- 19.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел үзем укыган Минзәлә педагогика көллиятенең 85 еллыгын бәйрәм иттеләр. Кызганычка, анда катнашып булмады, 90 еллыгында катнашырбыз, Алла боерса.
Без педагогика училищесын (хәзер көллият дип йөртелә) 1969нчы елда тәмамладык. Русча да, татарча да камил белеп чыктык. Өстәвенә тагын бер чит тел өйрәндек. Бии, җырлый, музыка коралында да уйный идек. Хәтта Минзәлә, Актаныш районнарында концертлар да куеп йөрдек. Ул вакытта күп милләтле, куәтле Совет дәүләте барлык халыкларны тигез күрде, укуы, яшәве өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды.
Шушы уңайдан, педучилищеда бергә укыган дусларыма изге теләкләрем белән сәламнәремне җибәреп калам.
РафисГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Менделеевск районы, Ижевка авылы
«Идел» назларында коендым
Соңгы елларда аякларыма су төшеп, сызлавына түзеп булмый башлаган иде. Яшел Үзән каласындагы «Идел» тернәкләндерү үзәгенең күкне терәп үскән наратлары, үпкәләрне назлаган тәмле сагыз исләре дә чакырган кебек тоелды – шунда барып, бераз дәваланырга булдым. Мин килгән көнне суык иде. Ә боларда шундый рәхәт, заллардан биткә җылы һава бөркелеп тора. Монда килгәч, кабат җәйгә кайткан кебек булдым. Ишектән үк уңган хуҗабикә яшәгән йортта гына була торган тәмле ризык исе каршы алды. Боларда шундый гадәт икән: кайчан гына килсәң дә, юлдан килеп кергән кешенең иң элек тамагын туйдыралар. Нәкъ безнең татарлардагыча, без дә бит килгән кунакны башта табынга дәшәбез. Игътибарлы, белемле табиблар, җитез һәм чынлап та шәфкатьле шәфкать туташлары тәнемне генә түгел, җанымны да дәвалап җибәрделәр. Бик зур рәхмәт сезгә, «Идел» акчарлаклары! Матурлыклары, зифалыклары, нурлы йөзле булганнары өчен күңелемнән аларга шулай дип эндәшәсем килде.
Нурислам ЗАКИРОВ,
Яшел Үзән шәһәре
Сөйләмебез саф булсын
Күршем урыс милләтеннән. Бервакыт сөйләшеп утырганда: «Сезнең татар теле бик ярлы, ахрысы. Мин сезне бер-берегез белән сөйләшкәндә тыңлап торам, гел урыс сүзләре кыстырасыз. Татар телендә андый сүзләр юкмы әллә?» – ди. Аңа ана телемнең дөньяда аралашу чарасы булган 14 телнең берсе булуын әйттем. Моннан берничә гасыр элек Русиядә чит илләр белән аралашу кәгазьләре, шартнамәләрнең ике телдә – татарча һәм урысча игълан ителүен искә төшердем. Урыс телендә дә татар теленнән кергән сүзләрнең күп булуын дәлилләдем.
Әмма күршем үзенчә хаклы да. Кайбер татарлар үз телен, чынлап та, яхшы белми, рус сүзләрен күп куллана. Ә кайбер җитәкчеләр татарча яхшы белсәләр дә, «урысчалап әйтсәк» дип, рус телен кушып җибәрәләр дә, сөйләмнәрен чүплиләр. Татарларга урысчалап әйтү нигә кирәк инде? Туган телен кадерләгән халык кына кадерле була, дигән гыйбарәне онытмасак иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Карамый башладык
Без хәзер «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалын карамыйбыз. Гаиләбез белән «Татарстан 24» каналын карауга күчтек. Сәбәбе шунда: «Яңа Гасыр» каналындагы хәбәрләрне карарлык түгел. Югыйсә, ул бит татар халкының төп каналы һәм анда дикторларны да бик сайлап кына җыярга кирәктер. Нигә дөрес, матур итеп сөйли торган кешеләрне алмыйлардыр анда эшкә? Кайсысын тыңласаң да мишәр акценты белән сөйләшә. Бездә кая карама, без мишәрләр, диләр. Нигә татарны үзебезгә үзебез бүлгәләргә инде? Мишәр дигән милләт юк бит.
Р. ГАЙНЕТДИНОВА,
Чаллы шәһәре

Комментарии