- 18.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Казанда яшәүче Илсөяр Фәләхиева, 27 яшьлек улының үлемендә гаеплеләрне ачыклау һәм дәүләтне җавапка тарту өчен, ике елдан артык суд бусагаларын таптый. 2008 елның 28 декабрендә Ренатны “Азино-2” милиция бүлегендә кан эчендә яткан килеш табалар. Тәнендәге күпсанлы җәрәхәтләр, ике литрлап кан югалту сәбәпле, ул җан бирә.
Хокук яклаучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары күтәргән шау-шу басымы астында кизү торучы милиционерга карата җинаять эше кузгатылды, ләкин аны кинәт кенә яптылар. Хәзер Илсөяр Фәләхиева үзенә салынган әхлакый зыян өчен дәүләттән 2 миллион сумга якын акча таләп итә. Ләкин Вахитов районы суды, аны 26 тапкыр киметеп, 76 мең сумга гына калдырды. Казан хокук яклау үзәге юристлары моның белән килешми, шуңа суд утырышлары дәвам итәчәк әле.
Кем гаепле?
Ә Казанда яшәүче Хәйруллиннар 16 яшьлек уллары Марсельнең үлеме өчен башкаланың “Водоканал” оешмасын җавапка тартмакчы. Егет узган җәйдә “Локомотив” комлыгында суда батучыны коткара, ләкин үзе ярга җитә алмый, батып үлә. Мәрхүмнең туганнары фикеренчә, нәкъ менә “Водоканал” оешмасы иминлек тәэмин итәргә тиеш булган. Ләкин оешма җитәкчелеге бар гаепне шәһәр хакимиятенә һәм коткаручыларга аудармакчы. Беренче суд утырышына Мэрия вәкилләре килмәде. Ләкин хөкемдар аларны да җавапка тарту кирәклеге белән килеште. Марсельнең әнисе сабые гомере өчен 3 миллион сум компенсация түләүне сорый.
Бурычка батабыз
Татарстанда 1 гыйнварга хезмәт хакы буенча әҗәтләр күләме 43,5 миллион сум тәшкил иткән. Декабрь ае эчендә бурыч 7 миллион сумга кимегән. “Халыкка акча түләмәү – предприятиеләр хәерчелеге, бюджет өлкәсендәгеләргә акча вакытында түләнә”, – дип ышандыралар хөкүмәттә.
Сабыйларны кая куясы?
Шәһәрләрдә социаль ипотека буенча төзелүче йортларның беренче катында балалар бакчалары урнашачак. Президент Рөстәм Миңнеханов сабыйларга урыннар җитмәүне шулай хәл итү мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, мондый йортларда квадрат метр бәясе кыйммәтрәк килеп чыкса да, яшь гаиләләр өчен бу бик җайлы булачак. Казанда бүген 6,5 мең нарасый балалар бакчасына бару өчен чират көтә.
Ничарадан бичара
Түбән Кама районында башка җае булмаган яшь гаилә урман эчендәге төзелеш вагонында кыш чыгарга карар кылган. 10 айлык сабыйларын алып, алар зур дөньядан ераккарак китәргә мәҗбүр була. Иң якын торак пункт 25 чакрым ераклыкта. Суны инештән алганнар, вагонны утын ягып җылытканнар. Яктылык – керосин лампасыннан. Ләкин Яңа елдан соң сабыйлары авырып китә. Дөньядан качкан гаиләне коткаручылар барып ала. Хәзер җирле хакимият аларны рәтле-юньле тораклы итү, пропискага кертү мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль.
Казанда яңа маньяк
Башкалада яшүсмер малайларны көчләүче маньяк барлыкка килгән. 30 декабрь кичендә ул “Новаторов” тимер юл станциясе янындагы чокырда ике 12 яшьлек баланы кыйнап, мыскыл иткән. Моңа охшаш вәхшилек 20 ноябрьдә нәкъ шушы тирәләрдә эшләнгән иде инде. Хәзер шикләнелүченең фотороботы төзелгән, аның кемлеге әлегә тәгаенләнмәде. Ә менә Әгерҗедә 7 гыйнварда 8 яшьлек кызчыкны көчләп, аннан соң кыйнап, буып үтерүдә шикләнелүчеләр кулга алынды. Тикшерүчеләр версиясе буенча, әлеге җинаятькә биш егетнең катнашы бар. Алар салып утырганда кызчыкны күреп алалар һәм мәсхәрәлиләр. Барысы да кулга алынды, иң олы егеткә 19 яшь…
Сугыш түгелдер бит бу?!
