- 19.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Архив
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Президент указы белән Татарстанның Халык шагыйре дигән мактаулы исемгә лаек дип табылды. Шул уңайдан 9 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасында әдипнең иҗат кичәсе үтте. Шагыйрьне котларга дуслары, хезмәттәшләре һәм иҗатына мөкиббән тамашачы җыелган иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә Татарстанның халык шагыйре исемен тапшырып, сәясәт өлкәсендә дә, иҗатта да хезмәтен югары бәяләде. Кичәдә Разил Вәлиевның шигырьләрен Г.Камал театры артистлары Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗан, Фәнис Җиһанша һәм яшь актерлар укыды. Ә Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Асылъяр, Альбина Шаһиморатова һ.б танылган артистлар башкарган җырлар юбиляр өчен зур бүләк булып яңгырады. Разил абый белән сөйләшүебез дә шул уңайдан булды.
–Разил абый, Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исемгә лаек булу өчен, нинди юллар аша үтәргә кирәк?
– Төп максатым – халыкка хезмәт итү иде. Бөтен кешеләр дә яратырлык шигырьләр язасым, җырлар иҗат итәсем килде. Ә боларның барысына бәяне халык үзе бирә. Матур җырны отып ала, күңелгә тия торган шигырьне ятлый, кызыклы романны алып укый башлый. Менә шулай мин дә әдәбиятка кереп киттем. Ләкин беркайчан да үз алдыма Халык шагыйре исемен алуны максат итеп куймадым. Андый максат белән яхшы әсәр, халык күңеленә үтеп керә ала торган шигырьләр иҗат ителми дә торгандыр. Иҗат итү ул ниндидер олырак максат белән эшләнергә тиеш. Ә минем язуымның төп сәбәбе – ул милләткә хезмәт итү, татар халкының телен үстерү, җыр аша татар халкына моң, рух иңдерү. Гомумән, әдәбият әһелләре татар халкының рухын күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Чөнки безне бу катлаулы дөньяда рух яшәтә. Әгәр кешенең рухы сынса, ул беркайчан да зур эшләр эшли алмый.
–Сәясәт өлкәсендәге кешегә бүген иҗат итү авыр түгелме?
– Заманында Тукай да «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, дипломат та, сәясәтче дә…» – дип әйтеп калдырган. Гомумән, сәясәт белән шөгыльләнмәгән, кызыксынмаган кеше юктыр. Хәтта авылда бүрәнә өстендә утыручы абзыйлар да сәясәт турында гәп куертырга ярата. Сәясәт – ул бүген минем тормыш. Әгәр сәясәткә шагыйрьләр алына икән, без беркайчан да артка бармаячакбыз дип саныйм. Сәясәт белән әдәбият бергә булырга тиеш.
–Иҗатыгыз шаулап чәчәк атканда, зур уңышларга ирешкән бәхетле көнегездә кемнәргә рәхмәт сүзләре җиткерер идегез?
–Шигырьләремне укып бәя биргән халыкка рәхмәтем чиксез. Тәүге шигырьләремне, әсәрләремне укып бәя биргән әниемә, әтиемә, укытучыларыма рәхмәтлемен. Ә бүген зур рәхмәтләремне каләмдәшләремә җиткерәсем килә. Аларның киңәшләре миңа иҗат дәрте өсти.
Зәлия ЛАТЫЙПОВА,
КФУ студенты.

Комментарии