- 20.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Архив
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белдергәнчә, башкалабыз Русиядә туристларны кабул итү буенча беренче урыннарда бара.
Шәһәр күзгә күренеп матурая, зурая, төзекләндерелә. Көн саен диярлек уздырыла торган Халыкара фестивальләр, бәйрәмнәр, спорт ярышлары моңа дәлил булып тора. Халык бу чараларны үткәрүдә күпме генә көч, нервларын бетерсә дә, бюджетның акчасы никадәр түгелсә дә, бер нәрсәне танырга кирәк: Казанны хәзер Казахстан белән бутаучылар аз һәм ул таныла бара. Тик туристлар өчен Казанда уңайлыклар белән мактанырлык түгел әле. Казанда гына түгел, Татарстанның башка төбәкләрендә дә хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә үсмәгән. Бу безнең тәрбия, менталитетка да бәйледер. Без, Европа илләрендәге менеджерлар кебек, акча эшли, үзебезне күрсәтә белмибез. Ә күрсәтер, башкаларны шаккатырыр әйберләр милләтебездә дә, төбәкләребездә дә, кешеләребездә дә, ай-һай, күп! Мисал өчен Зөя утравы…
Тарихи фактларга күз салсак, Зөя төрле милләт: татар, чуваш, мари, мордваларны чукындыру урыны булган. XVI-XVIII гасырларда Зөя утравында урнашкан Богородице-Успенский монастыре Урта Идел буенда иң байлардан саналган һәм Русиядә 20 бай монастырьларның берсе булып торган. 1764нче елгы реформалар вакытында аның мәйданында 7200 ир-егет крестьян исәпләнгән. Икътисади кыенлыклар кичерү сәбәпле, XX гасыр башында монастырьда 20-25 монах кына яшәп кала. Совет власте исә аларны да юкка чыгара, монастырь талана. Күп еллар дәвамында аның бинасында психик яктан авыруларны дәвалыйлар.
2010нчы елда, ТРның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән, Зөя утравында төзекләндерү эшләре башланды. Инде менә берничә ел тикшеренү, археология эшләре бара. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәргән, төзекләндереләчәк әйберләр дә шактый.
***
Утрауга су юлы һәм коры җирдән барырга мөмкин. Без Зөягә су юлыннан барырга булдык. Беренчедән, җәйге эсседә теплоходта җиләсрәк, икенчедән, Югары Ослан районы, яр буенда урнашкан матур авылларны, дача йортларын, табигатьне күзәтеп, хозурланып барырга мөмкин.
Казанның елга портыннан бу утрауга берничә теплоход йөри. Алар көннең төрле вакытларында елга портыннан кузгала. Билет бәясе күп тә, аз да түгел – йөз сум! Беренче рейс иртәнге 8.20дә. Теплоход дача бистәләре тукталышларында туктаганлыктан, Зөягә без 2 сәгатьтән артык бардык.
5нче июльдән бу утрауга экскурсия теплоходы да йөри башлады. Ул атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшли. Анда билетлар ике тапкыр кыйммәтрәк, ягъни 200 сум. Без шимбә көнне барганлыктан, ул теплоходка билетлар инде калмаган иде.
Зөя безне яр буенда балкып утырган елга порты белән каршы алды. Читтән ул әкиятләрдәге «теремок»ны хәтерләтә. Кечкенә генә, җыйнак һәм бик матур. Аның эчендә билет сату кассасы, кафе, бәдрәф урнашкан. Әмма, ни сәбәпледер, ул кафе эшләми булып чыкты. Бәлки, арендага алучы юктыр, бәлки, ашарга йөрмиләрдер… Хәер, ашау темасы бераз соңрак…
Утраудагы тарихи урыннар тау башында урнашкан. Алар әллә кайдан матур булып, күренеп тора. Без, теплоходта утрауны карарга килгән бер төркем туристлар, шунда, тау башына юл алдык. Утрауны карарга килүчеләр шактый. Күбесе чит төбәкләрдән һәм гид белән йөри. Кайберләренә кушылып, мин дә утрау, андагы корылмалар тарихы белән таныштым. Монда 1556нчы елда салынган соборларны да, XVII гасыр корылмаларын да күрергә мөмкин. Аларның кайберләрен әле бүген дә төзекләндерәләр. Яр буенда һаман да казу эшләре бара.
Утрауда 200дән артык кеше яши. Туристлар йөри торган мәйданда иске йортлар бик аз. Аларны сүтеп, урыннарына яңа, заманча йортлар салганнар. Бер зур өй дүрт гаиләгә исәпләнгән. Тыштан караганда, анда барлык уңайлыклар да бар. Дөрес, йортлар тирәсендә бакчалар гына юк. Кайберләрендә чәчәк түтәлләре генә утыртылган.
Юлларга килгәндә, туристлар йөри торган территориягә таш җәелгән. Тарихи корылмалар, чиркәүләрне карап чыкканнан соң, утрауны тулысынча әйләнеп чыгарга булдым һәм бик кызыклы күренешкә тап булдым. Бу – шәһәр һәм авыл кушылмасы кебек. Утрауның бер ягында – кала, икенчесендә – сала. Зөянең туристлар «күрми» торган мәйданында юллар юк. Яңгыр яуса, ул сукмаклар пычракка батачак. Ярым җимерек, иске йортлар да шактый. Йортларның нинди халәттә булуына карап, авылда өлкән яшьтәгеләр генә яши бугай, дигән нәтиҗәгә киләсең. Дөрес, иске йортларда яшәүчеләрнең 6-7 сутый бакчалары да бар. Күрәсең, алар яңа йортларга күчәргә ризалашмаган, бәлки, тәкъдим итмәгәннәрдер…
Утрауда, һәр муниципаль берәмлектәге кебек, почта, медицина ярдәме күрсәтү бүлеге, кечкенә генә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һ.б. бар.
ТУРИСТЛЫК
Бездә тарихи урыннар искиткеч күп. Кайбер авылларыбыз, шәһәрләребез, корылмаларыбыз туристлар агылган Европа илләрендәге тарихи объектлардан һич кенә дә ким түгел. Әмма без читтән килгән кешеләргә үзебездәге байлыкларны тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белмибез, туристлык сервисы бездә һаман да җәелеп китә алмый. Әйтик, шул ук Зөя утравын гына алыйк. Тарихи корылмаларда төзекләндерү эшләре тулы көченә бара, бу утрауга Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән туристлар агыла башлады. (Мин барган көнне генә дә Тула шәһәреннән һәм Америкадан килгән туристлар төркемен очраттым.) Шуңа да карамастан, аларга хезмәт күрсәтү әле аксый. Туристлыкны бездә никтер сувенир сату белән генә чагыштыралар бугай. Зөя утравында вак-төяк, сувенир, туңдырма, спиртсыз эчемлекләр сатыла торган әллә ничә ноктаны очратырга мөмкин. Туклануга килгәндә, андый урыннар бик аз. Аз гына да түгел, ул урыннарда менюда булган ризыкларның юк булуы да ачыкланды әле. Шимбә-якшәмбе көннәрендә, аеруча да җәй көне, туристларның агылып килгәнен белә торып, Зөя кафеларында ризыкны җитәрлек күләмдә әзерләмиләр. Юкса, шул вакытта күпме акча эшләп калырлар иде дә һәм: «Бу кафеда тамак туйдырып булырлык түгел», – дигән сүзләрне ишетмәсләр иде.
2010нчы елда Зөя утравына 7 мең турист килгән. Узган елда бу сан 108 меңгә кадәр җиткән. «Быел әлеге тарихи утрауга 150 мең турист килер дип планлаштырыла», – диде ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Артур Абдрәшитов.
Дөрес, ашау-эчү ягын кайгыртып бетермәсәләр дә, туристларга кунар урыннар әзерләнгән. Зөядә 4 кечкенә кунакханә (11 кешелек), «Сәүдәгәр Каменев йорты» (16 кеше сыйдырышлы) һәм тагын, тукталып, төн куна торган берничә урын бар. Кунакханәләрдә ике кешелек урыннар 1,5 меңнән алып, 8 мең сумга кадәр тора.
«БУЛГАРИЯ» БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТТЕ?
Болгар шәһәреннән кайтканда штормга эләккән «Булгария» теплоходының батуына 3 ел тулды. Инде гаеплеләргә суд карары чыгарылды. «Бөкрене кабер генә төзәтә» дигән әйтем исә һаман актуаль булып кала бирә, чөнки безнең хезмәт күрсәтүчеләрне мондый фаҗига дә бер нәрсәгә дә өйрәтмәгән икән.
Туристларны йөртә торган теплоходлар инде шактый иске. Шуңа да карамастан, җитәкчеләр һәм судно хуҗалары пассажирлар турында әле дә булса кайгырмый. Без Зөягә барган теплоходның урындыклары кыйшайган, төзекләндерелмәгән, коткару жилетлары да 30 тирәсе генә. Күңелне тырнаган тагын бер күренешне әйтми кала алмыйм – Казаннан киткәндә билетларны кассадан алдык; кире кайтканда исә акчаны теплоходта торучы контролерга гына бирергә куштылар, һәм безгә бернинди дә билет бирелмәде. Бу теплоход баткан очракта, анда күпме кеше барлыгын каян исәпләрләр иде икән соң?
Лилия ЛОКМАНОВА
Казан – Зөя – Казан.

Комментарии