- 19.10.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Архив
Халык рәхәт яши белә хәзер. Уңайлы фатир, кыйммәтле кием, өр-яңа машина – боларны сатып алу өчен кесәң тулы акчаң булу мәҗбүри түгел – кредит алырга була. Шул ук вакытта кредиттан дер калтырап торучылар юк түгел. Андыйларга бер киңәш – кредит алырга курыксагыз, карарга курыкмагыз. «Кредит» юмор төркеме тиздән сезнең районнарга да килеп җитәр!
«Кредит» төркеменең оешканына бер ел да юк әле. Шулай да, ул гастрольләр белән чыгарлык көч туплаган. Кайчандыр җырчыИлсөя Бәдретдинова төркемендә кеше көлдереп йөргән Азнакай егете Илдар Ямалиев һәм Саба егете Ризат Рамазанов уртак фикергә килеп, юмор төркеме оештыралар. Аларның төп максаты – яшьләрне татар юморына җәлеп итү икән.
КРЕДИТКА КӨЛЕГЕЗ!
– Ни өчен Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киттегез? Тавыш-мазар чыкмагандыр бит?
Илдар:
– Кошлар да бит, канатлары үскәч, ояларыннан чыгып китәләр. Гомер буе бер җирдә генә эшләп булмый… Илсөя апа белән дә, Илфак абый белән дә талашып китмәдек. «Үзебез төркем оештырырга булдык», – дип, тыныч кына барып аңлаттык. Бик зур рәхмәтләр әйттек, чәйләр эчеп, кочаклашып саубуллаштык. Алар да уңышлар теләп калды.
Ризат:
– Юмор өлкәсендә күбрәк эшлисе, үзебезнең идеяләрне колачлыйсы, тормышка ашырасы килде.
– Төркемегез әле үз эшчәнлеген башлап кына җибәрде, ә халык арасында «Мәзәкләрен кредитка бирәләрдер», – дигән шаяру йөри инде. Ни өчен «Кредит» дип атадыгыз?
Ризат:
– Төркемнең исеме кешенең күңеленә кереп калуын теләдек. Менә сезнең кредит алганыгыз бармы?
Алганыгыз булмаса да хәзер бөтен кешедә диярлек кредит бәласе. Элек-электән килә ул – кредит бирү. Тарихка кереп китсәк – патша заманында кредит бирүчеләрне ростовщиклар дип атаганнар. Тарихы борынгы булса да, кредит системасы асылын җуймаган – берне бирсәләр, икене түлисең.
Илдар:
– Кредит дигәч, кеше шомланыбрак кала бит инде, ә без бу төшенчәнең көлке тудыруын теләдек. Кредиттан курыкмасын халык – йөзендә елмаю барлыкка китерсен бу сүз. Хәзерге заманда, яшерен-батырын түгел – карасаң, ике кешенең берсендә кредит бар. Фатир өченме ул, машинасы өченме, башка әйбер алганмы… Кредитка акча алып туй уздыралар. Хәтта студентларга хәтле – айпад-айфоннарын кредитка ала.
– Ә үзегезнең кредитларыгыз бармы?
Ризат:
– Ба-а-ар…
Илдар:
– Икешәр! Машина өчен дә, фатир өчен дә.
– Кредит темасына берәр чыгышыгыз бармы соң?
Илдар:
– Безнең программа «Кредит» дип атала. Концертның башыннан ахырына кадәр кредит турында сөйлибез дип әйтергә мөмкин. Һәр чыгышта бу сүз бер тапкыр булса да телгә алына.
– Кайсы чыгышыгызны аеруча яратасыз?
Илдар:
– Мәсәлән, беренче телеканалдан бара торган Малаховның «Пусть говорят» тапшыруына пародия ясадык. Малахов тапшыруына Татарстаннан бер ир килә икән. Русча аңламый, начар белә, татарча гына сөйләшә. Бу кешенең төп проблемасы шунда – бөтен ирләр шәһәргә эшләргә китә, ә бу хатын-кызлар арасында берүзе генә кала. Шуңа да карамастан, бу ир калган авыл чәчәк атып яши ди. Бер ир бөтен авылны ялгызы ничек сөйрәп алып бара дип аптырыйлар. Малахов башта сөйли: «Здравствуйте уважаемые зрители. Сегодня у нас в гостях человек, который всю жизнь жил и трудился в татарской деревне Баскан. Что в переводе означает «стоит». Давайте, сначало познакомимся, как вас зовут?» – ди. Теге ир, русча аңламый бит инде – «Завод дип… Энекәш, безнең тирәдә иң якын завод – КамАЗ инде…», – дип җавап бирә. «Завод КамАЗ достаточно хорошо обеспечивает всю Россию грузовиками. А кроме России отправляют ли наши машины за рубеж? Если отправляют, то куда?» «Кода? Ә, кода минем Рим исемле!» «В рим? То есть в Италию?» «Исеме Рим, ләкин Италиягә барганы юк аның…» Шушы студиядә сөйләшеп утырганда, бу иргә хатыны шалтырата – «Гомер буе авылдан чыгып киткәнең юк иде – кая юк булдың син?» – дип. Чыгыш ахырында, бу ир Малаховка күчтәнәч бирә һәм «Спитсиәлне өйрәнеп килдем», – дип русча такмаклар җырлый.
Ризат:
– Авылдан чыккан егетләр булгач, авыл темасы якын безгә. Авылдагы кызык хәлләрне күрсәтәбез. Аннары соң юмор өлкәсенә яңалык кертеп маташабыз – музыкаль мимика дигән нәрсә уйлап чыгардык.
– Нәрсәдән гыйбарәт инде ул?
Илдар:
– Мимика – нинди дә булса вакыйганы сүзсез генә, хәрәкәтләр белән күрсәтү ул. Безнең музыкаль мимика җырчыларның җырларыннан ясалган. Җырларның мәгънәсенә таянып, хәрәкәтләр белән генә миниатюра күрсәтәбез.
– Кемнәрнең җырларын сайладыгыз?
Илдар:
– Анда бик күп – егермеләп җыр сайлап алдык. Илсөя Бәдретдинова, Илһам Шакиров, Салават җырлары белән беррәттән яшь башкаручыларның иҗаты да бар.
Ризат:
– Яңалык булып торса да, халык бик җылы кабул итте музыкаль мимиканы. «Иң ошаган номерыгыз шушы булды», – дип әйтүчеләр бар хәтта. Хәзер күбрәк 40-50 яшьлек тамашачылар йөри тамашаларга. Ә бит яшьләрне дә онытып бетермәскә кирәк. Без яшьләр татар юморын белсен, кызыксынсын дигән максат куеп эшлибез.
– Шактый кызык. Ә сценарийларны кем яза?
Ризат:
– Күбрәк Илдар яза, аннары бергә эшкәртәбез.
КРЕДИТЛАР СУЛАБАШТАН БАШЛАНА
– Гастрольләр ничек башланып китте?
Илдар:
– Беренче концерт 4нче октябрь көнне Биектау районы Сулабаш авылында узды.
Ризат:
– Сулабашка кайтканда Илдар белән юл буе сөйләшеп кайттык. «Менә, Ризат, бүген барысы да беленәчәк инде. Киләчәктә эшләүдән файда бармы –юкмы…» – ди. Бер сулышта уйнап чыктык. Алга таба да эшләргә кирәк икән, дип нәтиҗә ясадык. Халыкка бик ошады – рәхмәтләр әйттеләр, хәтта чәчәк бирделәр. Алай ук булыр дип уйламаган идек – шаккаттык. Йөзгә якын кешелек зал шыгрым тулган иде, күп кеше басып торды.
– Нинди районнарны колачламакчы буласыз?
Ризат:
– Биектау, Әтнә, Арча, Саба, Кукмара, Балтач районнарыннан башладык.
– Актаныш, Минзәлә кебек ерак районнарга барырга уйлыйсызмы?
Илдар:
– Барырбыз инде. Андый районнарга барып, бер генә концерт куеп китеп булмый бит. Берәр атна торырга кирәк. Матди як проблемасы да килеп баса бу очракта. Ә яз көне Казанның үзендә чыгыш ясарга уйлыйбыз.
КРЕДИТ ТАБЫШ КИТЕРӘМЕ?
– Илдар, үзегезнең бер чыгышыгыз вакытында, сез, «Артист ул шундый халык – акча түләсәң, базда да чыгыш ясый», – дидегез. Ә сез акча бирсәләр базда чыгыш ясарга әзерме?
Илдар:
– Бу бит юмордан алынган сүзләр. Чынлыкта, акча өчен генә дип эшләмибез, әлбәттә. Акчасы да кирәк инде аның, тормыш итәргә…
Ризат:
– Без йөрәкне биреп эшлибез бу эшне. Шушы өлкәдә үзебезнең эзне калдырасы килә.
Илдар:
– Бәләкәйдән үк «Мунча ташы»ның чыгышларын карап үскән малайлар бит без, шуңа хәзер үзебезнең дә шундый театр буласыбыз килә.
– Әле оешып кына киләсез, чыгымнарыгыз да күптер. Гомумән – артист булу бүгенге көндә керемле эшме?
Илдар:
– Сәхнә бизәлеше, аренда , афиша өчен акча шактый китә. Керемебез төркемдәге егет-кызларга түләргә җитсә, әлегә без шуңа канәгать. Үзебезгә булмаса да ярар.
– Билдән түбән мәзәк дигән төшенчә бар бит – сезнең чыгышларда ул кулланыламы?
Илдар:
– Бу нәрсә бездә юк. Ачыктан-ачык бернинди оятсыз әйбер дә сөйләмибез.
– Татар юмор төркемнәре бүген бихисап. Телевизорны кабызсаң да – көн дәвамында әллә кемнәрне күреп бетерергә була. Сез көндәшлектән куркасызмы?
Илдар:
– Аллага шөкер, юмористлар җырчылар кадәр үк күп түгел.
Ризат:
– Үсеш булсын өчен ниндидер көрәш барырга тиеш. «Кара – тегеләр болай эшләгәннәр, без башкачарак эшләп карыйк», – дип уйланырга кирәктер.
КРЕДИТНЫ БАШТА ХАТЫННАР АЛА!
– Чыгышларыгызны иң беренче булып кемнәргә күрсәтәсез?
Илдар:
– Тормыш иптәшләребезгә. Алар кимчелекле якларын да күрсәтәләр.
– Мөһим уен алдыннан хоккейчылар сакалларын кырмый, студентлар имтихан бирмичә чәчләрен кистерми. Ә сезнең төркемдәгеләрнең нинди дә булса ырым-шырым, ышану бармы?
Илдар:
– Безнең Ризат баганаларны уң яктан урап узарга ярата.
Ризат:
– Һаман да шул Биектау районы Сулабаш авылында чыгыш ясаганда бер кызык хәл булган иде – телефонны электрга тоташтыра алмый азапландым – чыбыгы өзелгән. Тегеләй дә куеп карыйм, болай да – файдасы юк. Скотч белән дә чорнап карадым… Бер мәлне Илдар килеп керде. «Илдар, әгәр дә телефон зарядка ала башласа, концерт шәп үтәчәк!» – дидем. Бу сүзләргә ышанып, Илдар да каушап куйды – ярты сәгать маташты телефоным белән – булдыра алмады. Бер сәгать буе интектек. Концерт башланырга 5 минут кына вакыт калган иде – зарядка җыя башлады! Һәм юраганым юш килде – чынлап та бик яхшы чыгыш ясадык.
– Нинди генә юмор төркемен алып карама – алар репертуарында исерекләр темасына чыгышлар бар. Сез дә искәрмә түгелдер?
Илдар:
– Чынлап та андый бер чыгышыбыз бар. Иртән бер ир махмырдан интегеп уяна. Хатыны сүгә моны: «Көн дә «саласың», бетәсең бит инде! Синең аркада безнең тормышыбыз артка тәгәри! Берүзем алып барам бөтен тормышны. Әйдә айны, кредит алып, машина алыйк, машина йөртерсең. Руль артына утыртсам, ичмасам, эчүеңне бераз киметмәс идең микән…» – дип. Бу миниатюрада аек тормышны пропагандаларга тырыштык.
– Беренче чыгышыгыздан соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
Ризат:
– Хаталар өстендә эш булды бу.
Илдар:
– Төркемдәгеләрнең барысына да рәхмәт әйттек – молодцы, эшләп чыктык дип. Ләкин киләчәктә әле күп нәрсәне эшкәртергә кирәк дип саныйбыз. Халыкка безнең чыгышлар ошыймы-юкмы, без татар сәхнәсенә кирәкме – шуны белергә кирәк. «Кредит» дигән программа белән җәйгә кадәр эшләсәк, көзгә өр-яңа программа эшләрбез дип торабыз.
Әңгәмәдәш Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии