Юл хәлләре

Югары Осланнан өйгә кайтып барышым. Узган атна бик авырга туры килде шул, Татарстанның күп төбәгендә булдым. Шунда үземне хөрмәтле ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмасынмы! Төнге сәгать ун. Документларны караган булып, праваны алды да, өрергә куша бу. Тыңламый булмый, әмерне үтәдем. Нәрсәдер ошамады моңа. Машинадан чыгарга кушты. Чыктым.

– Минем сорауларга адекват рәвештә җавап бирмисез, берәр нәрсә кулланмагансыздыр ич? – ди кече сержант.

– Адекват рәвештә җавап бирү ничек була? – дим мин дә.

– Бер секунд узгач кына әйтәсез.

– Бу берни дә аңлатмыйдыр, мин ерак юлдан кайтам, арылгандыр, мөгаен.

Шунда иптәшен чакырды бу.

– Больницага тикшерүгә барабызмы? – ди анысы.

– Әйдә, чакыр понятойларны, – дим.

Киттеләр машиналар туктатырга. Ике кеше пәйда булды. Понятойларны бераз куркытам:

– Сез беркетмәгә кул куйдыгыз, аны укыдыгызмы?

– Әйе, – диләр.

– Соңгы җөмләне яттан кабатлый алмассыз микән?

Дәшмиләр.

– Карамыйча кул куйган очракка җинаять кодексында матдәләр каралган, бер-ике елга утыртырга да була.

Берсе куркып, беркетмәнең номерын язып алды.

– Үз машинаң белән барасыңмы? – ди сержант.

– Бензинга акча бир, барырмын.

Ярар, киттек «Фиат» белән. ЮХИДИлар машинада куркынычсызлык каешын такмады.

– Нишләп кимисез, закон буенча тиеш бит, – дим.

– Закон безгә нипочем, – диләр.

Берәүнең исерек килеш юл хәрәкәтләрен бозып авария ясавын рациядән хәбәр иттеләр. Үлүчеләр дә бар икән. Киттек шунда, тизлекне арттыра бу. Анда барып җиткәнче, үзебез дә бәрелә яздык.

– Әкренрәк барыгыз. Сез үлсәгез, авылыгызда һәйкәл куярлар, хатыныгызга фатир бирерләр, яхшы ир табарлар. Ә мине эт сыман койма астында күмәрләр. Исән калсам, әле сезнең үлемдә гаепләрләр, – дим.

Барып җиттек. Табиб миңа карап:

– Нәрсәгә алып килдегез моны. Ул нормальный бит. Башка эшегез юк мәллә? – дип куйды.

Киттек кире. Теге кече сержант:

– Синең машинаң ошады. Шуңа күрә туктаттым. Сат миңа аны. Акчасын бирәм бүген үк, – ди.

Менә шулай. Алар юл кагыйдәләре сакчысы буласы урынга, машина сатып алыр өчен басып тора икән. Алар белән барган авариядә рульдә, чыннан да, бер исерек булган. Аягында да басып тора алмый, ике кешенең гомерен өзгән. Аны берәү дә туктатмаган. Ә аракының исе дә килмәгән кеше белән алар күпме вакыт уздырды. Шулардан соң мине тагын өй каршында туктаттылар. Хастаханәдән алган белешмәне документлар урынына күрсәттем. Җибәрделәр берни сорамыйча.

Тагын берчак шулай кайтып барам. Сәгать төнге унике. Чистай урамына чыгып җитә алмадым, ЮХИДИ машинасы каршыма чыкты. Бер яшь малай яныма килеп:

– Хәерле көн, ой, хәерле иртә, ой, хәерле кич, тфү исәнмесез, документлар. Праваны гына күрсәтегез, – ди.

Абыйныкын сузам. Праваны карап тормыйча: «Өрегез», – әмере яңгырады.

Бар көчем белән аңа өрәм. Аягында-көч хәл белән басып калган ул:

– Хәерле юл, – ди.

Айрат ГАЛӘВИН.

Казан шәһәре.

Юл хәлләре, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии