- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Архив
Иртәгә КХЛның финал өлешендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең ХК МВД командасы белән очраша. Татарлар икенче ел рәттән финалга барып җитте. Узган ел Ярославльнең «Локомотив»ына каршы көрәштән соң, «Ак Барс» КХЛның иң абруйлы Гагарин Кубогын отты. Шул рәвешле, Ярославльнең 1000 еллык юбилей ашына тоз салды. Җиңүгә өметләнгәннәр иде бит.
“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” уеннары чын мәгънәсендә халыкны җәлеп итәрлек, көчле рухта узды. Уфалылар инде ике ел рәттән плэй-оффта тамашачы көткән уенны күрсәтми. “Салават Юлаев” – даими чемпионат командасы, “Ак Барс”, тарих күрсәткәнчә, чын плэй-офф командасына әверелде. 5 ел эчендә 4 тапкыр финалга чыгу – үзе могҗиза.
Хәзер чиратта ХК МВД. Соңгы вакытта Мәскәү командалары 5 елга бер тапкыр гына финалга чыккан. Бу – 2000 һәм 2005 елларда чыгыш ясаган “Динамо” командасы. Ләкин финалда алар һәрчак өстен. МВДлылар бу нәтиҗәгә ирешә алырмы?
Безнең МВД хоккей командасы белән әллә ни проблема туганы булмады. Агымдагы елда Мәскәү командасы сизелерлек уен күрсәтүгә карамастан, ике тапкыр очрашуда да “Ак Барс”ка оттырды. Плэй-офф көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә, диләр. Белгечләр бу уенның фаворитын “Ак Барс” дип атаса да, МВДның җиңү яулавы да шаккатыргыч нәтиҗә булмавын искәртә. ХК МВД – Русия хоккеенда зур ачыш. Моңа баш тренерлары Знарок сәбәпче. “Локомотив” белән сериядә 3:2 оттырып барганда да рухын төшермәде, командалы уен белән җиңү китерде.
“Ак Барс”ның янәдән бер һөҗүмче хоккейчысы Ханнес Хювенен җәрәхәт алды. Ул хәлиткеч алкалар кертеп, уңыш китергән иде. Аңа кадәр Зарипов агымдагы сезон белән саубуллашты, ул плэй-офф башында кабыргасын сындырды. Шул ук вакытта җәрәхәт алган фин хоккейчысы Янне Песонен бозга чыгарга әзер булуын белдерде. Ул команданың төп составына кертелгән инде.
ХК МВДда ике татар уенчысы – Руслан Зәйнуллин һәм Денис Абдуллин чыгыш ясый. Команданың спорт директоры – “Ак Барс”ның элекке һөҗүмчесе Алмаз Гарифуллин, команданың кураторы – һәркемгә мәгълүм Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев. Менә шундыйрак вәзгыять!
Ике татар командасы. Әмма берсе – Казан, икенчесе Мәскәү мәнфәгате өчен. Гадәттә, рус төбәк командалары белән плэй-оффта очрашканда алар Явыз Иванны искә төшерергә ярата. Күрербез, нәрсә булып бетәр. Уеннар 15, 16, 19, 20, кирәк икән, 23, 25 һәм 27 апрель көннәрендә булыр дип көтелә. Кызу булачак, салкын боздан да пар чыгып торачак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии