Иген иктем

Иген иктем

Илфар Кәримов, «Болгар» радиосы ди-джее:

Беренче тиеннәрне мәктәптә укыганда ук алган идем. Ул чагында, җәйге яллар вакытында, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Мәктәп яшендәге бала өчен, хәйран гына акча эшләгән идем. Аларны кая туздырганымны хәтерләмим.

Ә рәсми рәвештә эшкә икенче курста урнаштым, беренче рәсми хезмәт хакым да шул иде. Әле дә хәтерлим, ул акча 3500 сум иде. Стипендиянең 500 сум икәнен искә алсак, бу бик зур акча иде инде минем өчен. Анысы да шул ашау-эчүгә китеп баргандыр инде.

Комментарии