Митингчылар өч сәгать автозакта утырган

Митингчылар өч сәгать автозакта утырган

Якшәмбе Казанда полиция золымына каршы чарада катнашкан сигез кеше дүшәмбегә каршы төнне полиция бүлегендә үткәрде. Көндезге сәгать бишенче яртылар тирәсендә кулга алынган кешеләрне өч сәгать автозактан чыгармыйча тотканнар. Аларның күбесе – Гражданлык берлеге активистлары.

Полициядәге хокук бозуларга каршы оештырылган митингта катнашкан Казан кызы Алинә кичәге вакыйгалар турында «Азатлык» хәбәрчесенә сөйләде. Фамилиясен әйтергә ул кыймады.

СЕРГЕЙ НАЗАРОВНЫ ИСКӘ АЛЫП БУЛМАДЫ

– Сәгать көндезге өчтә без Ирек мәйданында җыелдык. Шәһәр хакимияте әлеге җыенга рөхсәт бирмәде. Чарага полициядән золым күргән кешеләр килгән иде. Әйтик, Яшел Үзәннән улы югалган бер ханым килде. Аның улы полиция тарафыннан тоткарланганнан соң юкка чыккан, – дип сөйләде Алинә.

Ирек мәйданында тик кенә басып торганнан соң, иллеләп кеше Черек күл тирәсендә урнашкан Эчке эшләр министрлыгы бинасына таба юнәлде. Максатлары – Сергей Назаров истәлегенә такыя салу иде.

– Лобачевский белән Дзержинский урамнары киселешенә барып җиткәч, ни күрик: алтмышлап полиция хезмәткәре Дзержинский урамын тулысынча камап алган. Ниндидер полковник безгә: «Кичекмәстән таралашыгыз! Сезнең йөрешегез рөхсәтсез килеш уза», – диде. Нинди йөреш? Без тыныч кына урам буенча атлап килә идек.

Шулвакыт бер егет Русия гимнын җырлый башлады. Аны шундук кулга алдылар да автозакка утырттылар. Без: «Оят! Оят!» – дип кычкыра башладык. Мин камера белән полиция хезмәткәрләре янына килеп: «Сез интернет йолдызлары булачаксыз!» – дип йөзләренә кычкырдым. Күрәсең, алар мине журналист дип уйлагандыр. Миңа тимәделәр, – дип дәвам итә Алинә.

Берничә минут эчендә сигез кеше тоткарланды. Араларында 70 яшьлек ир-ат һәм Светлана исемле туташ та булган икән. Соңыннан ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шуннан өенә кайткан.

Иң шаккатырганы шул: аларны 16 сәгать 20 минутта кулга алсалар да, автозактан полиция бүлегенә нибары кичке сәгать 8ләрдә генә чыгардылар. Ягъни алар 3 сәгать салкын автомашинада үткәрергә мәҗбүр булды, – ди Алинә.

БӘДРӘФКӘ ДӘ ЧЫГАРМАДЫЛАР

20 яшьлек Иван Реут – кулга алынганнарның берсе. Без аның дусты Владимир белән элемтәгә кердек. Владимир Иванның соңгы төнне нинди шартларда үткәрүен сөйләде.

– 3 сәгать буена автозакта утырганнан соң, Иванны камерага ябып куйганнар. Камерада коточкыч салкын, дип сөйләде Иван. Җитмәсә, аны бәдрәфкә дә чыгармаганнар. Бүген иртән мәхкәмә буласы иде. Без барыбыз да иртәнге сәгать 9да Груздев урамы 4 йортта урнашкан мәхкәмә бинасына килдек. 8 сәгать шунда көттек! Нәтиҗәдә, бернинди утырыш булмады! Көндезге сәгать 4тә барлык гаепләнүчеләрне йортларына озаттылар. Аларның эшләрен җәмәгать судьялары караячак, – дип сөйләде Владимир.

Кичә кулга алынган активистларны рөхсәтсез йөреш оештыруда гаеплиләр икән. Владимир сөйләвенчә, Иван Реутка полиция белән низагка керүне дә шелтә итеп такмакчылар. Хөкемдар аны гаепле дип тапкан очракта, ул 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
25 мартта Казанга Русия прокурорының беренче урынбасары Александр Бастрыкин килүе көтелә. Казан гражданлык берлеге ул көнне дә оештырырга ниятли.

Рамил САФИН.

Күпбалалы гаиләләр яхшы җир сорый

Күпбалалы гаиләләр үз хокукларын яклап пикет үткәрергә Мәскәүгә барырга җыена. Алар, бирешмәячәкбез, көрәшне дәвам итәбез, дип әйтә. 15 мартта чираттагы пикетларын Татарстан хөкүмәте бинасыннан ерак булмаган Ирек мәйданында үткәрделәр. Түрәләр алар янына чыгуны кирәк санамады. Каршылык чарасына 30лап гаилә килгән иде.

Алар хакимиятнең Биектау районында бүлеп бирергә җыенган җирләрен алырга теләми. Казаннан 10 чакрым ераклыктагы бу300 гектаркишәрлек Каймар һәм Иске Тура авыллары арасына урнашкан. Бу урыннан алты чакрым ераклыкта гына «РосРАО»ның «Радон» дип аталган нурланышлы матдә калдыкларын күмү базы бар. Бу баз әле дә эшләп килә һәм аңа Татарстан, Мари Иле, Чуашстан ширкәтләреннән җитештерү калдыклары китерелә.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов фикеренчә, «Радон»га Мәскәүдән дә нурланышлы матдәләрнең калдыкларын китерә башларга мөмкиннәр.

Татарстан Экология министрлыгы, күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирнең бернинди куркынычы да юк, бу коткыга бирелү генә, дип белдерә. «Роспотребнадзор» һәм министрлык бу урынга барып нурланыш дәрәҗәсен үлчәп тә кайтты. Бу хакта хөкүмәт канаты астындагы мәгълүмат чаралары, сәгатенә 5-8 микрорентген нурланышның сәламәтлеккә бернинди зыяны юк, дип сөйләде.

«РАДОН»НЫҢ ДА КУРКЫНЫЧЫ БАР

Казан федераль университетының экология һәм география институты галиме Олег Бәдретдинов, Казанда да 8 микрорентгеннан югарырак күрсәткән урыннар бар, бу зур шәһәрләр өчен гадәти күренеш, дип әйтә. Әмма җитәкчелекнең «Радон»нан ерак булмаган җирләрне күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирергә җыенуларын, уйламыйча эшләнгән адым, дип бәяли. Бәдретдинов фикеренчә, беренчедән, әгәр андый-мондый хәл була калса, мисал өчен, «Радон»да хәвеф-хәтәр, көтелмәгән хәл килеп чыкса, йә террор гамәле кылынса, бу бик куркыныч урын булып тора. Галимнәр, «Радон» ябылырга, анда нурланышлы калдыклар китерү туктатылырга тиеш, ди.

Икенчедән, күпбалалы гаиләләргә шәһәрдән читтә, барырга ерак җирне бүлеп бирү – аларны санга сукмау, кеше рәтенә куярга теләмәүне күрсәтә. Билгеле булганча, күпбалалы гаиләләр, гадәттә, бай түгел, шәһәрдән ерак яшәү аларга проблема гына тудырырга мөмкин.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, 15 марттан соң күпбалалы гаиләләргә башка бер җирдә кишәрлек бирү мәсьәләсе карала башлаячак, дип әйткән иде. Әмма мэриянең матбугат хезмәте әлегә кадәр бүтән урын табылмаган дип белдерә.

КАЗАН ТИРӘСЕНДӘ ДӘ ЯХШЫ ҖИРЛӘР ҖИТӘРЛЕК

Олег Бәдретдинов әйтүенчә, күпбалалы гаиләләргә бирү өчен Казанның үз тирәсендә дә менә дигән җирләр бар. Күрәсең, җитәкчелекнең аларны бирәсе килми.

– Казан тирәсендә җирләр бик күп. Шәһәр үзәгенә бик якын булган Константиновка бистәсе янында да бик зур кишәрлек бар. Без ул урынның нурланышын тикшердек. Газ китерелгән, әлегә анда бернәрсә дә төзелә башламаган, ул урыннар авыл хуҗалыгы җирләре исемлегеннән чыгарылган. Иң әһәмиятлесе – ул Казан үзәгенә бик якын. Бу беренчесе булды. Икенчесе – Казаннан ерак булмаган Көектә, өченчесе – Салмачта да яхшы урыннар бар. Җирләр җитәрлек, – ди Бәдретдинов.

Константиновка янындагы кишәрлекне ул экология ягыннан да бик чиста һәм нурланышсыз урын дип атый. Белгечләр «Радон» тирәсендәге җирләрнең тагын бер куркыныч ягы бар дип белдерә. Бу урыннан ерак түгел генә Биектау районында «Оргсинтез», советлар заманында, җир астына фенол күмгән булган. Альберт Гарәпов: «Андый-мондый хәл була калса, Казан өчен дә, тирә-яктагыларга да иң куркыныч урын шушы», – дип әйтә.

ЧИСТАЙДА НУРЛАНЫШ 40 МИКРОРЕНТГЕНГА ҖИТӘ

Казанда һәм Казан тирәсендә яшәү өчен бик чиста булган, сәламәтлеккә зыян килми торган җирләр бөтенләй юк, мөгаен, дигән сорау да туа. «Нишләп булмасын! Андый җирләр бар, анда түрәләр генә яши. Ул – Боровое Матюшино», – дип әйтә Бәдретдинов.

– Бу – искиткеч урын. Монда, беренчедән, урман, икенчедән, Идел елгасы һаваны чистартып тора. Шуңа күрә дә анда идарә итүчеләр яши, – ди Бәдретдинов.

Ул, гомумән Татарстанда экологиягә, радиацияле урыннарга, гади кешеләрнең кайда һәм ничек яшәвенә игътибар юк дип әйтә. Казанда нурланыш уртача 7-10 микрорентген тәшкил итсә, Менделеевскида 20-25кә, Чистайда 40ка кадәр җитә. «Татнефть» корылмаларында сәгатенә 100 микрорентген нурланыш биргән урыннар да бар.

Наил АЛАН.

Диния нәзарәтендә тагын яңалык

Татарстан каршында эшләп килүче «Хәләл» комитетының башлыгы 2007 елдан бирле Динар Садыйков булды. 14 мартта аның вазифалары Татарстан мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма мөдире Марат Низамовка күчте. Динар Садыйков вазифасыннан алынганмы, әллә үз теләге белән киткәнме, төгәл аңлашылмый. Динар үзе «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә «үз теләгем белән киттем» дип аңлатырга тырышты.

– Комитетта эш катлаулана. Киләчәктә дәүләт дәрәҗәсендәге яңа структура төзеләчәк. Русия күләмендә бер федераль хәләл оешма булачак, төбәкләрдәге барлык комитетлар бер үзәккә буйсыначак. Казанда утырып федераль дәрәҗәдә эшләү дөрес түгел, мин җитешә дә, аны тарта да алмас идем. Комитетның үзәге Казанда булырмы, Мәскәүдә урнашырмы, төгәл әйтә алмыйм, – диде ул. Динар Садыйков Татарстан Диния нәзарәтендә Госман хәзрәт Исхакый кул астында эшләде, моннан тыш элеккеге мөфти белән аны туганлык җепләре дә бәйли. «Эшегездән китүегез Илдус хәзрәт Фәизнең Госман хәзрәт кешеләреннән арыну теләгенә бәйлеме?» – дип сорагач, Динар Садыйков өздереп җавап бирә алмады.

– Эштән китүем туганлыгыма яки Госман хәзрәт белән бергә эшләгән кеше булуыма бәйле дип әйтә алмыйм. Комитетның эше дәвам итәргә тиеш, ул аякта нык басып тора, чит илләргә хәләл итне экспортка җибәрү эше проектлары уйланылган иде, ләкин аны тормышка ашыру авыррак, аны башка кешеләр башкарып чыгар дип өметләнәм. Гаризаны үз теләгем белән яздым, – диде Динар.
Аның яңа эш урыны һәм вазифасы – «Хәләл» дөньясында Ислам палатасының тикшерү һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе.

– Әлегә эшемнең төп юнәлеше – Татарстанда җитештерелгән товарны мөселман илләрендә сәүдә итү, продукцияләрне чит ил базарына чыгару мөмкинлеген карыйм, –дип аңлатты.

Фейсбуктагы фикер алышуда Динар Садыйковның бу эше күпкә мөһимрәк һәм вазифасы да кәттәрәк дип атадылар.

Динар Садыйков комитеттан үзе генә китеп бармаган, аның артыннан кул астында эшләгән барлык хезмәткәрләре: урынбасарлары, матбугат үзәге, менеджерлары да гариза язган.

«Хәләл» комитетының яңа җитәкчесе Марат Низамовның бүген беренче эш көне булды. «Татарстан мөселман эшкуарлары ассоциациясенең шура әгъзасы гына булып калам, чөнки комитетта эш күп», – диде ул.

«Моңа кадәр комитетта ниләр эшләнгән, барысы да дәвам итәчәк, җитештерү предприятиеләрне сертификацияләү, продукцияләрне җитештерүне контрольдә тоту, тикшерү, хәләл базарны киңәйтү – болар барысы да уставта язылган. Русиядә хәләл стандартларны унификацияләү эше бара. Тиздән «Хәләл экспо» күргәзмәсе узачак, бу сорау тагын күтәреләчәк, бердәм стандарт булырга тиеш. Тикшерү, контрольдә тоту бер ысул белән башкарылырга тиеш, моны барысы да аңлый, белә.

– Минем бу өлкәдә эшләгәнем юк, тәҗрибә вакыт белән килер. Бүген беренче эш көнем, кәгазь, документларны барлыйбыз, почталарны тикшерәбез. Яңа команда төзим, үз кешеләрем белән эшләячәкмен, – диде Марат әфәнде.

Мөфтияттә яңа җитәкчелек алмашынгач, составы да тулысынча диярлек үзгәрде. Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Госман хәзрәт кулы астында эшләгән ике генә кеше калды: берсе – Вәлиулла Ягъкуб, икенчесе – Ильяс Җиһаншин.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Комментарии