Русиядә 1992 елдан халык саны 13 миллионга кимегән

Русиядә 1992 елдан халык саны 13 миллионга кимегән

Русия 1992 елдан башлап 13 миллион кешесен югалткан. Бу гади генә әйткәндә, унлап Казан хәтле шәһәр юкка чыккан дигән сүз. Соңгы вакытта ил түрәләренең еш кабатлый торган сүзләре – «үлүчеләр саны кими, туучылар арта», дип белдерүләре дә шик тудыра.

Татарстанда булган соңгы тетрәндергеч хәл дә, «Булгария» көймәсендә берьюлы 120дән артык кешенең үлеме, ил халкы кимүнең бер мисалы булып тора. «Булгария» һәлакәте – ришвәткә каршы кануннарның эшләмәве, юридик системаның бик зәгыйфьлеге, алдап акчаны кесәгә салу өчен төрле дәрәҗәдәгеләрнең гади халык гомерен чебенгә дә санамавына дәлил.

Русиядә юл казасында елына 26 мең ярымнан артык кеше һәлак була. Ярты миллионлап кеше хәмерне күп кулланганга үлә дип белдерелә. Һәм тагын башка сәбәпләр аркасында Русия халкы күпләп кимүен дәвам итә. 2010 елда Русия халкы 240 меңгә кимегән.

Җирле булмаган халык 7%тан артса, сугышлар башлана

Русиянең демографик тикшеренүләр институты мөдире Игорь Белобородов сүзләренчә, үлүчеләрнең ярты миллионга якыны – хезмәт яшендәгеләр. Шуңа күрә ул, «әгәр хәлләр бүгенгечә дәвам итсә, 2050 елга Русиядә яшәүчеләрнең 40%ы читтән килеп эшләүчеләр булырга мөмкин», ди. Инде бүген үк мигрантларның саны артканнан-арта бара.

«Рәсми статистика 1992 елдан бирле Русиягә 6,5 миллион мигрант килгән дип белдерә. Берьяктан караганда, бу алай ук күп түгел, ил халкының 4%ына якын. Әгәр чынбарлыкка якын булган саннарга күз салсак, рәсми булмаган миграцияне исәпкә алсак, алар 15 миллионнан 18 миллионга кадәр тәшкил итә. Әгәр без бу саннарны кушсак, илдәге халыкның 15%ы, хәтта 20%ын читтән килүчеләр тәшкил итә.

«Мин үземнән тагын шунысын да өсти алам: әгәр дә җирле булмаган халык 7%тан артса, сугышлар башлана. Бүген Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе башка мәдәнияттәгеләрнең миграциясе белән бәйләнгән», ди И. Белобородов. Аның фикеренчә, читтән килүчеләр үз гадәтләрен һәрвакыт ил кануннарыннан өстен куя. Алар телне начар белә, гадәттә махсус белемнәре булмый.

Русиягә эшкә килүчеләрне сөрелмәгән җирләр, кайдадыр бик үк билгеле булмаган шәһәрдә төзелә башлаган ниндидер ширкәт бөтенләй кызыксындырмый. Алар Мәскәү, Петербург, Казан шикелле тормыш гөрләп торган, акча кайнаган урыннарга омтыла. Мәскәүдә инде хәзер мигрантларның язылмаган кануннары, үз гореф-гадәтләре белән яши торган бистәләре дә бар. Гольяново, Бескудниково, Востряково, элеккеге Черкиз базары тирәсендә үзләре бер мәхәллә сыман көн итәләр.

Казанның этник үзгәлеге сакланырмы?

Казанда да мигрантларның артуы күзәтелә. Колхоз базары тирәсендә яшәүче җирле халык соңгы вакытта Урта Азиядән килеп торучыларның яшәү ысулына, ул тирәдәге шапшаклыкка ризасызлык та белдерә башлады. Мәскәү базары тирәсендә дә читтән килүчеләрнең күпләп яшәве күзгә ташлана.

Соңгы вакытта, Универсиада уңаеннан, Казанның таныла башлавы, Урта Азия илләреннән эшсезләрнең Татарстанны мөселман республикасы буларак үз итүе алга таба мигрантларның күпләп арта баруына гына китерергә мөмкин. Кушма Штатларда яшәүче күренекле композитор Мәсгудә Шәмсетдинова да Казанның киләчәгенә зур борчылу белдерә. «Универсиада да, узышларда да баерга хыялланабыз. Ә аннан соң нәрсә? Татарстанның уникаль этник генофондын саклау турында кем дә булса уйлыймы? Бездә бит марилар яши, бик борынгы халык – чуашлар яши, бездәге руслар бик тә үзенчәлекле: XVI гасырда ук бирегә сөрелгән. Безнең төп байлыгыбыз – мираж кебек үтә нәфис этник катлау. Ничек тә шуны 50шәр мең кешелек стадионнар астында калдырмаска иде. Югыйсә, Казан – Нью-Йорк, Мәскәү, Петербург кебек, гап-гади мегаполис булып калачак», – дип әйткән иде M.Шәмсетдинова, Казанга кайткач…

Ватандашларны читтән кайтаруга игътибар юк

Игорь Белобородов фикеренчә дә, Русиянең миграция сәясәте дөрес алып барылмый. Русия башка илләрдән, күпчелеге элекке Советлар Берлегенә кергән республикаларда яшәгән ватандашларын кайтаруга җитди адым ясамый. «Миндә: «Нигә чит культуралы мигрантларга – Урта Азиядә һәм Кавказда яшәүчеләргә басым ясала соң?» – дигән сорау да туа. Шул ук вакытта, читтә 25 миллионнан артык русияле яши. Алар бит Русиянең җирле халыкларының вәкилләре – руслар, татарлар, башкортлар һәм күпләгән башкалар. Алар безнең җәмгыятькә җиңелрәк җайлаша, шулай ук, халык саны кимүне туктатуга да, социаль тотрыклылык тудыруга да уңай йогынты ясый алыр иде», – ди И.Белобородов.

Инеш ярлары томанлы

Татарстанга соңгы бер-ике дистә ел эчендә 200 меңләп татарның күчеп кайтуы турында сүзләр булган иде. Аларның бер төркеме Биектау районында Инеш исемле аерым бер яңа авыл булып көн күрә. Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнарда да качаклар һәм күчеп кайтучылар яши. Әмма аларның яшәешен, көн-күрешен җайга салу уңай гына бармады. Мисал өчен, Инеш авылындагы җирләрнең коттеджлар төзү өчен сатылуы, монда кайтып тормыш итә башлаганнарның теркәлә алмыйча иза чигүе билгеле булды. Русиянең үз ватандашларын читтән кайтару программасы да уңай нәтиҗә бирмәде.

Германия, Япония һәм Франция кебек алга киткән илләр мондый программаны бик уңышлы тормышка ашырган иде. И.Белобородов сүзләренчә, Германиянең үз вакытында ярым җимерек илгә 10 миллион алманны кайтаруы торгызуга гына түгел, ә илнең алга үсеше өчен – иң цивил җиңүе булды.

Бүгенге Русия түрәләрен һәм төрле зур ширкәт башлыкларын артык белеме бумаган, зур таләпләр куймаган кешеләрнең төрле республикалардан эшкә килүе канәгатьләндерә. Кануни булмаган юл белән акча түләргә дә, яисә бөтенләй түләмәү дә алар өчен җайлы. Теркәлү канунын бозу белән генә куркыталар. Чынлап торып илнең демографик хәлен яхшырту турында җитди программа юк. И.Белобородов та моны шулай дип әйтә.

ТУГАНЧЫ ҮТЕРЕЛӘ

«Иң аянычлысы – һәр ел саен Русиядә 2 миллион бала ана карынында ук юк ителә. Бу хурлыклы күрсәткеч тә Русиянең дөньяда лидер икәнен әйтә», ди И.Белобородов.

«Моның өчен акча да тотарга кирәкми. Ә сәяси ихтыяр гына кирәк. Ул ихтыяр – канлы Совет режимыннан аерылу. Аны 1993 елда ук Польша эшләде. Үзенең конституциясенә кеше тормышы ана карынында яралганда ук башлана һәм дәүләт тарафыннан саклана дип язып куйды. Маҗарстан аны 2010 елда эшләде. Европа Берлегендә бүгенге көндә рәислек итүе белән ул билгеле бер тон да биреп тора. Әлеге ике ил дә тоталитар режим мирасыннан котыла алды.

