- 19.06.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Архив
Лаеш районына багышланган «мактаулы» мәкаләмнән соң кайберәүләр мине «разборки по понятиям», ягъни «бандитлар кануны буенча» эш итүдә гаепләргә тырышты. Имеш, законга таянып түгел… Бу гаепләүне гадел дип санамыйм. Чөнки һәрдаим әйтә килдем – илдә закон бар һәм түрә халкы бары шуның нигезендә генә эш йөртергә тиеш. Ләкин алар законлы эшлиме соң? Миңа калса, юк һәм нәкъ менә алар ниндидер үзләренә генә билгеле кануннар буенча яшиләр. Лаеш районы хакындагы мәкаләмнән соң мин моңа тагын бер кат инандым. Хәзер инде нәрсәнең «по понятиям», нәрсәнең законлы булуын сөйләргә тырышып карыйм.
***
Мәкалә чыгуның икенче көнендә үк дустым Азат Гайнетдиновны Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенә чакыртып алдылар. Ул моны миңа әйтеп, Кече һәм урта эшмәкәрләрнең бәйсез профсоюзы җитәкчесе Сергей Ромадановский белән китте. Чөнки хәзер үзе бу профсоюзның Лаеш районы бүлеген җитәкли.
– Килдем, бер сораулары юк. Ник чакырганнарын да аңламый кайтып киттем, – ди Азат.
Ә менә мин аңладым. Бу турыдан-туры янау килеп чыга: «Әгәр авызыңны ачасың икән, без синең ҮТКӘННӘРЕҢНЕ КАЗЫП ЧЫГАРАБЫЗ да утыртып куябыз», – дигәнне аңлата ул чакыру. Чөнки бу бүлектә Азатның инде күптән бернинди кырын эшләрдә дә катнашмавын, катнашканнары өчен җәзасын алуын яхшы беләләр. Бүген ул мәдрәсә тәмамлап, имам дипломы алып чыккан эшмәкәр, мохтаҗларга ярдәм итүче меценат. Үзе бай булмаса да, мәчетенәдә, балалар һәм картлар йортына да, мәктәпкә дә өлеш чыгарырга җай таба. Андый очракта хакимият аның элек бандит булуын да, төрмәдә утыруын да «онытып тора». Ә инде үзе төзегән мәчетне яклап сүз әйткәч, янә «исенә төшерә», кимсетергә тырыша.
Йә, әйтегез, бер сәбәпсезгә эчке эшләр органнарына чакырту, бер сорау да бирми кайтарып җибәрү законлымы? Юк! Аның үткәннәре өчен диярсез, ләкин үткәннәре өчен ул инде җәза алды, ә закон бер гаеп өчен ике тапкыр җәзалауны тыя. Соңгы чакырту исә икенче мәртәбә «җәза бирү»гә охшап тора.
Ул да булмады, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Азатның Лаеш районы, Усад авылында төзелеп ятучы йортына килеп төшә. Монысында инде ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ КӨРӘШ бүлеге. Тагын бер сораулары да юк, бары тик нәрсә төзүен генә белергә телиләр. Әмма үзләре эшчеләрне карыйлар – читтән килгән мөселман егетләре түгелме? Тик бу көнне төзелештә өч урыс агае кое казып кына маташа, эшчеләр өчен куелган вагонда дустыбыз Морат хәзрәт эш барышына күз-колак булып утыра.
Законсыз мигрантларны – «гастарбайтер»ларны тикшерү өчен Федераль миграция хезмәте бар, ник террорга каршы бүлек килә? Сәер, әйеме? Минем өчен барысы да аңлашыла – тагын янау бу! Сүзне турыдан-туры әйтми генә янау: телибез икән, һәр көнеңне, һәр адымыңны тикшереп торырбыз, диюләре. Әле көннәрнең берендә машинасына корал яки наркотик ташлап китүләре һәм шуны «табып», җинаять эше кузгатулары да бар. Моны без инде күптән көтеп йөрибез…
Лаеш хакименең ярдәмчесе ачыктан-ачык янады бит: үзеңә начар эшләдең, моның өчен нишләтәсен белербез, имеш. Югарыдагы ике тикшерү дә бары тик шуның дәвамы гына. Ләкин бу закон түгел, бу «понятие» («бурлар кануны») дә түгел – бөтенләй законсызлык. Закон кысаларына «куып» кертелгән законсызлык дию дөресрәк булыр…
Бу очракта кем «по понятиям» яши булып чыга?
***
Бүген Лаеш районында кичекмәстән чишәргә кирәкле проблемалар өелеп ята. Әйтик, Русиядә иң зур елгаларның берсе булган Чулман буендагы районның күп АВЫЛЛАРЫ СУСЫЗЛЫКТАН ИНТЕГӘ. Комлы Ковал авылы халкы суларының сасылыгыннан зарлана. «Аны эчеп булмый гына түгел, юынырга да ярамый», – дип хәбәр иттеләр. Димәк, халыкны әйбәт су белән тәэмин итәргә кирәк, ә бу – хакимият бурычы. Якын араларда Комлы Ковалга барып чыгармын, халык белән очрашырмын дип торам.
Сингел – Русиянең баш мөфтие шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин авылы. Анда да халык күп еллар сусызлыктан интеккәч, тагын шул ук Азат Гайнетдинов кое казытып биргән иде. Соңыннан хакимиятнең оятына көч килеп булса кирәк, калган авылны да сулы иттеләр. Ярар, монысын эшләделәр инде… Тик сүзем башка хакта. Бу авылның мәчете турында. Булып узган гаугадан соң аның буенча Азат хәзрәткә телефоннан янгын сүндерүчеләр шалтыратып документларын сорый. Ләкин алар Азат хәзрәттә юк. Ник бәйләнәләр? Тагын булмаганын белә торып сорап, үзләренең көчле булуын күрсәтергә телиләрме?
Сокуры мәчете янындагы халык җыенында оештыру эшләрендә Галимҗан хәзрәт актив катнашкан иде. Хакимият аның белән дә шактый «уңышлы гына көрәшеп» алды кебек. Башта аны мөфтияткә чакыртып «эшкәрттеләр» – мөфти сүгеп кайтарды, соңыннан районның имам-мөхтәсибе имамлыкка шәһадәтнамәсен бирми йөртте – Азат хәзрәт барып алып бирде. Югыйсә, имам-мөхтәсиб Рәфкат хәзрәт хакында алынган хәбәрләргә карасаң, аның үзен анда тотарга да тиеш түгелләр кебек. Ярар, аның да тормыш-көнкүрешенә ачыклык кертердәй тикшерүләр үткәреп алырбыз, Аллаһы боерса. Чөнки ул да хакимиятнең «җәза машинасы»ның бер деталенә әверелгән бугай…
Шулай ук, миндәге мәгълүматларга караганда, Галимҗан хәзрәтне гаиләсен эзәрлекләү белән дә куркыткан булырга тиешләр. Имеш, гауга чыгарып йөрсә, аның кызын эшкә алмаска вәгъдә иткәннәр дип ишетелде. Ул исә бүген ипотека кредиты алу белән мәшгуль дип беләм. Бу нинди закон кысаларына сыя икән? Имам кеше үз мәхәлләсенең мәчетен яклап сүз әйткән өчен, аңа якыннарына зыян салу белән яныйлармы? Менә ул «понятие» – «БУРЛАР КАНУНЫ» кайда! Ә мин законлы көрәшәм.
Сокуры авылы Казанга якын урнашкан, биредә җир кыйммәт йөри. Ләкин шунда туып-үскән, гомерләре буе яшәгән һәм эшләгән кешеләргә аны бирмиләр. Читтән килеп әллә кемнәр сатып ала, ә халыкка юк. Мин исә хакимият беренче чиратта үз территориясендә яшәүчеләрне кайгыртырга тиеш дип беләм. Мөгаен, читтәгеләргә сатып акча эшләү әйбәтрәктер…
Бүген Сокурыда гына да 36 гаилә җир сорый, шуларның 12се миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте инде. Чөнки район хакимияте аларның үтенеченә игътибар итми.
Хәер, Лаеш районының һәр авылында йорт салырга җир сорап йөрүче гаиләләр бихисап, ләкин җирле хакимияткә якыннары гына ала кебек, күпчелеккә юк. Шул ук вакытта риэлторлар нәкъ менә Лаеш районында җир сатулары хакында игъланнарны биреп кенә тора. ҮЗ ХАЛКЫҢА – КУКИШ, ә алыпсатарларга бар! Шушы булдымы кешеләрне кайгырту?
Хакимиятнең эшләмәгән эшләре тау-тау булып өелеп ята, ә ул үзе төзегән мәчетне яклаучы Азат Гайнетдинов, үз мәхәлләсен саклаучы Галимҗан белән көрәшәме? Ягъни кеше авызын ачып сүзен әйтеп яшәргә дә куркып торсын! Моның өчен дәүләтнең көч структуралары кулланыла. Инде моннан соң да мине «понятие» буенча эш йөртүдә гаепләп буламы? Әллә Лаеш хакимияте «бурлар кануны» буенча эш йөртәме?
***
Усад авылы башында кечкенә генә төзелеш материаллары базары бар. Аны эшмәкәр Алексей Власенко 2005 елда ачкан, 70 сутый җирне аңа 3 елга арендага биргәннәр, аннан соң ел саен килешүне озайтып барганнар. Ул 5 елга сораса да, нибары бер ел гына биргәннәр.
– Беркөнне хат килеп төште – АРЕНДА КИЛЕШҮЕ ОЗАЙТЫЛМАЯЧАК икән. Сәбәбе минем җир өчен вакытында түләмәвем, базар мәйданын начар сыйфатта тотуым дип күрсәтелгән. Мин исә аренда өчен 32мең сумымны айныкын айга түләп бардым. Баксаң, быелның февраленнән аренда бәясен 10 мең сумга арттырганнар икән, ә мин белмичә 32 мең генә түләп килдем. Хакимият миңа март аенда хат юллаган, мин алмадым. Әле почтага кереп алдым да бөтен түләп бетерелмәгән акчаны түләп кайттым. Монда эшләү дәверендә никадәр складлар, сату урыннары төзедем, хәзер барысын ташлап чыгып китәргә туры киләчәк. Мин бу төзелеш материаллары кибетен ачар өчен фатирымны, җир участогымны саттым, бурычка баттым, дәүләткә 500 меңгә якын салым түләдем. Районда хәйрия эшләре белән шөгыльләнәм, – ди эшмәкәр.
Бүген базар Лаеш районының тугыз кешесен эшле, никадәр халыкны төзелеш материаллары белән тәэмин итеп тора. Хакимияттән килгән хаттагы мәйданны начар сыйфатта тоту мәсьәләсе дә хакыйкатькә туры килми. Биредә чиста, пөхтә, һәрнәрсә үз урынында.
– Алар БАЗАРНЫ ЯБУны Президент Миңнеханов кушуы димәкче була. Әйе, Рөстәм Нургалиевич килгәч, андый сүз булды. Ләкин ябу түгел, ә күршедә төзелгән коттедж шәһәрчеген зурайту өчен үзара килешеп урынны күчерү. Бу нисбәттән инде сөйләшүләр дә башланган иде, ләкин миңа компенсация аз тәкъдим ителде, ул суммага базарны күчереп булмый иде. Шуңа күрә хакимият үзенчә хәл итеп куйган – җирне тартып алу һәм мине бөтенләй куып чыгару юлын сайлаган. Ә бит башлык үзе килеп тау-тау вәгъдәләр биреп китте. Алдаган булып чыга, – ди Алексей Михайлович.
Президент Миңнеханов «үзара килешеп» күчерү турында әйткән, ә монда сүз ябу хакында бара. Нәрсә, Лаеш хакимияте «килешү» белән «ябу» арасындагы аерманы да аңларлык хәлдә түгелме әллә?! Бу бит ничә кешегә эшсез, район казнасына килә торган салымсыз һәм аренда түләүләрсез калу дигән сүз. Рөстәм Миңнеханов моңа юл куймас иде, ул икътисадны да, социаль мәсьәләләрне дә яхшы аңлый. Бүген районнарда табыш вә эш чыганаклары булган эшмәкәрләрне бетерергә түгел, үстерергә кирәк. Моның өчен ниндидер сәбәпләр уйлап чыгарасы юк. Бу очракта да кемнең закон, кемнең «понятие»ләр буенча эшләвен аңлатып тору кирәкмидер дип уйлыйм…
***
Лаеш районы Русиянең иң зур сусаклагычларының берсе ярына урнашкан. Әле җитмәсә, районның җир астында бик зур чиста су күле дә бар. Шуңа күрә бу районга экология җәһәтеннән бик сак кагылырга кирәген сөйләп тормасам да була. Ләкин РАЙОННЫҢ БИК ҮК «ЧИСТА» БУЛМАВЫна үзем инандым. Казан ягыннан Сокуры авылына таба барганда кечкенә генә Фән шәһәрчеге бар. Әгәр шуның каршыннан урман эченә кереп китсәң, хакимиятнең экологик проблемаларга җинаятьчел рәвештә күз йомуын күрәсең. Урман юлының буеннан-буена чүп өемнәре ята. Кешеләрме, әллә оешмалармы, чүпләрен шунда гына чыгарып түгәләр икән. Ә инде арырак керсәң, узган гасырның 70 елларында ук ябылган чүп-чар полигонына тап буласың. Элек бирегә Казанның резина-техник әйберләр заводы үзенең җитештерү калдыкларын чыгарып ата торган булган. Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, бу полигонга бик агулы матдәләр түгелгән. Әмма инде 30-40 ел буе консервация хәлендә булгач, аның хакында күптән онытканнар иде. Быел исә кемнәрдер килеп, нәрсәгәдер җирне экскаватор белән казып, агулы чүп-чарны янәдән кузгаткан. Чокырларга караганда, биредән нәрсәдер алып чыкканнар кебек. Бәлки, үтә агулы әйбер салынган контейнерлар булгандыр? Монысы тәгаен билгесез. Әмма мин хокук саклаучы җәмәгать эшлеклеләре, Кече һәм урта эшмәкәрләрнең бәйсез профсоюзы вәкилләре белән бирегә бардым, чүп-чар өеменнән анализга туфрак һәм шиклерәк тоелган матдәләрне алдык.
Хәзер монда янә ЧҮП-ЧАР ТАШУ БАШЛАНАЧАК, ахры, яңа чүп өемнәре бик күп. Миңа калса, химия белән бәйле чүп-чар полигонын казырга, андагы агулы матдәләрне кузгалтырга ярамый иде. Ул чокырларга хәзер яңгыр сулары җыелачак һәм агу җир астындагы су запаслары бассейнына агып төшәчәк.
Әле шушы полигоннан ерак түгел генә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлауларын да искә алырга кирәк. Ник Лаеш районы хакимияте җирне шундый урыннан бирә? Нәрсә, химик чүплек янындагысын сатып булмыймы әллә? Ә бушка булгач, кешеләргә ярармы? Әлбәттә, бу гаиләләрдә инде балалар болай да ишле, бүтән үрчемәсәләр дә була – химикатларга якынрак яшәтергә кирәк!
Әгәр алган анализларыбыз бу полигон тирәсенең чынлап та үтә агулы булуын расласа, ант итеп әйтәм, Лаеш районы хакимиятен бөтен Русия киңлекләренә «ЙОЛДЫЗ» итеп танытачакбыз. Әлегә аңа үз хокукларын яклаучылар белән көрәшүгә караганда, чүп-чарны теләсә кая ташлаучылар, ташландык полигонны казучылар белән көрәшү отышлырак булыр иде. Югыйсә, полигонда инде төсле металл казучылар яшәп ята. Әллә алар кайбер хакимияткә якын кешеләр файдасына эшлиләрме?
Бу сорауга җавап көтмим инде. Чөнки Лаеш районы хакимияте хат-мөрәҗәгатьләргә җавап биреп «вакланып» тормый бугай. Әнә бит, Сокуры авылы халкы 70-80 кеше имза куеп, хакимияткә мөрәҗәгать итте, мәчеткә тимәүне, якындагы җирләрне Ислам комплексы ясарга бирүне үтенде. Ләкин әле дә җавап юк. Гәрчә, инде айдан артык вакыт узса да. Ә бит хакимият җавапны 30 көннән дә калмый бирергә тиеш дип беләм. Үз халкын ишетергә теләмәгән хакимиятне яхшы дип буламы? Бу «ишетмәү» авторитетлы бурның ниндидер «шестерка»ны күрми үтүен хәтерләтә түгелме?
Йә, кем «понятие»ләр буенча яши инде монда?
***
Лаеш районы хакында, хакимияте турында күп яза алам. Әмма әлегә җитеп торыр кебек, киләсе саннарда әңгәмәбезне дәвам итәрбез. Бу язмама исә нәтиҗә ясасам да була. Димәк, мине «по понятиям» – «бурлар кануны» буенча яшәүдә, Лаешка нәкъ шул канун буенча бәйләнүдә гаепләделәр. Лаеш хакимияте Азат Гайнетдинов белән мине бандит, ваһһабчы, гомумән, начар кешеләр итеп күрсәтергә омтылды, моның өчен шактый административ көчен кулланды кебек. Хәтта мөфтиятне дә эшкә җикте…
Инде әйдәгез, чагыштырыйк: Азат хәзрәт Гайнетдинов мәчетләр төзи, кешеләрне игелеккә өнди, картлар һәм балалар йортларына, мәктәпләргә ярдәм итә, авылы халкына кое казытып бирә, кешеләрне яклап сүз әйтә… Тагын әллә никадәр саваплы гамәлләр башкара. Ул бандитмы? Ник аның һәр гамәленнән начарлык эзләргә? Ник аның сатып алган йортына ук, аны рәсмиләштергән нотариуска кадәр бәйләнеп, кешене пычратырга тырышырга?
Мин кешеләрнең законлы хокукларын яклап чабып йөрим, суд залларында, хакимият органнары алдында сүземне әйтәм. Шуның өчен гел үземә эләгә, аның ни дәрәҗәдә икәнен бер Алла белә дә, үзем беләм, хәтта гаиләмә дә сөйләмәскә, куркытмаска тырышам. Әгәр кемдер мине гауга гына эзләп йөрүче, кемнәргәдер авыр сүз әйтүдән тәм табучы дип уйлый икән – ялгыша. Мин әле Лаеш районы хакимен гаеплим, үзем аның ата-анасына бу юлларны уку ни дәрәҗәдә авыр булуын уйлыйм. Әмма игътибар итсәгез, сугышны мин башламадым, әле «Акчарлак»та эшләгәндә үк чыккан беренче мәкаләмдә хакимияткә каты бәрелмәдем, хаталарын төзәтер дип өметләндем. Ләкин аның урынына ул минем дусларымны эзәрлекли, үзем турында начар сүзләр сөйли башлады. Үз сүземне сүз иткән, хакыйкать өчен көрәшкән өчен мин бандит булдыммы? «Бурлар кануны» буенча яшимме?
Инде хакимияткә килик. Район җирләрен читләргә сата – үз халкына бирми; су буенда яшәүчеләр чиста суга тилмерә; үз-үзен яклаучы, авыз ачып сүз әйтүче эзәрлекләнә, гаиләләренә вә якыннарына ук яныйлар дип ишеттем; районның чүпкә батуына игътибар итми; кешеләрнең тырышып-тырмашып төзегән бизнесларын бер селтәнүдә юк итә һәм моны Президент кушуы дип алдый; халкы язган мөрәҗәгатькә дә игътибар итми… Мин аңламыйм, кайсыбыз бандитрак соң безнең: Азатмы, минме, әллә хакимиятме?
P.S. Узган мәкаләмдә мин район хакиме Михаил Павлович Афанасьевка аннан халкының ни дәрәҗәдә канәгатьсез булуын күрсәтергә вәгъдә биргән идем. Чөнки ул безнең халык белән җыелышып сөйләшүебезне «ваһһабчылар, бандитлар оештырган» дип бәяләгән, имеш. Киләчәктә җыеннарны Лаеш районының һәр авылында җыячакбыз. Бу юлы Кече һәм урта эшмәкәрләрнең бәйсез профсоюзы җитәкчесе Сергей Ромадановский белән берлектә. Ул исә бандит та, мөселман да, хәтта оппозиция дә түгел. Моннан соң безне ничек атарлар икән? Инде районның хакимият җәберләгән эшмәкәрләре, Хәерби халкы белән сөйләштек. Калганнары белән дә очрашырбыз, Аллаһы боерса. Иң мөһиме, сүзегезне әйтергә, зарыгызны редакциягә җиткерергә куркып тормагыз. Бергә булсак, безне беркем җиңә алмас, ә без хакыбызны даулап алырбыз.
Тиздән очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.
«Лаеш шулпасы»ның шулпасы... ,

Комментарии