Татарстанда төзелешләр гөрләп барса да, икенче, аянычлы ягы бар. Узган ел яңа торгызылучы биналарда 256 бәхетсез очрак теркәлгән, 86 төзүче эш урынында һәлак булган. Президент Рөстәм Миңнеханов моны “бардак” дип бәяләде.
Тикшерәләр…
Мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, узган җомгада прокуратура вәкилләре башкаланың мөселман продукциясен сатучы кибетләрне тикшергән. Алар Габдулла Тукай урамында, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янындагы сәүдә нокталарына килгән. Хокук сагында торучылар киштәләрдә тыелган китаплар, экстремистик әдәбият юкмы икән дип, тентү үткәрә икән.
Бензин кыйммәтләнә
Татарстанда күпчелек бензин салу станцияләрендә ягулык бәясе 23 сумга якынлашып килә. Бензин хакы үсү шәһәрләр арасында юл бәясенең дә 25%ка артуына китергән. Моңа бәйле рәвештә таксистлар да хакларны арттыра. Әйтик, Яңа елга кадәр Казаннан Сабага 150 сумга кайтып булса, хәзер инде бу ара 200 сумга төшә. Ә Теләчегә кадәрге бәяләр исә 130дан 150 сумга күтәрелгән. Яр Чаллыга кайту әлегә 400 сум кала бирә. “Ләкин анда да бәя күтәреләчәк”, – диләр.
Чирләр янәшәдә генә
Күршеләребез Чуашия һәм Киров өлкәсендә чучка гриппы очраклары теркәлгән. Ләкин бездәге санитар-эпидемиологлар моңа әллә ни зур борчу белдерми. Ә менә ветеринар табиблар исә хафада. Русиядә дуңгызларның Африка чумасы котыра. Безгә дә кермәгәе дип, республикага керү юлындагы постларда санитарлар да кизү тора, терлекчелек продукциясен, итләрне тикшерәләр. Әгәр яман авыру бер чучкага йокса, янәшәдәге башкаларын да юк итәргә кирәк булачак, шуңа әлеге чир бик хәтәр диләр.
Җирләр кем кулында?
Татарстанда җир өлкәсендә буталчыклар шактый икән. Күптән түгел билгеле булганча, 17 мең гектар җир тиешенчә кулланылмый. 50 мең гектарының хуҗасы бөтенләй дә юк. Ә инде хуҗаларга килгәндә, Яңа ел алдыннан Казан янәшәсендәге 22 мең гектар бик шәп кишәрлекләрнең кем кулында икәнлеге ачыкланды. Аларны Алексей Семин үзенә алган. Элек ул республиканың банкротлык комитетын җитәкләде, һәм авыр финанс хәлендә калган оешма, колхозларның милкен шалкан бәясеннән сатып, туздырып бетереп китүе белән мәгълүм.
Тиз генә булмас…
Казан җитәкчеләре быел башкалада тагын 5 транспорт чишелешен төзергә вәгъдә итә. Тик узган ел икесен дә җиренә җиткереп бетерә алмауларын исәптә тотканда, моңа, ничектер, ышанып булмый. Бер генә нәрсә аермачык – быел башкала урамнары узган елдагыдан да зуррак мәхшәргә чумачак. Чөнки юлларда төзелешләр шәһәрнең бөтен районнарында да диярлек башланырга тора. Моңа әле үткән елны эшләп бетерелмәгән урамнарны да өстисе. Ә менә казанлыларның тиз йөрешле трамвайда җилдерү хыялы тормышка ашмаячак. Ул Ямашев проспекты буенча үтәсе иде, ләкин заманча транспорт өчен тиешле рельслар салу юлчылар хәленнән килмәгән. Шуңа элеккечә шалтырап барасы гына кала. 2013 елга кадәр 14 транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 44 юл кичүе төзисе бар. Моңа 39 миллиард сум бүленә. Акчасы бүленер дә, юллары күренерме икән? Һәрхәлдә, төзүчеләр бер генә объект буенча да срокны кырт кистереп әйтми.
Комментарии