- 20.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Архив
Халыкның 95 проценты интернетка даими тоташкан Азия илләрендә табиплар 20-30 яшьлекләрнең, элек олы кешеләрдә генә була торган авырулар белән килүләренә игътибар иткән. Хәтер начараю, таркаулык, йоклый алмауга зарланган яшьләрнең саны арта икән. Көньяк Корея табиплары бу күренешне «компьютердан аңгыраю» дип атый. Компьютер, төрле планшетлар, экрандагы уеннар һәм зур экранлы кесә телефоннары балаларның баш мие үсешенә зыян сала, ди Германиянең Ульм университеты Психиатрия бүлеге башлыгы Манфред Шпицер да. Галим узган ел «Дигиталь аңгыраю» исемле китап чыгарган. Балалар һәм яшьләрнең баш мие «сыгылмалы» булганга, андагы нейрон юллары әле катмаган. Баш мие ничек өйрәтүгә карап үзгәрә. Шпицер балалар реаль әйберләрне тотып карап, чын проблемаларны хәл итәргә өйрәнергә тиеш, дип саный. Алар боларны компьютер уеннарында гына эшләсә – баш мие шул сигналны гына алып башкасына әзер булмаячак, ди галим. Интернетта әйбер эзләгән, видеоларны тиз-тиз сикертеп караган, уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә, балаларның үсеше өчен мөһим булган «тәҗрибә» тупланмый, мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми, ди алман галиме. Үзе ул 17 яшькә кадәр компьютерны мәктәпләрдә куллануга каршы.
УЙНА, ӨЙРӘН!
Германия галименә каршы чыгучылар да бар. Женева университеты профессоры Дафни Бавельер да компьютер уеннарының йогынтысын өйрәнгән һәм аларның балалар баш миенә файдалы булуын ачыклаган. «Видео уеннар баш миен эшләтә, игътибарлы булырга өйрәтә, күзгә файдасы зур. Безнең хәзерге максатыбыз файдалы әйберләргә өйрәткән һәм кайбер авырулардан дәвалаган видео уеннар уйлап табу», ди галимә.
Уйнаганда баш миенең бер рәсемнән икенчесенә сикерүе, киресенчә, игътибарны күп әйбергә дөрес итеп бүләргә, берьюлы берничә проблеманы чишәргә өйрәтә. «Болар барысы да, мисал өчен, машина йөрткәндә кирәк», ди Бавельер.
Галимә компьютерны дөрес куллану, балага төрле әйберләр өйрәтә алган уеннар тәкъдим итү, аның баш мие үсешенә бары тик файдага, дип саный.
Дигиталь әсбапларның кеше тормышына килеп кергәненә әле бик аз вакыт узган. Телевидение 1950нче елларда башланган булса, компьютерларны кешелек дөньясы 1970нче еллар ахырында гына белде. Аларның баш миенә йогынтысы да өйрәнелә генә башлады.
Алсу КОРМАШ.
Нинди һөнәр популяр?
Русиядә югары уку йортларында көндезге бүлеккә түләүсез укуга кергәннәрнең исемлеге игълан ителде. Быел кайсы белгечлекләргә бәйге зур булган? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләде.
Казан федераль университетына укырга керүчеләр арасында, элекке еллардагы кебек икътисадчы, юрист белгечлекләренә түгел, ә IT белгечлекләргә иң зур бәйге булган. Бу хакта университетның кабул итү комиссиясе җитәкчесе Сергей Ионенко белдерде. «Быел КФУда бу белгечлеккә керү өчен бер урынга 20 кеше булды. Анда без 20 генә кеше кабул итәбез. Хәзер фундаменталь информатика, мәгълүмати технологияләр һәм бизнес информатика белгечлеге яшьләр арасында бик популяр. Шулай ук аларга да бәйге зур булды», – ди ул.
Элекке еллардагы кебек үк булмаса да, икътисад һәм юрист белгечлеге алырга теләүчеләр дә күп булган. Университетта медицинага караган алты белгечлек ачылган. Алар арасыннан иң зур бәйге дәвалау эше (лечебное дело) белгечлегенә: 10 урынга 704 гариза бирелгән.
Гуманитар белгечлекләр арасында да бик популяр булганнары барлыгын әйтә Ионенко. Чит ил филологиясе бүлегендә инглиз теле һәм әдәбияты белгечлегенә бер урынга 50 кеше булган.
Ионенко татар филологиясендә бәйге узган елгы белән чагыштырганда зуррак булды дип белдерә. «Гамәли татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә бер урынга 4 кешегә якын, татар теле-әдәбияты һәм кытай теле белгечлегенә бер урынга 5 кеше булды. Узган ел бу белгечлекләргә бер урынга ике кеше тирәсе иде. Төп татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә юнәлешләр, мисал өчен, кытай теле һәм этнодизайн өстәлгәнгә анда керергә теләүчеләр арта»,– диде ул.
Башкорт дәүләт университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Ринат Төлкебаев быел үзләрендәге милли белгечлекләргә бәйгенең начар булмавын белдерде. Бу университетта башкорт филологиясе һәм журналистика аерым бер факультет булып эшләп килә. Иң зур бәйге журналист белгечлегенә булган. 12 бюджет урынына 146 гариза бирелгән. Башкорт теле һәм әдәбияты белгечлегенә дә (бюджет урыны тугыз), башкорт теле һәм рус теле белгечлегенә дә (бюджет урыны 10) бер урынга якынча биш кеше керергә теләгән.
Башкортстан дәүләт университетында иң зур бәйге социология белгечлегенә – анда бер урынга 52 кеше. Төлкебаев аннан соң психология һәм икътисад белгечлекләренә гаризаларның быел да күп булганлыгын әйтә. Аның сүзләренчә, Башкортстан яшьләре моннан ун еллар элек юрист һәм икътисадчы белгечлекләренә агылган булса, хәзер дә аларга сорау зур.
Казан университеты вәкиле дә, Уфа университеты вәкиле дә милли белгечлекләргә күбесенчә авылда укыган яшьләрнең килүен белдерде. Нигездә, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче аграр университетларда, Уфада да, Казанда да икътисадчы белгечлегенә быел бәйге иң зуры булган. Ил күләмендә икътисадчылар кирәгеннән артык әзерләнгән дип белдерелсә дә, югары уку йортлары вәкилләре аның авыл җирләрендә һәм агротармакларга кирәк булуын әйтә.
Казан аграр университетында быел бер бюджет урынга 70тән артык кеше гариза биргән. Бу хакта Азатлыкка кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәттахова белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда инженер, җир кишәрлекләре белән эш итүче (землеустройство и кадастры) белгечлекләренә дә керергә теләүчеләр арта бара.
Наил АЛАН.
«Сабантуйларда тоталитаризм рухы сизелә»
Җәмәгать эшлеклеләре, Сабантуйның асылын аңлаучылар хәзер бу милли бәйрәмнең күп очракта түрәләр күңелен күрер өчен генә оештырылган күрсәтмә чарага әйләнеп калганлыгын белдерә. Бәйрәмнең стадионнарда үткәрелүе, халыкның концерт карарга килгән тамашачы сыман урындыкларга утыртылуы, рәсми өлешнең озакка сузылуы белән дә килешми алар.
3нче августтагы Төмәндәге федераль Сабантуй да, моңа кадәр булганнары – Екатеринбург, Владивостоктагыдан һәм башкаларыннан әллә ни аерылып тормады. Шул ук зур стадион, шул ук урындыкларга тезелеп утырган тамашачылар, башта шул ук пролог – бәйрәмнең рәсми өлеше, татар халкының кул эшләрен, осталыкларын һәм милли яшәешен күрсәткән шул ук чатырлар. Русия гимны, әләм күтәрү, җитәкчеләрнең котлау сүзләре – болар барысы да Русиядә үткәрелә торган башка календарь бәйрәмнәрдән әллә ни аерылып тормый. Рәсми өлештә бер генә үзенчәлек бар – ул да булса татар мәдәниятен, тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәтелә. Хәзер анысы да милләтләр дуслыгын чагылдырган шоуга әйләнә башлады.x
Төмән Сабантуе да бу яктан башкалардан ким булмады. Театральләштерелгән тамашада 400дән артык кеше катнашты. Түбән Кама артистлары гына да 250дән артык кеше килгән иде. Бөтен көчнең, акчаларның һәм иҗатның иң зур өлеше әнә шул прологка бирелде, түрәләр алдында оятка калмаслык итеп оештырылды ул. Сабантуйдагы халык катнаша торган милли уеннарга, ярышларга килсәк, ул – рәсми өлешен зур бер ашъяулык дип карасак, аның өстендәге кечкенә генә берничә ямауга охшап калды. Төмән Сабантуенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов стадионга җыелган 13 мең тамашачы алдында элек Төмән өлкә мәдәният үзәген җитәкләгән, хәзер концертлар һәм төрле мәдәни очрашулар үткәрүче Фәрит Хәкимгә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» түштамгасын такса да, мәдәният хезмәткәре Азатлыкка бәйрәмнән күңел төшенкелеге белән кайтып киткәнлеген белдерде. Рәсми өлеш бетүгә үк, анда көрәш башлануга карамастан, стадион бушап калды, халыкның күпчелеге милли уеннарның кайда үткәрелгәнен белмичә өйләренә таралышты, баксаң, алар стадион артында оештырылган булган икән. Сабантуйда, киресенчә, иң зур игътибарны халыкның уеннарда, ярышларда катнашуына бирергә кирәк иде», ди Фәрит Хәким. Аның фикеренчә, мәҗбүриләп оештырылган театральләштерелгән тамашалар, мәҗбүриләп төрле милләтләрнең көнкүрешен тасвирлаган чатырлар йә өйләр кую, зур түрәләр кайчан килеп керер икән дип бернәрсәгә дә тимичә аларны көтү – әлеге ясалмалык һәм баш ию Сабантуйларга елдан-ел күбрәк үтеп керә бара. «Сабантуйның табигате – ул халык бәйрәме. Анда халык ял итәргә, күңел ачарга, бер-берсе белән аралашырга тиеш. Соңгы вакытта бу «показухага», бер шоуга әверелде. Депутатлар, түрәләрнең үзләренең теләкләрен, кылган гамәлләрен данлауга әйләнеп кала башлады», – ди Фәрит Хәким.
Җәмәгать эшлеклесе, продюсер Илфак Шиһапов та Сабантуйның электән үк килгән асылы киткәнлеген, хәзер бу бәйрәмне оештыруны, аңа төс бирүне хакимиятләр үз кулларына алып, халыкның читләштерелүен әйтә. «Хәзер район күләмендә бюджет акчасына хакимият тарафыннан оештырыла икән, аның шундый рәсми һәм үле төстә буласы билгеле инде. Чын Сабантуй ул халык теләге һәм башлангычы белән үтәргә тиеш. Сабантуйны хакимият оештыра икән, «Бердәм Русия»не мактый, әгәр берәр бизнесмын үткәрсә, аны мактыйлар», – ди Шиһапов.
«Безнең гәҗит» нәшире Илфат Фәйзрахманов та зур түрәләр катнашкан Сабантуйларда тоталитаризм рухы сизелеп торганлыгын белдерә. «Сабантуй хәзер түрәләр бәйрәменә әйләнеп бара. Медведев килгән вакытта да аерым мәйдан корылды. Быел Универсиада өчен аерым мәйдан ясадылар. Мин Казан, район Сабантуйларына йөрмим хәзер. Президент фәрманы белән Сабантуй көннәре тәгаенләнсә дә, хакимият башлыклары, түрәләр үзара сөйләшеп бер-берсенә кунакка йөрешер өчен, үзләренә генә кулай итеп бәйрәм көннәрен билгели. Бәйрәмнең нуры, элеккеге горурлыгы, безнең өчен кадерле булган тарихи кыйммәте икенче төрле яссылыкка күчерелде», – ди ул. Фәйзрахманов милли асылны чагылдырган театральләштерелгән күренешләргә, әгәр ул озакка сузылмаса һәм татар милли рухта әзерләнсә, каршы түгел.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бәйрәмнең рәсми өлешен, ягъни прологның бүгенге Сабантуйларның инде аерылгысыз бер кисәгенә әйләнгәнлеген һәм аның кирәклеген әйтә. «Быел Пермь өлкәсенең Барда авылында үткән Русия күләмендәге татар авыллары Сабантуенда без бу якларда яшәүче татарларның үткәне һәм ни өчен бу Русия күләмендәге бәйрәмнең нәкъ аларда үткәрелүе, Барда якларының Татарстан белән бәйләнешләре турында сөйләдек. Бардадагы Сабантуй вакытында минем яныма килүчеләр бу тамашаның күңелләренә хуш килүен, халкыбызның тарихына карата горурлык хисләре уянуын белдереп рәхмәт сүзләре әйтте. Прологларны әзерләү өчен тарихчыларны, мәдәният һәм халык иҗаты белгечләрен җәлеп итәбез. Тамашада күп очракта артистлар катнаша», ди Нигъмәтуллина.
Нигъмәтуллина белдерүенчә, федераль Сабантуйларны оештырганда кабул итүче якның, андагы хакимиятләр теләген дә исәпкә алырга кирәк була. Әнә шул сәбәпле бәйрәмнәр хәзер стадионнарда үтә, ди ул. Шулай да министр урынбасары Сабантуйларның табигать кочагында үткәндә генә бөтен матурлыгын саклавын таный.
Сабантуйга гадәттә халык бөтен гаиләсе белән килергә тырыша. Бала күңеле киптергеч кебек һәр нәрсәне дә күңеленә сеңдерә. Бүгенге күрсәтмәле чыгышларны да, стадионнарда, асфальт өстендә үтүче бәйрәмнәрне дә – безнең миллилегебез нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итә ул.
Наил АЛАН.

Комментарии