Ә нигә Русиягә дә шуны ук эшләмәскә? Социологик тикшеренүләргә карасаң, илдә яшәүчеләрнең 89%ы бала төшерүгә каршы, алар кануннарны катылатуны хуплый. Әгәр без дөньяга күз салсак, 220 илдән бары тик 55ендә генә бала төшерү рөхсәт ителә», – ди И.Белобородов.

Хәлләр болай барган очракта, аның сүзләренчә, 2050 елда Русиядә яшәүчеләрнең 40%ы читтән килгәннәр булып, хәтта 2030 елга ук инде Русия үз җирләрен хәзерге чикләрдә тотып тора алмаска мөмкин.

Наил АЛАН

Гали Акыш – милләтебез тарихы

17 июльдә Төркия башкаласы Әнкарада күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист, язучы, «Бөтендөнья татар лигасы»ның мактаулы президенты Гали Акыш вафат булды. Татар халкы тарихына нинди шәхес булып кереп калачак ул?

Татарстан җәмәгатьчелеге хәзергә бу турыда уйланырга өлгермәсә дә, Гали Акышның исеме һәм тормыш юлы республика өчен мөһим булуы шиксез.

«Булгария» фаҗигасе, халыкара ярышлар, төзелеш эшләре, җәйге урак өсте игътибар үзәгендә булса да, милли хәрәкәтнең тарихы һәм бүгенгесе беркемне дә битараф калдырмый. Татарстанның рәсми җитәкчелеге Гали Акышның вафат булуына игътибар күрсәтте. Мәрхүмнең туганнарына, якыннарына Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева исеменнән телеграмма җибәрелде.

Дистә еллар буе матбугатта сәяси бәхәсләрдә искә алына торган Гали Акыш исеме милли тормышның бер билгесе булды. Совет чорында аны партия һәм Советлар берлегенең дошманы буларак еш искә алдылар. Идел-Урал төркиләренең милли дәгъвасы турында язылган китабы, «Азатлык» радиосында ясаган чыгышлары Гали Акышны милли дәүләтчелек турында кайгыртучы татар кешесе буларак күпләргә танытты.

1990 елның мартында Мюнхен урамында, алдан сөйләшкәнчә, Гали Акыш белән очраштык. Ул, көтелгәнчә, баһадир гәүдәле, карчыга карашлы ир түгел, ә тәбәнәк буйлы, гади кыяфәтле, соры плащ һәм эшләпә кигән абзый булып чыкты. Мамадышта яки Казан урамында очраса, «үзебезнең» агайлардан бер тамчы да аерылмас иде. Кытайда туган, Төркиядә яшәгән, Польшада атаклы «Прометей» җәмгыятендә катнашкан, Гаяз Исхакый белән хезмәттәшлек иткән, «антисоветчик»ның шундый икәнлегенә ышанып булмый.

Ул, чыннан да, гади, тыйнак, әмма үз мәсләгеннән чигенми торган кеше иде. Казанга беренче килгән көннәреннән үк, ул вакыттагы Татарстанны берләштерерлек фикер әйтте: «Татар җанлы коммунист шовинист-демократтан яхшырак», дигән иде ул. Бу коммунистлар фиркасе әле хакимияттә чакта милли хәрәкәтне оештыру заманнары иде.

Татар иҗтимагый үзәге төзелгән елларда, Гали Акыш Германиядә яшәүче милләттәшебез Илдар Идриси ярдәмендә компьютер хәстәрләп, Казанга китерде.

1990 елның җәй башында Германиядәге милләттәшләр Фәрит һәм Айша Аги белән бергә, Гали Акышның Шереметьево һава аланына беренче тапкыр килеп төшүе хәтердә калган. Компьютерны чик аша үткәрү өчен тиешле кәгазьләр булмау сәбәпле, йөкне алып килгән Гали Акыш таможняның бер бүлмәсендә тоткарланып калган иде. Һава аланы хезмәткәрләре белән эшне җайлап Гали агай янына килгәндә, ул борчылган булса да, тыныч һәм тантаналы иде. ТИҮ рәисе Марат Мөлекевләр белән бергә, нәкъ шушы компьютерда милли хәрәкәтнең беренче газетасы басылды.

Шул ук Казанга кайтуда, бу вакытта милләттәшләребезнең аксакаллары бергә тупланды. ТИҮ рәисе Марат Мөлеков, «Ватан» җәмгыяте кунаклары Гали Акышны, Сәгыйть Садри һәм тагын берничә кешене Идел буйлап көймәдә йөзәргә чакырды. Без «аксакалларны» Марат абый белән җибәрдек. Төштән соң алар яшәреп, дәртләнеп кайтты. Без Бөтендөнья татар лигасын оештырырга карар бирдек. «Иттифак» фиркасе дә Идел өстендә көймәдә төзелгән икән.

Гали Акыш турында язучылар һәм сөйләүчеләр күп булыр. Ул арттыруларга, күпертүләргә мохтаҗ түгел. Милли идеянең халыкны яулап алган елларында элекке дошман Гали Акыш исемен татар лицеена бирү – үзе бер могҗиза.

Юбилее Җәлил театры сәхнәсендә үткәрелгән башка милли хәрәкәт вәкилен, башка мөһаҗирне хәтерләмим!

Гали Акышның тормыш юлы, ул катнашкан сәяси гамәлләр татар тарихының соңгы дистә елларына, һичшиксез, кереп калачак. Андый шәхесләрне белергә, аларның фикерләрен, карашларын өйрәнергә кирәклеген исбатлап торасы да юк.

Мөһаҗирләребез нинди булганнар һәм барлар: Гаяз Исхакый, Рәшит Рәхмәти Арат, Гомәр Таһир, Гали Акыш, исәннәрдән: Фәрит Аги, Надир Дәүләт, Окан Таһир, Фәридә Хәмит, Сәгыйть Садри, Төркәр Сууккан һәм башкалар. Алар Татарстанга һәм татар халкына үзгәреш җилләрен һәм милли көрәш рухын алып кайтты.

Римзил ВӘЛИ.

Америкалылар татарча өйрәнә

Татарстанга татар телен өйрәнү өчен, Американың Аризона штаты университетыннан 32 студент һәм аспирант килде. АКШлылар 8 атна буена тел өйрәнү белән беррәттән, Татарстан халыкларының мәдәнияте, тарихы, көнкүреше белән дә якыннан танышачак. 25 июльдә тагын 12 студентның Казанга килүе көтелә.

Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында 2008 елдан бирле алып барылган чит ил студентларына татар теле укыту курсларында 70тән артык чит ил студенты тел өйрәнгән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар – булачак сәясәтче, тарихчы, тел белгече һәм хәтта музыкантлар да.

Америкалы студентлар үз теләкләре белән татарча өйрәнә

Узган ел әлеге курсларга Америкадан килгән студентларның саны 11 генә булса, быел исә аларның саны 3 дистәдән артып киткән. Университет ректоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, Америкалы студентлар Казанга татар телен өйрәнергә үз теләкләре белән килгән.

Беренче елны эшне куркыбрак башлаган идек. Ләкин ел саен студентлар һәм аспирантлар санының арта баруы безне тагын да канатландырып җибәрде, ди ул.

Рәдиф Җамалетдинов, алга таба кунак ашы- кара-каршы булачак, дигән әйтемнән чыгып, киләсе елларда Татарстан студентларының да Америкага барып тел өйрәнү мөмкинлекләре булачак, ди.

«Хәзер АКШ университетлары белән сөйләшүләр алып барыла. Киләсе елда безнең студентлар анда барыр, дип көтәбез. Башка илләрнең университетлары белән дә яхшы элемтәдә торабыз. Әле күптән түгел генә безнең 4 укучыбыз Франциянең Сорбонна университетына кабул ителде. Алар параллель рәвештә Сорбоннада да, монда да укыячак. Бүгенге заманда укучылар алмашы булмый торып, югары уку йортының киләчәге бар, дип әйтеп булмый», – ди университет ректоры Рәдиф Җамалетдинов.

