- 20.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Архив
Авылларга барган саен халыктан: «Элек колхозыбыз гөрләп тора иде, хәзер берни калмады, авылны бетерү сәясәте бара», – ише зар ишетәсең. Дөрестән дә, бетерәләр! Халык бу процессны күреп белсә дә, аның «эчке кухнясы» белән таныш түгел. Бүген сезгә шул «кухняның» нечкәлекләрен язасым килә. Авыл хуҗалыгының «Татмелиорация» дигән зур юнәлешен белмәгән кеше юктыр, чөнки заманында аның филиаллары һәр районда гөрләп эшләде. Әлеге оешма хезмәткәрләре Татарстанның һәр кырында хезмәт куя иде. Хәзер исә районнардагы «Мелиорация» язуы артындагы җимерек хәрабәләрне генә күрергә була, алары да ярымталанган хәлдә. «Татмелиорация» ничек бу көнгә калган һәм аны кемнәр түбәнгә тәгәрәткән икән? Дәүләтнең бу кадәр байлыгын кем үзләштереп бетергән?
ТАРИХЫ
Мелиорация юнәлешенең тууы 1969 елга туры килә. Шул вакытта Татарстанда Мелиорация һәм су хуҗалыгы дигән министрлык оештырыла, ә министр итеп 32 яшьлек Минтимер Шәймиевне билгелиләр. Минтимер Шәрипович бу вазыйфада 15 ел эшли, сугару системасын юктан бар ясый. Һәр районда мелиорация бүлекләре ача, 1969-90 елларда гына да Татарстанда 440 буа ясала, 2900 чакрым торба үткәрелә, 1408 насос станциясе һәм яңгыр яудыра торган 2314 машина була. Ләкин бөтен нәрсәне бер йодрыкка туплаган юнәлеш шау-гөр килеп үскәндә, заманалар 180 градуска үзгәреп куя. Дәүләт байлыгын – завод-фабрикаларны, колхозларны шәхси кулларга таратырга тотыналар. Бу заманда, әлбәттә, иң майлы калҗаны кухняга якынраклар – өстәгеләр яки аларның якыннары эләктерә. Гади авыл агае авызын ачарга да өлгерми кала! Ул чакларда Әнвәр Залаков та кайберәүләр өчен бик якын кеше була, ахрысы. Ачык акционерлык җәмгыятенә әверелгән «Татмелиорация»не 1999да Әнвәр Залаков кулына тапшыралар. Залаков аңарчы Сарман районы башлыгы булып тора, райондагы начар уңыш өчен аны әлеге вазыйфасыннан нәкъ Шәймиев эштән ала да… Һәм үзе бөртекләп төзегән юнәлешкә җитәкче итеп куя! Дөресен әйткәндә, Минтимер Шәриповичның бу көтелмәгән адымы күпләрне аптырашка сала. Менә шул көннән бирле «Татмелиорация»не иптәш Залаков җитәкли, бүген инде ул арбаны үзе генә түгел, гаиләсе белән тарта…
БҮГЕНГЕСЕ
Интернетта чокчынып утырсаң, «Татмелиорация» бүген дә бик әһәмиятле эшләр башкаручы бөек оешма булып күз алдына килеп баса. Җитмәсә, мактаулы бүләкләрнең дә ниндиен генә эләктермәгәннәр бит, ә! «Русия милли олимпы», «Елның иң яхшы салым түләүчесе», «Милли икътисадның элитасы» – көчле яңгырый! Оешманың заказчылары да ыбыр-чыбыр түгел – төрле министрлыклар һәм «Татнефть» кебек эре оешмалар. Ләкин кулымдагы бер папка документка нигезләнеп, мин башка төрле дөреслекне бәян итә алам. «Татмелиорация»нең никадәр «алга китүен» аңлар өчен ерак йөрмичә, аның элеккеге һәм хәзерге казанышларын чагыштырып карарга кирәк. Бу юнәлешне Минтимер Шәймиев җитәкләгәндә нинди саннар белән эш итүләрен югарыда яздым инде. Нәкъ ун елдан соң, 2010да дәүләт байлыгыннан менә ниләр калган: нибары 489 чакрымга