- 19.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Архив
«Бу вакыйгалар Яр Чаллы шәһәрендә булды. Студент вакытта төркемдәш кыз белән эш эзләргә чыгып киттек. Стенага реклама ябыштырып, газета таратып йөри торган эш кенә булса да бик сөенгән идек. Җәй буе буш ятып булмый бит. Реклама оешмасының хуҗасы иң «текә» татар хатын-кызларының берсе иде. Әлеге хатын шәһәрдәге бер комплексның подъездларына реклама кәгазьләре ябыштырырга бирде. Иптәш кызым белән, үткән-сүткәннән оялып кына, таныш кешеләр очрамасын иде дип, тиз-тиз ябыштырып чыктык. Әлеге хезмәт өчен хуҗабикәбез 120 сум акча түләде. Шул акчага да кош тоткандай шатланганым истә калган. Ялгышмасам, ул акчага мин ниндидер тәмле әйбер алып ашадым. Берничә көннән, шәһәрнең икенче бер комплексындагы почта тартмаларына газеталар тараттык. Менә монысы авыррак булды. Бер зур пакет белән газета өстерәп йөрү үзе үк авыр булса, урамда таныш-белеш күрмәсен дип качып йөрү икенче бер кыенлык булды. Тарата торгач пакетлар җиңеләйде үзе. Газета таратып бетереп, кулларыбызга карасак, алар шул газета буявыннан кап-кара булып беткән. Бу хезмәтебез өчен күпме акча алганны төгәл хәтерләмим. Кайчандыр менә шулай газета таратып йөрсәк, бүген инде үзебез газетада эшлибез.»

Комментарии