- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Архив
Бөек Татар Иленең калкып чыгуына җаны-тәне белән тырышкан, милләтебезнең ирекле киләчәгенә чын күңелдән инанган, татар халкының ватанына, кардәшенә тугры булып яшәвенә тулаем ышанган, Кол Шәрифнең кулы астында соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән каһарманнарыбыз хәзер 11 октябрьдә уза торган Хәтер көнен күрсә, нишләр иде икән?
Федераль үзәккә каршы берни әйтә алмыйбыз, ә ул теләсә нинди этлек уйлап чыгаруын дәвам итә. Төрле инстанцияләргә гаделсезлекләр хакында хатлар язабыз. Алар исә шул гаделсезлекләрне оештырып йөрүче җитәкчеләрнең өстәленә килеп төшә.
Кайнар сүзләр күп ишетелә, трибуналардан революционер шикелле күренәләр, ел да шул ук “лекция”, шул ук йөзләр… Үз теләкләре белән килгән гади халыкның саны утызлап кына булды шул быел. Аларның да күбесе олы яшьтәге абый-апалар иде.
Язучы-шагыйрьләребез өйләрендә камин янында чираттагы әсәрләрен язу белән мәшгуль, шуннан ары китә алмыйлар. Аларга милләте ни дә, иле ни. Депутатларыбыз сүз әйтүдән куркып, почмакка посып ята, үз файдасызлыгын Мәскәүнең ниндидер сәяси уены белән акларга тырыша.
Эстрадабыз асраган 700ләп җырчы табыш, популярлык артыннан куа. Хит-парадның беренче баскычында булу өчен бер-берсен чәйнәп өзәргә әзерләр. Ә журналистлар исә дәүләт биргән дотацияләргә яшәргә күнеккән. Үзен туйдырган хуҗага каршы килергә кыймыйлар. Шулай итеп, Хәтер көнендә каһарманнарыбызны искә алу яулыклы яки түбәтәйле апа-абыйларыбызга, статуслары гына мәйданга чыгарга этәргән студентларга кала инде.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе булып тора, тик анда да “Алканат” төркеменең концертыннан артык нәрсә күренми. “Шәрык” клубында да фикер алышулар атна саен бара. Әмма, җәмәгать, нәтиҗәләре кайда соң? Әллә без “клуб любителей о спасении нации” гына микән? Иллюзия белән яшибез бит.
Татарның һәр чарасында булырга тырышам. Тик барысыннан да башымны аска иеп, тагын шул балык башы дип, моңсуланып кайтып китәм. Милләтебезнең шулкадәр көчсезлегенә, аска тәгәрәвенә, кечкенә бала сыман пүчтәккә куанып, “без ирекле” дип яшәвенә йөрәгем әрни. Без зомбилар кебек, кушылган программа шикелле һәр җирдә бер үк сүзне тәкрарлаганда, Мәскәү яңадан-яңа тозаклар куеп маташа.
Әлегә ил һәм милләт өчен көрәштә һәлак булган каһарманнарыбызны искә алабыз. Ә менә безне беркем хәтерләмәс, мөгаен. Чөнки артыбызда эшебез юк. Барыбыз бергә тупланып, дәррәү хәрәкәткә килсәк кенә татарлар азатлыкка таба ныклы адымнар белән атлаячак.
Захри
Халкым
Илфак Шиһапов сүзләре һәм көе
Илсөя Бәдретдинова репертуарыннан
Зәңгәр күк астында мең еллар
Яшәгәнсең, халкым, син татар.
Сыкранасың бетте дип хәлем,
Адаштырды диеп ят юллар.
Аямаган сине чал тарих,
Асраган этләрең котырган.
Тәсбих тотып килгән кунагың
Түреңә үк менеп утырган.
Хәйләкәр дошманнар дус диеп,
Оныттырган бөек чагыңны.
Ирекне байлыкка алмашып
Суыткансың кайнар каныңны.
Гел алга атлаган замана,
Югалган сукмаклар даладан.
Балбалларны җиргә күмгәннәр
Җиде ятлар килеп каладан.
Туганнар оныткан туганны,
Ул тәхет талаган атадан,
Иреген югалткан батырлар
Аргамагын суеп ашаган.
Чорналган сөремгә зәңгәр күк,
Бүреләр әйләнгән этләргә.
Аталарын җиңгән балалар
Җаннарын сатканнар читләргә.
Сайлаган язмышың, күрәсең…
Адым саен дошман күрәсең.
Тәхеткә сатлыкларны сайлап
Шуларга ук үзең түзәсең.
Хәтерең бер дә юкмы икән,
Пәйгамбәрләр эзлисең читтән.
Улларың-кызларың ятларга
Коллар булып яшиләр күптән.
Читләргә баш игәнсең, халкым,
Соңгы сулыш алып торасың.
Онытма тик шуны: әле бар
Зәңгәр күк каршына барасың.
Онытма, ичмасам, үлгәндә
Мәңгегә гүрләргә кергәндә
Тезләнеп меңьяшәр үләнгә
Тәңреңә башыңны ияргә.
Тезләнеп меңьяшәр әремгә
Тәңрегә башыңны ияргә.
Комментарии