- 19.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Архив
12 октябрьдә Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская халык зарын тыңлады. Кабинеттан кабинетка йөреп, ярдәм итәрдәй кеше тапмаган, милициядән гайрәте чиккән кешеләр килгән иде бирегә. “Халыкның проблемасын өченче затлардан түгел, үзеннән ишетү бик мөһим. Кем әйтмешли, кулны пульста тоту өчен. Хокук саклаучыларның закон бозуын белгән очракта, аларны эштән азат итүгә кадәр барып җитәбез”, – диде министр.
Очрашу узачагын халык массакүләм мәгълүмат чараларыннан белгән. Шуннан соң 20ләп кеше шәхси проблемасы белән мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе – милиция хезмәткәрләреннән зарлану, юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү, мошенниклык очраклары. Арадан 6 кешене сайлап алып, Ә.Сәфәров һәм С.Сабурская киңәшен тыңларга чакырганнар.
– Җитәкчеләр халыкны кабул итәбез дигән була. Берсенең дә янына тиз генә эләгә торган түгел. Проблемаңны тыңлаучы да, ишетергә теләүче дә юк, – диде очрашуга килгән Венера Салих кызы. – Ниһаять, бүген министр янына керү мөмкинлеге туды. Милиция хезмәткәрләренең шәхси тормышыма тыкшынуыннан зарланачакмын!
КАРАК РИЭЛТОР
Менә Людмила һәм Виктор Николаевларны риэлторлары төп башына утырткан. Алар да монда аптыраганнан, берәр ярдәм итмәсләрме дип килгән.
– Казанда үз йортыбыз белән тыныч кына яшәп ята идек. Бер компания төзелеш өчен 4 йортның җирен сатып алды, шул территориягә без дә кердек. Өебезне саттык, акчасын түләделәр. Шул акчага ике фатир алырга ниятләдек. Улыбызга – бер, үзебезгә ике бүлмәлене. Риэлтор да табылды – Айрат Мөхәммәтшин. “Фатирлы булачаксыз”, – дип ышандыргач, аңа 3 миллион 300 мең сум акчаны бирдек. Әлбәттә, расписка белән. 750 мең сумга бер бүлмәле фатир алды, калган акчадан җилләр исте…
Суд безнең файдага тәмамланды. Риэлтор безгә 2 миллион сум акча түләргә тиеш, дигән карар чыгардылар. Тик түләми бит! Бер ел эчендә нибары 500 сумын күрдек. Суд приставлары: “Казанда юк ул кеше, таба алмыйбыз”, – ди. Ә безнең мәгълүмат буенча Мөхәммәтшин шәһәрдә, һәркөн эшкә йөри. Әлегә сатылган йортта яшәп торабыз. Хәзер аннан кусалар, кая барыйк?! Ирем авырый, үзем дә пенсионер. Картлык көнебездә сукбайга әйләнәсе килми. Суд приставлары үз эшләрен башкарсын иде, – ди Людмила Николаева, күңеле тулып.
Димәк, җинаять эше кузгатылган, суд карары бар. Бөтен проблема риэлторның бурычын түләмәвендә. Ләкин бер карасаң, Мөхәммәтшин аны гомере буена сузып, кешене тилмертеп йөри аламы? Вәгъдәне өч ел гына түгел, үлгәнче көтәргә мөмкинсең… Әсгать Сәфәров әйтүенчә, бу очракта хокук саклаучылар көчсез, берничек тә түләргә мәҗбүр итә алмыйлар. Алар үз өлешен башкарган, ә тагын бер җинаять эше ачу мөмкин түгел. Николаевларга Сәрия Сабурская җавап бирде: “Сезнең эшнең тизрәк хәл ителүен сорап, узган атнада приставларга хат яздык. Ярдәм итәргә тырышачакбыз”.
ПҮЧТӘК ҖАВАП АРТЫННАН…
Яшел Үзәннән килгән Ирина Маямсинаның 4 яшьлек баласы урамда уйнап йөргәндә, өстенә бетон плитә төшкән. Малайга ике тапкыр операция ясаганнар. Әнисе сүзләренчә, бала берничә айдан соң гына аягына баса башлаган, һаман аксап йөри. И.Маямсинаның бу эшне йомып каласы килмәгән. Милициягә гариза белән барган, тик анда да көтеп тормаганнар. “Балаң үзе гаепле”, – дию белән чикләнгәннәр.
– Берни белән дә беркетелмәгән бетон булган ул. Аның өчен кем дә булса җаваплыдыр бит?! 200 килограммлы шул ташны ничек балам үзе өстенә үзе төшерсен? Ярар, исән калды, ә үтергән булса… – ди әни кеше.
Ирина Маямсина сорауларына министр болай диде:
– Әлеге эшнең милициягә бер катнашы да юк. Мондый очракларда хакимият, башкарма комитет, торак-коммуналь хуҗалык җаваплы. Сезгә гариза белән милициягә түгел, турыдан-туры судка барасы иде. Алар гаеплене табып, җавапка тартачак. Ләкин милиция хезмәткәрләре һәр гаризаны алырга, теркәп барырга тиеш. Бу вакытта да шулай эшләгәннәр. Тик эшнең нидә икәнен аңлатып кына тормаганнар, тиеш булсалар да.
Бирегә килүчеләрнең күбесе: “Канәгать калдык, мондый очрашуларның файдасы бар икән”, – диде соңыннан. И.Маямсина да, ниһаять, шушы пүчтәкне аңлатып бирүче табылуга сөенде. “Акыллы кыяфәт чыгарып утыручы ул милиционерларга бераз белем алырга кирәктер, бәлки? Шушы җавап артыннан күпме йөрергә, министрга кадәр керергә кирәклеген кара әле син. Иле нинди булса, милициясе дә шундый инде аның…”
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Аферистлар салым таптыра
Татарстанда яңа төр алдарлар барлыкка килгән. Алар салым органнары инспекторлары исеменнән гражданнар өенә кереп, салым бурычларын түләүне таләп итә, шул ук вакытта акчаны үзләре аша гына бирергә кирәклеген искәртә.
Бер очрак бар: билгесез кеше салым инспекциясе җитәкчесе исеменнән телефоннан шалтыратып, оешмага барып шактый суммага материаль байлыклар алып китә, ә акчасын соңрак түләргә вәгъдә итә. Оешма хезмәткәре инспекциягә шалтыратып тикшермәгән, алдарның документларын сорамаган, автомобиль номерын язып алмаган, хәтта товар җибәрү турында документлар да тутырмаган.
Мондый очраклар намуслы салым түләүчеләргә зыян салып кына калмый, җитәкче дәүләт органнары эшенә ышаныч югала.
Шуңа салым инспекциясе кисәтә:
– сезгә мөрәҗәгать итүченең төс-кыяфәтен истә калдырырга тырышыгыз;
– аларның эшләгән җирдә бирелә торган фотолы документын сорагыз, эш телефоны һәм кайсы бүлектән икәнлеге белән кызыксыныгыз;
– әгәр инспекция җитәкчесе исеменнән телефон шалтыраса, кире шалтыратырга иренмәгез;
– мондый очрак турында үзегез яшәгән җирдә салым инспекциясенә һәм милиция бүлегенә шалтыратып хәбәр итегез.
Исегезгә төшерәбез: салымнарны бары тик түләүләр кабул итү учреждениеләрендә генә түләргә мөмкин (банклар, почта бүлекчәләре, түләү терминаллары, һ.б.)!!!
Игътибарлы булыгыз, бу темага кагылышлы сораулар буенча шалтырату өчен телефоннар:
Казан шәһәренең Яңа-Савин районы буенча – 8(843) 513-04-00.
Татарстанның Арча районы буенча – 8(843) 663-28-26.
Татарстанның Әтнә районы буенча – 8(843) 692-10-97.
Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5нче районара салым инспекциясе.
Комментарии