«Өстәмә тел белү укучыга зыян түгел, файда гына китерә»

Әле күптән түгел генә рус телле укучыларның ата-аналары татар теле укытуга каршы чыгып, төрле чаралар уздырды. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт теле булуга карамастан, татар телен өйрәнүгә кызыксыну күренми. Америка студентларына татар телен өйрәнү теләге кайдан килә икән дигән сорауга Рәдиф Җамалетдинов, кешегә өстәмә тел белү зыян түгел, киресенчә, файда гына китерә, диде. «Бүгенге көндә рус теле белән генә түгел, татар теле белән дә дөньякүләм кызыксыну бар. Һәм ул торган саен арта гына бара. Миңа калса, 2нче, 3нче һәм аннан да күбрәк телләр өйрәнү беркайчан да баланың үсешенә, аның тагын да тирәнрәк белем алуына комачаулык итми. Киресенчә, ул бары тик ярдәм генә итә. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, балага телләрне күбрәк белү, башка фәннәрне дә җиңел өйрәнүгә ярдәм итә»,– дип саный Р.Җамалетдинов.

Америкалылар татар гаиләләрендә яши

Тел өйрәтү курсларын оештыручы университетның өлкән укытучысы Айгөл Әюпова сүзләренчә, студентлар телне тагын да камил үзләштерсен һәм татарлар тормышы белән тагын да якыннанрак танышсын өчен, студентлар Казанда татар гаиләләрендә яши.

Гаиләләр белдерү белән сайлап алына. Һәм аннан соң бу гаиләләрне америкалы студентларга без үзебез тәкъдим итәбез. Алар үз теләкләрен җиткереп, анкета тутыра. Чит ил студентлары барлык чыгымнарны да үзләре каплый, ди А.Әюпова.

Аның сүзләренчә, америкалы студентлар, татар теле белән беррәттән, рус телен дә өйрәнә. Әмма алар өчен рус теленә караганда татар телен үзләштерү җиңелрәк икән. «Килүчеләр арасында рус телен дә татар телен дә белүчеләр бар. Ике телне чагыштырып караганда, татар телендә ир һәм хатын-кыз затында сөйләшү булмагач, аларга татарча өйрәнү җиңелрәк тоела. Әмма иң авыры – ул, әлбәттә, сүз тәртибе һәм,гомумән, тел системасы. Ләкин боларга карамастан, алар әкренләп телне өйрәнә, сөйләшәләр», ди өлкән укытучы.

Методик әсбаплар җитми

Айгөл Әюпова, үзе дә Американың Аризона штатындагы бер университетта АКШ студентларына татар теле өйрәткән. Анда Татарстан турында бик аз белсәләр дә, дәресләргә бик теләп йөриләр иде. Татар телен өйрәтү өчен иң беренче авырлык – методик әсбаплар булмауда. Мин бер ел дәвамында Америкада татар телен укыттым. 10га якын студентым бар иде, ди Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының өлкән укытучысы Айгөл Әюпова.

«Татарлар Русиядә мөһим урын биләп тора»

Америкалы студент Гарри Гуадекнола Казандагы тел курсларына инде ике ел рәттән катнаша. Быел ул, телне тагын да камилрәк итеп өйрәнергә телим, чөнки татарлар Русиядә халык саны ягыннан икенче урында тора, бу телгә зур кызыксыну күрсәтәм, ди.

«Мин быел күбрәк китапханәләрдә татарча тарихи китаплар, документлар белән танышырга телим. Беренче максатым – татар телендә җиңел аралашу. Мине татар тарихы бик кызыксындыра. АКШта татар тарихы һәм, гомумән, татарлар турында аз беләләр. Татар халкы – бик кунакчыл халык. Миңа Казанда бик тә ошый»,– ди Америкадан килгән студент Гарри Гуадекнола.

Америкалы студентлар Казанда тел өйрәнеп кенә калмаячак, моның белән беррәттән, татар халкы тарихы хакында лекцияләр тыңлаячак, Болгар, Зөя, Түбән Новгород кебек тарихи урыннарны сәфәр кылачак, татар музыка сәнгате турында да мәгълүмат алачак.

Райнур ШАКИР

Мортаза Рәхимов – бай хәйрияче

«Комсомольская правда» гәзите 15 июль санында Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов белән күләмле әңгәмә бастырды. Анда Мортаза Рәхимов бай хәйрияче сыйфатында күз алдына баса.

«Помогаем тем, кто созидает», ягъни «Кем тырыша, шуңа ярдәм итәбез» дип исемләнгән әлеге язманы Андрей Ситков әзерләгән. Бу журналист «Комсомольская правда» гәзитенең Уфадагы редакциясендә түгел, ә Мәскәүдә эшли. Мортаза Рәхимов белән әңгәмәнең реклама сыйфатында эшләнүе шик тудырмый. Чөнки Мәскәү гәзите тулы ике битлек язмага урынны фәкать зур акчалар бәрабәренә генә бирә. Моны гәзитнең журналистлары үзләре дә таный.
Тулы ике битне алган шушы әңгәмәдә журналист-автор бик уңайлы гына сораулар бирә. Мортаза Рәхимов исә биредә «Урал» хәйрия фонды шурасы рәисе сыйфатында җаваплар кайтара. Гомум сөйләшү дә шушы фондның эшчәнлеге тирәсендә. Мортаза Рәхимов үзенең гомер буе, ал-ял белми, киеренке эшләвен искәртеп, әле дә тик кенә утыра алмавын, шуңа күрә, фондны җитәкләвен әйтә.
Рәхимов әфәнде әйтүенчә, «Урал» фонды «Салават Юлаев» хоккей клубына күп ярдәм күрсәтә, әмма анда акчаларны уңга-сулга туздырулар да булган. Шулай ук мәгариф һәм саулык саклау оешмаларына, үз йортын төзүчеләргә дә булыша икән бу фонд. Мортаза Рәхимов әлеге көндә фонд хисабында 63 миллиард сум акча булуын әйтеп, «әлеге күләмдәге акчалы фонд Русиядә башкача юк», дип мактанып та ала.
Нәкъ менә шул 63 миллиард сум акча тирәсендә Башкортстанда әллә ничә ел инде ыгы-зыгы, җәнҗал да бара. Бу акчалар «Урал» хәйрия фондына Башкортстан ягулык-энергетика тармагын мәскәүләргә сатканнан кергән иде. Дөресрәге, башта 63 миллиард сум акча «Урал»ның элгәресе булган аерым-аерым дүрт хәйрия фондына тапшырылган иде. Аннан соң бу дүртәү исәбендәге байлыкны «Урал» үзенә «йотты». Аннан инде бу фондка президентлыктан алынган Мортаза Рәхимов үзен хуҗа итеп тәгаенләде. Узган елдан ук республика оппозициясе «Урал» фондындагы акчаларны республика казнасына кайтаруны таләп итеп килә. Хәтта бу мәсьәләне хәл итү өчен мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итү булды.

«Урал» фонды эшчәнлегенең киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмавы да күп сораулар тудыра, дип шикаять итә күп белгечләр. Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, «Урал» фонды үзенә банклар аша килгән процентларның да аз өлешен генә хәйриячелеккә юнәлтә. «Ә әле Рәхимов әфәнденең «Комсомольская правда» гәзитенә әңгәмә бирүе аның пенсиядәге яшәгән бер ел гомеренә хисап тотуы сыйфатында»,– ди Ринат Гатауллин.
Ринат Гатауллин әйтүенчә, «Урал» фонды эшчәнлегенә ныклы контроль булырга тиеш. Һәм, гомумән, «63 миллиард сум акча үзе дә тулысынча республика халкы мәнфәгатенә эшли башласа, хәерле булыр иде», ди ул.
Шул ук вакытта хәзерге президент Рөстәм Хәмитов республиканың дәүләт карамагындагы оешмалары һәм ширкәтләренә, шулай ук, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә «Урал» фонды тәкъдим иткән акчаларны алмаска күрсәтмәне узган ел азагында ук биргән иде. Мортаза Рәхимов бераз элегрәк биргән бер әңгәмәсендә бу гамәлгә каты үпкә дә белдерде. Хәзерге әңгәмәсендә дә ул урыннардагы кайбер түрәләрнең үзенә аяк чалуына, хәйриячелек эшчәнлегенә комачау итүләренә рәнҗүен җиткерә.
Шуның белән бергә, Рәхимов әфәнде әлеге Президент Рөстәм Хәмитов белән соңгы араларда турыдан-туры аралашуын әйтә. Тик монда бер кызык хәл туа – Рөстәм Хәмитов белән аңлашып эшләгәч, нигә соң әле урыннардагы түрәләр Мортаза Рәхимовның эшенә аяк чала икән?! Югыйсә, аның эшләре майлагандай барсын өчен, Рөстәм Хәмитовның районнар түрәләренә бер генә күрсәтмә бирүе дә җитә. Ләббәйкә дип кенә торырга тиешләр иде кебек.

Фәнис ФӘТХИ

Изместьев ришвәт челтәрен ачып бирергә вәгъдә итә

Русия Президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы утырышында Дмитрий Медведевка 2007 елда кулга алынып гомерлек төрмәгә ябылган Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев турында документлар тапшырылган. Игорь Изместьев ришвәт челтәрен ачып бирергә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Башкортстанда Президент алмашынып, яңа Президент Рөстәм Хәмитов әкренләп элекке Президент Мортаза Рәхимовтан калган башкорт элитасына яраклаша башлаганда, республикада янә үзенчәлекле тотрыклылык урнаша башлаганда, кинәт кенә башкорт элитасының рәсми булмаган башлыгы Мортаза Рәхимов тирәсендә яман җәнҗал чыгу ихтималлыгы калыкты.
5 июльдә Нальчик шәһәрендә Русия Президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы утырышында Русия Президенты Дмитрий Медведевка, төрле авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, гомерлеккә төрмәгә ябылган Башкортстанның федерация шурасына әгъзасы, эшмәкәр Игорь Изместьев эшенә кагылышлы документлар тапшырылган.
Президент каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы эшендә катнашкан коррупциягә каршы милли комитет рәисе Кирилл Кобановның матбугат очрашуында әйтүенчә, «документларда Изместьевның коррупция схемаларын ачып бирергә әзер икәнлеге турында белдерүе бар. Ул документлар президентка тапшырылды. Нәтиҗәләрне көтәбез».
Билгеле булганча, Башкортстан Президенты гаиләсенә үтә якын исәпләнгән һәм шуның аркасында сенатор булып киткән Игорь Изместьевны 2007 елда Бишкәк һава аланында Русиянең махсус орган хезмәткәрләре кулга алды. Шуннан соң аңа Русия җинаять кодексында каралган дистәдән артык мәддә тагылды. И.Изместьев зур күләмдә салым түләмәүдә, яллап кешеләр үтертүдә, 2003 елгы президент сайлауларында терракт оештыруда да гаепләнде.
Ябык ишекләр артында барган мәхкәмә 2010 елның 28 декабрендә аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Әмма бу эш белән Мәскәүдәге кеше хокукларын яклаучы Людмила Алексеева, Олег Понамарев һәм башкалар ныклап кызыксына башлагач, мәхкәмәнең бик үк кануни кысаларда алып барылмавы ачыклана. Иң мөһиме, мәхкәмәче кайбер шаһитләрнең кеше үтертүләр артында И.Изместьев түгел, ә элекке Башкортстан Президентының улы Урал Рәхимов тора, дип раслауларын бөтенләй искә алмый.
Шунысы да мәгълүм, сенатор булып киткәнче Игорь Изместьев Урал Рәхимов бизнесы орбитасында була һәм Башкортстан нефтенә хуҗа булмавы сәбәпле, бу өлкәдә кеше үтертеп йөрүе турындагы гаепләүләр дә мантыйк кысаларына сыймый.
Мәгълүмат чараларында И.Изместьев өстеннән барган процессны сәяси процесс,дип атыйлар иде. Ни дисәң дә, әлеге процесс барышында яман төсләрдә Башкортстанның ул вакыттагы кодрәтле Президенты Мортаза Рәхимов һәм аның улының исеме яңгырады. Шуңа күрә, әгәр И.Изместьевка бу фани дөньяда югалтыр әйбере калган һәм ул алга-артка карамыйча, бар хакыйкатьне ачарга җыенган икән, моның бик җәнҗаллы вазгыятькә китерүе ихтимал.
Башкортстан һәм аның элекке җитәкчелеге тирәсендә җинаять җәнҗалы туармы, хәзер инде Русия Президентына һәм моңа кадәр Мортаза Рәхимовны яклап килгән Русия Премьеры Владимир Путинга бәйле.

Кәрим ЯУШ

Комментарии