үткәрелгән торба, 148 насос станциясе һәм яңгыр яудыра торган 246 машина. Элек 169 мең гектар җир сугарыла торган булса, хәзер 7 мең! Димәк, мөлкәтләре унар, эшләүләре 24әр тапкыр кимегән! Уңыш начар булып, бюджетның дистәләгән миллиардлары җилгә очуда корылыкны түгел, әнә кемне гаепләргә кирәк икән! Татарстандагы сугару системасының мөшкеллегенә тәгаен ышандыру өчен Чуашстан республикасын мисал итеп китерәм. Анда 2100 чакрымга торба үткәрелгән һәм 40 мең гектар җир сугарыла. Чуашстанның мәйданы Татарстаннан берничә тапкыр кимрәк икәнен дә онытмыйк. Саратов өлкәсендә дә 250 меңләп гектар җир сугарыла, бюджеттан бу изге эшләренә 35 миллион сум бүленеп бирелгән (2009 ел саннары). Безнең хөкүмәт, ни хикмәт, Залаков командасына елдан-ел күбрәк акча бүлеп бирсә дә, башкарган эшләре күрше республиканыкы белән янәшә куярлык та түгел. Ни өченме? Чөнки ул акча бөтенләй башка, кирәкмәгән юнәлешкә агып бара. Әйтик, Әнвәр әфәнденең туган ягы – Яңа Чишмә районындагы Ак Бүре авылындагы буаны ремонтлауга… Хәер, бу чыгымнар чүп кенә әле, җитдирәк саннар турында сөйләшик.
КАЛҖА КЕМ КУЛЫНДА?
«Татмелиорация»нең гамәлгә куючысы ТРның Дәүләт комитеты, дәүләт милке идарәсе булса да, бүген оешма тулысынча Залаков гаиләсе кулында һәм аларның гына тамагын туйдыручы бизнеска әйләнеп беткән. Мөлкәтнең 19,88%ы генераль директор Әнвәр Залаков кулында, кызы Гөлгенә – 8,75%, икенче кызы Гүзәлия Сөнгатуллина – 10%, баш бухгалтер Мансур Нотфуллин – 10,32%, аның улы Раил – 8,95%ка ия. Моннан тыш, генераль директорның урынбасары – белеме буенча балалар табибы булган кияүләре Рамил Идрисов та бар әле. Шулай итеп, «Татмелиорация» акцияләренең 39%ы белән Залаков гаиләсе идарә итә.
Әлбәттә, бу гаиләнең байлыгы моның белән генә чикләнми. «Татмелиорация» үзе генә дә 40ка якын оешманың оештыручысы (учредителе) булып тора, Залаковларның һәр әгъзасы исеменә берничә «ООО» теркәлгән. Гомумән, оешмалар теркәү буенча рекорд куя болар! Болай мәшәкатьләнүнең ник кирәклеген абайлыйсызмы? Бер сәбәбен аңлатып китәм – дәүләт байлыгын үзләштерү юлларының берсе ул. «Татмелиорация»нең күчемсез милеген, техникасын өч көнлек оешмалар исеменә күчерәләр, шалкан бәясенә булса да саткан кыяфәт ясыйлар. Аңлыйсыздыр, чынлыкта бу мал-мөлкәтнең урау юллар аша кемнеңдер кесәсенә шуышуы гына. Иң кызыгы – Залаковлар шул өч көнлек «ООО»ларны да үз исемнәренә теркәгән! Кыскасы, әллә ни баш катырып, төсен туры китереп маташмаганнар. Зөфәр Садыйков җитәкчелегендәге Буа «Мелиорация»сен банкротка чыгару – акча үзләштерүнең бер кечкенә дәлиле. Хөрмәтле директор ялган килешүләр буенча бөтен техниканы һәм күчемсез милекне «Гидросервис» оешмасына сатып яткан. Нишләптер, саткан товары өчен акчасын гына алырга «оныткан». «Гидросервис»ның Әнвәр Залаков исеменә теркәлүен дә әйтсәк, хәтерсезлегенең сәбәпләре сүзсез дә аңлашыла. Моның ише махинацияләр өстәлә торгач, «Мелиорация»нең дәүләт алдындагы бурычлары алты миллион сумга җиткән! Һәм, әлбәттә, аны банкрот дип игълан иткәннәр.
Сарманда да шуңа охшаш ситуация – 15 техниканы нибары 260 мең (!) сумга озатканнар! Тик бу районда эш җитдирәк юнәлеш алган, хокук сакчылары директор Зөлфәт Хамматовка карата җинаять эше ачарга да маташып караган хәтта. Иптәш Хамматовны ике «КамАЗ», «Мицубиси-Паджеро», «Тойота-Камри» машиналарына кул сузуда гаепләгәннәр, тик карга күзен карга чукыймы соң инде… Шундый тәртиптә тарата торгач, «Татмелиорация» филиаллары бушап калган. Ә аларны банкрот дип игълан итү бу түгәрәк башлар өчен инде күркәм бер традициягә әйләнгән. Федераль закон нигезендә, берәүнең дә мелиорация җирләрен хосусыйлаштырырга, торбаларны сүтәргә хокукы юк икәнлеге әллә ни селкетмәгән аларны.
Залаковның дәүләт акчасын үзләштерүенә тагын бер мисал. «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы 2009 елда үз капиталының 20%ын икенче бер оешмага – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә саткан. Ягъни, «ОАО» байлыгын «ООО»га биргән. Иң мөһиме – бу ике фирманың учредительләре дә, исемнәре дә бер үк. Әнвәр Залаков, аның өч кызы һәм кияве исеменә теркәлгән алар. Баш катырып капитал сатып йөрүләре мал-мөлкәтне әвеш-тәвеш китерү өчен генә.
Әле шушы урында дәүләт ярдәмен алып ятучы, ләкин Залаков сүзеннән узып бер адым да ясамаучы «Татмелиоводхоз» турында да тәмләп язып була. Анысына федераль бюджеттан да 300 миллион сум субсидия ишелеп төшүен исәпкә алсаң, Залаковның нинди акча белән эш итүен чамалау кыен түгел…
ЭЧ ПОША…
«Татмелиорация»нең районнардагы исән калган филиалларына бүген еламыйча карап булмый – бусы чын дөреслек. Тик әлеге мәхшәрне республика җитәкчелеге белми яткан, Залаков барысын да төп башына утырткан, дип уйлый күрмәгез. Эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров 2002 елда ук Министрлар кабинеты утырышында Залаковның кырын эшләре, закон бозулары хакында әйтеп, ачыктан-ачык чыгыш ясый. Әнвәр Мәхмүт улының эшчәнлеген исәп-хисап палатасы да тикшерә. Кыюрак матбугат чаралары боларны дөньяга чәчә, илһамланып китеп прокурорга да хатлар язып ташлыйлар. Тик, ни өчендер, алга китеш барыбер сизелми, Әнвәр Мәхмүт улының да кесәсе аңа карап кына юкармый. «Татмелиорация»нең җаны гына утырып калса да, Залаков һаман республикада дәрәҗәле шәхесләр исемлегендә. Шушы коточкыч хәлләрне күреп-аңлап та, аңа каршы җитди чара күрмәүче республика җитәкчеләренең генә: «Авыл хуҗалыгын үстерәбез!» – дип уйчан кыяфәт чыгаруы эчне пошыра.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Комментарии