- 18.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Архив
Хакимиятләр, Яшел Үзән районында төзелеп килүче «Яңа Тура» сәүдә үзәгенә иң беренчеләрдән булып бу елның 1 октябренә «Вьетнам базары» күчәчәк, дип белдерде. Казанда яхшы итеп төзелгән үз биналары булмаган базарлар 2013 ел ахырына кадәр ябылып бетәргә тиеш. Эшмәкәрләр бу хәбәргә бик борчыла.
Базардан гына кием-салым алучы халыкның күпчелеге дә бу үзгәрешләр кибеттәге бәянең күтәрелүенә китерәчәк, арзанлы әйберне бөтенләй табып булмаячак, дип хафага төшкән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, базарлар ябылуның бик катлаулы мәсьәлә икәнен танып: «Кешеләр каршы булачак һәм нык ачуланачак. Без аларга төрле юллар тәкъдим итәргә тиеш. Алар базарларда үз тормышын алып бара», – дип белдерде.
Гүзәл Мөхетдинова – кече бизнес вәкиле. Ул менә 16 ел инде «Вьетнам базары»нда эшли. Базарларны «Яңа Турага» туплауны ул Татарстанда кече бизнесны юкка чыгару адымы буларак бәяли.
–Журналистлар урамындагы бу базар шәһәр үзәгендә түгел, анда торак йортлар юк, беркемгә дә комачауламыйбыз. Анда күбесе балалары бакчаларга йөри торган әниләр эшли. Алар шәһәрдән 45 чакрым ераклыктагы яңа салынган «Яңа Тура» базарына сатучы булып йөри алмаячак. Анда кичке сәгать алтыга кадәр эшләргә дә кирәк булачак. Аларның балаларын алырга да, ашарга пешерергә дә, ирләрен эштән каршы алырга да мөмкинлекләре булмаячак. Кая барсын кеше, күбесе эшсез калачак, – ди ул.
– Ни өчен эшне, халык телендә әйткәндә, «Вьетнам базарын» ябудан башлыйлар? Күп кеше сезнең базарда киенә, уку кирәк-яраклары ала торган иде.
– Безнең базарда бәяләр арзан. Урта хәлле, очын-очка ялгап яшәүчеләр өчен дә алырлык әйбер бар. Миллиардлар чыгарып, яңа, зур базар төзелгәч, аны «раскручивать» итү өчен, безнең базардагы кебек эшне җайга салган эшмәкәрләр кирәктер дип уйлыйм. Яңа базарны эшләтеп җибәрү өчен безне кулланмакчы булалар. Безнең хәл белән беркем дә кызыксынмый.
Казанның Совет районына һәр ел саен бик зур керем биреп, без түләгән салымнар 20 миллион сумга җитә иде. Мин бу хәлне хакимиятләрнең бик зур ялгышы дип саныйм.
Базар элек-электән калган. Кеше базарның бер башыннан икенче башына бара, як-ягына карана һәм күзе төшкән әйберне ала, бу бик җайлы. Кибетләргә бер кереп, бер чыгып йөрерлектүгел, кеше анда бик арый.
Мин үзем айга бер тапкыр Төркиянең Истанбул шәһәренә йөрим. Анда базарлар нәкъ бездәге кебек, хәтта начаррак та. Истанбул шәһәрендәге харәбә хәлендәге иске базарларны да хакимиятләр саклый, тидертми.
Базар эше элек-электән килгән ниндидер бер үзенчәлекле һөнәр шикелле бит ул. Гомер буе базардан гына алырга ярата торган сатып алучы булган, ярминкәләргә йөргәннәр. Базар булырга тиеш дип саныйм. Менә вак-төяккә генә килсәк тә, савыт-саба юа торган мунчала кирәк булганда да, күршедәге базарга сугыласың. Аның өчен олы карчыклар, әбиләр әллә кайдагы «Яңа Тура»га чыгып китмәячәк. Алар, гомумән, кибетләрне аңламый. Кибетләрдәге матур кызлар янына килеп алар сөйләшә дә белми.
– «Вьетнам базары»нда сатучыларны, җыештыручыларны, товар китерүчеләрне дә кушып исәпләгәндә, кара исәп белән, күпме кеше бар дип әйтәләр?
– Ун мең тирәсе кеше эшли торгандыр дип уйлыйм. Монда бит вьетнам, әфган, үзбәк һәм башка милләтләр бик күп. Аларны санамыйча, безнең Казан шәһәреннән татарлар һәм урыслар гына без 247 эшмәкәр. Һәрберебезнең ким дигәндә ике сату урыны бар. 500 урын дигән сүз. Безнең татар белән урыс халкының гына да 500 сатучысы бар дигән сүз. Безне – эшмәкәрләрне дә кушкач, меңгә якынлаша.
– «Яңа Тура»ны замана таләпләренә туры киләчәк дип әйтәләр. Анда аренда бәясе ничегрәк булыр икән?
– Арендасы безнекен арттырып җибәрер дип уйлыйм, анысы гына да түгел, безне андагы урыннарны сатып алырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хәл һәрвакыт булды. Тик болай гына безне матур урыннарга китереп утыртмаячаклар. Бу өстәмә чыгымнарны без тагын кайдан алыйк? «Вьетнам базары»нда 10 процент белән эшлибез. Күпләп сатып алу бәясенә әнә шул 10 процентны кушабыз. Шуңа күрә бездә әйберләр дә кыйбат түгел, бу безнең гади халык өчен эшләгәнне күрсәтеп тора. Ә кибетләр бәяләрне өчәр тапкыр арттыра бит.
– Татарстан Президенты, шәһәр башлыгы исеменә үзегезнең яңа урынга бармаячагыгызны әйтеп, күмәкләшеп хатлар язмадыгызмы соң?
– Моратов исеменә дә, Халиков исеменә дә яздык. Бу мәсьәлә артыннан безнең хуҗабыз Дао Тхи Кой йөри. Хәзер яңа канун кабул ителгәч, каршылык белдереп урамнарга чыксаң да хөкем итә башлыйлар. Мин үзем канунга күрә демонстрация ясап чыксаң да, безне тыярга тиеш түгелләр дип уйлыйм. Бу бит сәяси чара түгел, үзебезнең эшебезне генә яклыйбыз. Әниләр балаларын ач калдырмас өчен тырышу турында сүз бара бит монда.
«Универсиада»га шәһәрне тәртиплибез дип әйтәләр. 18-20 көнлек чара ул. Без бу 18-20 көн эчендә эшләмичә, ял итеп тә торыр идек. «Универсиада»ны карар идек. Бернәрсәне пычратмыйча дигәндәй, ябып куяр идек. Аннан соң «Универсиада» узгач, үзебезнең эшебезгә тынычлап килеп басар идек. Төп теләгебез – безгә кагылмасыннар иде.
– Базарда эшләүче эшкуарларны 100 процент дип алсак, ничә процент эшмәкәр «Яңа Тура» базарына барыр дип уйлыйсыз?
– Бәлки, 10%ы барыр, ә 90%ы бармаячак. Хакимиятләргә безнең белән бу мәсьәлә турында алдан очрашып сөйләшү кирәк иде. Беркайчан да бер генә түрәнең дә шулкадәр күп кеше эшли торган җиргә килеп, киңәш-табыш иткәне юк. Нишләптер хакимиятләр базар кешесен икенче сортлы кеше итеп кабул итә. Завод-фабрикаларны япканга, халык мәҗбүри базарларга чыкты. Менә шул якларын аңлап, башта халык белән әңгәмәләшү кирәк иде. Чаллы юлы өстендә дә урыннар бар. Безгә күпләп алучылар әнә шул юл белән килә. Ә «Яңа Тура» бик ерак ул.
Наил АЛАН.

Комментарии