«Уңайлы» тукталыш

«Уңайлы» тукталыш

Күптән түгел Казанның Восстания урамында «акыллы» тукталыш барлыкка килде. Каплаулы, җылы, билгеле бер вакытта гына ачыла һәм билгеле бер вакытта бикләнә торган, эчендә утыргычлар, интернет, чәй һәм каһвә сата торган автомат булган бу корылма 1 800 000 сумга төште, диелде. Моның хәтле сумма китәрлек булгач, калган урамнарда мондый тукталышлар тагын кайчан куелыр әле. Ә бит транспортны бөтен уңайлыгы булган җирдә көтәсе килә! «Акыллы» тукталышны күрү өчен Восстаниягә барып йөреп булмый бит! Восход урамы тукталышы янәшәсендә яшәүчеләр хөкүмәтне көтеп тормаска, уңайлыкны үзләре тудырырга булган. Берәү өеннән кәнәфиен чыгарып куйган әнә. Берәр китап та чыгарып куйсалар, чын-чынлап «акыллы» тукталыш була инде бу. Тиздән көннәр дә җылытачак, димәк, тукталыш «җылытылган» да булачак.

Комментарии