ЯРЫЙ ӘЛЕ СЕЗ БАР!

«Безнең гәҗит» – татар матбугатындагы иң объектив газета. Ул хакыйкатьне чатнатып әйтеп бирүче бердәнбер басма. Ул – милләт өчен, туган телебез, динебез, хаклык өчен көрәш мәйданы. Сез томаланган аңыбызны, боеккан күңелебезне ачасыз, яшәүгә өмет уятасыз. Рәхмәт сезгә! Әмма гаделлек өчен көрәштә сез ялгыз бугай. Билгеле халыкның аңлы өлеше сезнең белән бергә.
Газетагыз кешене уйландыра, бүгенге көнебезне үткән белән тоташтыра, киләчәкне күзалларга булыша, битарафлыктан тартып ала, фикерне тирәнәйтеп кенә калмый, аны башка кешеләргә җиткерү теләге уята.
Татар халкы кимсетелгән, куркытып почмакка постырылган хәлдә яши бит. Татарның күбесе урыслашкан, урыс культурасын үзләштергән битарафлар, манкортлар. Ә дөреслекне аңлаучылар өлкән яшьтә. Алар нәрсә эшли ала? Бары тик Аллаһыдан ярдәм генә сорый ала.
Татар кешесе үзе өчен көрәшә белми. Сугышта да Русия өчен, аның азатлыгы өчен көрәшеп, үз-үзен аямыйча амбразурага күкрәге белән капланучылар да татарлар булды. Ә Русия татар милләте өчен ни кыла? Теленә, диненә, вөҗданына һөҗүм итә.
Күп кенә газеталар илдәге хәлләрне томан аша гына күрсәтә, чынбарлыкны ал буяуларга төреп бирәләр. Ул газеталарда вакыйгалар шулай сурәтләнә ки, «Бүре дә тук, сарык та исән». Андый мәкаләләрне укыганда йөрәк «жу» итми инде. Ә йөрәкнең «жу» итмәгән көне юк. Әнә электрга, газга тарифлар күтәрелә, азык-төлек бәяләре арткан, фатирга түләргә акчасы җитми, нишләргә?
Ата-анасы булып та ятим калган ташландык балаларны күреп йөрәккә кан сава. Санап бетерерлек түгел ул «жу»ларны.
Әле конверт китереп бирәләр, әллә бәйрәм белән котлаганнармы дисәң, суд приставы белән куркытып, түләгән салымны икенче кат таләп итүләре икән. Йөрәгең «жу» итү генә түгел, инфаркт булып, егылып үләрсең.
Сезнең газетаны укып кына күңелгә рәхәтлек, юаныч табабыз. Ярый әле татар халкында үз хокуклары өчен көрәшүче көчле кешеләр, курку белмәс журналистлар бар дип сөенәбез. Рәхмәт сезгә!
Н. МИННӘХМӘТОВ.
Менделеев районы.

Комментарии