- 19.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Архив
(юмор)
Күптән түгел биниһая талантлы журналистның “Тылсымлы ыструмит” дигән әсәрен укып чыктым. Автор шул әсәрендә яраткан укучысын күпмилләтле кайнар нокталарга алып китә. Андагы җирле халык белән таныштыра. Алар өстеннән шаулап үткән тарихи җил-давыллар турында сөйли. Соңыннан кыйммәтле киңәшләрен биреп, я сине ялгыз калдырып, уйланырга мәҗбүр итә, каядыр китеп югала. Укучым, күргән-белгәннәрең турында үз фикереңне әйт, диюедер инде. Шул рәвешле автор минем остазыма әйләнде.
Остазым әйтүенчә, минем аңлавымча, дөньяда милләтләрне үстерә, аларга дан-шөһрәт өсти ала торган тылсымлы ыструмит бар икән, аны куллана белүчеләр бик сирәк.
Әсәрне кабат укып чыккач, тирән уйга чумдым. Эх, мин әйтәм, шул ыструмитны кулга төшерсәм, яраткан милләтемне нинди генә биеклеккә күтәрмәс идем. Аны эзләп табу нияте белән, иң элек эшләп ашаучы милләттәшләремә сүз каттым. Алар: “Көрәк-сәнәк, балта-пычкы, чүкеч-ачкыч ише ыструмитларны беләбез, тылсымын белмибез”, + дигәч, аптырашта калдым.
Инде өметсезлеккә чумдым гына дигәндә, остазым төшкә кереп: “Шәкерт! Тылсымлы ыструмитны пролетариат булмаган милләт оста куллана”, – димәсенме! “Шундый милләт буламыни?” – дип сораганымны үзем дә сизми калдым. Ул: “Синең тирес түгүче, шахтада ташкүмер чабучы, урамда исерек килеш егылып ятучы яһүдне кайчан да булса күргәнең булдымы?” – диде дә күз алдыннан эреп югалды. Аңладым, мин бит тилебәрән орлыгы ашап үскәннәрдән түгел. Яһүдләр иленә сәфәр кылу хәстәрлеген күреп йөри башладым. Шундый көннәрнең берсендә хатын миңа: “Нишләп җәһәннәм кырыена китәргә ашкынып торасың? Яков Меерович күрше фатирда гына яши бит”, – дип чирттереп куймасынмы?!
Яков карт белән уртак телне тиз табабыз аны. Ул бит чиновникларның коммерция буенча урынбасары булып эшләгән. Тегеләр алышынып торган, ә ул гел бер кәнәфидә утырган. Заманында үрнәк коммунист булып та йөргән. Хәзер лаеклы ялда. Кыскасы, безнең кеше!
Беркөнне коридорда икәү генә сөйләшеп торганда, сорадым бит үзеннән: “Күрше, нишләп дистәләгән гарәп илләре фәләстинле кавемдәшләрен бәйсез дәүләтле итә алмый? Синдә аларга ярдәм итәрдәй ыструмит-фәлән юкмы?” – дим. Ул бераз уйлап торгач: “Алар үзләрендә булган ыструмитны куллана белми. Әгәр бергә җыелып, берьюлы төкерсәләр, ул урында зур күл хасил булыр иде. Бәйсезлекне бирергә теләмәүчеләр шул күлдә җиңелчә бер нәрсә кебек йөзеп йөрер иде. Ә гарәпләр үзләре бер-берсенең йөзенә төкерә”, – дип, тулы җавап кайтарды.
Шуннан соң ул: “Күршем, әллә син татар яһүдеме?” – диде дә җавабымны көтеп тормыйча, сөйрәлеп, фатирына кереп китте. Берникадәр мишәр, бераз керәшен, бер чеметем болгар, ә болай татар икәнемне әйтеп өлгермәдем. Үпкәләмәс әле, күрше бит. Иң мөһиме, әлеге дә баягы тылсымлы ыструмитның нәрсә икәнлегенә төшендем.
Аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый, татар башын татар ашый дип, борынгы бабаларыбыз да әйткән бит. Әйткәннәрен төптән үзләштереп кенә җиткерә алмыйбыз. Шулай булмаганда кайберәүләр төркемнәргә бүленеп: “Без генә милләтебезнең бердәнбер асылташы”, – дип, Андромеда томанлыгында адашып йөрер идеме?
Киләчәккә атлаганда, тарихи җилләрнең ничек итеп исәчәген алдан белеп булмый. Шуңа күрә бербөтен милләт булып атлау, ничектер, җиңелрәк, күңеллерәк булыр иде, диясем килә.
Остазым әйтүенчә: киләчәккә артка карап арка белән барырга кирәк. Шулай иткәндә генә, яңа буынга ниләр калдырып китүебезне күреп була.
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии