– Шәхсән минем белән беркем дә сөйләшмәде. Редколлегия белән, шулай ук, бер кеше дә сөйләшмәгән. Бәлки, редактор белән сөйләшкәннәрдер. Без аңа: «Редколлегияне җыегыз, бергәләшеп журналны саклап калыйк», – дип әйтеп караган идек. Чөнки «Мәгариф» – 100 еллык тарихлы бердәнбер татар журналы. Быел гына, март аенда, аңа 100 яшь тулды. Юбилейны үткәрү турында баш мөхәрриргә әйттек, аны булдырырга тырыштык, тик ул: «Универсиада, тегесе-монысы», – дип, ниятебез чынга ашмый калды.
– Бюджеттан акча сорап барасы килмәгәндер, дип кенә уйлый алам.
– Бәлки, шулайдыр да, сорап йөргән кешене кем ярата?! Бармаса да менә… Эшнең шуңа таба баруын сизгән булгандыр инде ул.
– Редакциянең төп составы әллә ни күп кешедән тормый. 10 кеше чамасы. Редколлегия әгъзаларының күпчелеге шул иҗтимагый башлангыч астында эшли. Төп составны кыскарту турында сүз булмадымы? Яңа журналда кемнәр эшләячәк?
– Коллективтагы бар кеше инде 15нче декабрьдән эштән азат ителү турында кисәтү алган. Яңа журналда кем баш мөхәррир буласын да белмим. Кластер оештырырга уйлыйлар икән дип ишеттем. Аның җитәкчесе кем буладыр, төгәл генә әйтеп булмый. Дөрес булса, «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән «Мәгариф» журналы бер директор сыман кешегә буйсынып, аларның һәркайсында аерым редакторлар билгеләнәчәк дип ишеттем. Бу әйбер бер җирдә дә кәгазьдә юк ич. Концепциясе дә, бернәрсәсе дә юк. Булса да, аны кешегә күрсәтмиләр әлегә. Редколлегияне яңарту турында сүзләр бар. Имеш, галимнәрне алалар. Бу редколлегиядә болай да 4 фән докторы бар. Галимрәк кешеләр бардыр, күрәсең.
– Гадәттә, журналны берничә ай алдан әзерлиләр. Журналга язылу вакыты да төгәлләнеп килә. Бүген чыгучы «Мәгариф»не алырга дип язылган кешеләр, иртәгә икенче төрле журнал алачак… Кеше хокуклары мәсьәләсе дә арты белән баса түгелме?
– Әлбәттә! Мин моның нәрсә белән бетәсен күз алдына да китерә алмыйм. Судка бирүләр, акчаны кире тәлап итүләр башланмасмы?! Бөтенесе дә алай итмәс-итүен, кул селтәүчеләр дә табылыр, әмма калганнар: «Без бит моңа язылмадык!» – дип чаң сугачак, минемчә.
– Юридик ягы уйланылмаган шул. Язылу башланганчы ук, журналның үзгәртеләчәге турында игълан булса – бер хәл.
– Әйе, ләкин язылучыларга игълан итү түгел, без үзебез дә бу үзгәртүләр турында ноябрьдә генә белдек.
– Соңгы вакытта болай да күп журнал юкка чыкты.
– Әйе, күреп торабыз, мәгълүмат өлкәсендә үзгәртеп коруларның берсе дә яхшыга китермәде. Минем күз алдымда гына ничә журнал юкка чыкты. Аларның берсе – «Татарстан» журналы. Ул хәзер дә чыга-чыгуын, ләкин икенче форматта. Элек халык өчен чыга торган булса, хәзер фәкать җитәкчеләр өчен… Халык телендә әйткәндә «гламур» журналга әверелде. Яшьләр журналы «Идел»не дә таркатып ыргыттылар. Анда эшләгән талантлы язучыларны, шагыйрьләрне алып атып, икенче кеше куйдылар да, журнал бетте. Хәзерге «Идел» кайчан элеккесе дәрәҗәсенә җитәр, мин анысын әйтә алмыйм. Мин министр әйткән сүзгә дә, «Татмедиа» әйткән сүзгә дә каршы түгел, әлбәттә… Үзем дә кушылам, заманча булсын дисәң, эчтәлеген үзгәртергә, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Хәзер исә, журналны укытучылар үзләренә яраклаштырып, үзләре ясыйлар – менә аның үзенчәлеге нәрсәдә. Укытучылар материал җибәрә, без аны эшкәртеп бастырабыз. Мондый традиция инде күптәннән, журналның башыннан бара. Йөз ел буе шулай эшләнгән ул. Ә хәзерге сүзләргә караганда, «Мәгариф»не Югары аттестацион комиссия журналы дәрәҗәсенә күтәрмәкче булалар. Ул комиссиянең үз журналлар исемлеге бар, «Мәгариф»не дә шунда кертмәкче булалар. Болай булгач, журналдагы мәкаләләрне докторлар һәм булачак кандидатлар бастырачаклар. Татар телендә Югары аттестация комиссиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән бер генә журнал да юк әлегә, чөнки бу бик четерекле мәсьәлә. Шулай эшләнсә бик әйбәт булыр иде дә, әмма мондый дәрәҗәле журналларда фәнни язмалар бастырыла, ә укытучыларга аның фәнни дә, шул ук вакытта, эшендә методик яктан кулланырдай да булуы кирәк. Шулай итеп «Мәгариф» кенә эшли. Югары аттестация комиссиясе журналы аны эшләми һәм эшли дә алмый.
– Хәзер диссертацияләр һәм башка фәнни эшләр бөтен җирдә русча языла дип беләм. Ә «Мәгариф» – татарча журнал… Бу русчалаштыру күренеше булып чыга түгелме соң?
– Ул бер яктан русчалаштыру булачак, чөнки фән өлкәсендә эшләгән бөтен кеше дә, татар теле һәм әдәбиятеннән башка, хезмәтләрен рус телендә бастырырга тырышалар. Болай иткәч, безнең аудитория зурая… Без рус теле өлкәсендә эшләгән галимнәргә керәбез, чөнки чит ил галимнәренең дә күбесе рус телен азмы-күпме чамалыйлар, беләләр. Шулай ук компьютерда да рус теленнән чит телгә тәрҗемә ясау җиңел. Татар теленнән алай тәрҗемә ясап булмый. Шуңа күрә галим-галимә русча язарга тиеш. Шулай булгач, телисеңме-теләмисеңме, журнал русчага әйләнә.
– «Мәгърифәт» газетасының ябылуы, «Мәгариф»тәге бу болгатулар – бар да мәгариф һәм матбугат тирәсендә әйләнә. Бу хәлләргә мәгариф системасында һәм журналистик өлкәдә алып барылган сәясәт итеп карап булмыймы, ничек уйлыйсыз?
– Әйе, бу шуның чагылышы дип уйлыйм. Гадәттә, сүз нәрсә хакында бара? Кушу-аеру турында. Мисал өчен, Казан дәүләт университетын алыйк. Бөтен тирә-яктагы институтларны җыеп куштылар да, Федераль университет ясап куйдылар. Әгәр без элек, мәктәптә эшләр өчен укытучылар әзерләсәк, моның өчен аерым педагогик институтыбыз булса, хәзер ул да юк. Казан дәүләт университеты ул укытучылар әзерләмәде. Ул киң даирәдә эшләүче фән кешеләре әзерләде һәм шуңа күрә ул университет дип атала иде дә. Хәзерге вакытта Европа стандартларына тәңгәл китерәбез дип, ике баскычлы уку ясадылар бит инде. Башта 4 ел укып бакалавр дәрәҗәсе аласың, аннары тагын ике ел укып – магистр… Нәтиҗәдә, элек 5 ел буе укытканны хәзер 4 елда укытучылар ясап чыгарабыз да, ул йә укытучы, йә беркем дә түгел… Эшли алмый торган кеше чыгарабыз инде… Монысына түзеп булыр иде… Укытучылыкка баручы кеше юк бит хәзер. Башка җиргә укырга керә алмасалар гына баралар. Безнең заманда, иң яхшы укыган кешеләр укытучылыкка керә иде. Университетта барыбер методиканы да, педагогиканы да төпләп өйрәтмиләр. Соңыннан бу өлкәдә эшләсәң, үзең өйрәнәсең. Ә без аны монда – Укытучыларның квалификациясен күтәрү институтында программага куябыз. Сүз уңаеннан, безгә дә бит шушы көннәрдә, 14нче декабрьдә, 85 яшь тулды һәм шушы юбилей көннәрендә, безнең дә эшләр бик яхшы дип әйтеп булмый. Хәзер укытучыларның белемен үстерү өлкәсендә Казан университеты монополист дәрәҗәсендә. Аларда укытучыларның квалификациясен үстерүче үзәк эшли башлады. Укытучылар хәзер тегендә дә бара, монда да килә ала. Кыскасы, чын мәгънәсендә, укытучының квалификациясен үстерү безнең республикабызда таркалды. Ә башка төбәкләрнең берсендә дә укытучыларның белемен күтәрү институтларын бездәгечә үзгәртмәделәр. Без барысын да бер университетка тутырып куйдык. Хәзер университет та, пединститут та юк. Тыштан бар ул, ягъни исеме бар – җисеме юк. Аның ректорлары, җитәкчеләре, институтлары һәм башкалары бар, ә институт юк. Шушы мәгариф белән бергә татар журналистикасын да бетерү бара, чөнки бүген инде Журналистика факультеты юк. Гөрләп эшләгән Журналистика факультетыннан Массакүләм коммуникацияләр институтын әвәләп, әллә ниләр кыландырдылар. Бүген татар журналистикасы буенча төркемдә нибары 10 кеше укый.
– Газетадан журнал ясау, журналларны ачып-ябып уйнау, болай да аз санда калган татар телле укучыларны, гомумән, югалтуга китермәсме?
– Менә сез журналистика өлкәсендә азмы-күпме эшләгәч, беләсез: газета белән журналны чагыштырып булмый. Ул төрле жанр. Газета мәгълүматны тиз арада тарата, оперативлыкка басым ясый, аның аудиториясе икенче, ә журналныкы – башка. Аларны чагыштырып, гәҗит урынына журнал ясадык та, бик шәп булды дип мактану – бу өлкәдәге әйберне аңламаучы кешедән генә була ала. Аңлаган кеше чагыштыра алмый. Хатын-кыз белән ир-атны чагыштырып булмаган кебек үк, газета һәм журнал форматын чагыштырып булмый. Әйтик, ябылган «Мәгърифәт»нең үз аудиториясе бар иде. Аны чыгару өчен күп акча сарыф итсәләр – бер хәл. Юк кына акча ич инде! Бер хоккейчының бер ай түгел, бер атна ала торган эш хакы җитә бу газетаны ярты ел чыгарырга.
Иң аянычы – «Мәгариф» журналының киләчәге. Ул шундый хәлдә калса, укытучыларга кирәкми торган булачак. Әле күптән түгел генә, Башкортстанда булып кайттым. Нәкъ безнең «Мәгариф» журналы кебек үк журнал анда да чыга һәм «Башкортстан укытучысы» дип атала. Шуның редакторы белән сөйләштем. Аларның журналына бернинди куркыныч янамый. Эшләп яталар рәхәтләнеп. Сәбәп шунда: безнең министрлыктан аермалы буларак, аларның министрлыгы журнал белән тыгыз элемтәдә эшли. Бергәләшеп эшләгәч, тираж проблемасы да бергәләп чишелә. Ә бездә ул редколлегия һәм редакторның эше генә булып кала.
Әңгәмәдән аңлашылганча, журнал тирәсендә барган үзгәртеп коруларның тирәнлеге һәм киңлеге Мәскәү сәясәтен колачларга да җитә. Нишләп һаман Татарстан соң ул? Нишләп һаман татарлар, ә?
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
МӘГАРИФТӘГЕ БОЛГАТУЛАР – «МӘГАРИФ» ҖӘЛЛАДЫ,

Комментарии