- 18.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Имештер, Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне дә бер-берсенә тиң, пар яраткан икән. Тик кешеләр генә үзләренең ярларыннан канәгать булмаганнар: гел ызгышканнар, талашканнар, бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтешкәннәр. Шулвакыт Хак Тәгалә Җирне урталай ярган да, киресенчә әйләндереп куйган. Ярлар берсен-берсе югалткан. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Менә шундый кызыклы риваять. Тик бу һәр заманга, һәр буынга туры килә торган риваять бит! Кеше үзе генә яши алмый, гел үзенең икенче яртысын эзләп яши. Ә парыңны табу юллары күп төрле…
Редакциябезгә үзләренә тиң яр, пар эзләп игълан җибәрүчеләрдән бик күп хатлар килә. Ул игъланнарны укучыларыбыз да күреп, укып барадыр. Ялгызларга ярдәм итү йөзеннән, мин сезне Татарстанның иң әйбәт яучысы белән таныштырырга булдым әле. Ул – Наилә ханым Җиһаншина. Наилә ханым, Русиядә иң зур һәм иң ышанычлы «Ханыма» гаилә төзү үзәген җитәкләгән кеше.
– Наилә ханым, сез җитәкләүче гаилә төзү үзәге инде 7 еллап эшли икән. Мондый кирәкле, файдалы һәм шул ук вакытта бик четерекле эш башлау кемнең идеясе иде?
– Бу минем шәхсән үз идеям. 20 еллап инде яучылык эше белән шөгыльләнәм. Кечкенә вакыттан ук кешеләргә үзләренә тиң кешене табарга ярдәм итә идем. Бу миңа Хак Тәгалә биргән сәләт, бүләктер күрәсең. Бу эшне күңел биреп, бик яратып башкарам.
Беренче кавыштыруларымны күрше кызыннан башлаганмындыр. Аннан Казан шәһәрендә дә ялгызларга ярдәм итә башладым. Әлбәттә, Татарстанда таныштыру үзәкләре күп. Һәр кешенең танышу максаты да төрле булырга мөмкин. «Ханыма» үзәгенең аерым ягы шунда, без бары гаилә кору өчен генә кешеләрне таныштырабыз, кавыштырабыз. Иң элек кешене өйрәнәбез: холкын, гадәтләрен, булачак хәләленә булган таләпләрен… Шуннан соң гына, нәкъ менә шул кешегә туры килә торган икенче кешене эзли башлыйбыз. Хәзерге яшьләр шундый бозылып беттеләр, аларга яшь тә, чибәр дә, акыллы да, бай да яр кирәк! Аеруча кызлар бай егетләрне эзли. Тик министрлар бар кешегә дә җитми бит. Мин гадәттә яшьләргә бергә үсәргә, матди байлыкны бергә тупларга кирәк дип аңлатам. Авырлыкларны бергә җиңгәндә генә гаилә нык, канатлар пар була бит.
Безгә бер егет мөрәҗәгать иткән иде. Миңа ярдәм сорап килгәндә: «Минем бер нәрсәм дә юк. Тик миңа яхшы тәрбия бирделәр, белем бирделәр. Иң зур байлыгым – минем чиста күңелем», – диде. Матди байлыгы булмагач, кызлар бу егеткә игътибар да итмиләр иде. Мин аңа бер елга якын кәләш эзләдем. Бик авырлык белән генә таптым. Соңыннан гына беленде, кияү егетебез миллионер икән бит! Үзенең байлыгын миннән дә яшергән хәтта. «Минем акчаларымны түгел, үземне яратуларын теләдем», – диде ул миңа. Хәзер мин тапкан кәләше белән бик әйбәт яшәп яталар.
Тик кызлар барысы да байлыкка табынмый, шунысына шатланам. Саф, чиста, үзләрен бары ирләренә генә саклаучы кызлар да шактый. Безнең үзәктә дә шундый 1300ләп туташ теркәлгән.
– Сезнең үзәккә килүчеләр арасында кемнәр күбрәк: ир-егетләрме, әллә хатын-кызлармы? Нинди һөнәр ияләре күбрәк мөрәҗәгать итә?
– Кызлар активрак дияр идем. Ә республикабызның районнарына күз салсак, анда өйләнмәгән ир-егетләр шундый күп! Авыл җирендә калучы кызлар бармак белән генә санарлык. Шуны күзәтеп киләм, авыл җирендә кияүгә чыкмаган кызлар, күбрәк мәктәптә укыта торган кызлар булып чыкты. Күрәсең, алар үзләренең бөтен вакытын укытуга багышлый. Хакимияттә эшләүче, югары уку йортларында укытучы яшь галимнәр күп киләләр. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә шактый еш мөрәҗәгать итә. Еш кына мондый һөнәр ияләренең озын-озак очрашып йөрергә вакытлары булмый, дөнья куалар. Ә гаиләле булу теләген акча гына алыштыра алмый.
Безгә мөселман, татар кешеләре генә түгел, хәтта урыслар да гаилә кору максаты белән килә. Урыс егетенә, әлбәттә инде, урыс кызын эзлибез, чөнки катнаш никахларга каршымын.
Гаилә барлыкка килгәч тә, яшь парлар белән аралашып торырга тырышабыз. Гаиләдә килеп туган мәсъләләләрне чишәргә, кыенлыкларны җиңәргә киңәшләр бирәбез. Хатын-кыз ничек иренә ярарга, үзен яраттыра белергә тиеш, дигән темаларга да сөйләшүләр алып барабыз. Гаиләдә хатын ул нур чәчеп, балкып яшәргә тиеш! Шул чагында гына гаиләдә дә тәртип, рәхәт була.
– Кызлар күбрәк бай, машиналы, фатирлы егетләр эзли, дидегез. Ә егетләрнең кәләшләргә нинди таләпләре бар?
– Егетләр байлыкка сокланмаган, акча турында гына сөйләшә торган, төнге клубларда йөрергә яратучы кызлардан шунда ук баш тарта. Күбесенең таләпләре бер-берсенекенә туры килә. Кыз кеше күркәм хуҗабикә булырга, тәмле пешерергә, өйне тәртиптә тотарга тиеш. Кызның күңеле дә яхшы булу мөһим.
– Өлкән яшьтәге абый-апалар мөрәҗәгать иткәне бармы?
– Әлбәттә бар! Кеше олыгайган саен ялгызлык үзен ныграк сиздерә башлый бит ул. Кайберәүләрнең балалары үсеп, читкә таралалар да, фатирда ялгызлары гына калалар. Икенче берәүләрнең киресенчә, балалар үсеп, фатирда кысан була башлый. Андыйлар авыл җирендә яшәүче ялгыз-әби бабайлар белән танышырга, шунда күчеп китәргә теләк белдерә. Олы яшьтәгеләргә дә җан дусты табабыз. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр 17 яшьтән алып, 70-80 яшькә кадәр булган парсыз кешеләр.
– Танышу, кавыштыру хезмәте күрсәткән өчен сезнең үзәктә берәр нинди түләү каралганмы?
– Бераз гына сәдакасы бар. Мин бу хезмәтне бөтенләй бушка гына күрсәтер идем. Тик безнең бинаның арендасы өчен, тагын вак-төяк чыгымнар өчен акча кирәк. Әгәр дә дәүләт җитәкчеләре «Ханыма» оешмасын финанслауны үз өстенә алса, без бик шат булыр идек әлбәттә.
– Сезнең үзәктә барлыкка килгән гаиләләр арасында аерылышу очраклары булдымы?
– Андый очракларны хәтерләмим. Без бит егет белән кызны кавыштырдык та, шуның белән эшебез бетте түгел. Әгәр дә гаиләдә зур аңлашылмаучанлык чыга икән, мин шунда ук ир белән хатынны үземә чакырам, барысын да уртага салып сөйләшәбез. Бу гаилә психологы вазифасы кебек була инде.
Бер очракны хәтерлим. Кәләш гел бай егетләрне генә сорады, байлык, акча, машина дип кенә сөйләшә иде. Таптым мин бу кызга яраклы егетне. Өйләнештеләр. Ә бөтен нәрсәсе дә булган егет инде ялгызы гына, үз тәртипләре белән яшәргә өйрәнгән. Кызга гел тегеләй эшләмә, болай ит, суыткыч ишеген алай ачма, телевизорны озак карама кебек бик вак әйберләргә дә бәйләнүчән булып чыкты. Кәләшебез алтын читлектә үзенә урын таба алмый интекте, ахырында аерылыштылар. Хәзер менә ни сәбәпледер кабат аралаша башладылар…
– Республикада катнаш никахлар да бик күп. Мондый гаиләләргә мөнәсәбәтегез ничек?
– Безнең үзәккә бер урыс егете килгән иде. Бик акыллы, тәртипле егет, 38 яшь үзенә. «Абыем татар кызына өйләнде, бик әйбәт яшиләр. Миңа да шундый хатын кирәк», – ди бу миңа. Шуннан мин сораулар бирә башладым. Тугач, балаларың кем булыр? Нинди дин тотарлар? Нинди исемнәр кушарсыз? «Әгәр мин ул хатын-кызны яратам икән, мин аның динен дә ярата башлармын», – ди. Ир чиркәүгә йөрер, ә хатыны Аллаһыга табыныр. Яшьлек үткән саен, кеше Аллаһка күбрәк якыная бара. Шуңа да, гаиләдә тышкы гармония генә түгел, ә рухи яктан да якынлык булырга тиеш. Үзеңнән соң яшәрлек тәрбияле, әдәпле буын калдыра алган очракта гына кавышырга кирәк. Хисләр кешенең аңын томалый. Мәхәббәт дип кенә гаилә кору дөрес адым түгел. Киләчәгеңне, якыннарыңны күздән кичереп, барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк.
– Сез кешеләрне кавыштыру белән 20 еллап шөгыльләнәм дидегез. 20 ел элек төзелгән гаиләләр һәм хәзерге заманның яшь гаиләләре аерыламы?
– Бик нык аерыла! Элегрәк бездә рухи кыйммәтләр беренче урында иде. Әгәр дә син кияүгә чыктың икән, син ничек тә гаиләңне сакларга тиеш. Аерылышу турында уйлап та карарга ярамый хәтта. Кызларны хәзер элеккеге гореф-гадәтләр буенча тәрбияләмиләр. Кыз балага дөрес тәрбия бирү – гаилә өчен бик зур нәрсә ул.
Күп кенә яшь гаиләләр кызның әти-әнисендә яши башлый. Бу шулай ук дөрес адым дип санамыйм. Чөнки бик акыллы аналар гына кияүне үз уллары итеп кабул итә. Ә күп очракта, берничә ел яшәгәннән соң, кияү кеше үзен ул гаиләдә «артык кашык» итеп хис итә башлый. Шуннан талашлар, аңлашылмаучанлыклар чыга һәм гаилә таркалу дәрәҗәсенә дә җитәргә мөмкин.
АВТОРДАН: «Ханыма» – Мөслимәләр Берлеге каршында оешкан гаилә төзү үзәге. Әгәр дә бу үзәк аша үзегезнең парыгызны табарга телисез икән, Наилә ханым сезне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алыр. «Ханыма» гаилә төзү үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 6. Телефоннары: 8-952-042-18-15, 5-26-40-24. Гомерләрегез парлы үтсен!
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.
Наилә Җиһаншина: «Кош та бер канат белән генә оча алмый»,

Комментарии