- 18.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №51 (19 декабрь)
- Рубрика: Архив
«Татарстан ата-аналар берләшмәсе» («Родительское сообщество Татарстана» – «РоСТ») дип аталган оешманың уставы да, теркәлү һәм җитәкчелеге турында мәгълүмат та ачык чыганакларда юк. «Вконтакте» челтәрендә генә пабликлары бар, аны алып баручылар да йөзләрен яшерә. Шуңа да карамастан, әлеге оешма Татарстан прокуратурасына даими эш өеп тора, ә прокуратура ул эшне күндәм рәвештә башкара.
РоСТ турында нәрсә билгеле соң?
«Татарстан ата-аналар берләшмәсе» (РоСТ) 2017нче елның октябрендә «Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты»н үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килә (комитет шул елның апрелендә оешкан).
Узган җәйдә РоСТ Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәш планын бәян итте. РоСТның «Вконтакте»дагы паблигы авторлары фаразлавынча, биш-алты елдан татарлар үзләре үк ана телен өйрәнүдән баш тартып тулысынча урыс теленә күчеп бетәчәк. 22нче июльдә бу төркем Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәм туган телне мәҗбүри укытуга каршы чыкты.
Ноябрь аенда РоСТ активистлары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, Кукмара районында урысча гына тәрбия бирүче мәктәпләр 14 кенә, дип зарланды. Декабрь башында алар Нәфыйковтан Татарстан мәгариф министрына кисәтү җибәрүне сорады.
«Татарстан ата-аналар берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы сәүдәгә корылмаган оешмалар реестрында теркәлмәгән дип белдергәннәр Idel.Реалиига Русия юстиция министрлыгы идарәсендә.
Татарстан прокуратурасы да бу берләшмәнең иҗтимагый оешмалар реестрында һәм юридик затлар бердәм дәүләт реестрында булмавын раслады.
«Боларга нигезләнеп, «Иҗтимагый берләшмәләр турында» 82нче федераль канунга ярашлы, әлеге берләшмә рәсми теркәлүсез һәм юридик зат хокукы алмый гына эшли дип әйтергә мөмкин. Реестрларда бу иҗтимагый берлек турында мәгълүмат булмаганлыктан, аларның әгъзалары турында да берни хәбәр итә алмыйбыз», – диделәр Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта, 2018нче елның 27нче ноябрендә генә дә республика прокуратурасына РоСТтан өч мөрәҗәгать килгән. Әмма теркәлмәгән иҗтимагый оешманың хатларын чүпкә атуны дөрес дип тапмаганнар. Бөтен мөрәҗәгатьләрдә дә берләшмә вәкиленең мәгълүматлары һәм электрон адресы гына күрсәтелгән диләр матбугат хезмәтендә. «Мондый шартлар үтәлгәндә, РоСТ берләшмәсенең мөрәҗәгате аноним саналмый», – диелә. Канун юридик затларның хатларына да аерым таләпләр (әйтик, рәсми бланкта язу, мөһер салу) куймый, ди прокуратура.
Шунысы кызык, Татарстан прокуратурасына язылган барлык хатларны «Вконтакте»дагы пабликка куйганда, аны язучы затның исеме күренми. Татар теленә каршы көрәшүче үзе белән таныштырырга теләми. Бу «Idel.Реалии» хәбәрчесе паблик идарәсе белән язышканда да сизелгән.
«Пабликта телефоннан сөйләшүдән баш тарттылар, интервьюны язышу рәвешендә генә алырга тәкъдим иттеләр. Кем белән аралашканны һәм ничә кеше җавап биргәнен берничек тә ачыклап булмады», – ди «Idel.Реалии» хәбәрчесе.
«…барлык сорауларга без әлеге диалогта җавап бирә алабыз», – диде аноним әңгәмәдәш һәм соңрак «җавапларны Смирнова Людмила Ивановна, рәсми вәкил бирде дип әйтә аласыз», – дип өстәде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Людмила Смирнова исемле кулланучылар «Вконтакте» социаль челтәрендә 70тән артык.
Канунимы, кануни түгелме?
«Агора» хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков иҗтимагый оешманың үзен болай тотышы Русия кануннарына каршы килә дип саный.
«Русия кануннарына ярашлы, иҗтимагый берләшмәләр теркәлүсез эшли ала. Әмма бу аның уставы, җитәкчесе, идарәсе һәм документлары юк, дигән сүз түгел. Боларның барысы да булырга тиеш. Әлеге документлар белән теләсә кем кызыксына ала. Аларны җәмәгатьчелек карый алырга тиеш. Ягъни, уставы, җитәкче билгеләнгән гомум җыелыш беркетмәсен сорап алырдай элемтә чарасы күрсәтелергә тиеш. Бу – канун таләбе. Әлеге мәгълүматны күрсәтүдән баш тарту – канунсыз.
Әгәр оешманың әлеге документлары юк, йә ул документларны күрсәтми икән, ул иҗтимагый берләшмә дип саналмый. Димәк аның кануннарның үтәлешен тикшерүне таләп итеп һәм башка сораулар белән нинди дә булса тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итү хокукы да юк. Прокуратура турындагы канунга ярашлы, прокуратурага иҗтимагый берләшмәләр, ягъни, иҗтимагый берләшмәләр турындагы кануннарга туры килгән оешмалар гына мөрәҗәгать итә ала».
РоСТ кануннарны үтәүдән баш тарта
«Idel.Реалии» хәбәрчесе РоСТ вәкиленә кабат язды һәм оешманың статусын ачыкларга тырышты. Берләшмә вәкиле: «Нинди максат белән сораштырасыз?» – дип сорады. Хәбәрче исә, РоСТ тулы хокуклы иҗтимагый оешма булып саналамы яки социаль челтәрдәге паблик кынамы икәнен аңларга тырышуы турында белдерде.
Әлеге сүзләрдән соң аноним әңгәмәдәш җавап бирүдән бөтенләй туктады, гәрчә хәбәрченең аңа язганнарын укып барса да. Idel.Реалии хәбәрчесе танышу өчен оешманың уставын, җитәкче турында мәгълүмат һәм соңгы гомуми җыелышның беркетмәсен сорады. Алар да җавапсыз калды.
Димәк, РоСТ рәсми оешмалар белән гади ватандаш буларак аралаша, ә җәмәгатьчелеккә үзен иҗтимагый берләшмә буларак тәкъдим итә. Һәм әлеге «оешма» кануннар таләп иткәнчә низамнамә документларын күрсәтүдән дә баш тарта.
Idel.Реалии берләшмә вәкилләре үзләрен яшерми генә җавап бирергә ризалашыр дип өметләнә.
Рамазан АЛПАВЫТ
Радий Хәбиров еллык юлламасында «күршеләрне куып җитү» максаты куйды
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 18нче декабрьдә Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясады. Чыгышы тулысынча урыс телендә иде, хәтта сәламләү дә башкортча булмады. Хәбиров күбрәк социаль-икътисади проблемаларга тукталды, аларны хәл итү юлларын күрсәтте, тел, мәдәният, милләт турында сүз булмады.
Юлламаның нигезендә Башкортстанны үстерү, халык өчен уңайлы итү, гадел һәм кешеләр мәнфәгатен кайгыртучы хакимият булдыру темалары ятты.
«Безнең күршеләребез һәм дусларыбыз дөрес әйтә: «Без булдырабыз». Ә мин: «Без яхшырак булдырабыз!» – дип әйтергә телим», – диде Хәбиров. Әлеге сүзләр татарча һәм башкортча яңгырады.
«Без башкалардан яхшырак эшләргә тиешбез. Әгәр яшәү дәрәҗәсе белән безне узып киткән төбәкләрне куып җитәргә телибез икән, безнең башка юл юк. Шул чакта гына без илнең алдынгы позицияләренә әйләнеп кайта алабыз. Бу җөмлә безнең шигаребез була!» – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе район башлыклары вазифаларында ике сроктан артык эшләмәскә тиеш дип тә белдерде. «Бездә кайбер башлыклар дистә еллар буена вазифаларында утыра һәм кайчак җәнҗал белән генә китә. Болай булмаска тиеш», – диде ул.
Хәбиров республика халкын үзен провинция кешеләре буларак хис итмәскә чакырды. Безнең горурланыр сәбәпләр бар диде башлык һәм Башкортстанны «Great again!» (Янә бөек!) итик дип инглизчә сүз дә кыстырды.
Юлламаны Хәбиров «Алга, Башкирия! Вперед, Башкортстан!» – дип тәмамлады.
Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп октябрьдә билгеләнде. 11нче октябрьдә, Республика көнендә моңа кадәр башлык булып эшләгән Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүе турында белдерде.
Русиялеләр ил проблемалары өчен Путин һәм министрлар җаваплы дип саный
Русиялеләрнең яртысы илдәге проблемалар һәм яшәү бәясе арту өчен төп гаепле кеше – Владимир Путин, дип исәпли. «Левада» үзәге сораштыруы нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Респондентларның бер өлеше Путинны шулай ук Русия уңышлары һәм үзләренең байлыклары арту өчен дә җаваплы дип саный.
Социологларның илдәге проблемалар өчен кем гаепле дигән соравына, русиялеләрнең 55 проценты – Президент Владимир Путин, 37 проценты – хөкүмәт һәм министрлар, 21 проценты – премьер-министр Дмитрий Медведев, дип җавап биргән.
«Левада» үзәгенең 18 ел дәвамында уздырган сораштыруларында проблемалар өчен Путин җаваплы дип уйлаучылар саны 50 процентлы киртәне өч тапкыр узган: 2018нче елның ноябрендә, 2014нче елның августында (65 процент) һәм 2012нче елның августында (52 процент).
Шул ук вакытта русиялеләрнең 55 проценты икътисади үсештә дә иң зур рольне Путин уйный дип белдергән.
Социологлар сәяси таләпләр белән протест чараларына чыгарга әзерлек дәрәҗәсен дә тикшергән. Русиялеләрнең 74 проценты мондый чараларга теләктәшлек күрсәтмибез, дигән. Митингларга чыгарга әзерлеге турында респондентларның 22 проценты белдергән. Шул ук вакытта күпчелек халык (65 процент) сәяси протест чаралары оештырылуына ышанмый.
Социаль-икътисади өлкә белән бәйле урам җыеннарына да русиялеләр шикләнеп карый. Аларның 59 проценты мондый митингларның булуы икеле, ди. Булган очракта, респондентларның 30 проценты аларда катнашырга әзерлеге турында әйткән.
Путинның җаваплылыгы турында тагын бер сораштыру күптән түгел уздырылган иде. Ул вакытта «Русия каршында торган проблемалар өчен Владимир Путин җаваплымы?» – дигән сорау куелды.
Русиялеләрнең 61 проценты әлеге сорауга уңай җавап бирде. Бөтен тикшерүләр тарихында бу иң югары күрсәткеч, диелде.
Рөстәм Миңнеханов җәмигъ мәчете турында: «Мондый әйберләр бюджет хисабына төзелми»
Казанда җәмигъ мәчете дәүләт казнасы хисабына төзелмәячәк. Аны кем төзиячәге, кем акча бирәчәге хакында фикер алышулар бара.
«Җәмигъ мәчетен төзү проектына җитди карарга кирәк», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәскәү вәкиллегендәге медиаклуб очрашуында. Бу хакта Татарстан президентның матбугат үзәге хәбәр итә.
«Бу корылма бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашкан һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Бюджет исәбенә җәмигъ мәчете төзелмәячәк», – диде Татарстан Президенты.
Матбугат чараларында чыккан хәбәрләргә караганда, мәчетне «Спартак» фабрикасы урынында, Вахитов калкулыгында, «Кырлай» ял паркында, Меңъеллык паркында яки Меңъеллык мәйданында төзергә мөмкиннәр.
Күптән түгел Татарстан мөселманнары республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшиннан шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүне сорап, петиция урнаштырган иде. Аның белән Татарстан Президенты таныш, диелде.
Казанга Җәмигъ мәчете кирәклеге турында Хәтер көненә багышланган митингта да әйтелде. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина мәчет Казан үзәгендә төзелергә һәм аңа «Сөембикә» исеме бирелергә тиеш, диде.

Комментарии