- 18.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №11 (19 март)
- Рубрика: Архив
Мәскәү үз ватандашларын кайгырту нияте белән Кырымга гаскәр керткәндә, Русиянең үз төбәкләре җитди икътисади ярдәмгә мохтаҗ.
Журналист Роман Романенко иртәнгә мәшһүр булып уянды. Фейсбукта аның Путиннан Вологда төбәгенә Русия армиясен кертүне сораган язмасын меңләгән кеше уртаклашкан. «Кырымда рус телле халыкны яклар өчен гаскәр кертүегезне ишеттек. Зур үтенечебез бар – Вологдага да гаскәр кертегезче, без бөтенебез дә монда рус телле һәм безнең хокуклар бозыла», – дип яза «Премьер» медиа-холдингы директоры булган Романенко һәм төбәктәге проблемаларны санап китә: медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы коточкыч түбән дәрәҗәдә. «Ә хакимиятне гаделсез сайлаулар ярдәмендә яулаган оккупантлар халык өчен берни эшләми, байлык туплау белән генә шөгыльләнә», – ди журналист. «Вәгъдә итәбез, гаскәр кертсәгез, каршылык күрсәтеп, партизан сугышы башламыйбыз», – дип шаяра Романенко.
«Әлбәттә, бу Русиянең Украина һәм Кырымга карата алып барган сәясәтенә тәнкыйть белдерү», – ди Романенко язмасына карата Вологда журналисты Иван Беляев. «Бу тәнкыйть, сарказм Русиянең үз эчендәге халәтенә, аерым алганда, Вологда төбәгендәге хәлләргә бәйле», – ди ул. Беляев үзе дә элек Романенко җитәкчелегендәге «Премьер» басмасында хезмәт куйган. «Вологданы иң артта калган төбәк дип әйтеп булмый. Икътисади күрсәткечләргә карасаң, ул күршеләреннән алдарак бара. Ләкин барыбер юллар коточкыч начар, инфраструктура бөтенләй юк диярлек. Төбәкнең бурычлары зур, чөнки элекке губернатор төрле проектлар өчен акча алып ятты. Ул бурыч хәзер 10 миллиард сум тирәсе», – дип сөйләде Беляев «Азатлыкка». x
Романенко язмасыннан соң, башкалар да аның үрнәгенә иярде. Тверь төбәгендә яшәүчеләр дә Русия гаскәрен кертүне үтенеп яза: «Русиядә уртача хезмәт хакы 29700 сум, Украинада – 11 мең сум. Бәхетле русиялеләр һәм украиннар! Тверьдә 400 мең кеше аена 6-8 мең сум алып яши. Тверьне дә Русиягә кушыгызчы!»
Пермьдә яшәүчеләр дә Путинга шундый ук үтенеч белән чыккан. Сарказм шаукымы хәтта Германия русларына кадәр барып җиткән. Вологданың да, башка төбәкләрнең дә Кырымдагы икътисад белән принципиаль аермасы юк. Ул шулай ук артта калган. Социаль секторда да үстерер әйбер шактый», – дип нәтиҗә ясый Беляев.
Акмәчет халкы Русиянең гуманитар ярдәм җыюына аптырый
Татарстаннар Кырымга ярдәмгә 1 миллион 350 мең сум акча җыйган. Бу хакта «Ак Барс Созидание» фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиева белдерде. Хөкүмәт һәм кайбер министрлыклар да ярдәм акчасы күчергән. Башкортстан корылтае депутатлары да үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Кырымга ярдәмгә күчерү карары кабул итте.
11 март көнне Дагыстаннарның азык-төлек төягән машиналары Акмәчет, Керич (Керчь), Кефе (Феодосия) шәһәрләренә килде. Гуманитар ярдәм җыюның республика башлыгы Рамазан Абдулатыйпов күрсәтмәсе белән оештырылганлыгы әйтелә. Русиянең бөтен шәһәрләрендә дә диярлек, Кырымга азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар җыю дәвам итә.x
Русиянең шулай дәррәү кубып, хакимиятләр күрсәтмәсе белән гуманитар ярдәм җыюы Кырым башкаласы Акмәчет халкын аптырашта калдырган.
Билал – шәһәр үзәгендәге кырымтатар кафесында табынчы булып эшли. Кырымда хәлләр катлаулангач, ул кафега йөрүчеләрнең 40%ка кимүен әйтә. «Безнең кафе шәһәрнең бизнес үзәгенә урнашканга күрә, көндезләрен төшке ашка керәләр, ә кичен килүчеләр бик кимеде. Кешеләр хәзер төнлә чыгарга курка», – ди ул. Билал Русиядә Кырымнарга гуманитар ярдәм җыюларына нык аптырый. «Бөтен нәрсә дә бар бездә, хәлләр катлаулангач бер генә әйбер дә юкка чыкмады. Бернинди ыгы-зыгы да юк. Супермаркетлар, базарлардагы киштәләр барысы да тулы. Мин ярдәм җыюны кирәкмәс әйбер дип саныйм», – ди ул. Аның сүзләренчә, азык-төлеккә, сизелерлек булмаса да, бәяләр күтәрелгән. Кырымлылар бензин бәяләренең артуын әйтә.x
Акмәчет урамнарында чатырлар куеп һәм юл буендагы тәбәнәк киртәләр өстенә үзләре җитештергән әйберләрен тезеп салып сатучылар очраштыргалый. Йомырка сатучы бер ханым, үз товары бәяләренең нык күтәрелүен әйтә. Әле ике атна элек кенә зур булмаган йомыркалар 7 гривна (1 гривна, якынча, 3,9 сум) торса, хәзер 9 гривнадан да артты, ди ул.
Алия Акмәчетнең үзәк базарында тәм-томнар, конфет сата. Ул да русиялеләрнең Кырымга дип, гуманитар ярдәм җыюына аптырый? Кешеләр пошаманга бирелсен өчен, махсус эшләнә, ди ул. «Дөрес, хәлләр катлаулана башлагач, ыгы-зыгы булып алды. Кемдер ярмаларны күпләп алды, ә кемдер күп итеп бензин алып куйды. Товарлар ничек булган, шулай бар, киштәләр тулы. Хәзер дөньяга ялган таратылганын кешеләр аңлый инде, килде-киттегә исләре китми», – ди Алия.
Ленур да базарда тәм-томнар сата. Ул да Акмәчеттә азык-төлекнең дә, башка товарларның да хәлләр катлауланганчы, ничек бар, шулай калуын әйтә. Ленур Кырымның Украинада булуын тели, «Шул очракта гына хәлләр яхшырачак», – ди ул. Аның сүзләренчә, базарда сатучыларның фикере бертөрле генә түгел. «Һәркем үзенчә уйлый. Украиннар Кырымның Украинада булуын, руслар Русиягә кушылуын хуплый. Ә кырымтатарлар исә, Русиягә кушылуга каршы, алар Украинада калырга тели», – ди Ленур.
Базарда, янәшә торып, кырымтатар ханым һәм рус ханым сәүдә итә. «Безгә Русиядән бернинди ярдәм дә кирәкми, безгә тынычлык кирәк. Өстәгеләр башта үзара килешсен, безгә килгәндә, хәзерге вакытта начар яшәмибез. Безнең акчабыз да бар, тормыш хәлебез дә начар түгел, эш тә бар. Украина һәм Кырым һәрвакыт товар китереп торды, бер дә кытлык булмады һәм алга таба да булмаячак», – ди Гөлнара. Ул Кырымның Украинада калуын тели.
Ә рус ханымы, Украинаның соңгы хакимияте вакытында, (Янукович заманнары), икътисади хәлнең авырайганын, ришвәт күләменең үскәнен сөйләде. «Белмим инде, Русиягә кушылсак, яхшырак булмас микән дип тә уйлыйм мин», – ди ул.
Ит сатучылар иткә бәяләрнең сигез гривнага күтәрелгәнен сөйли. Базар сатучылары азык-төлеккә йөрүчеләрнең кими төшкәнен дә әйтә. Базарда пневматик корал сата торган зур булмаган кибетчек тә бар. Аның сатучысы «Азатлык»ка: «Хәлләр катлаулангач, бер көн эчендә ай буе саткан кадәр саттым», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, коралны нинди милләттән булуына карамастан. мөмкинлеге булса, һәркем алып куярга тырыша. «Хәлләрнең алга таба ни булып бетәчәген беркем дә әйтә алмый бит», – ди ул.
Наил АЛАН.
Кырымтатарларны Русиядә «әзерләнеп» көтәләр
Кырымга «Русия стандартлары», татарларга милли мәктәпләр вәгъдә ителә.
Мәскәүдә 12нче март көнне Украина радасы депутаты Мостафа Җәмилев Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм очрашу барышында Русия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. «Шәймиев белән очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте, ачык итеп сөйләштек, Шәймиев бик ачык кеше булмаса да», – диде М. Жәмилев.
«Кырымтатарларга ярдәм итүне үз максатым итеп куям, зур кайгы күргән халык тагын шундый фаҗигага очрамасын, дип телим», – диде Шәймиев. Ә инде Кырым статусы, гаскәрләр турында сүз чыккач, моны ул үз вәкаләтенә кермәгәнен әйтте. Алай да, бу хакта Путин белән сөйләшәчәген телгә алды», – диде бүгенге очрашудан соң, Җәмилев.
Шәймиев белән очрашу әле кризиска кадәр үк билгеләнгән булган.
«Мин башта Кырым мәсьәләсендә үз позициямне аңлаттым. Украинаның территориаль бөтенлеген шик астына куярга ярамый. Кырым автономиясе кемгәдер ошамый икән – Украинаның канунлы хакимияте белән сөйләшүләр уздырырга кирәк, гаскәр кертергә түгел. Путин: «Мин Сездән башка төрле җавап көтмәдем дә, Сез – үз илегезнең ватанпәрвәре, Сез чын патриот кебек әйттегез», – диде. «Кырым халкының фикерен дә белик», – диде. Референдумны әйтеп: «Без бу референдумны канунсыз дип саныйбыз, аны дөньяда беркем дә кабул итмәячәк», – дигән идем, ул барыбер «Референдумны көтик», – диде».
Җәмилев һәм Путин «кирәк булса», Шәймиев арадашчылыгында сөйләшүне дәвам итәргә килешкән. Тарафлар һәрберсе үз позициясендә калган.
«РУСИЯДӘ СЕЗНЕ МИЛЛИ МӘКТӘПЛӘР КӨТӘ»
Русия Кырымны Украинадан аерып, үзенә кушу өчен Казан һәм Кырым татарларын куллана. Кырымны бар дип тә белмәгән Татарстанның рәсми җитәкчелеге, дин әһелләре һәм сәнгатькәрләре Акмәчеткә барып кайтты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Акмәчеткә ун көн эчендә икенче сәфәреннән соң, кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге күрсәтелде.
Кырым радасы «Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында» карар чыгарып, кырымтатарларга киң хокуклар гарантиясе вәгъдә итте. Кырымның үзбилгеләнгән хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Акмәчеттә журналистлар белән очрашуда, «Русия кырымтатарларга, алар Украинадан 20 ел буена күрмәгән акчалар бирәчәк», – диде.
Кырымда «Яңа Гасыр» каналы күрсәтә башлады.
Акмәчет районындагы Бавырчы авылы (1945нче елда «Каменка» дип үзгәртелгән) бу җомга көнне үк газлы булачак, – ди Тимергалиев.
«РУСИЯ СТАНДАРТЛАРЫ»
Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Кырым халкына Русиядәге яшәү «стандартларын» вәгъдә итте. Аерым алганда, ул уртача 150 доллар булган украин пенсияләрен арттырырга сүз бирде.
Кырымтатарларына Матвиенко милли-мәдәни мөхтәрият вәгъдә итте. «Милли-мәдәни автономия ул – милли мәктәпләр, милли мәдәнияткә дәүләт ярдәме дигән сүз», – диде Матвиенко. Шулай ук, кырымтатарларның сөргенгә дучар булган халык буларак, аерым хокуклары булачак», – диде ул журналистларга.
Мәскәү, референдум нәтиҗәләрен дә көтмичә, Кырымның статусын хәл иткән.
Федерация шурасының Конституция кануннары һәм хокук мәсьәләләре комитеты мәгълүматларына караганда, Кырым халкы Русиягә керүне хупласа, өч-биш көн эчендә барлык документларны әзерләп бетереп була. Украина эчендә Кырым «автоном республика» статусына ия. Русиядә автоном республикалар булмаганга, Кырымның Русиядәге статусы турында да сөйләшүләр бара инде. «Конституциядә мондый статус каралмаган, кануннар нигезендә сөйләшүләр алып барырбыз», – диде журналистларга комитет вәкиле.
КЫРЫМНЫҢ БЮДЖЕТЫ ДА «ХӘЛ ИТЕЛГӘН»
«83 субъект булса, моннан соң 84 булачак. Дотациягә яшәүче тагын бер субъект барлыкка килә дигән сүз. Кырымга акча бүлү башка төбәкләргә, мисал өчен, Ростов өлкәсенә бүлүдән берни белән дә аерылмаячак», – дип белдерде Федерация шурасы вице-спикеры Евгений Бушмин.
БОЙКОТ ДӘВАМ ИТӘЧӘК
Украина радасы депутаты Җәмилев Киев белән элемтәдә тора. Киевтан Мәскәүгә очар алдыннан вице-премьер Арсений Яценюк, иминлек шурасы рәисе белән очрашу булган. Мәскәүгә килгәч тә Җәмилев Украинаның Русиядәге илчесе белән киңәшләшкән. БМОның качаклар эшләре комитеты мәгълүматларына караганда, 379 кырымтатар күрше Херсон өлкәсе чиге аша качак статусында Кырымнан киткән. «Аларның күпчелеге – хатын-кызлар һәм балалар. Көч кулланудан куркып, ирләр үз гаиләләрен тынычрак җирләргә чыгарырга мөмкин, ләкин кырымтатар ир-атлары Кырымнан китми, беркем дә китми», – диде Мостафа Җәмилев «Азатлыкка».
Алсу КОРМАШ.

Комментарии