- 20.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Архив
18нче февральдә урысларның Май чабу бәйрәмендә Аксубай районында Татарстан байрагы төсендәге карачкы яндырганнар. Бу карачкының рәсеме тиз арада социаль челтәрләрдә таралды һәм күп кенә милли җанлы татарларда ризасызлык тудырды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстан байрагы төсендә карачкы яндыруга прокуратура тикшерүе уздыруны сорап, республика президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле Әсгать әфәнде!
Безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, 18нче февральдә урысларның Масленица бәйрәмендә Аксубай районында Татарстан байрагы төсендәге карачкы яндырганнар. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Татарстанның үзен дә шул хәл көтә, дигәнгә ишарәме? Әгәр Русия байрагы төсендәге карачкы яндырылса, шунда ук җинаять эше ачарлар иде. Бу эшне болай гына калдырырга, Татарстанның дәүләтчелек символы булган байракны болай кимсетүгә юл куярга ярамый! Бүген байрагыбызны, карачкыга әйләндереп, яндырсалар, иртәгә Татарстан Республикасына да шул көн килергә мөмкин. Бу мыскыллау күренешен прокуратура аша тикшертүегезне сорыйм. Алга таба мондый хәлләргә юл куелмасын иде!» – дип яза ул үз мөрәҗәгатендә. Фәүзия Бәйрәмовага ияреп, шушындый ук мөрәҗәгать белән «Азатлык» татар яшьләр берлеге дә чыгарга җыена. Алар бу адымны татарларның һәм Татарстан халкының милли хисләрен кимсетү дип саный.
Карачкы яндырылган фотоны «Инстаграм»да «аksubaevo» паблигы урнаштырган иде. Ләкин соңрак әлеге фото юкка чыкты. Күрәсең, фото астында бу күренешкә ризасызлык белдереп шәрехләмә язучылар күп булгандыр.
Карап торышка чынлап та Татарстан әләмен хәтерләткән карачкыны яндырып, Аксубай җитәкчелеге нәрсә әйтмәкче булган? Бу уңайдан районның башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбуновка шалтыраттык. «Май чабу бәйрәмендә»… дигән сүземне ишетүгә, сүзнең ни турында барачагын аңлап алды җитәкче.
– Булса ни соң? Кышны озату бәйрәмендә без гел карачкы яндырабыз! Сез аны күрдегезме соң? Флагка охшамаган да бит ул!
– Охшаган.
– Кай җире белән?
– Мәсәлән, төсләре белән.
– Әйе, анда Татарстан әләме төсләре бар, әмма ул бит төрле җиренә таралып урнашкан – карачкының бер җиңе ак, бер җиңе яшел, күлмәге кызыл… «Рәзве» флагка охшаган инде?! Мин охшаган димәс идем!
– Ә бу карачкыдагы төсләр әләмне символлаштырмагач, нәрсәләрне символлаштыра соң?
– Яшел – табигать уянуны күрсәтә торган матур язгы төс. Кызыл… Сүз уңаеннан, анда кызыл төс тә түгел әле, кызыл сары төс ул. Ул – кояш төсе, яз, җылылык мәгънәсенә ия. Ә ак – өмет төсе: яз җитү белән бөтен кайгылар китәр кебек тоела бит инде, шуңа өметләнәсең… Менә шулай шәрехли моны безнең халык. Бу флаг төсләре түгел!
Җитәкченең тасвирлауларын тыңлаганда кайбер өлешләрен күзгә төтен җибәрү дип кабул иттем. Әйтик, аның кызыл сары төс турындагы аңлатмасын. Фотодан күренгәнчә, карачкының киемендә кызыл сары төс юк. Төс аермау чире белән интеккәнемне хәтерләмим: карачкының күлмәге кызыл төстә икәне – ярылып ята.
Анатолий Горбунов монда шау-шу куптарырлык җирлек юк, бар да тәртиптә, дип ышандырырга тырышты, әмма шул ук вакытта: «Барысы да тәртиптә булгач, ни өчен бу фотоны интернеттан юк иттеләр соң», – дигән сорауга җавап бирә алмады.
Бу хакта хокук сагындагылар хәбәрдармы икән дигән сорауга җавап табу өчен, Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев белән элемтәгә кердек. Хәбәрдар икәннәр. Прокурор бу уңайдан тикшерү эше башлануын, карачкы яндыруны оештырган районның мәдәният бүлеге тикшерелүен әйтте һәм шактый кызыклы гына шәрехләмә бирде:
– Сез бу курчакны чынлап та флаг дип бәялисезмени? Төсләре шулуктыр да, ә тасмаларның күләмнәре туры киләме соң? Италия флагы да шундый ук төсләрдә, аңа калса!
Италия флагының төсе шулуктыр да, без Италиядә яшәмибез шул, Татарстанда яши идек әлегә. Шуңа күрә, бәлки, Италия халкының милли хисләре кимсетелмәс тә, ә менә Татарстанда республика байрагы төсләре кергән карачкы яндырылу татарларны кимсетә.
Без, билгеле, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе белән дә элемтәгә чыгарга тырышып карадык. Әмма ул безнең белән сөйләшергә генә теләмәде. Хәер, мондый чараны оештырган җитәкчедән, ниндидер саллы аңлатма алырбыз дип, уйламаган да идек.
Шунысы кызык – бу «күңелле һәм бик зур мәгънәгә ия» чараны уйлап тапкан өчен берәр җитәкчегә мең сум булса да штраф сугарлар микән? Үлчәүгә куеп карагач, кайсы тәлинкә авыррак булыр – кимендә йөз татарның милли хисләре кимсетелүеме, әллә прокурорның «бу – Италия флагы төсләре, монда бернинди куркыныч әйбер булмаган», дип фикер йөртүеме? Карарбыз…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии