- 18.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Пенсионерларның җәмәгать транспортында йөрүен чикләп, 30 тапкыр гына бушка йөрү мөмкинлеге калдырылгач, аларның шау-гөр килеп, митингка чыгуы турында язган идек. «Моңарчы ташламага ия булган гражданнар Яңа елга шундый бүләк алды», дип яздык без аны. Шундый ук митинг 21 гыйнварга да билгеләнгән иде. Сугыш кичкән ветераннарны, Советлар союзында яшьнәп яшәгән, коммунизм төзегән кешеләрне хөкүмәт сындыра алмаячагын аңлады булса кирәк, искечә Яңа ел бәйрәменә пенсионерлар яңа бүләк алды. Дөресрәге, иске ямауларын кире кайтарды – хәзер алар янәдән чикләнмәгән күләмдә җәмәгать транспортында бушка йөри алачак. Моның өчен «ташламага ия катлам» президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм 13 гыйнвар көнне кабул ителгән карарга рәхмәтле булырга тиеш. Ярый, хуш, тынычландык…
Аның каравы, шушы 13 көн эчендә бик күпне күрергә, ишетергә һәм аңларга туры килде. Иң беренчедән, әбиләр белән шаярырга ярамаганны бар кеше тойды. Алар интернетта утырмаса да, бер атна эчендә үзара хәбәрләшеп, берничә меңлек гаскәргә туплана алачагын белдек.
Икенчедән… Ачулы пенсионерга юлыкканчы – эшкә бармыйча өеңдә утыр, дигән хакыйкатьне шәхсән үзем митинг көнне аңладым. Ул көн иртәсендә маршрут автобуслары пенсионерлар белән тулы иде. Утырып барырмын дигән хыял, гелий тутырылган шар кебек, каядыр очып югалды. Иң алдагы утыргычларның берсе күз алдында бушагач кына, инстинктка ияреп, тәрәзә кырыендагы эчке урынга кереп утырдым. Янымда 70 яшьләр чамасындагы әби утыра, каршымда басып торучылары юк. Утыруым булды, алгы тәрәзәнең караңгылатылган өлешеннән, иң арттан бер 55 яшьләр чамасындагы хатынның (әби дисәң хәтерең калыр – авт.), бар кешене этә-төртә, алга шуышуын күреп алдым. Мин утырган урынга өметләнеп килә инде бу, дип уйлыйм эчтән генә. Яңа гына утыргач, торасы да килми. Теге хатын уфылдап килде дә, нәкъ каршыма басты. Ирек мәйданына җитәргә ике тукталыш калып бара. Аның митингка баруын да чамалыйм. Юк, текәлеп, күзләремә карап тора бу. Киләсе тукталыш минеке дигәндә урынымнан кузгалуым булды, шар-шар акыра башлады бу миңа. Минем кебек оятсызлар пенсионерларның юл йөрү мөмкинлеген чикләгән икән! Чөнки «тегендә» минем кебек күзгә карап барып та, өлкәннәрне хөрмәт итмәүчеләр утыра икән! Бу сүзгә ияреп, башкалар да тотынды. Хәзерге яшьләрнең тетмәсен теттеләр. Теге апага чыкканда әйттем: «Мин сезнең яклы булып, ташламаларыгызны кайтарсыннар өчен газетага митинг турында язарга бара идем, менә хәзер сезнең кебекләр өендә генә утырсын иде дип уйлыйм», – дидем. «Әле каршы эндәшә бит, дура!» – дип акырып, теге хатын да артымнан иярде. Шулай да, хәтерләсәгез, язмамда пенсионерларны якларга көчем җитте.
Өченчедән, сөйләмемдә куян-әбиләр төшенчәсе пәйда булды… Юл өстендә күргәннәремне сөйләргә, язарга яратмасам да, бу вакыйга кызык тоелды. Юлда йөрергә яратучы әбиләргә һәм шул ташламаларга бәйле булганга гына, әлеге вакыйганы язмамда искә алырга булдым.
Җиңү проспекты базары тирәсендә автобуска егермеләп әби-бабай керде. Кечкенә генә автобуска болай да сыеп булмый, җитмәсә, болар каядыр ашыга. «Арттан тагын бер автобус килә, интервалыбыз 5 минут кына, ишек ябылмый, төшегез!» – дип акырды йөртүче ишектән бер аягы кереп тә бетмәгән соңгы әбигә. Төшмәде теге. Ничек итсә итте, сумкалары да, үзе дә сыйды бит. Кондуктор юлда йөрү өчен акча җыя башлады. Әбиләр «проезднойларын» бирми, акча да түләмиләр. Кондуктор нишләргә белми. Нәрсә генә әйтеп бетермәде. Ике тукталыш буе теге әбиләр бердәм рәвештә «проездной» күрсәтмичә барды да: «Менә хәзер киләсесенә утырабыз инде», – дип төшеп калды. Алардан соң төшми калган өчесе барыбер юл йөрү хакын түләмәде. Әле бар салонга акырып сөйләшеп кайттылар. Имеш, юлчылар бюджеттан 112 млн сум урлаган да, хәзер шуны пенсионерлар кесәсеннән түләтмәкче булалар икән! Әллә кондукторны оялтырга маташтылар шунда, әллә без юлчылар алар акчасын урлаганбыз… Кыскасы, йөртүченең дә, кондукторның да пенсионерларга: «Түләмәсәгез – төшеп калыгыз!» – дип акырмавыннан файдаланып, болары да бушка кайтты. «Бу куян-әбиләрдән тәмам туйдым бүген», – диде кондуктор ахырдан авыр сулап. Менә шундый гыйбрәт!
Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии