«Балакайларым»нан – «Әлдермештән Әлмәндәр»гә

«Балакайларым»нан – «Әлдермештән Әлмәндәр»гә

Пәрдә ябылды. Спектакль тәмам. 11нче ноябрь 2013 ел. Г. Камал театрында әле генә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең соңгы минутлары тәмамланып, залның көчле алкышларга күмелгән мизгелләре. Тамаша залы халык белән тулы, басып кул чабалар, «Браво!» кычкыралар. Кемгә, дисезме? Бу – «Җидегән чишмә» Арча Халык театрының hәвәскәр артистларына. Менә алар: Раяз Сәләхетдинов – безнең иң яшь артистыбыз. Ул Илсур ролен башкарды. Гүзәл Шакирова –фәрештә, Марат Хәйруллин – Мансур, Рөстәм Гарипов – Газраиль, Миләүшә Фәрхуллина – Йөзембикә-Гөлнара, Фоат Фәрхуллин – Әҗәл, Илдус Хабибуллин – Евстегней, Резидә Гарифуллина – Хәмдебану, Гөлсинә Зәкиева – Өммия, Рамил Мөхетдинов – Искәндәр hәм мин – Харис Сафин – Әлмәндәр. Режиссерыбыз Рафис Рәис улы Сәләхетдинов сәхнәгә берәм-берәм үзенең артистларын тамашачы каршына баш ияргә чакыра, ә минем күз алдыма 1986-87 еллар килеп басты.

Без ул елларда Әнгәм Атнабаевның «Балакайларым» драмасын сәхнәләштергән идек. Ул елларда да менә бүгенге кебек, халык бик җылы кабул иткән иде безне. Онытылмый икән шул… Залга карыйм, әнә алдагы рәтләрнең берсендә, басып кул чабучылар арасында – Илфат Фәйзрахманов. Бер үзгәрми Илфат, һаман да яшь, төз гәүдәле. Ул безнең беренче режиссерыбыз, «Балакайларым»да Балбабай ролен башкарды, безне театр белән ул «җенләндерде». Янәшәмдә чәчәк бәйләмнәре тотып Гөлсинә басып тора, әле кайчан гына «Балакайларымда» чәчләренә бантик тагып, авыл кызы Зиләйлүк булып уйнаган иде. Инде үзенең Зиләйлүк кебек кызлары бар, ә бүген нинди оста итеп, Өммия ролен башкарды… Ирексездән шушы ике пьесаны чагыштырам. Аларны бер нәрсә берләштерә – икесе дә безнең «Җидегән чишмә» Арча Халык театрының үсеше, халыкка танылуы белән бәйле.

1986нче елда «Балакайларым» драмасы белән безнең яшь коллектив район тамашачысына гына түгел, тирә як районнарда да, күрше өлкәләрдә дә танылды. Без аны 52 тапкыр сәхнәдә уйнадык. Халык иҗатының Икенче Бөтенсоюз фестивале лауреаты булдык. 1987нче елда бу спектакльне «Татарстан» телевидениесе күрсәтте.

Еллар уза торды, сәхнәдә уйнаучы үзешчән өлкәннәрне (Нәсимә Гәләветдинова, Мәдхия Гаязова, Наиля Госманова, Әнвәр Низаметдинов hәм башкалар) яшьләр алмаштырды. Әмма театрны саклап калучы, аның традицияләрен дәвам иттерүче hәвәскәр артистлар Гөлсинә Зәкиева, Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Резидә Гарифуллина, Резедә Нуриева-Галиуллиналар сәхнәне ташламады, ел саен спектакль чыгарып, театр яратучыларны сөендереп тордылар. Инде илдә халык театрларының эшләве яки эшләмәве түрәләрне бөтенләй кызыксындырмаган чорда да, өметне өзмәдек, яңа пьесаларны сәхнәләштереп, халыкка күрсәтә бардык.

Изображение удалено.

Район мәдәният бүлеге, hәм бигрәк тә Халык театрларының республика буенча координаторы Камил әфәнде Саттаров безне үзенең игътибар үзәгеннән ычкындырмады. Уңышларыбызны хуплап, кимчелекләр булса, киңәшләрен биреп килде. Соңгы елларда район хакимияте hәм аның башлыгы Алмаз Әминович Нәзиров театрыбызның эшчәнлеге белән нык кызыксына. Матди ярдәм итә, эшлекле киңәшләрен бирә.

Ниhаять, Халык театрларының төбәк-ара «Идел-йорт» фестиваленең иң югары бүләген алдык.

2-3 спектакль куеп Гран-При алып булмый. Ул коллективның озак еллар уңышлы эшләү нәтиҗәсе. Инде «Әлмәндәр»гә килсәк, безгә бу әсәрне сәхнәгә куйган өчен, театрны чынлап торып яратучы тамашачының соклануы белән беррәттән, алай түгел – болай ул, дип төрлечә төртеп күрсәтүчеләр дә табылды. Камаллылар куйган әсәргә ник тотындыгыз, янәсе. Сүз дә юк, Камал Әлмәндәре Камал Әлмәндәре инде ул, Ул бөектә, югарыда. Әмма мәшһүр Туфанның бу әсәренә кагылырга ярамый торган әйбер-табуитеп карау дөрес булмас иде. Беренчедән, режиссерыбыз Рафис Сәләхетдинов бу моңсу комедияне куярга Туфан аганың фатихасын алып калды. Автор үзенең без сәхнәләштергән «Саташу» драмасын бик яратты. Арчага шуны карарга ике тапкыр кайтты. Шулай булгач, без «Әлдермештән Әлмәндәр»не куярга курыкмадык. Куйдык, уйнадык hәм ялгышмадык!

Халыкның сәхнәдән Әлмәндәр кебек якты образларны карыйсы килә. Без моны спектакль бетеп, халыкның басып кул чабулары аркылы, тамашачының спектакль барышында уйнаучыларга гаять уңай мөнәсәбәте аша тоябыз.

Тамашачы бит төрлечә фикер йөртә. Бер төрлеләре безнең Әлмәндәрне Шәүкәт Биктимиров Әлмәндәре итеп күрә, икенчеләре аерма эзли. Парадокс – бер төрлеләре – Шәүкәт Әлмәндәренә бик охшаган, ди; икенчеләре – үзгәртеп бетергәнсез, ди. Ничек кенә булмасын, халык битараф түгел. Димәк без аларны бәхәсләшергә, уйланырга мәҗбүр итәбез, күңел кылларын тибрәлдертәбез.

Әйе, бу театр шул…

«Әлдермештән Әлмәндәр» куелырга hәм уйналырга тиеш. Шулай булганда гына, Туфан Миңнуллинның бу үлемсез әсәре буыннан буынга барып ирешә ала. Бу үзе үк мәшһүр шәхесләребез Марсель Сәлимҗановны, Шәүкәт Биктимировны олылап искә алу, хөрмәт итү булыр иде.

Ә «Җидегән чишмә» Арча Халык театры үзенең эшен дәвам итә. Яңа спектакль өйрәнә… Килегез, тиздән пәрдә ачыла

Харис САФИН.

Халык иҗатының Икенче бөтенсоюз (1987) смотры лауреаты,

Халык театрларының республика (1995) смотры лауреаты,

Халык театрларының «Идел-Йорт» төбәк-ара (2013) фестивале лауреаты.

Комментарии