- 20.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Архив
Узган атнада Арча районы, Казанбаш мәктәбендә укучы 39 баланың, норовирус дип аталган вирус эләктереп, больницага эләгүе турында язган идек («Төшке ашка – норовирус», №7, 14 февраль, 2017). Бәхеткә, балалар авырып озак ятмады. Район мәгариф бүлегендә һәм Казанбаш мәктәбенең үзендә әйтүләренчә, бүген бөтен бала да укып йөри, карантин беткән. Ләкин булган вакыйгага гына нокта куелмаган.
Балалар больницага эләккәч, кайбер матбугат чараларында «алар ризык белән агуланган, мәктәптә кулланылыш вакыты чыккан ризыклар ашатылган» дигән язмалар пәйда булды. Без исә бу версиянең дөрес түгеллеген аңлатып язган идек. Дәлил буларак, ул вакыттагы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның сүзләрен китердек. «Балалар ризык ашап агуланмаган», – дип кистереп әйтте ул. Роспотребнадзор да мәктәптә бозылган ризыклар тапмады.
Бозылган ризык ашатып ятканнар, дигән сүз юктан гына тумаган, билгеле. Мәктәп янындагы бакчада бер кисмәктә декабрь аенда ук чыккан сөт каплары табылган, янәсе аларны яндырмакчы булганнар. Без Арча районындагы башка мәктәп һәм балалар бакчаларының мөдирләре белән дә элемтәгә кердек. «Кулланылыш вакыты чыккан сөт продуктларын без дә түгәбез һәм капларын яндырабыз. Чөнки аларны җыеп алып китеп йөрмиләр», – дип сөйләде алар. Казанбаш мәктәбендә дә шулай эшләгәннәр. Ә чынлап та бозылган ризык ашатулары ачыкланса, Роспотребнадзор болай гына калдырмас иде, ул яктан бу орган бик нык тора.
Казанбаш мәктәбендә булган хәлдән соң берничә көн үтүгә, Арчадагы хәбәрчебез Гөлсинә Зиннәтова районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов белән очрашып сөйләшкән иде. Алмаз әфәнде дә «агулану» булмавын раслаган. «Норовирус –безнеңчә әйтсәк кизү ул. Ул зарарланган кран суында да, сулыкларда, бассейннарда да булырга мөмкин. Ризык аша да, авыру белән аралашканда да йога ала. Ризыклардан иң куркынычы – яхшылап юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш. Чиста итеп юылмаган савыт-саба, пычрак куллар да авыру китереп чыгара ала. Казанбаш авылында авырып китүчеләр арасында ул көнне мәктәпкә килмәгән балалар да бар. Туклану блогында эшләүче авырган, диләр. Ул пәнҗешәмбе көнне эшкә чыккан инде. Ә бу хәл шимбә кичке 9 сәгатьтә генә беленде. Балалар көндез сәгать 1 белән 2 арасында авырый башлаганнар. Миңа 22.00 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Ул вакытта 9 гына бала иде әле. 22 сәгать 15 минутта мин Казанбаш мәктәбендә идем инде. Беренче булып ашханәне тикшереп чыктык. Бернинди бозылган һәм кулланылыш вакыты чыккан ризык тапмадык. 10нчы февраль көнне тикшерүләр килде. Чисталыкка анализлар алдылар. Комиссия төзеп, күпме күләмдә нинди продукция бар, шуның исемлеген төзедек. Исемлек белән әти-әниләрне таныштырдык. Ниндидер бозылган азык-төлек булып, аны юкка чыгару турында сүз дә була алмый», – дип аңлаткан ул.
Ә менә ашатуны оештыруда хилафлыклар булган. Моны мәктәп директоры Айдар Сафиуллин да таныган һәм тикшерүчеләргә үзе үк барып әйткән иде. Берничә тикшерү эше дә ачылды. Шуларның ничек баруын белергә теләп, бу атна башында Казанбаш мәктәбенә шалтыраттык. Директор гына урында булып чыкмады. Телефон номерын сорадык. «Бездә аның телефоны юк шул. Эштән алынгач, телефон номеры калмады», – дип аптыраттылар безне. Телефон номерларын ук «юкка чыгарып» китте микәнни директор?
Аннан соң районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов белән элемтәгә кереп, Казанбаш мәктәбе директорының эштән китү-китмәве турында сорадык. «Хокук саклау органнары миңа бу тема буенча беркемгә дә шәрехләмә бирмәскә кушты», – диде җитәкче. Ә тикшерү эше әле барамы соң, дигән соравыбызга да шулай ук дип җавап бирде: «Бернәрсә дә әйтмәскә куштылар».
Рәсми җавап алып булмагач, райондагы үз чыганакларыбыз аша белешергә туры килде. Казанбаш мәктәбе директоры Айдар Сафиуллин эшеннән генә алынып калмаган, хәтта тоткарланган да булган икән. Дөрес, хәзер инде аны җибәргәннәр. Казанбаш мәктәбен ризык белән тәэмин иткән оешманың җитәкчесе дә сак астына алынган булган. Казанбаш мәктәбендә аш пешерүче булып эшләгән ханым да (ата-аналар балаларының вирус эләктерүен беренче чиратта шуннан күргән – Авт.) эшеннән җибәрелгән. Ә мәктәп үз режимында эшли башлаган, ашханәсе генә әлегә ябык, ди. Санэпидемстанция рөхсәте буенча, балаларга ризыкны башка мәктәптә пешереп, автобус белән китерәләр икән.
Гадәти кизү генә дип тотынган идек, әллә ничә кат йозак астында саклана торган серле вакыйга булып чыкты әле бу. Вакыйганы күзәтеп барачакбыз, бәлки, тора-бара йозаклар ачылыр.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии