«Мин әтине яратмыйм!»

«Мин әтине яратмыйм!»

Узган елның 12нче августында укытучы Гөлназ Мансурова, гадәттәгечә, үзе эшләгән мәктәпкә ашыга. «Зебрадан» чыккан вакытта аны машина бәрә һәм 50 метрлап сөйрәп алып бара. Алган тән яраларыннан, Гөлназ ханым ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Кызы Сәлиха ятим кала.

Әнисен югалту кайгысын кичерә алмый азапланган баланы тагын бер сынау көтә. Кечкенәдән бергә үскән туганнарыннан аерып, әтисе аны үзе белән Самарага алып китмәкче. бәхетле булып үсәргә тиеш кебек, ләкин закон моны аңламый. 9 яшьлек Сәлиханың «Мин әтине яратмыйм!», – дип елавын үз күзләрем белән күрдем. Тик опека органы вәкилләре бу турыда уйлап баш ватмый кебек. Хәзер кызның язмышы Татарстанның Югары суды кулында.

«ЙӨКЛЕ ВАКЫТТА ДА КЫЙНАГАН»

Кызның әнисе 37 яшендә Самарада яшәүче Рафик исемле милиция хезмәткәре (хәзер пенсиядә) белән тәүге никахын укыта. Гөлназ ханымның бертуган апасы Галия сүзләренә караганда, алар гаиләсендә аңлашылмаучанлыклар шуннан соң ук башланган. «Никахлары ноябрьдә булса да, Самарага ул февральдә генә китте. Рафик әле кил, әле килмә дип, башын катырды. Әзрәк яшәгәч, сеңелемне биктә тота башлады. «Беркая да чыгып йөрмә, беркем белән сөйләшмә» дигән.

Өч елдан, Гөлназ ханым, киемнәрен җыеп, Казанга кайта. Үзе моны: «Башка аның белән яши алмыйм. Ни генә эшләсәм дә, ошамый. Гел бәйләнә», – дип аңлата. Бу вакытта аның берничә атналык авыры була. Баланың атасыз үсмәвен теләп, апасы Галия иргә шатлыклы телеграмма җибәрә. «Гөлназны алырга кайткач, Рафик аны яманлап сөйләде. «Хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган. Аны үзең теләгәнчә бөгәргә ярамый. Ул бар яктан килгән. Тагын нәрсә таләп итмәкче буласың?» – дидем. Гөлназны солдат итеп күрде. Һәрвакыт бөгеп торырга теләде. Рафик кешене буйсындырырга ярата. Аның икенче бер сеңлемнең Мөхәммәт исемле 4 яшьлек улы белән уйнавын карап тордым. «Мөхәммәт! Әйдә солдат уены уйныйбыз. Мин офицер булам, син – солдат. Башладык! Бас, утыр, бас, утыр! Селкенмә, төз генә басып тор», – ди. Шундый уен буламы? Шул рәвешле Гөлназдан да солдат ясамакчы булды ул», – ди Галия апа.

Бер кайткач, Гөлназ ханымның кабат ире янына китәсе килми. Ләкин Рафик Дәүләтов үз сүзендә нык тора. Сеңлесенә кунакка баргач, Галия апа ирнең сәер холкы белән «якынрак» таныша: «Самарага Алия исемле сеңлемнең балалары белән бардым. Өйдә беркем юк иде. Пакетларны идәнгә куеп кына бетердем, арттан килеп, Рафик мине буа башлады. Балалар да шунда, карап торалар. «Рафик, кулларыңны ал, балаларны куркытасың!», – дим. Йөзе куркыныч иде – авыз читләреннән селәгәе агып тора, үзе бертуктаусыз нәрсәдер сөйләнә. Тыңламады, бууын дәвам итте. Сулыш ала алмаудан хәлем начараеп, егылыр дәрәҗәгә җиткәч, ишек ачылган тавыш ишетелде – Гөлназ кайткан икән. Шуннан соң гына кулын алды. «Гөлназ, аның эпилепсияме әллә – селәгәйләре акты, психик тайпылышлар юктыр бит Рафикта? Ничек мондый кеше белән яши аласың син?», – дидем. «Миңа шушылай көн күрергә туры килә. Үзең мине биреп җибәрдең бит», – диде сеңлем. Гөлназның йөклелеге бик авыр узды. Тәне кычытудан интекте. Бертуктаусыз кашынып, төнлә дә йоклый алмады. Рафик аны шул вакытта да кыйнаган – корсагына суккан».

«СИНЕ ЮЛӘРЛӘР ЙОРТЫНА ҖИБӘРЕРГӘ КИРӘК»

Галия апа әйтүенчә, бала тугач, Рафик Дәүләтов хатынын тагын да ешрак кыйный башлый. Гөлназ ханымның кайнанасына язып та, җибәрми калган хатын бирделәр. Әлеге хат мәрхүмәнең документлары янында сакланган. Анда ул менә ниләр яза: «Баланы авыр таптым. 3 ай буе бертуктаусыз елады. Кулдан төшмәде. Ашарга пешергәндә һәм кер юганда да, гел кулымда йөрттем. Төнге сәгать икедә генә йокыга китә иде. Беренче айларда Рафик миңа бик булышты. Рәхмәт аңа. Ләкин ул кисәк кенә үзгәрде. Баланың елавында мине гаепләде – тынычландыра белмим, баланы дөрес итеп ашатмыйм, дөрес итеп кулга алмыйм – бер нәрсәне дә дөрес эшләмим!!! Соңрак, ачуы чыгып, тәнем күгәргәнче, баш мием селкенгәнче кыйный башлады. Кызыбызны имезеп утырган чакта, килә дә, баш түбәсенә чүкеч белән суккан кебек, бер-бер артлы берничә тапкыр бар көченә йодрыгы белән суга. Күзләрдә очкын күренә, колаклар чыңлый башлый. Мондый сугулардан соң күгәрек калмый, ләкин кеше акылдан яза. Теләсә кайсы медиктан сорый аласыз. Аннан мыскыллы елмаю белән: «Сине юләрләр йортына җибәрергә кирәк. Ә баланы үземә калдырам. Башка хатын гына табыйм әле. Әлегә кызымны тәрбиялә, соңыннан бу фатирда эзең дә булмасын!», – дия иде. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды», – дип яза ул.

Бу хәлләрдән соң, Гөлназ Мансурова абыйсына шалтырата, килеп алуын үтенә. 2 еллап Казахстанда, әнисе белән яши. Аларның никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән булса да, бала атасының фамилиясен йөртә һәм Самарада теркәлгән була. Кабат Казанга кайтканда, иренең башка хатын белән никах укытуы турында ишетә. Рафик Дәүләтов алиментлардан кача, кызын күрергә килми, ничек яшәве белән кызыксынмый. Сәлиха әтисен беренче тапкыр 4 яшендә генә күрә. Квитанцияләр буенча карап, түләгән алименты турында түбәндәгеләрне әйтеп була: 2005нче елдан 2010нчы елга кадәр, 6га бүлеп, барлыгы нибары 7700 сум гына акча җибәргән.

Гөлназ Мансурованың вафатыннан соң, ир Казанга кайта. «Җирләргә алып китәр алдыннан, мәет янында Гөлназның хезмәттәшләре – дин укытучылары җыелып тора икән, шунда Рафик «Мин киләсе айдан алимент түләмим инде» дип сөйләп йөргән. Бөтен кеше шаккаткан», – ди Галия апа.

Ир шул вакытта ук кызны алып китәчәге турында сөйләнә башлый. Әмма кызның әнисе ягыннан туганнары риза булмый. Уртак бер фикергә килеп, язмача килешү төзелә: 18 яшенә кадәр Сәлиха Казанда, туганнарында тәрбияләнәчәк. Әмма быелның март аенда, ата кеше бу килешүдән баш тарта. Кызны үзе белән алып китү өчен, ул Галия апаны судка бирә. Авиатөзелеш районы суды баланы әтисенә бирергә дигән карар чыгара. Опека органы кызның Казандагы яшәү шартлары турында акт төзесә дә, бала белән ата арасындагы мөнәсәбәтне тикшереп тормый. Эшне Югары суд хөкеменә тапшыралар.

ФАТИР МӘСЬӘЛӘСЕ

Галия апа кызны әтисенә бирүгә каршы. Бу хакта ирнең үзенә дә әйткән. «Йөклелеге турында әйтеп һәм сеңлемне кабат яныңа җибәреп, бик ялгыштым. Бу эшем яхшылыкка китермәде. Инде Сәлиха белән дә шулай эшли алмыйм, дидем», – ди ул.

Ни өчен баланы бирәсегез килми?

– Ул ышанычлы кеше түгел. Ата буларак Сәлиха белән кызыксынмады. Тота да, мин аның әтисе, ди. Әйттем: «Син 9 ел буе аның әтисе. Шушы вакыт эчендә бер сөеп булса да карадыңмы син аны?», – дидем. «Эшең булмасын!» – ди. «Сиңа ул бала нәрсә өчен?» – дип сорадым. Рафик урынына апасы җавап бирде: «Энем белән икебез дә өлкән яшьтә. Балаларыбыз юк. Карарбыз», – ди. Рафик: «Мин баланы үзем тәрбияләмим, апама бирәм карарга, ди». «Песи баласы түгел бит ул, алып, соңыннан кемгәдер илтеп бирергә. 1,5 яшеннән алып, ул бала безнең белән үсте. Гаиләсеннән аерып аласың бит», – дидем.

Туганнары Рафик Дәүләтов кызны мирассыз калдырыр дип борчыла. Чөнки Гөлназ ханымны җирләгән көнне ул Галия апага үзенең Казанга күченеп киләчәге, Самарадагы фатирын сатачагы турында сөйли. «Ул фатирда Сәлиханың да өлеше бар. Ничек сата аласың?», – дим. «Опека бүлеге ярдәме белән», – диде. «Казанда фатир бәяләре кыйммәт. Калган акчаны каян аласың?», – дип кызыксындым. «Гөлназдан мирас булып калган Казандагы бүлмәне сатам», – диде. «Ничек инде, ул бит Сәлиханыкы!» – дим. «Галия апа, кызның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуыма каршы киләсезмени?» – диде. Мин каршы түгел, киресенчә, Сәлиханың җитеш тормышта үсүен телим. Ләкин Рафикның кыз хисабына үз тормыш шартларын яхшыртуына каршы киләм!» – дип аңлатты Галия апа.

Опека органы тарафыннан бер нәрсә исәпкә алынмаган. Ирнең Самарадагы тормыш шартларын тикшергән актта күрсәтелгәнчә, фатир бер бүлмәле, йоклар өчен карават һәм кресло-диван бар. Димәк кыз әтисе белән бер бүлмәдә йокларга тиеш була. Җитлегү чорына җиткән кыз баланың әтисе белән бер бүлмәдә йоклыйсы килмәячәге теләсә кемгә билгеле. Бу очракта шунысы да бар – кыз аның белән үсмәгән, аралашмаган, ул аның өчен бөтенләй чит кеше.

МИН АНЫ ЯРАТМЫЙМ!

Туганнары әйтүенчә, кыз әтисе янына китүгә теше-тырнагы белән каршы. «Әтигә бирмәгез! Аның белән яшәргә теләмим. Нишләп бөтен яраткан кешеләрем дә мине ташлый. Башта ташлады, хәзер сезме?» – дип елый икән ул.

Сәлиханы психологларга да күрсәткәннәр. Алар биргән нәтиҗә судта кулланылачак. «Гаилә» дип аталган гаилә һәм балаларга социаль ярдәм дәүләт оешмасы белгечләре: «Әнисенең үлеме кызга көчле травма ясаган. Ул аны югалтуы белән әле дә килешми. Тормышына үзгәрешләр кертү бала психикасында тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк. Кыз өчен иң якын кеше – «Галия апа» булуы ачыкланды. Аның өчен образы юк, мөгаен ул аны бөтенләй күрмәгәндер, яки аның кыз өчен әһәмияте аз» – дип язалар.

Сәлиха белән үзем дә сөйләшеп карарга булдым. Әтисе турында сөйләгәндә кыз бертуктаусыз диярлек елады.

– Әтине 4-5 тапкыр гына күргәнем бар. Әни үлгәч, ул аны күмәргә кайтты. Мин елап утырдым, ә ул мине тынычландырмады да.

– Әтиең белән яшисең киләме?

– Юк! Мин аны белмим. Мин монда яшәргә ияләшкән, монда туганнарым күп. Мин аннан куркам.

– Нигә куркасың?

– Ул мине кыйнарга мөмкин. Ачуланып торачак.

– Аның сине кыйнаганы бар идемени? Нишләп шулай дип уйлыйсың?

– Кеше янында кыйный алмый бит инде. Ачулана да алмый. Ә бергә яшәгәндә бөтенләй башка төрле булачак. Мин аңа ышанмыйм.

– Әтиең белән кайларга бара идегез?

– Бервакыт аквапаркка алып барды. Ләкин таулардан төшеп була торган җиргә кертмәде. «Ул бүлеге кыйбат. Йөзеп кенә йөр», – ди. Зоопаркка бардык. «Миннән бер адым да читкә китмә, басып кына тор!» – диде.

– Әтиең белән телефоннан сөйләшеп торасыңмы?

– Аның номеры миндә юк. Сөртеп аттым. Кайвакыт телефонны алып, Руфинәне, Русланны эзли башлау өчен Р хәрефенә баскач, Рафик килеп чыга. Аның исемен дә күрәсем килмәде! Миңа шалтыратканы булмады. Укытучымның телефонына шалтыратканы бар. «Сөйләшәсем килми, сөйләшмим!» – дия идем.

– Нигә сөйләшәсең килмәде?

– Мин аны яратмыйм! Әни сөйләде – мине имезеп утырганда, әти аның башына суккан. Әнине кыйнаган кебек, ул мине дә кыйный ала. Аны яратмаган кебек, мине дә яратмаячак.

ОПЕКА ОРГАННАРЫ ТЕЛ ЯШЕРӘ

Рафик әфәнде белән Сәлиха турында сөйләшәсем килсә дә, ул әңгәмәдән баш тартты, «Бала турында язасы булмагыз! Аңладыгызмы? Язып кына карагыз, судка бирәм мин сезне!» – дип янады.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының опека органы бүлеге җитәкчесе Ирина Митченкова да, минем сорауларга җавап бирмәде:

– Бу мәсьәлә судта гына хәл ителә. Мин бернинди комментарий да бирмим.

– Ата кеше даими рәвештә алимент түләмәгән, балигъ булмаган баласы барлыгын белә торып, тәрбияләүдән качып йөргән. Бу аны аталык хокукыннан мәхрүм итәргә җирлек булып торамы?

– Ә сезнең дәлилләрегез бармы? Булса, судка алып килсеннәр, тикшерерләр.

– Нишләп бала белән ата мөнәсәбәтен тикшергән акт төземәдегез?

– Мин сезнең белән сөйләшә алмыйм.

Шуннан соң, ул телефонын башка алмады.

Опека органы җитәкчесенең ни өчен җаваптан качуы аңлашыла. Кыз Самарага китсә – аларның эше җиңеләя бит – бер караучысыз бала кими. Сәлиха укыган мәктәпнең директоры да (исемен күрсәтеп тормыйм) кызның язмышын хәл итүдә уңай борылышлар булмасмы дип, Ирина Митченкова янына барырга теләгән. «Килеп йөрмәгез – сезне тыңлап торырга җыенмыйбыз. Закон әлеге ир ягында. Үз фикеребездән барыбер кире кайтмыйбыз», – дип җавап биргән җитәкче.

Закон буенча, әтисе белән яшәргә теләү – теләмәү турындагы үз фикерен Сәлиха бары тик 22 декабрьдән соң гына әйтә ала. (22 декабрьдә кызга 10 яшь тула – А. З.) Русия кануннары буенча, ун яше тулганчы баланың фикере исәпкә алынмый, аның өчен барысын да өлкәннәр, аның әти-әнисе, опекуннары хәл итәргә тиеш. Сәлиханың әнисе юк, димәк, аның өчен барысын да әтисе хәл итәргә тиеш булып чыга. Димәк, бала бер белмәгән кешегә ияреп китәргә тиеш. Язылган законнар шундый. Әмма бит тормышта язылмаган законнар да бар. Нишләп җитәкчеләр аларны да исәпкә алмый? Сүз бит КЕШЕ ЯЗМЫШЫ турында бара. 9 яшьлек кыз, әнисен кыйнап торган, гомеренә дүрт кенә тапкыр күргән таныш түгел ир белән ничек яшәр? Митченкова үзе дә хатын-кыз бит, бу турыда уйлап карады микән? Бала булса да, тугыз яшь бит аңа, тугыз ай түгел! Нигә аның фикерен беркем сорамый?

Кызның язмышы өчен юрист Дамира Гильмуллина көрәшә. Кызга әнисе үлгәннән соң ай саен 3600 сум пенсия бирелә башлаган. «Җыелган материалларга таянып, Дәүләтовны «Әти» дигән горур исемне йөртүгә хокукы бар дип санамыйм. Сирәк кенә алимент акчасын җибәреп тору – баланы тәрбияләү түгел. Сүз баланың күченеп китүе турында бара икән, аның фикеренә колак салырга тиешләр! Авиатөзелеш районы судының карарын үсеп баручы гөлне төбе-тамыры белән йолкып алуга тиңлим», – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии