- 19.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Архив
Тавышы белән тамашачыларны таң калдырган Илнар Сәйфиев банкир буласы булган. Ә бүген инде ул Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4нче курсын тәмамлады. Илнар тиздән Икътисад институтына да керергә теләге барлыгын белдерде. Җырчы банкир була алыр микән? Иҗат тормышында нинди яңалыклар бар? Илнарны әңгәмәгә чакырдым.
– Буш вакытыңны ничек уздырасың, Илнар?
– Буш вакыт килеп чыкса, дуслар белән күрешергә тырышам. Ял көннәрен гаиләгә багышлыйм. Авылга кайтып ял итәргә яратам. Авылда ял итү – шул төзү, бакча эшләре инде ул. «Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» диләр бит. Мин дә бу сүзләр белән тулысынча ризалашып, үземне төрле өлкәдә дә сынап карыйм. Хәтта, фатирга махсус дизайнерлар килеп эшләсә дә, мин кысылмыйча калмыйм. Эшчеләргә үз фикеремне җиткерәм.
– Берәр көнеңнең режимын сөйләп кит әле?
– Көн саен диярлек эш. Иртәнге җиделәрдә торам. Дөресен генә әйткәндә, зарядкага вакыт калмый минем. Соң кайтыла, шуңа авыр. Аннары тизрәк чыгып чабам. Төшке ашка өйгә кайтмыйм. Эшләрне тәмамлап кичке уннарда гына кайтам. Шулайрак.
– Илнар, синең бишенче юбилей альбомың чыкты, аның башкалардан аермасы нидә?
– «Гомернең мизгелләре» альбомында минем гел яңа җырлар җыелган. Бер-икесе генә искеләрдән. Бу җыентыкта булган җырлар күбесе мәхәббәт турында. Әтиемә багышланган җыр бар. Шулай ук бөтен әниләргә дә багышланган җыр керде.
– Ә иҗатка ничек кереп киттең?
– Әтием гармунда уйный иде. Әни җырлады. Бөтен моң алардан күчкән. Әни бик шатланды минем җырчы булуыма. Ә менә әти һәрвакыт банкир булуымны теләде. Әгәр, әти исән булган булса, мин банкир булыр идем.
– Үзең дә җырлар язасыңмы?
– Юк. Язарга яратмыйм, дөресен генә әйткәндә, яза белмим дә. Мин әзерне башкарырга яратам. Ничектер бер язып караган булды, әмма ул эксклюзив булып чыкмады, популяр җырларга охшатып язам, кабатланам.
– «Татар җыры» фестивалендә 7 тапкыр лауреат булдың. Чираттагысын да алырга җыенасыңмы?
– Ничек булыр инде. Беренче тапкыр «Татар җыры»нда катнашкач, үземне ниндидер төш күргән шикелле хис иттем. Бу минем өчен зур горурлык иде. «Татар җыры»на мине беренче тапкыр чакыргач, хыялларның тормышка ашуына ышандым. Бөтен «Алтын барс»ларымны да аерым җиргә җыеп барам. Моның өчен мин «Барс Медиа»га бик рәхмәтле. Алар мине шушы зур сәхнәгә алып керде. Әгәр алар булмаса, Илнар Сәйфиевне белмәсләр иде.
– Илнар, соңгы арада сине сәхнәдә сирәгрәк күрәбез. Ни сәбәпле икән?
– Кызганыч, бүгенге көндә халык концертка йөрми. Дөресрәге, элеккеге вакыттагы шикелле күпләп йөрми. Хәзер бит бөтен нәрсәне дә интернет челтәреннән табып була. Елга бер сольный концерт уздырырга тырышам. Даими рәвештә хәйрия концертларында катнашам.
– Нәрсәдән куркасың?
– Якыннарны югалтудан. Әнием, энем, гаиләм исән-сау булсын. Тормыш гел бер көе генә бармый инде. Нәрсәдер югалтабыз, нәрсәдер табабыз.
– Илнар, кешеләрдә нинди сыйфатларны яратасың?
– Кешелеклелек, әдәплелек. Эчкерсез кешеләрне яратам. Икейөзлеләрне яратмыйм. Үзләренә кирәктә генә аралаша торган кешеләрне җаным сөйми, андый кешеләрне мин, гомумән, якын китермәскә тырышам.
– Әгәр, радиода йә газетада үз сәхифәңне алып барсаң, нинди темага багышлар идең?
– Бик теләп спорт, көрәш турында сәхифә алып барыр идем. Элек мин бик күп еллар көрәш белән шөгыльләндем. Хәзер андый мөмкинлек юк.
– Чит илләргә еш йөрисеңме? Анда күбрәк нишләргә яратасың?
– Дөресен генә әйткәндә, экскурсияләргә йөрергә бик яратмыйм. Әгәр инде бер тапкыр да күргәнем булмаса, экскурсиягә чыгып керә алам. Диңгезнең үзен яратам. Мөмкинлек булса, илнең менталитетын өйрәнәсе килә.
– Илнар, син бүләк ясарга әллә бүләк алырга яратасыңмы?
– Күбрәк бүләк ясарга яратам, кеше күңелен күрү кәефне тагын да күтәрә. Бүләк алуы да бик рәхәт. Ешрак, кемнең нәрсәсе юк, шуны бүләк итәргә тырышам.
– Туган көнеңне ничек уздырырга яратасың?
– Ел саен 30-40 кеше җыя идем. Күбесе дусларым. Ә соңгы вакытны иң якыннарны гына җыярга тырышам.
– Илнар, кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, уңышлар сиңа!
– Сезгә бик зур рәхмәт. Якыннарыгызның кадерен белеп яшәгез. Иң мөһиме – сәламәтлек. Калганы булыр!
Юля НАСРЕТДИНОВА.

Комментарии