- 20.01.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №3 (21 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Дилүс Фәтхуллин. Бәлкем, берничә елдан бокс җанатарлары шушы егет өчен җан атып утырыр. Ул боксчы, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, тормышын ансыз күз алдына да китерә алмый. Аңа табигать сәләтне жәлләмәгән. Инде хәзерге заманда бар нәрсә акчага яки “блат”ка корылды, кайберәүләр югарыга күтәрелүдә шушы юлны сайлыйлар дип зарланып утырганда, Дилүсне һәркемгә үрнәк итеп китерергә була. Ул Сабаның 1нче урта мәктәбе унберенче сыйныф укучысы. Аның әти-әнисе дә – гади хезмәт кешесе. Ул яшьтәшләренә гадел, тырыш һәм максатчан булуы белән үрнәк күрсәтә. Кыскасы, Дилүсне якын-тирәдә белмәгән кеше сирәктер.
2006 елда Дилүс спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды һәм Татарстаныбыздан Русия җыелма командасына кертелгән бердәнбер боксчы иде. Инде бүген ул спорт мастеры. «Үгезнең мөгезе миңа килеште!» — дип шаярып та ала.
Янәдән 2006 елга әйләнеп кайтсак, Украинада үткән халыкара турнирда Русия җыелма командасы берлегендә беренче тренировкалары үтте. Дилүс барлыгы 190 рингта катнашып, шуның 170ендә җиңүгә ирешә. Дилүснең 40 медале (32 алтын, 4 көмеш, 4 бронза), 62 Мактау грамотасы һәм дипломнары бар.
Боксчы Дилүс белән үткәрелгән әңгәмәбез спорт сөюче яшьләр һәм газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
– Дилүс, бокс белән ничек кызыксынып киттең?
– Икенче сыйныфта укыганда, спорткомплекста татарча көрәш секциясендә шөгыльләнгәндә, тренер Рамил абый Сәетов: “Бокска да йөрергә теләгең юкмы?”– дигәч, кызыксынып килдем. Боксның кайсы спорт төренә кергәнлеген дә белмәгәнлектән, “нульдән” башларга туры килде. Кызыксыну уятуда тренерлар Рифат абый Хисамов белән Рамил абыйның йогынтысы зур булды. Аларның тренировкалар вакытында гел: “Синең бокска сәләтең бар”, – дип, үсендереп торулары үз-үземә ышаныч уятты.
– Көндәшеңнең беренче “удары”ннан соң нинди хис кичердең?
– Башта, дөрестән дә, каушап калдым. Аннары тренерларның өйрәтүләренә чын-чынлап колак сала башлагач, бер «ударга» икене кайтару алымын өйрәндем. Боксның иң яраткан шөгылемә әйләнүен үзем дә сизми калдым. 2000 елда Саба районы беренчелегенә үткәрелгән турнирда (28 килограмм авырлыкта) II урынны алдым. Шушы тәүге уңышым башка җиңүләргә рухландырды.
– Рингта көрәшкәндә, нинди уй-хисләр кичерәсең?
– Көндәшеңне җиңү һәм җиңелергә мәҗбүр итү. Тизрәк раунд вакыты бетсен иде дип түгел, ә бәлки аңа үз осталыгымны, техник әзерлегемне күрсәтү исәбенә.
– Бер-ике ел элек сине спорт мастерлыгына кандидат һәм Русия җыелма командасында Татарстаннан бердәнбер боксчы икәнлегеңне белә идем. Хәзер син, ниһаять, спорт мастеры исеменә лаек булдың. Бу уңышларга ничек ирешелде?
– Спорт дөньясында, бигрәк тә, бокста җиңүләр тир түкмичә генә бирелми. Шуңа да бу исемгә зур сынаулар үтәргә туры килде. Тренерлар Рифат һәм Рамил абыйлар да минем белән максатчан шөгыльләнде. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе буларак, ике ел элек, башта Татарстан Республикасы беренчелегендә, аннары Идел буе федераль округы буенча узган беренчелектә беренче урынны алдым. Әлеге җиңүләрдән соң, спорт мастерлыгына кандидат булдым. Шуннан берничә ай элек кенә Казанда СССРның лаеклы спорт мастеры, Дөнья чемпионы Айрат Хәмәтов исемендәге турнирда чыгыш ясадым, беренче урында калдым дигәндә, мине «засудили» һәм 2нче урын тоттырдылар, спорт мастеры исеме хыялда гына калды. Тик Самарада узган Русия Чемпионатында чыгыш ясап, күптән хыялланган, шуның өчен бик күп тир түккән исемгә лаек булдым. Финалда Азәрбайҗан егете белән көч сынаштым һәм менә нәтиҗәсе! Мин, ниһаять, спорт мастеры.
– «Засудили»? Очраклы хәлме бу? Әллә яшьләрне үстерү максаты белән оештырылган чараларда да гаделсезлек хөкем сөрәме?
– Мин инде мондый нәрсәләргә аптырамыйм да һәм төрле көтелмәгән вакыйгаларга һәрвакыт әзермен. Бүген бөтен спорт төрендә дә төрле хәрәмләшү очраклары күзәтелә.
– Спорт мине бик күп тән җәрәхәтләре белән куркытып куя. Бигрәк тә бокс сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин бит. Синең дә еш кулың сына, кайвакыт күз төбеңдә «фонарь» «балкый». Файдасына караганда, зыяны күбрәк түгелме спортның?
– Алай ук димәс идем! Травмаларга алай ук дучар булганым юк. Ә барыннан да спорт ул – сәламәт яшәү рәвеше, көч-куәт белән бергә эчемлекләргә, тәмәкегә, наркотикларга киртә булучы чара да. Бүгенге заман өчен монысы иң мөһиме! Җитмәсә, спорт мине максатлы булырга да өйрәтте!
– Әйт әле, кайсы спорт төренә күбрәк өстенлек бирер идең: бокскамы, әллә шахматкамы?
– Икесен дә спорт тармагына кертеп карасалар да, аларны аерып карарга кирәк! Бокска өстенлек бирәм, чөнки ул миңа тормышта бик күп мөмкинлекләр тудырды. Ә шахмат минем өчен ял вакытында зиһенемне яңарту чарасы гына булып тора.
– XXI гасыр, һичшиксез, Ислам дине гасыры, диләр. Бу спортта бик нык чагыла. Бигрәк тә дөньякүләм атаклы боксчылар (Мөхәммәд Гали, Майк Тайсон һ.б. — А.Ш.) иман китерде. Син дингә ничек карыйсың?
– Әлеге боксчылар белән бер өммәттән булуым белән горурланам, тик вакыт кысан булганлыктан, мөһим дини йолаларны гына үти алам. Һичьюгы, гаетләрне калдырмыйм!
– Дилүс, бокстан тыш яңадан яраткан шөгылең бармы?
– Биергә яратам. Сәнгать мәктәбенең хореография классын тәмамладым. Күптән түгел генә баян сыйныфыннан диплом алдым. Күңел күтәренкелеге җитмәгәндә рәсем ясарга яратам.
– Көндәлек вакытыңны ничек бүләсең?
– Әйе, дөрес әйтәсең, вакыт белән идарә итә белергә өйрәнергә кирәк. Баштарак мәктәптән соң укуымны баян сыйныфында дәвам итәм. Аннан соң кич 6–9 кадәр спорткомплекста бокс секциясендә шөгыльләнеп кайткач, дәрес әзерли идем. Инде музыка мәктәбен тәмамладым, барыбер вакыт җитми. Дөрес, тренировкалар вакыты артты анысы. Көндәлек тормышым, гомумән, мине вакытның кадерен белергә өйрәтте.
– Дусларың синең белән нинди мөнәсәбәттә?
– Барысы да русчалатып әйткәндә “Ты мог бы больше” диләр. Рингта вакытта минем уеннарны күзәтеп баралар. Уңышларым белән тәбрик итәләр, хөрмәтлиләр. Миңа мәгълүм булган кадәре шушы.
– Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?
– Кем әйтмешли, максатлар изге инде! Артымнан эз калдырып, бөек боксчы исеменә лаек булырга иде. Шуңа да спортта тагын да тырышлык куярга исәп: Дөнья чемпионаты, Казанда Универсиада, Олимпиада, Европа беренчелекләрендә чыгыш ясау бәхетенә кадәр барып җитәргә телим. Хыяллар чынга ашмаса, башка өлкәдә үз урынымны табармын дип ышанам. Өстәвенә, бит мин оста баянчы да!
– Яшьтәшләреңә әйтер сүзең бармы?
– Укудан соң вакытны файдалы итеп үткәрә торган шөгыль кирәк. Бүген Сабада да, башка җирләрдә дә балаларның сәләтен төрле яктан үстерү мөмкинлекләре тудырылган. Вакытын дөрес бүләргә өйрәнгән егет-кызлар тормышта да үз урынын җиңелрәк таба. Яшьтән спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке кебек нәрсәләр белән кызыксыну берәүне дә бизәми. Һәркемнең киләчәк тормышы үз кулында дип уйлыйм. Бары тик кимчелекләреңә битараф калмыйча, үз өстеңдә эшләргә, тырышырга һәм иң мөһиме, сиңа яхшылык теләгән кешеләрне хөрмәт итәргә, киңәшләрен тотарга кирәк.
– Рәхмәт! Уңышлар телим Сиңа!
Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
“Төкерәбез без сиңа, моң!”
21 ноябрьдә “Мәдәният дөньясында”ны бик яратып карап утырдым. Ай-һай, яхшы сүзләр ишеттем мин ул тапшыруда. Сөйләүчеләре дә кемнәр бит! Татарстанның һәм Русиянең дәрәҗәле исемнәрен йөртүчеләр! Ул программаны, минем аңлавымча, “Моң” дип тә атарга булыр иде. Чөнки анда һәр җөмләдә “моң”, “татар моңы” дигән сүзләр ассызыкланып, үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар арасында Зөһрә Сәхабиева, Салават, Зөфәр Хәйретдиновлар аеруча моң турында нигезле фикерләрен җиткерде. Зөһрәнең: “Җыр, бигрәк тә моңлы җырлар гына татар яшьләренә әдәпле тәрбия бирә, шуның өчен моң дәүләт карамагында булырга тиеш”, – дигәнрәк фикер белән тәмамлавы миңа бигрәк тә уңай тәэсир итте. Салаватның җырчылар турында: “Күп кенә әфәнде һәм ханымнар “моның тавышы” бар, дип мактарга ярата, тавыш барыбызда бар ул. Ә моң бик сирәк кешегә генә бирелә шул”, – дигән сүзләр белән ничек килешмисең?!
“Татар эстрадасы нигезендә татар моңы ятарга тиеш. Эстрада концертлары моңлы татар җырлары катнашында бармаса, ул инде шырлы-бырлы җырлар концертына әйләнә”, – дигәнрәк Зөһрәнең сүзләре дә йөрәккә сары май булып ятты. Анда мәдәният министры урынбасары да, фольклор үзәге җитәкчесе дә үз чыгышларында урынлы сүзләр сөйләде. Хәтта мәдәният уку йортларына кабул итү имтиханнарында да акапелла формасында гына алып бару зарурлыгы турында да сүз барды. Шул чакта гына булачак җырчының ниндирәк моңга ия булуы ачыкланачак, диделәр.
Мин мондый җитди сөйләшүләрдән соң телевидениедә дә үз программаларында моңлы җырларга өстенлек бирерләр дип, бик шатландым. Әмма… Әмма сәгать 10нан 11гә тикле бер сәгать сөйләшүнең бетүе булды һәм “Татар халык җырлары” тапшыруы башланды. Программада ул шулай дип исемләнгән булса да, анда бер генә татар халык җыры да башкарылмады. Әллә, мин әйтәм, хәзерге заман композиторларының биш сызыклы дәфтәрләр енә теләсә ничек төрткәләп чыккан ноталардан төзелгән “чидеберлар” татар халык җырларына әйләнделәр микән? Бу концертта катнашучы Диләрә Курамшина, Илгәрәй, Алинә Сафина, Энҗе Бәдретдинова, Айдар Әгъләмов атлы җырчылар бер генә татар халык җырын башкарса да, мин шул программаны төзүчеләрнең шул “Мәдәният дөньясына” тапшыруына төкерүләре бу дип карамас идем. Ә бу әкәмәт, чыннан да, биткә төкерүгә ошады. “Төкерәбез без сиңа, моң!” – булып чыга түгелме бу?!
Моңга төкерүчеләрне оештыручы әфәнделәрне без тамашачыларга да төкерүләре дип карыйм мин.
Әмин ГАЛИ.
Бөгелмә шәһәре.
Сабалылар матур яши
Телевизордан “Яланаяклы кыз” сериалын карап утырам. Күз яшьләре ирексездән тама торган соңгы сериясе…
Матур уйнадылар, гыйбрәт алырлык вакыйгалар тормышның үзеннән алып язылган.
Көзге кичләр моңсу була. Вакыт унынчы ярты. Дөньяның, чит илдәге милләттәшләребезнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен күрсәтүче “Халкым минем” тапшыруы башланды. Танылган журналист Ләйсәнә Садретдинова Саба районында. Мин бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән матурлык дөньясына чумдым. Гүя минем йортыма кунак булып якын туганнарым килеп керде. Саба белән таныштырып йөрүче гид үзебезнең яраткан, хөрмәт иткән кешебез Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова! Кабат аны телевизор экраннары аша күрү бәхетенә ирештем. Бу кыю, батыр, энергияле ханым эшләнгән эшләргә генә риза булып яши белми, эзләнә, максатына ирешмичә туктап калмый, алга юл ярып бара. Күз тимәсен! Сабаны күргәнем юк иде. Аның гүзәл көзге урманнарына, саргылт-кызыл яфраклы өрәңге, мәңге яшел чыршыларына сокланып карап утырам. Радио аша гына исемнәрен ишеткән уңган халкының ирешкән уңышларына сөенәм.
Әйе, матур яши икән сабалылар. Мин уйлап куйдым, нигә әле үзебезнең Татарстан районнарының матур эшләрен чит илдәге милләттәшләребезгә дә күрсәтмәскә?! Туган якларын сагынып яшәүче халкыма нинди зур сөенеч, бүләк булыр иде ул!
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии