Яшьнәп үткән гомер

Газетабызның узган санында Чаллыда гомер кичерүче Асия апаның , дин язмышын кайгыртып ни рәвешле төрмәләргә эләгүе турында сөйләгән идек. Очрашуыбыз Бари абый белән Асия апаларның җылы өе, мул табыны янында, аларның алтын туйларына 50 ел тулу уңаеннан иде. Билгеле, бу игелекле кешеләрнең ничек кавышуларын, табышуларын бәян итмәсәк, хикәятебез тулы булмас иде. Кавышулары да аларның гомерләре кебек матур булган…

БАРИ АБЫЙ ӨЛГЕР БУЛЫП ЧЫГА

1961 елның 2 гыйнварында Бари абый Асия апага 8 гыйнварда алырга киләчәген әйтә. Кыз өзеп кенә ризалык бирмәсә дә, юк та дими. Бари абый Мөслим районы Туйгилде авылыннан. Ул Сарман районы Балтамак авылындагы туганнарына кунак егете булып килгәч, Асия апа белән таныша. 20 чакрымлык араны ат белән килеп йөри. Әйбәт нәселдән, уңган-булган, чибәр 19 яшьлек кызга Ташлыярдан Алмаз исемле егет тә гыйшык тота югыйсә. Күрәсең, Бари абый үткенрәк, кызурак булгандыр.

Туганнар җыелышып сөйләшә дә, кызны Туйгилдегә җибәрмәскә дигән фикергә киләләр.

– Әткәй Бариның әти-әнисенә: “Килеп йөрмәгез, ул уйдан кире кайттык”, – дип әйтергә китте. Туганнарыбызга кереп, әткәй чәй эчеп утыра калган, хәбәрне ишеткән Бари алып, безнең авылга чапкан.

– Ташлыярдан ярты гәүдәсен булса да алып кайтам, Алмазга биргән булсалар, – дидем дә киттем Балтамакка. Алып та кайта идем. Бик дуамал, кызу идем яшь чакта, – дип сүзгә кушыла Бари абый.

– Алтау безнең өйгә килеп керделәр. Әнкәй морҗа агарта иде. Куа боларны, әтинең юк дип әйтергә киткәнен аңлатырга тырыша, – ди дә Асия апа шушы урынга җиткәч, күз алдына китереп, сөйләгән саен көлә башлый. – Әнкәй чүгәләп мич агарта, Бари да аның артыннан чүгәли, әнкәй өскә менә, Бари да аның артыннан. Әнкәй куа, Бари үзенекен сөйли. Ничектер, әни йомшарды бит. Әткәй кайтып җитмәүгә карамастан, алып киттеләр мине. Бианай белән биатай мәрхүмнәр бик сөенеп каршылады. “Шул авылдагы үзебезнең туганнарга чыгып качарга микән әллә”, – дигән уй да килеп киткәли. Алай да кешедән яхшы түгел, ничек авылга кайтырмын, дим.

Ул арада Миннәхмәт бабай никах укырга килеп җитте. Мин эчке бүлмәдә.

– Риза булып аласыңмы? – ди Барига.

– Риза, – ди бу.

– Кыз риза булып барамы?

– Кыз риза булып барамы?

Мин дәшмим.

– Риза, – диде күрше Җәүһәр түти.

– Ул исән чакта Асия Җәүһәр түти керсә, хатының кергән, дип көлдерә иде, – дип сүзгә кушыла хатирәләрдән яшәреп киткән Бари абый.

Асия апа:

– Үзебезнең авылдан гына да берсеннән-берсе асыл ничәмә-ничә егет күз атып йөри иде бит, – дип уфтанган була, елмая.

Бу сүзләрдән Бари абыйның бәхете тагын да арта, йөзе нурлана.

– Үзегезнең 50 ел бергә икәнегезгә ышанасызмы? Күпме ул?

– Бер дә 50 кебек түгел, – ди Асия апа. – Балалар үстергәндә, гомер тиз үтә. Уйланасың, укытасың, кеше итеп урнаштырасың. Менә 70 җиткәндә сизелә (Асия апа 1941 елның октябрендә әтисе Мөхлисулла абый сугышка киткәч туган бала).

– Аллага шөкер, балалар тәртипле, миһербанлы. Ит, сөт, май, бәрәңге сатып алмыйбыз. “Үзегездән кыса күрмәгез. Кайчан бушатасыз суыткычны”, – дип кенә торалар. 7-8 газета-журналга язылабыз, китаплар алабыз. “Безнең гәҗит” “балалаган” әле, хат ташучы кичә тагын бер үч квитанция китерде, – ди Бари абый.

– Дөреслекне, милләт сүзен, милләт мәнфәгатьләрен язудан курыкмаган матбугатка язылам, – дип сүзгә кушыла Асия апа. – Туйгилдедә сыер савучы булып эшләгәндә бер гаделсезлек белән очраштым мин. Сыерларны бозаулатабыз да бозау караучыларга тапшырабыз. Сөтен савабыз да аларга кертеп бирәбез. Бозау үлсә – сыер савучыдан түләтәләр. Югыйсә без бозауларга бөтенләй кагылмыйбыз. “Азат хатын” журналына шушы турыда хат яздым. Веттехник Камил: “Син берәр җиргә язмаган идеңме?” – дип сорады. “Яздым”, – дим. “Совхоз директоры миңа бер сүз әйтмәде, алдында яткан хатны өстәл эченә алып куйды, фамилияңне генә күреп калдым,” – ди. Үземә бер сүз әйтүче булмады. Хезмәт хакы алганда тотып калган акчаны ведомостька язып кире кайтардылар. “Ник сиңа гына, ник безгә юк”, – диеште башкалар. “Сез дә языгыз, кайтарырлар, ник язмыйсыз”, – дим. Матбугатның көченә шуннан бирле ышанам мин.

ИЗГЕ СӘФӘР

2007 елда алар икәүләп Хаҗга бара. Узган елда бик әзерләнсәләр дә, чит ил паспорты ясату мәшәкате белән йөри башлагач, Асия апаның, үзе әйтмешли, “уголовник” булуы ачыклана (“БГ” “Яшьнәп үткән гомер”. 12 гыйнвар 2011). Суд акласа да, исемнәре компьютерга кереп калган. “Насыйбы шулдыр инде,” – дип тынычланып беткәндә генә, паспорт алырга рөхсәт килә. Беренче барганда балалар акчалата ярдәм күрсәтсә, 2010 елда инде икесенең пенсиясен җыеп барган акчага Асия апа, Бари абый фатыйхасы белән, мәрхүмә әнисе Нуриәсма апа өчен Хаҗ кыла. Алар алып кайткан зәм-зәм суыннан күпме кеше авыз итә, аларның Хаҗ бүләген киеп, күпме танышлары намаз укый, көтелмәгән бүләкләр белән күпме кешене сөендерә алар. Татарга тылмач кирәк түгел, дигән әйтемнең хаклыгына ышанып кайта Хаҗдан Асия апа. Безнеңчә, татарча эндәшәләр. Телләрнең охшашлыгы шулай аралашу-аңлашу мөмкинлеге бирә. Гарәпләр белән генә түгел, бик күп башка милләт вәкилләре белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайткан Асия апа. Рус телең белән Русиядән бер адым читкә атлый алмыйсың әле син, ә татарчаң белән теләсә кайсы мөселман илендә кунак булып, теләсә кайсы төрки телле халык белән аралашып, аңлашып була икән.

БАЛАЛАР ҮСТЕРГӘН ЧАК – БЕР МИЗГЕЛ ГЕНӘ

Изображение удалено.

Асия апа Туйгилдегә булып төшкәч, сыер савучы булып эшли. “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнә.

– Шул калдырып киткән сыерларымны хәзер дә сагынам, – дип искә ала Асия апа. – Мин кайда кем булып эшләсәм дә, эшемне бик яраттым.

– 1973 елда Яр Чаллыга үзем генә чыгып киттем, – ди Бари абый. – Ремонт-төзелеш идарәсенә экскаваторчы булып эшкә урнаштым. 3 көннән Яр читендәге Сидоровка бистәсендәге тулай торактагы бер бүлмәнең ачкычын бирделәр. Машина белән гаиләмне (ул чакта инде 5 бала) алып килергә дип кайттым. Асия соңгы көн шул яраткан сыерларын саварга менеп китте.

Асия апаны килү белән тулай торакка комендант итеп алалар. Балалар укыганда өйдә күз-колак булырга Ходай биргән эш була инде. Янәшәдә генә кош-корт асрарлык, сыер ашатып суярлык сарай көйлиләр, ташландык җирдә бакча ясыйлар. 4 елдан Яңа шәһәрдән фатир бирәләр. Сөенече зур булса да, Яр Чаллының бердәнбер мәктәбе иске шәһәрдә булу аркасында балаларга укырга йөрү кыенлаша. 7нче маршрут автобусы тулып килә, күбесе туктап та тормый үтеп китә.

– Кышкы суыкларда автобуска утырып китә алмыйча, балалар туңып бетә иде. Дәрескә соңга калган вакытлары да булды, – дип искә ала Асия апа.

Ул 1974-1990 елларда 16 ел буе М.Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбендә ата-аналар комитетында эшләргә дә вакыт таба, балалары белән бергә мәктәп тормышында кайный.

Хәтерлим әле, милли хәрәкәт җилләре исә башлаган 1990 елда бу мәктәпнең яңа бинасы ачылып, беренче чыгарылыш кичәсендә хәбәрче буларак мин дә катнаштым.

Бик матур күлмәк кигән, үзе күлмәгеннән дә чибәррәк бер кыз аттестат алырга чыкты. Ул чыга башлаганнан алып кире урынына барып утырганчы үзен мактадылар, әниләрен бастырып, рәхмәт әйттеләр.

Кем уйлаган, 2-3 елдан бу әнине (Асия апа икәнен чамалагансыздыр инде) милли-азатлык хәрәкәтендә татар мәктәпләрен һәрбер комплекста ачтыру өчен көрәш-митингларда очратырмын дип. Татар мәктәбенә баламны биримме-юкмы дип икеләнүчеләр өчен ул уңай “тере экспонат” иде.

– Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларын татар мәктәпләренә бирүдән курыкмасыннар. Татар мәктәпләрендә укыган балалар тәртипле, әдәпле, инсафлы булулары белән аерылып тора. Балаларыбыз тәртипле, иманлы икән, картлыгыбыз бәхетле булыр. Татар мәктәбендә укыганга карап, балалар рус телен белми калмый. Белемнәре дә ким булыр дип куркасы юк. Моны мин балаларым, оныкларым мисалында раслый алам, – дип, йомшак кына тавыш белән, үзәкләргә үтәрлек итеп аңлата иде.

Аллага шөкер, Ленизасы Минзәләдә техникумда укыганда Туйгилдегә кунакка кайтып йөреп, шунда тормышка чыкты. Читтән торып ТИСБИ тәмамлап, мәктәптә директор урынбасары булып эшли. Айгөл Алабуга пединститутының физмат бүлеген тәмамлап, Баекка укытырга китте һәм шунда корды. 18 ел урын өстендә генә утырып тора алган каенанасын тәрбияләп, аның риза-бәхиллеген алып калды. Илизә сәүдә техникумын тәмамлап, кибеттә эшли башлады. Шул тирәдә генә яшәүче Нурулла исемле гел татарча белмәүче бер егет кызны сорарга килгәч: “Балакаем, мин русча белмим, татарча сөйләргә туры килер инде сиңа”, – ди Асия апа. “Ярар”, – ди кияү буласы кеше. Һәм сүзендә тора. Бала тугач, аңа бер сүз русча дәшми. Кызлары 18нче татар гимназиясен тәмамлый.

Мин чыгарылыш кичәсендә күргән Айсылу Яр Чаллы пединститутында укый. Балалары Алмаз белән Ләйсән А.Акыш исемендәге татар лицеен тәмамлады.

Иң олы уллары Айдарны гына укыта алмыйлар. Армиядән кайткач, Асия апа аны укырга кыстый башлый.

– Ярар, карармын, районга барып, военкоматка исәпкә дә басасы бар минем, – дип кайтып китә дә туган авылында яшәп кала. Яр Чаллыга килгәч тә, кайтып китү ягын гына карый. “Шәһәр кешесенең ярты гомере йоклап үтә”, – ди, һавасы да ошамый. Бари абыйга охшап, техниканы ярата. Төп нигездә яңа йорт җиткезеп, мунча, гаражын төзеп, хатыны укытучы Гүзәлия белән 2 малай, бер кыз үстерәләр. Үз “КамАЗ”ы, 4 тракторы бар. Авылда бала-чага белән шугалак ясап, аларны хоккей уйнарга өйрәтеп, тормышның тәмен белеп яши. Бер 3-4 ел гына уйнамый, аңа 50 тула бит инде диләр. Яшь ярымлык оныгы Булат инде үзе белән бокс уйный.

Искә алуы гына тиз һәм ансат. Бүгенге бәхетле картлыкка уртак юлны алар үз гамәлләре белән гомер буе ярган.

Моннан 50 ел элек алтын балдаклар вакыты түгел иде бит әле. Бари абый белән Асия апаның Алтын туйларына балалары алтын балдаклар бүләк итте һәм юбилярлар аларны алмашты.

Наилә ВИЛДАНОВА.

Яр Чаллы шәһәре.

Гаилә учагы сүнмәсен

Бер-береңә күлмәк итеп,

Кирәк чакта терәк итеп,

Ходай безне парлап яралткан.

Калебеңә сихәт бирер,

Үзең кебек якын күрер –

Берәү генә бит ул җан тарткан.

Бер-береңә хәләл итеп,

Балдан татлы, тәмле итеп,

Ходай безне шулай яралткан.

Ике ятны берләштерә,

Сөйләштерә, киңәштерә, –

Гаилә ул – учак, җан тарткан.

Бер-береңнән сүрелмәсен,

Иман нуры һич сүнмәсен,

Гаиләләр ныклы булсыннар.

Таза, матур еллар килеп,

Тигез канат белән яшәп,

Кыз-малайлар ешрак тусыннар.

Рәдинә МӨХӘММӘДИЕВА-СӘРВӘРОВА.

Яр Чаллы.

Комментарии