- 18.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Заманында интернетны мыскыллап, «50 процент порнография», дип атап, кире каккан Русия премьер-министры Владимир Путин бу атнада интернетта бигрәк тә кыен хәлгә калды. Русия халкының интернетка керүе артканнан арта барганда, Путинның да бу төр медианы кулланудан башка чарасы юк. 12 гыйнварда ул чаңгы шуган, хоккей уйнаган, балык тоткан, атка атланган фотоларын урнаштырып, сайлау кампаниясе сәхифәсен ачып җибәрде. Әмма сәхифәгә язылган беренче иң популяр комментарлар аны һич тә сөендерерлек түгел иде. Андрей Антоненконың «Зинһар, сәясәттән китегез. Хакимиятнең наркотик булуы аңлашыла, әмма бу хөрмәткә лаеклы адым булачак», дигән язмасын тавыш бирүчеләрнең 92 проценты хуплап, 8 проценты гына кире кагып чыккан иде. Аркадий Вишневның «Президент сайлаудан үз кандидатыгызны кире алырга Сезгә ныклап киңәш итәм. Хәзер бу адым Сез ил өчен эшли алган гамәлләрнең иң файдалысы булачак» дигән сүзләрен хуплаучылар исә 95 процентка җитте.
Күренекле блоггер Светлана Сорокина да, «вәзгыятьне инкыйлаб хәленә җиткермәү өчен» Путинны премьер вазифасыннан китәргә һәм сайлаудан үз кандидатын кире алырга чакырды.
Михаил Мешков исемле берәү исә «Мин сездән арыдым. Сезгә 12 ел буе түздем инде, әмма берни дә үзгәрми. Минем күп кенә дусларым, әгәр сез сайлауда җиңсәгез, Русиядән китү турында уйлый. Сезгә шул кирәкме? Безгәме? Миңа түгел. Минем нормаль илдә яшисем килә. Шуңа күрә, бик соң булганчы китегез», – дип язды һәм укучыларның күпчелеге бу сүзләрне хуплады.
Тик Путинны хурлаучы бу сүзләр тиз арада аны мактаучы, цензура кертергә чакыручы язмалар белән алыштырылды. Шулай да, мондый мактауларны ошатучылар әле бик аз.
Бу хәл Кремльнең интернеттагы уңышсызлыкларының чираттагысы гына. Президент Дмитрий Медведевның, бәхәсле дума сайлавыннан соң протест белдерүчеләргә Facebookта мөрәҗәгать итү омтылышы да тәнкыйть язмаларына күмелде.
Иминлек хезмәтләренә якын торуда шикләнелгән Livenews.ru сәхифәсе Борис Немцовның башкалар турында ямьсез сүзләр әйткән телефон сөйләшүе язмасын интернетка чыгаргач исә, интернеттагы оппозиция Немцовны читкә куеп, игътибарны бу язманың тупас рәвештә канун бозу булганлыгына юнәлтте.
Бу уңышсызлыклар кайбер күзәтүчеләрнең Путин командасы интернетны һәм яңа сәяси киңлекне аңлый алмый, дигән сүзләрен куәтли.
Наиф АКМАЛ.
Эчәргәме-эчмәскәме? Шуны беләсем килә…
Яңа елда Русиядә аракыга бәяләр артса, халык идән астыннан көмешкә (самогон) куу җиһазларын ала башларга мөмкин.
Ике атналап дәвам иткән Яңа ел һәм Раштуа ялларыннан соң Русия янә эчкечелеккә каршы көрәш башлый. Моның өчен яңа елдан аракы һәм башка исерткеч эчемлекләргә бәяләрне арттыру каралган. Ләкин Русия халкы өчен бу проблема булмас, ди күзәтүче Пол Гобл. Илдә Михаил Горбачев кабул иткән «аек канун» чорыннан бирле, әле дә кайбер гаиләләрдә көмешкә куу җиһазлары саклана.
Интернеттагы «Версия» сайты «2012 елда Русиядәге 15 миллионлап кеше аракы урынына көмешкә эчә башлаячак», дигән мәкаләсендә бу эчемлекне ясау технологиясе һәм төре турында яза.
1980нче еллар азагында элекке Советлар берлеге Президенты Михаил Горбачев илдә исерткеч эчемлекләрне тыйды. Көмешкә җитештерү һәм сату канунсыз булды, аның өчен зур акчалата җәзалар салынды. 1991 елдан соң көмешкә җитештерү рөхсәт ителде, әмма күп төрле арзан аракы төрләре кибетләргә чыга башлагач, аны җитештерү үзеннән-үзе кимеде.
Аракыга бәяләр арттырылса, белгечләр көмешкә ясауның тагын үсештә булачагын фаразлый. Аракыдан кимендә биш мәртәбә арзанракка төшкән бу эчемлек күбрәк аз керемле кешеләр арасында популяр булачак.
Русиянең медицина фәннәре академиясендә нәшер ителгән «Наркология» журналының 2011 елның сентябрь санында галимнәрнең көмешкәнең зыянын тикшерү нәтиҗәләре басылып чыкты. Белгечләр Мәскәү өлкәсенең Клин районы базарлары һәм хосусый хуҗалыкларда сатылган 13 төрле көмешкәне тикшереп, кызыклы нәтиҗәләргә килгән. Алар эчемлекләрнең кеше өчен зыянлы булган метанол агуыннан ни дәрәҗәдә чистартылган булуын тикшергән. Ни гаҗәп, өйдә ясалган көмешкәнең Русиянең аракы заводларында җитештерелеп, кибетләрдә сатылган кайбер аракы һәм коньякларыннан «файдалырак» булуы ачыкланган.
Наркология бүлекләре табиблары исә галимнәрнең бу тикшерүе нәтиҗәсенә нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тартты.
«Акылдан яздыгызмы? Без кешеләрне көмешкә эчәргә чакырыйкмы?» дип белдерде Наркология үзәге җитәкчесе Евгения Кошкина.
Аракы җитештерү һәм сату – Русиядә иң күп акча китерүче кәсепләрнең берсе. Көмешкә җитештерү Русиядә рөхсәт ителгән, аны күпләп сатарга гына ярамый. Депутатларның кайберләре үзләре аракы сәнәгате белән бәйле булганга, аларның исерткеч эчемлекләрне чикләү турында карар кабул итәчәгенә ышаныч бик кечкенә, ди күзәтүче Пол Гобл.
«Аракысы исертә, көмешкә кикертә, икесен бергә кушып эчсәң, үрле-кырлы сикертә!» дип җырлау чаклары җитәме әллә?
Алсу КОРМАШ.
Русия икътисад иреге исемлегендә 144нче урында
Heritage Foundation һәм Wall Street Journal 2012 елга дөнья илләрендәге икътисад иреге турында хисап әзерләде. Әлеге хисапта Азия, Тын океан төбәгендәге дүрт ил – Һонгконг, Сингапур, Австралия, Яңа Зеландия исемлек башында һәм бизнес алып бару өчен иң кулай дәүләтләр булып тора. 179 илдән торган исемлекне Либия, Куба, Зимбабве һәм Төньяк Корея тәмамлый. Русия әлеге исемлектә 144нче урында. Сәүдә, бизнес, инвестицияләр иреге, милеккә хокук һәм бизнес алып бару өчен башка якларны да тикшергән белгечләр, Русиядәге икътисад иреге үзгәрешсез – узган ел ничек булса, шул килеш калган дип белдерә.
«ХӘЗЕРГЕ «БРАТВА» БЕЗНЕ АҢЛАМЫЙ»
Казанда урнашкан косметика җитештерүче «Мюстела» ширкәте оешканга быел 20 ел тула. Аның җитәкчесе Фирдәвес Девятаева сүзләренчә, җитештерү бизнесында эшләүчеләрнең хәлләре елдан-ел авырлаша. Русия хөкүмәтенең җитештерүчеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәсә, урта бизнестагы җитештерүчеләр бер-ике елдан бөтенләй бетәчәк, ди ул.
– Элегрәк безнең шикелле җитештерүчеләргә эшләү җиңел һәм рәхәт иде. Хәзер исә без, гади генә әйткәндә, хөкүмәткә кирәк түгел. Күпләр эшләрен туктатты бит инде. Эшне дә алып барырга, сәүдәне дә оештырырга кирәк. Лицензияләштерүләр дә катлауланганнан-катлаулана. Бу кәгазь мәшәкатьләрен кем уйлап чыгара икән, исләр китәрлек бит. Кайвакытта ул өстә нинди «башлы» кеше утыра икән дип уйлап куясың.
Мин бит җитештерүче, алыпсатар гына түгел. Әйткән сүзем – әгәр белгән булсам, бүгенге көн туасын… Без эшли башлаганга 20 ел тула. Безнең бренд бар. Дөньяда да, чит илләрдә дә безне хөрмәт итәләр. Без Русиядәге халыкка кирәк, безне эзлиләр, әмма, мин бүген тартам-сузам, белмим, тагын ничә елга түзәрмен.
Русиядәге хәлләрне һәрвакытта чит илләр белән чагыштырам. Бездә электр энергиясе өчен бер ай алдан ук түләп куярга кирәк. 100 мең сумнан артык ул. Ул зур акча бит. Аны түләмәсәм миңа ут бирмиләр. Икенчедән, коммуналь түләүләр галәмәт күп. Өченчедән, әледән-әле лицензияләштерүне үтеп торырга кирәк. Дүртенчедән, хәләл тауарны гына алсак та, безнең базарны чит ил тауарлары белән тутыралар. Чит илдән ришвәт (откат) алган безнең түрәләргә чит ил тауарын кертү файдага гына. Безнең татар кешесе ник минем өчен борчылып: «Фирдәвес, син тегендә сат, монда сат», дип әйтеп ник утырсын ул. Татар түрә булса – чабатасын түргә элә.
Элекке заманнарда безне куркытып торган кешеләр алар аңлый иде, артыгын кыланмадылар. Алланың биргәненә шөкер, безгә ул-бу булмады, чөнки без кешегә кирәк әйберне алдамый-нитми эшләдек. Элекке «братва» аңлаган булса, хәзерге түрәләр аңламый. Хәзер икенче «братва» килде. Миңа күпме кеше, хәтта түрәләр үзләре дә «Фирдәвес, мин беркайчан да бу илдә җитештермим» дип әйтә. Саталар, чөнки сатарга була. Кытайдан очсыз әйбер алып кайтасың да тыныч күңел белән сатасың. Җитештерүчегә хәзер бик кыен. Сатучыга бизнеста эшләргә була әле.
Әле генә «Эхо Москвы»дан экономист Хәмзин: «Мәйданнарга бизнесменнар чыкты», дип белдерде, – ди Фирдәвес Девятаева.
34. Грузия
39. Әрмәнстан
65. Казахстан
88. Кыргызстан
91. Азербәйҗан
124. Молдова
129. Таҗикстан
144. Русия
145. Үзәк Африка
153. Беларус
163. Украина
164. Үзбәкстан
168. Төркмәнстан
171. Иран
Наил АЛАН.
Төрки календарь яңа елга нәрсә фаразлый?
Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча яңа ел – Аждаһа елы. Гади Аждаһа гына да түгел, ә Кара Аждаһа. Төрки халыкларның да үз календаре бар. Ул календарь буенча 2012 ел нәрсә елы һәм ул нинди булачагы турындагы фаразлары белән Башкортстандагы бердәнбер татар фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдиновның фикерләрен белештек. Ул «Азатлык»ка менә нәрсәләр сөйләде. «Борынгы төркиләр: татарлар да, башкортлар да вакытны 12 еллык циклларга – мөсәлләргә бүлеп караган. Һәр мөсәлнең тәмамлануы кеше тормышының аерым бер этабы тәмамлануына тиң булган. Мәсәлән, бер яшьтән унике яшькә кадәр балачак, унике яшьтән егерме дүрткә кадәр үсмер чак, егерме дүрт яшьтән утыз алтыга кадәр яшьлек чак һәм башкалар, һәм башкалар. Мөсәл эчендәге һәр елга нинди дә булса бер хайван исеме бирелгән. Бу ел шушы хайванга хас сыйфатларга ия дип исәпләнгән. Моны инде тулысынча тотемистик ышанулар чагылышы дип карарга кирәк.
Төрки календарь буенча 2012 ел һич кенә дә Аждаһа елы түгел, ә Балык елы. Шушы елга Кырмыскалы районының Ибраһим авылында яшәүче мулла Габдулла Садыйков 1935 елда түбәндәге фаразнамәне язып калдырган: «Бу елны халык арасында низаг, фетнә, орыш, җәнҗал һәм сугышлар пәйда булыр. Җәй көне яшен яшьнәп, күк күкрәп, яңгырлар күп явар. Кыш буранлы, кар күп, салкын булыр һәм кыш бик озын килер, күп агачларны салкын сугар», дигән ул. Димәк, безгә яңгырлы җәйгә, салкын һәм шул ук вакытта карлы кышка һәм тагын да кайнаррак сәяси вазгыятькә әзер булырга кирәк».
Илдус Фазлетдинов, форсаттан файдаланып, халык календаре буенча кыш белән бәйле сынамышларны да ирештерде. «Аларны «Азатлык»ның даими тыңлаучылары һәм укучылары үзләре дә сынап карасын.
- Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
- Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
- Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
- Көн озая башлагач, ягъни әлеге чорда бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
- Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер. (Ягъни бу көнне игътибарлы булыгыз, бәс бармы, юкмы. Безнең киләчәк уңыш шуңа бәйле.)
- Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
- Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай.
Быел алтысы ай тулы түгел иде, шулай булгач, әллә ни су басулар булыр дип көтәргә кирәкми инде, диде Илдус Фазлетдинов.
Мөнир ВАФИН.
Яңа төр суд
Русия Премьер-министры Владимир Путин илдә халыктан хакимияттәге көчләргә шикаятьләрен тапшыру өчен административ судлар булдырырга тәкъдим итә. Бу турыда ул үзенең сайлау алды программасында язып чыкты. Хөкүмәт башлыгы мондый судлар юлы белән хакимиятләр җәмгыять алдында җавап тота алачак, дип саный.
Программада шулай ук Русия төбәкләренә ярдәм, халыкка яхшы эш хаклары һәм пенсияләр, торак-коммуналь өлкәдә, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә «тәртип ясау» вәгъдә ителгән.
«Роскосмос» та җирнең теге ягында ят куллар эзли
Русиянең галәмдәге уңышсызлыклары җиргә таш булып яуганда, «Роскосмос» җитәкчелеге гаепне читтән эзли.
Башта «Роскосмос» өчен көндәлек диярлек бер нәрсәгә әйләнгән күңелсез хәбәр – «Меридиан» хәрби иярченен галәмгә алып чыгучы Союз-21б ракеты казасына, аның этәргечендәге шартлау сәбәп булганга охшый. Бу турыда сишәмбе көнне Интерфакс агентлыгына каза сәбәпләрен тикшерүче комиссиягә якын, исемен атарга теләмәгән бер кеше белдергән. Аның әйтүенчә, корабтан алынган мәгълүматлар, аны хәрәкәт иттерүче этәргеч җиһазында басымның кисәк кимүен күрсәтә. Белгечләр, моның сәбәбе – этәргечтәге шартлау, дип исәпли.
Хәрби максатта да кулланыла ала торган «Меридиан» иярчене 23 декабрьдә Плесецки космодромыннан очырылган иде. Әмма кораб тиешле орбитага чыга алмыйча, аның калдыклары Новосибирски өлкәсенә төште. Шул төшкән кисәкләр берничә корылманы җимерде, кайберләре кешеләр яшәгән урыннарда да табылды. Корбаннар турында хәбәр булмады.
Бу көннәрдә әле тагын бер шундый «калдык яңгыры» көтелә – Җиргә «Фобос-Грунт»ның калдыклары төшәргә тиеш. Берише исәпләүләргә караганда, Русиянең сафтан чыккан автоматик планетара станциясе калдыклары җиргә 10 гыйнварда ук төшәргә мөмкин булса, Роскосмос аларны 15 гыйнварда көтү дөресрәк булыр, ди.
Аның калдыклары кая төшәсен чамалау әлегә мөмкин түгел. Белгечләр әйтүенчә, «Фобос-Грунт» кисәкләре төшәргә мөмкин зона Токио, Пекин, Нью-Йорк, Сан-Паулу, Калькутта, Мехико һәм Сочи аша уза.
Байконурдан 9 ноябрьдә очырылган «Фобос-Грунт» Марсның Фобос иярчененә барып, аның туфрагын җиргә алып кайтырга тиеш иде. Әмма аның җирдән очырылганнан соң галәмдә эшләү тәртибенә күчә алмавы игълан ителде.
Ул арада Русиянең Федераль галәм агентлыгы башлыгы Русиянең галәмдәге уңышсызлыкларының сәбәбен чит илләрнең явыз эшчәнлегеннән эзли. Владимир Поповкин «Известия» газетына биргән әңгәмә буенча, «Фобос-Грунт»ның этәргеч җиһазы нигә кабынмавы бүген әле билгеле түгел. Безнең галәм җиһазларыбыз Русия өчен җирнең теге ягында булганда, без аларны күрмәгәндә һәм алардан телеметрия ала алмаган чакта сафтан еш чыгуы да аңлашылмый. Беркемне дә гаеплисе килми, әмма хәзер космик аппаратларга тәэсир итә ала торган көчле җиһазлар бар, аларның кулланылу мөмкинлеген исәптән чыгарырга ярамый», дип белдерде.
Поповкин әйтүенчә, 2013 елдан Русия галәм җиһазлары җирнең икенче ягында булганда, алар белән элемтәдә тору системы эшли башлаячак. Ретрансляция элемтәсен «Луч-5» исемле өч ясалма иярчен тәэмин итәчәк. Аларның беренчесе узган елның декабрендә галәмдә үз урынын инде алган. «Без галәм корылмаларына кайвакытта ни булганлыгын белеп торачакбыз», ди Поповкин чит илләрнең явызлыкларына ишарәләп. Шул ук вакытта ул «Роскосмос»та космик җиһазларны ясауда җитешсезлекләр күп булуны да танып, аларны төзәтү өчен хәзер өчләтә тикшерүләрнең артуын әйтә.
Шулай итеп, һәр проблемда чит илләрнең явызлыгын эзләү дулкынына декабрь уртасында премьер-министр Владимир Путин яңа сулыш өргәннән соң, Русиядәге уңышсызлыкларны чит илләрнең кулы тыкшыну белән аңлатучылар арта бара. Путин телевидение аша халык сорауларына җавап бирү тапшыруында дума сайлавындагы гаделсезлекләргә ачу белдерүче оппозиция турындагы сорауга җавап биреп: «Русия федерациясе паспортына ия булган, әмма чит дәүләт мәнфәгатьләренә һәм чит ил акчасына эшләүче кешеләр бар», дигән иде.
Наиф АКМАЛ.
Гуантанамодагы татар тоткынының әнисе Обамага инде өметләнми
Гуантанамо төрмәсенең ун еллык дәверендә бирегә китерелгән сигез русияленең җидесе 2004 елда иреккә чыгарылды. 2002 елда Пакъстанда кулга алынган Равил Минһаҗев бүгенгә кадәр Гуантанамода кала.
2010 елның май аенда АКШ федераль мәхкәмәсе Равил Минһаҗевны төрмәдән азат итү турында карар чыгара. Ләкин АКШның юстиция министрлыгы вәкилләре карарның дөреслеген шик астына ала. Шуннан соң Минһаҗевның тормышы шушы төрмәдә дәвам итә. Дөрес, аңа Халыкара хокук яклау оешмалары Чаллыда яшәүче әнисе Зөһрә Вәлиуллина белән телефон, хат, интернет аша аралашу мөмкинлеген бирәләр. Шуның белән Зөһрә апа Гуантанамо төрмәсендәге шартлар, улы Равил хакында бераз хәбәрдар. Гуантанамодан 2004 елда чыгарылган Русия кешеләре Рәсүл Кудаев, Руслан Одиҗев, Шамил Хаҗиев, Равил Гомәров, Айрат Вахитов, Тимур Ишморатов, Рөстәм Әкмәров язмышлары хакында да фикерләре бар. «Аннан кайткан Равил Гомәров хәзер Сургут ягында, Ишмуратов Пермь тирәсендәге төрмәдә утыра. Бөгелмәдә газүткәргечен шартлатуда гаепләп, тагын шуннан кайткан өч кешене озак вакытка утырттылар. Хәзер аларның шартлы рәвештә төрмәдән алдарак чыгу мөмкинлеге бар икән. Ләкин аның өчен гаебеңне тану турында гариза язарга кирәк. Гаепләре булмагач, алар бу гаризаны язмыйлар.
Гуантанамодан кайткан Руслан Одиҗев 2007 елда Нальчикта МВД хезмәткәрләре тарафыннан атып үтерелә. Рәсүл Кудаев озак еллар Нальчик төрмәсе хастаханәсендә авыр хәлдә ята. Хөкем дә ителмәгән, акланмаган да. Тагын өч кеше чит илләргә чыгып качты. Биредә аларга тормыш булмады. Хәзер инде ФСБ сорау алулар белән аларның хатыннарын җәберли. Моннан ике еллар элек улым Равилгә АКШның бәйсез мәхкәмәсе аның гаебе булмау турында карар чыгарды. Бу карар көченә керә алмады. Ярты һәм бер елдан апелляция мәхкәмәсе булырга тиеш иде. Инде ике ел узды, бернинди үзгәреш юк. Равилне аклап карар чыгарган казыйны гына отставкага җибәргәннәр. Америка ягы бу эшне тагын да тикшерергә тиеш иде бит. 10 ел буена мәхкәмәсез, тикшерүсез кеше язмышы белән уйнадылар.
Соңгы тапкыр Равил белән 22 декабрьдә интернет аша сөйләштем. Тормышы, Аллага шөкер, әйбәт. Яхшы ашаталар, телевизорлары, спорт корылмалары бар. Мондагы кебек туберкулезга батып ятмыйлар. Болардан үрнәк, гыйбрәт алып, американ сакчылар арасында ислам динен кабул иткәннәре дә бар икән», дигән сүзләрне әйтте Зөһрә апа Вәлиуллина. Американ президенты Обама хакимияткә килгәндә Гуантанамоны ябу вәгъдәсен биргән иде, моны рухланып кабул иткән Зөһрә ханым хәзер инде сүрелгән. «Ышанычым юк Обамага, өметем дә юк», ди Гуантанамодагы бердәнбер татар тоткынынң әнисе.
Зөһрә апаның әйтүенчә, Гуантанамо тоткыннарының кайберләре бу тормышка ияләнгән, чыгасылары да килми. «Алар бу дөньядан курка хәзер. Күбесе гаиләләрен югалтты инде. Равилнең дә хатыны хәзер Сүриядә, яңа тормышта. Оныгым Йосыф янына тагын бер бәби алып кайтканнар. Ярдәм булыр дип, пенсиямнең бер өлешен аларга җибәрәм», дип көрсенә Зөһрә апа.
Алга таба улын яклап нинди дә булса адымнар ясавына, президентларга мөрәҗәгать итә алуына өмете юк инде аның. Чөнки хәле дә, мөмкинлеге дә юк икән. 76нчы яше белән баручы Зөһрә апаны 10 ел чамасы Гуантанамо төрмәсендә утырган улына карата хөкем яки аклау карары булмавы аны зур борчуга салган. Көннәрен-төннәрен улы Равил турында уйлавын, кайгыруын, аңа якты тормыш теләп догада торуын да әйтте ул.
АКШның Гуантанамо хәрби-диңгез ныгытмасында террорчылыкта шикләнелүчеләрне ябып тоту үзәге ачылуга ун ел. 2002 елның 11 гыйнварында беренче тоткыннар төркеме китерелгәннән бирле Кубада, хәрби диңгез ныгытмасындагы бу тоткарлау үзәгенә барлыгы 779 кеше ябылды. Хәзер анда аларның 171е генә калган. Шуларның 11е, шул исәптән Равил Минһаҗев, анда үзәк ачылышыннан бирле гаепләү белдерелмичә яки хөкем ителмичә ябып тотыла.
Гафиулла ГАЗИЗ.
2011 нәтиҗәләре: Кытайда уйгырларны изү артты
Кытайның көнбатышындагы Синҗан автоном районында, тарихи исеме белән атаганда, Көнчыгыш Төркестанда 2009 елның 5 июлендә булган канлы вакыйгаларның шомлы кайтавазы әле дә дәвам итә. Халыкара җәмәгатьчелек таләбенә карамастан, бу хәлләр бәйсез рәвештә тикшерелмәде.
Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремчедәге хәлләр дөнья җәмәгатьчелегенә бары тик Кытай рәсми мәгълүмат чыганаклары аша гына яктыртыла, рәсми Пекин бу мөселман төбәгенә чит ил хәбәрчеләрен кертми диярлек. Хәзер төбәктә җитди берәр мөһим вакыйга булса, Кытай хакимияте моны дәүләткә янаган «террор агымы» буларак сурәтли. Ягъни, Синҗандагы уйгырларның Кытай сәяси һәм дини басымына каршы һәрбер адымы – дөнья җәмәгатьчелегенә «ил иминлегенә янаган ислам терроры» буларак кына күрсәтелә.
Басымнан качкан уйгырлар нидә гаепләнә?
Моңа иң соңгы мисал 2011 ел тәмамланыр алдыннан Хотән вилаятендә булды. 28 декабрьдә андагы бәрелештә террорчылыкта гаепләнгән 7 уйгыр һәм бер полиция хезмәткәре һәлак булды. Кытай дәүләт хәбәр агентлыклары, үтерелгән кешеләрнең «җиһад күнегүләре» өчен Урта Азиягә барган исламчы төркем әгъзалары булуын белдерде. Ләкин «Азат Азия» радиосының җирле чыганаклардан алган мәгълүматларга таянып биргән хәбәрендә хакыйкать башкача яңгырый иде. Алар асылда Кытайдагы дини һәм сәяси басымнан котылып, башка илләргә сыену максатында качып китәргә мәҗбүр булган тыныч халык вәкилләре булган.
Ялган мәгълүматлар
Узган елның җәй көннәрендә дә төбәктә киеренкелек кимемәде. 18 июльдә Кытай рәсми хәбәр агентлыгы шул ук Хотән вилаятендә булган низагта 4 кешенең үтерелүен хәбәр итте. Кытай Шинһуа агентлыгы бер кораллы төркемнең полиция бинасына бәреп кереп, андагы кешеләрне тотык итеп алуын һәм атыш башлавын, кимендә 4 кешенең үтерелүен белдерде.
Сөргендәге Бөтендөнья Уйгыр корылтае, бу вакыйганың полиция бинасында түгел, ә Хотән шәһәренең үзәк базарында булуын әйтте. Базарда хакимияткә каршы тыныч протест чарасы уздырырга теләгән 100ләп кешене хакимият көчләре ут ачып тараткан. Ризасызлык чараларының сәбәбе исә әлеге дә баягы 2009 елның 5 июлендә булган канлы вакыйгаларга барып тоташа. Өремчедә чыккан әлеге низагның йогынтысы төбәктә әле дәвам итә. Низаг вакытында шикле табылган күп кеше кулга алынды, югалганнар турында исә төгәл мәгълүмат юк. Кулга алынган кешеләрнең гаиләләренең хакимият тарафыннан зур басымга дучар булуы белдерелә.
Уйгырлар милке хан-кытайларга тапшырыла
Сөргендәге Бөтендөнья Уйгыр корылтае сүзләренчә, соңгы протест чарасында Өремчедә булган вакыйгаларда кулга алынган кешеләрнең якыннары, үз җирләренең канунсыз рәвештә эчке Кытайдан китерелгән хан-кытайларга тапшырылуына ризасызлык белдерергә теләгән. Бу вакыйгадан соң берничә атна үткәч Кашгарда 23 кеше үтерелде. Кытай хакимияте һөҗүмнең «Көнчыгыш Ислам хәрәкәте» тарафыннан оешытырылуын әйтеп, моны да «террор һөҗүме» буларак хөкем итте. Кытай бу «террор һөҗүмнәренең» читтәге уйгыр активистлары тарафыннан оештырылуын сөйләп килә. Бу уңайдан Кытай уйгырларның читкә китүен туктатырга тырышып вазгыятьне үз эчендә хәл итәргә тели.
Чит илгә качарга теләүчеләр арта
Сентябрь аенда уйгыр кеше хокуклары проекты хисабында 2009 елдагы вакыйгалардан соң чит илләрдән сыену таләп иткән уйгырлар саны арткан. Кеше хокуклары торышының начараюы, басымның артуы уйгырларны читкә качарга мәҗбүр итә. Ләкин илдән чыгу алай ук җиңел түгел. Европа илләренә качып килгән уйгырлар илдән чыгу шартларының бик кырыс булуын белдерә. Моның өчен аларның күп өлеше төрле катлам кешеләргә ришвәт түләргә мәҗбүр булган. Аларның бик азы гына Европага җитә ала. Европада сыену ала алса да, башка илләргә Кытай паспорты белән барып җитү кыен.
Кытай качкан уйгырларны үзенә кайтара
Пекин Кытайдан качкан уйгырларны үзенә кире кайтару өчен дипломатик басым куллана. Август аенда 5 июль вакыйгалары сәбәпле Тайландка качкан бер кешене, Бангкок хакимияте Кытайга кире тапшырырга мәҗбүр булды. Хәтта мөселман иле Пакъстан да 5 уйгырны, алар арасында ике хатын, бер бала булуына карамастан, Кытай кулына тапшырды.
Көньяк Азиядә Америка яисә Япониягә качу максатында мөселман иле дип, Малайзиягә баручылар саны да шактый күп. Малайзия 2011 елда үзенә сыенган 16 кешене кулга алып, зур өлешен илдән чыгарды. Нью-Йоркта урнашкан «Human Rights Watch» оешмасы Малайзия хөкүмәтенең сыену таләп иткән 11 уйгырны Кытайга кайтаруын раслады.
Кытайга кире кайтарылган очракта, көч куллану яисә үтерелү ихтималы булуына карамастан, Малайзия бу кешеләрнең ни өчен Кытайга тапшырылуы турында аңлатма бирмәде. Малайзия аларның канунсыз рәвештә кеше сәүдәсе максаты белән илдән чыгарылуын белдерә. Ләкин моның шулай булуы турында ышанычлы дәлил күрсәтелми.
Кытай өчен һәрбер уйгыр террорчы санала
Бөтендөнья Уйгыр корылтае рәисе урынбасары Долкын Иса, сәяси сыену таләп иткән уйгырларның кире Кытайга кайтарылуын бик зур хата дип атады. Иса, «Кытай өчен һәрбер уйгыр террорчы дип санала. Әгәр кире кайтарылган кешеләр канунсыз эш кылган булсалар, ул кешеләрне Малайзия ни өчен үзе хөкемгә тартмады?» – дип, Малайзиянең бу адымын тәнкыйтьләде.
Малайзиянең уйгырларны Кытайга тапшыруының халыкара кануннарга каршы булуын белдергән Америка Уйгыр оешмасы, Малайзияның үзенә сыенган кешеләрне тапшыруы, Кытай белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләре торган башка илләргә дә начар үрнәк булуын белдерде. Мондый күренешләр соңгы елларда Үзәк Азия илләрендә дә еш күзәтелә. Шул сәбәпләрдән үз җирлегендә золымга дучар калган уйгырлар Кытайдан читкә бара алмый. Кытай аларга илдән качу юлларын яба. Ә кире кайтканнарны якты язмыш көтми. Кытай хакимияте качарга омтылган кешеләргә сабак булырлык җәзалау ысулларына мәрәҗәгать итә.
Шулай итеп 2011 ел да, гади кеше хокукларыннан һәм иминлектән мәхрүм уйгырлар өчен үз илендә һәм чит илләрдә курку елы буларак тарихта калды.
Мәтин КАРЫШМАС.
Җанисәп нәтиҗәләре: татар да, башкорт та кимегән
2010 елда Русиядә үткән җанисәп нәтиҗәләренә күрә, татарлар 240 меңгә, башкортлар 90 меңгә кимегән. Галимнәр моңа төрле сәбәпләр китерә.
Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, профессор Марат Колшәрипов сүзләренчә, бу саннарга өстәгеләрнең тыгылганы үзен сиздереп тора.
«Демографик хәлне караган вакытта, бигрәк тә менә башкортларны, алар бит күбрәк авылда яши, соңгы елларда анда нык кына үсеш күзәтелә иде, соңгы халык исәбен алу нәтиҗәләре мине бик аптыратты. Җанисәп нәтиҗәләренә һәрвакыт өстән ниндидер тыгылу күзәтелә. Кайбер халыкны киметү, кайбер халыкны ясалма рәвештә үстерү күренеше күзгә нык чагыла. Монда өстән таяк тыгып болгату бар», дип белдерде Марат Колшәрипов.
2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 200 мең татар кимегән иде. Ул вакытта татар иҗтимагый оешмалары да, кайбер сәясәтчеләр һәм галимнәр дә, бу кимү, татарлар мәҗбүри рәвештә башкорт итеп яздырылды һәм башкортлар ягына әвеш-тәвеш китерүләр дә күп булды, дип белдерде.
Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков фикеренчә, Башкортстанда сигез ел элек башкорт итеп язылган татарларның 40лап проценты соңгы җанисәптә үз милләтенә кире кайткан. Бу хәл дә, күрәсең, башкортларның кимүенә тәэсирсез калмаган.
Башкортстан дәүләт университеты көллияте директоры, сәясәт фәннәре кандидаты Әхтәр Босконов та, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренең гадел булуына ышанып бетми. Татар һәм башкортларның кимүенә килгәндә ул, «соңгы вакытта ассимиляция тәэсире дә зур булды», дип әйтә.
«Мохит та үз йогынтысын ясый. Яшь балалар туа, алар бигрәк тә шәһәрләрдә урыс мохитында үсә. Күпләр катнаш гаиләләрдә туа», ди Босконов.
Колшәрипов исә, «башкортлар бу кадәр үк кимергә тиеш түгел иде, чөнки күпчелек милләттәшләребез авылларда яши, аларның гаиләләре дә зур», дип әйтә.
»Мин беләм, кайсы халык калада күбрәк яши, мәсәлән урыслар, аларның саны кими. Ни өчен дигәндә, калада бәләкәй гаиләләр өстенлек итә. Бер балалы, хәтта бер бала да булмаган гаиләләр күп», ди Колшәрипов.
2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, 2010 елга Русиядәге урыслар саны якынча 4 миллион 872 мең кешегә кимегән.
Дамир Исхаков татарларның 240 меңгә кимү сәбәпләрен, күпләрнең шәһәрләрдә яшәвеннән һәм җанисәп үткән вакытта аларның бу кампаниядән читтә калуыннан да күрә. Аның сүзләренчә, эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең өчтән бере җанисәптә катнашмаган, алар турында мәгълүмат милиция статистикасыннан гына алынган. «Бу очракта милләт күрсәтелми һәм без милләттәшләребезнең күпчелеген югалттык», ди Исхаков.
Татарларның аз бала табуы, 2002 елдагы җанисәптә башкорт дип язылган татарларның 60%лабы янә башкорт дип язылу, эмиграция һәм татардан болгар милләте булып аерылып чыгу, Исхаков фикеренчә, татарны киметүгә китергән сәбәпләр булып тора. Дүрт меңләп татар үзен болгар дип язган.
«XX гасырда Татарстан халкының этнодемографик үсеше» дип аталган хезмәт авторы Нияз Биктимиров «Татар» сәхифәсенә катнаш гаиләләр дә татарларның кимүенә китерә дип белдерә. «Татарстанда өчтән бер бала катнаш гаиләдә туа», дип әйтә ул. Башка милләткә кияүгә чыгуны һәм өйләнүне елдан-ел күбрәк татарлар нормаль күренеш дип саный.
Русиядәге татарларның биштән бер өлеше соңгы җанисәптә ана телләрен белмәвен әйткән. Кайбер интернет басмалар бу хәлне Татарстандагы лингвистик сәясәтнең уңышсызлыкка очравы дип бәяләде.
Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, «башка сәбәпләре бар», дип әйтә.
«Бу өлкәдә дәүләт тә әллә ни нык эшләмәде. Депутатлар да. Алар зарлана, әмма үзләре нәрсә эшләде соң? Галимнәр ни эшләде? Университетта татфакны бетерделәр. Ничә буын татар галимнәре ул факультетны үстергән иде, Гафуров килде дә бетерде. Мәскәү кысса, бер хәл булыр иде. Монда оптимизация, базар икътисады дип бөтенесе котырды бит. Телне дә саталар, нине дә саталар. Нәрсә сата алалар, шуны саталар», ди Хәкимов.
Дамир Исхаков әйтүенчә, моннан берничә ел элек үк алар 2025 елга татар халкы ярты миллионга кимиячәк, дип фаразлаган булган. Бу хакта язылган китап та бар. Бу хәлне булдырмый калу юллары бармы соң? Нәрсә эшләргә мөмкин?
«Иң беренче чиратта, бала табуны арттырырга кирәк. Кимендә, гаиләдә өч бала булырга тиеш. Икенчесе, үзебезнең милләт вәкилләрен башка бер милләткә дә җибәрмәскә, ягъни ассимиляциягә бирешмәскә. Шул исәптән, көчләп язуларга да каршы чыгарга кирәк. Өченчесе, халыкны исәпкә алганда халык үзе дә катнашырга һәм үзенең милләтен әйтергә тиеш. Менә шул очракта безнең сан кимемәс, дип уйлыйм.
Милләт вәкилләре бу хакта үзләре дә күбрәк уйларга тиеш. Ул бит дәүләт эше генә түгел. Алга бару өчен халык күләме дә булырга тиеш. Татар болай да күп түгел ул. Әгәр үсмәсә, безгә алга китү мөмкинлеге бик чикләнгән булыр дип уйлыйм мин. Галимнәр арасында шундый күзәтүләр бар – алдагы дистә елларда кайсы халыкның саны күбрәк була, ул беренче урынга чыгачак. Кеше саны башка әйберләргә дә йогынты ясый, хәзер технологияләр дә тиз күчә. Халык күләме булмаса, аны кулланып баеп булмый. Күләм дә кирәк», ди Исхаков.
Әхтәр Босконов фикеренчә, киләсе җанисәпкә татар да, башкорт та алдан ук аяк киенергә тиеш. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, кулга-кул тотынып эшләргә вакыт җитеп килгәне күренә ди ул.
«Башкорт белән татарның киләчәк язмышына килгәндә, минем шуны әйтәсем килә – XX гасыр башында һәм аннан соң булган ниндидер чишелмәгән мәсьәләләрне артка ташлап, киләчәккә, шушы халыкларның язмышын, телен, мәдәниятен, тарихын – гомумән алганда, милли сәясәтен үстерүдә бүгенге көннән үк ихлас һәм берлектә эшләү бик кирәк.
Кемнедер башка милләткә, кемнедер бу милләткә язганнар дип сүз сөйлибез, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга. Бүген без, мөселман динендәге, Идел-Уралдагы бүтән халыкларга үрнәк булган халыклар буларак, киләчәктә методик рәвештә эш алып барырга кирәк. Безгә башка милләтләр дә карап тора. Җанисәпкә карасак, чуаш, мордва һәм башка бик күп халыклар ассимиляциягә бирелә. Бүген безгә интеллектуаль дәрәҗәдә, матбугат, интернет челтәрләре аша агарту һәм аңлату эшләре алып барырга кирәк», ди Босконов.
Марат Колшәрипов фикеренчә, Русия демократия юлына басмый торып Мәскәүнең милләтләргә мөнәсәбәте дә үзгәрмәячәк, алга таба да сәясәт өчен кулай булган җанисәп нәтиҗәләре тәкъдим ителеп торачак.
«Чын мәгънәсендә демократик дәүләт булган очракта, бу хәлләр (җанисәптәге бу саннар – Н.А) булырга тиеш түгел. Кызганыч ки, Русиядә, Советлар заманында да, сәяси яктан игътибар көчле булды. Мин бер әйбергә генә игътибар иттем. Кавказда сугыш барды. Ул вакытта чеченнар күпләп кырылды. 2002 елгы җанисәпне күргәч, мин аптырап киттем. Чеченнарның саны шулкадәр нык арткан иде. Каян килеп чыккан соң бу дигән сорау туган иде. Бу саннарны сәяси яктан өстән торып иңдерәләр дигән фикер кала. Гомумән, халык исәбен алу нәтиҗәләре белән бер дә килешеп булмый. Тагын кемнәрнедер язма рәвештә урысларга кушканнар булып чыга инде», ди Колшәрипов.
2010 елгы җанисәп нәтиҗәлә

Комментарии