- 19.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Архив
Татарстан Республикасы Милли музее фондында Муса Җәлилнең хатлары саклана. Аларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була:
1. Җәлилнең үз кулы белән язган хатлары .
2. Җәлил имзалаган эш хатлары.
2006нчы елда, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең 5 томлык сайланма әсәрләр җыентыгын бастырып чыгарды. Әлеге басманың бишенче томында Муса Җәлилнең төрле елларда язган 70 хаты урын алган. Басманың кереш өлешендә: «Бу басма соңгы елларда формалашып килүче яңа карашлар һәм тенденцияләрне күз уңында тотып, бер төркем әдәбият белгечләре тарафыннан әзерләнде. 1975нче елда дөнья күргән дүрттомлыкта шагыйрь иҗаты, гомумән алганда, шактый тулы чагылыш табуын исәпкә алып, аны әзерләүчеләр әлеге басмага таянып эш иттеләр. Соңгы елларда Җәлил архивының аерым куллардан кергән материаллар исәбенә баюын һәм фәнни принциплар кулланып тасвирлануын исәпкә алып, һәр текст чыганаклар буенча тикшерелде һәм төзәтмәләр кертелде, кыскартылган урыннар тулыландырылды. Басмага дүрттомлыкта булмаган дистәдән артык шигырь, мәкалә, көндәлек һәм хат текстлары да өстәлде», – диелгән. Ләкин әлеге җыентыкта музей фондыннан өч кенә хат урын алган: 1921 елның 21 ноябрендә Кәшфи Басыйровка, 1942нче елның 9нчы мартында кызы Чулпанга (күчермәсе безнең музей экспозиясенә куелган) һәм 1942нче елның 27нче маенда Гази Кашшафка язган хатлар.
Җыентыкка кермәгән хатларның өчесе шагыйрь, татар совет поэзиясе классигы, Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанга адресланган. Әлеге хатлар Муса Җәлил белән Хәсән Туфан арасындагы мөнәсәбәтне, якын дуслыкны күзалларга ярдәм итә. Хәсән Туфанга язылган беренче хат 1933нче елның 11нче февралендә стандарт булмаган озынча кәгазьдә язылган, икенчесе – 1933нче елның 22нче октябрендә, ә өченче хат, кызганычка, тулысы белән сакланмаган, бары өченче бите – фрагменты гына бар.
Җәлилнең 1935нче елның 21 октябрендә Рауза Кастровага язган хаты да бик кызыклы. Хаттан чыгып шагыйрьнең эчке дөньясын, шул вакытта кичергән хисләрен белеп була, андагы юллар Мусаның характерын ачарга ярдәм итә.
1941нче елның 20нче июнендә сеңлесе Хәдичәгә язган хатта абый белән сеңел арасындагы мөнәсәбәт, Казандагы сугыш башланыр алдыннан булган тормыш ачык чагыла.
Муса Җәлилнең 1940нчы елның 26нчы июлендә ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтовка язган хаты татар телендә, кириллица шрифтында, шәмәхә кара белән язылган, яхшы сакланган.
Хатларның берничәсен, орфографиясен һәм стилистикасын саклап, укучыларга тәкъдим итәбез.
Туфан!
Мин исән-сау 22сендә (бүген) иртә сәгать 6да кайтып җиттем. Яңа гына әле кайтып, бер кешене дә күрмәгәнгә күрә, яңалыклар яза алмыйм. Тиздән озын хат язармын.
Мин юлда портфелемне актарып, синең бүлмәдә бик күп нәрсәнең онытылып калганын сиздем. Алар барысы да кәгазь затыннан. Син иренмичә бер кич утырып, бүлмәңдәге бөтен кәгазьне актар һәм минем сызмаларны аер әле. Минем истәгеләр шулар:
1) Кара калын шигырьләр дәфтәре.
2) Шулай ук общий дәфтәр. Көрән (коричневый) төсле. Эчендә һәртөрле мәкалә, шигырь черновиклары. Бу төптә миңа бик кирәкле нәрсәләр бар. Шул ук төптә сезнең радиога балалар тапшыруы өчен яза башлаган «Югалган Һималай» дигән әйберем бар. Аның өчен Мәрьям мине сүгә инде. Ул ашыгыч кирәк.
3) Кечкенә, көрән төсле адреслар дәфтәре (алфавитлы).
4) «Алдынгы республиканың кан тамыры» дип карандаш белән язылган бер мәкалә черновигы (Татарстан турында күп кенә кәгазьләрдә)
5) Конвертта акча документлары.
6) «Кара сыра» шигырь черновиклары һ.б.
Син инде актарып үзең тап. Алама гына кәгазьдә язылган булса да, бик кирәкле язу булырга мөмкин. Менә бу санаганнардан – «Югалган Һималай», «Алдынгы республиканың кан тамыры», «Адреслар дәфтәре», «Акча документлары» бик ашыгыч кирәк. Син шуларны бүген үк ашыгыч (Һава почтасы) хат белән җибәрсәң, зур ярдәмең булыр иде.
Өзелеп көтәм.
Кайтканда синең шигырьләреңне укып кайттым. Әле ике генә бүлекне укыдым. Урал эскизлары чиксез матур. Укыганнан укыйсы килә. «Караулда» алай түгел. Тегеләрендә бик оста бирелгән нечкә, җылы лирика бар. Алары йөрәк шигырьләре. Ә болары акыл шигырьләре. Болары трибунага басып сөйләнгән сүзләр төсле. Тегеләре иптәшеңә-сердәшеңә икәү утырып йөрәктән сөйләгән сүзләр төсле.
Сульва (Вәлиев-Сульва Сөләйман Яруллович (1899-1956), артист һәм режиссер. Ред.иск.) мин укыганны күреп, бер-ике сүз үзеннән әйтеп куйды: – Аның шигырьләрендә логика юк…
Бу кеше үзе «логика» белән башы әйләнгән кеше.
Бу урында ни мәгънәдә әйткәндер, аңламадым. Ә минем өчен синең хис белән язылган шигырьләрең авыр мантыйк белән язылган шигырьләреңнән якынырак.
Ерикәйләргә (Әхмәт Ерикәй (1902-1967), шагыйрь. Ред.иск.) вокзалдан кайтышлый юл уңае кереп, әйберләрен калдырып чыктым. Хуҗа хатынга әйт: әйберләре сау-исән тапшырылды.
Ерикәйне ҮК политотдел редакторы итеп Чистайга җибәрергә җыена. Ерикәй – «барырга туры килә инде» дип тора. Мине дә шул язмыш көтә. Бармый булмас.
Ярый. Хуш. Алгач та хат яз. Муса 22/X.33.
Туфан!
Синең Әхмәт Ерикәй аркылы биреп җибәргән запискаңны алып укыдым. Син, риядан гына булса да минем күңелемне күккә күтәрерлек җылы сүзләр язгансың. Билгеле, алай ук түгелдер инде. Мине Казанда кем генә сагынсын икән!.. «Башкаларның да көткәне сизелә» диюең дә синең үз иҗатыңның җимешедер.
Ләкин, бик ышанып җитмәсәм дә, хатыңны укыгач гаҗәп шатландым. Әллә ничек дуслардан үзем яраткан сүзләрне ишетү күңелле булып китте.
Казанга бик барырга теләвемә карамастан, һаман барып булмый. ҮК күптән түгел Мәскәүдәге ике журналны да Казанга күчереп, андагы журналларга кушарга карар чыгарды. Менә шул мәсьәлә озак кына сузылып килгәнгә, миңа аны ташлап китәргә туры килмәде. Аннан журнал исеменнән Казанга командировка да авыр булмады.
«Коммунист» (Мәскәүдә чыгып килгән үзәк татар газетасы, 1933–1935 елларда Жәлил газетаның мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли. Ред.иск.) Уралга командировка бирә иде дә, Уралга бару мине ул хәтле кызыксындырмады. Менә хәзер «Октябрь баласы»ның (1929-1932 елларда Мәскәүдә чыгарылган журнал. Җәлил журналның баш мөхәррире була. 1933 елны журналны «Пионер каләме» исеме белән Казанда чыгара башлыйлар. Ред.иск.) Казанга күчүе уңае белән, миңа шушы көннәрдә ЦБ командировкасы белән Казанга барырга мөмкинлек чыгып тора. Мин шул уңай белән китеп, хәзер ул мәсьәлә кичекмәгән булса, радиоцентрда калырмын.
Ләкин монда Агиш мине Уралга җибәрелә торган вагон-гәҗитәнең редакторы итеп җибәрергә тели. Мин сүз бирдем бирүен дә, ләкин һаман Казанга барасы килә.
Кайсылай гына булса да, мин озакламый Казанга барып чыгармын инде. Уралга үтеп барышлый, әллә Казанның үзенәме, – һәрхәлдә барырмын. Сиңа телеграмм сугармын.
Журнал беткәч, ни эшләргә булыр – анысын уйлаган юк әле.
Хәзер каләмне Фәезгә (Әхмәт Фәйзи (1903-1958) шагыйрь, прозаик, драматург. Ред. Иск.) бирәм.
Туфан, мин сиңа аерым һәм озын хат язарга җыенам. Шуңа күрә шушының белән мохтасар калып Әхмәт.
Р.S. Теләшкә көләч сәләм!
Хуш. Муса.
Әхмәт Ерикәй сиңа күп сәләм сөйләде.
11/II.33.
Рауза! (Рауза Кастрова (1911-2012), Муса Җәлилнең Мәскәүдәге танышы, радиокомитетта эшләгән. ред.иск.)
Син миңа бик матур рәсем җибәргәнсең. Бу рәсем аркылы мин сине хыялымда җанландырып күз алдыма бастырам. Менә әйтерсең лә, син менә «Яңа Афон»ның биек ярындагы кипарислар артына яшеренгәнсең дә, миңа карап шулай җылмаясың.
Рәсемдәге бу кыз нәкъ синең төсле. Күз карашлары да, иреннәре дә, көләч йөзе дә, шат җылмаюы да бар да, бар да миңа таныш. Алар барысы да синең үзеңнән алынганнар.
Менә хәзер генә син диңгездән коенып кайтып килә торгансыңдыр. Кавказның җылы кояшы сине бүген иртәдән бирле иркәләп кайнар комда тирбәткәндер. Син кояшның алсу нурларын йомшак тәнеңә ефәк япма итеп япкансыңдыр да, су кызы төсле зәңгәр диңгез дулкыннарына ыргытылгансыңдыр.
Әнә син җибәргән рәсемдә, вак кына бөдрә дулкыннарын уйнатып ерак диңгез күренә. Бигрәк матур инде бу Кара диңгез!.. Ә менә син, су кызы, диңгездән башыңны гына чыгаргансың да, миңа карап көләсең. Су кызлары шаян булалар бит алар!.. Син дә шулай.
Син миңа шул хәтле матур рәсем җибәргәнсең. Аның аркылы мин сине күз алдымда басып торган төсле ачык күрәм. Диңгездә коенганыңны да күрәм, комда кызынганыңны да күрәм; кипарисларга тотына-тотына «Яңа Афон»ның биек ярыннан акрын гына югарыга атлап менгәнеңне дә күрәм.
Шуларны күрәм дә сиңа сокланам һәм сиңа кызыгам. Үземнең дә шунда буласым килә. Синең белән бергә. Сары алтын төсле саф комга ятып тәгәрисем килә. Синең белән бергә зәңгәр томан төсле бөдрә диңгездә шаярып йөзәсем килә. Синең белән бергә кипарислар арасында качышып уйныйсым килә.
Син шул усал!.. Үзең генә киттең дә бардың. Миңа күңел өчен: «Әйдә!» дип тә әйтмәдең. Ярый инде.
Ә менә киләсе ел бергә барырбыз, ярыймы. «Ярый» дип хат яз (күңлем өчен генә булса да).
Рәсемең дә бик матур. Хат килү үзе дә бик зур шатлык. Ә менә берсе ярап бетми: нигә рәсем янына кош теледәй генә булса да бер хат кисәге дә язып салмадың инде?
Ничек ял итәсең, яхшы урынаштыңмы, һавалар яхшымы, саулыгың урынындамы, яхшы карыйлармы, компаниягез нинди, кемнәр бар һәм башкалар турында кыска гына язсаң, белеп торыр идем, ичмасам.
Хат яз ярыймы, Рауза!..
Мин инде сине сагына башладым. Безнең дуслык – комдагы магнолиа төсле яңа гына бөреләнә башлады ахрысы. Бөреләре ачылса һәм ул матур гына итеп ап-ак саф чәчәк атса, нинди күңелле булыр. Магнолиа төсле матур дуслыгыбызга үзебез дә сокланырбыз. Ә инде бөредә чакта ук өзеп ташласак бер дә кызыгы булмас. Шуның өчен хат яз!..
Хуш. Муса. 21/X-35г.
Н.Г.ФӘТТАХОВА,
Л.Ф.ХАРРАСОВА.

Комментарии