- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Архив
Чираттагы концертларны шулай дип атады авылыбыз студентлары.
Төрле уку йортларында укучы яшьләр, җәйге сессияләрен төгәлләп, ел да авылга кайта. Яшьләр яшьләр инде. Аларның шат авазларыннан авыл гүя йокысыннан уяна, гөрли. Күмәкләшеп су керергә йөрү, урманга җиләк җыярга бару, дамбада балык тоту, зона һәм район күләмендә үткәрелгән футбол ярышларында катнашу, яшьләр Сабан туен үткәрү, гаиләгә печән әзерләүдә булышу, көтү көтүләр.
Әйе, болар бар да артта калды.
Кызганыч, җәй өч кенә ай дәвам итә шул. Күңелдә онытылмас хатирәләр калдырып, сиздерми генә үтеп тә китә, таралышыр чак та җитә.
Тавыш-тынсыз гына китеп булмас дигәндәй, концерт куярга, авылдашларны сөендерергә, күңелле ял иттерергә уйлады яшьләр.
Бездә бәйрәм-кичәләр бик күңелле уза, шуңа аларны түземсезлек белән көтеп алабыз.
Менә көткән көн дә килеп җитте. Мәдәният йортының зәвык белән бизәлгән залына халык бик тиз җыелды. Концертны студентлар – Рушат Шәисламов белән Ләйлә Бәдретдиновалар алып барды. Аларның теле-телгә йокмый. Ә концертны моңлы тавышы белән Сөмбел Бәдретдинова башлап җибәрде.
Шунысын әйтергә кирәк: студентлар үз концертларына югары сыйныф укучыларын, шәһәрдән кунакка кайткан яшьләрне, сыйныфташларын да катнаштырган. Сөмбел әле мәктәптә генә укый. Апасы Ләйлә белән алар инде гаилә концертларында катнашып, республикабызның күп шәһәрләрендә булырга да өлгерде.
Минзәлә педагогика көллияте студенты Ләйсән Зарипова һәм Чаллы педагогика институты студенты Айрат Хаҗиевның җырлавын да тамашачы яратып тыңлады.
Алабуга культура-агарту көллиятен тәмамлап, район мәдәният сараена эшкә урнашкан Гөлназ Хәбированы, җырчы Илнурны, Динә Фәттахованы да беренче җырларыннан ук бик яратып, үз итеп өлгерде тамашачы.
Пародияче егетебез дә бар икән ләбаса. Камил Алла Пугачева булып җырлап алды.
Җырларны дәртле һәм шаян биюләр алыштырды. Егетләрнең матрешкалар биюе үзе бер тамаша иде.
Скетчларны карый-карый халык туйганчы көлде. Җәй көне күргән-белгән хәлләрне шулкадәр оста итеп күрсәттеләр ки: “Нәрсәләр генә уйлап чыгармый бу яшьләр, каян башларына килә”, – дип сөйләште өлкән апалар, яшьләрнең сәләтенә һәм фантазия байлыгына сокланып та, гаҗәпләнеп тә. Тормыштагы амораль күренешләрне бик оста тасвирлады алар.
Тамашачы сәхнә тормышы белән яшәде, көлде дә, гыйбрәт тә алды.
Яшьлек еллары ул – гүзәл, матур чор. Шушы матурлыкның кадерен белми яши безнең яшьләр. Аларга ял оештыруга, үзара тату һәм дус яшәүләренә авыл җирлеге башлыгы Марат Ясәви улы Хәбибуллин, яшьләр бүлеге җитәкчесе Газинур Мөдәррис улы Бәдретдинов, мәдәният йорты җитәкчесе Галия Миргали кызы Шәисламовалар аеруча игътибар итә. Авыл җирлегенең бу өлкәдә муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттаховның Рәхмәт хаты, яшьләр бүлеге җитәкчесе Г.М.Бәдретдинованың Мактау кәгазе белән бүләкләнүе – моның ачык мисалы.
Яшьләрнең бу концертлары да алар күңелендә гомеренең гүзәл бер мизгеле булып уелып калыр.
Без исә оештыручыларга, шундый матур сәхнә хезмәте күрсәткәннәре өчен яшьләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар юллап, укып бетергәннән соң үзебезнең якларга эшкә кайтуларын теләп таралыштык.
Венера ШӘЙМӘРДӘНОВА.
Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.
Маңгай күзе – ботак тишеге
Юлдан кайтып киләм. Бар дөнья ниндидер сихри моңга күмелгән. Еракта, купшы агачлар белән уратып алынган урында авылым күренеп тора.
Басу күптән инде сөрелгән, кызлар толымыдай буй-буй буразналар гына торып калган. Сокланып туймаслык бит…
Уйларымны янымда утыручы дустымның тавышы бүлде:
– Лейсан, а Лейсан! Когда инде приедем?
– Ашыкма, Света, хәзер. Озак калмады бит. Ник әле син йоклап барасың? Кара, әнә авыл сокланып туймаслык бит?
– Деревня как деревня.
– И Света, күңел күзең сукыр синең…
– Юк, мин хорошо күрәм. Лучше всех в классе.
– Юк ла. Күңел күзең диям бит мин. Мәкаль ишеткәнең юкмыни? Күңел күзең белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми…
“Ярар, өйрәтермен мин сине, кайгырма”, – дидем мин дустыма, чәчәккә бөреләнеп утыручы шомыртларны күреп.
Света Себердә яши. Аның әтисе белән минем әти бергә хезмәт иткән. Хәзер дә бик дус алар, шуңа күрә Света безгә кунакка кайта. Әле бу аның беренче генә кайтуы. Башка вакытта бары тик телефоннан гына сөйләшә идек.
Авылга кайтып җиткәч, минем башка бер уй килде. Барып чыкса, Светага да ошар, бәлки. Дустыма авылны күрсәттем, кызыклы вакыйгалар сөйләдем. Ләкин аның гына күңеле башка җирдә иде. Светаның бик тә, бик тә дискотекага чыгасы килә. Кызганычка, биеп кайту насыйп булмады. Юлда ару үзенеке итте, иртәрәк ятып йоклады.
Сәгать 3тә уянып киттем. Йокылы-уяулы тәрәзәгә карадым. Алдымда гаҗәеп картина: авыл яңа гына йокыдан уянып килә, кояш мамык юрганы арасыннан башын калкытып маташа. Ә күршедәге шомырт агачы, туйга әзерләнгән кәләш кебек, ап-актан киенгән.
Тизрәк урамга чыгасым килде. Бу матурлыкны дустыма да күрсәтергә уйладым. Күпме генә уятырга тырышсам да, ул кымшанмады да. Өстемә курткамны гына элеп, тышка чыктым. Тавышымны ишетеп, йокысызлыктан интеккән этем дә иярде. Гадәттәгечә, зарядка ясап алды. Аның ялтырап, кабарып торган йонын сыйпадым. Ул кечкенә койрыгын болгап сикергәләп алды. Дүрт аяклы дустым белән бергә таң атканын карадым. Бөтен күкрәгемне тутырып саф һава һәм шомырт чәчәге исен иснәдем.
Себердән кайткан, татарча вата-җимерә сөйләшә торган дустым бу күренешне күрә алмый калды.
Борынгылар дөрес әйтә: күңел күзең сукыр булса, маңгай күзе – ботак тишеге.
Ләйсән ӘХТӘМОВА.
Азнакай районы, Татар Шуганы авылы.
“Мөгезеннән тотыгыз да атыгыз!”
Без – дәүләтнең иң-иңнәре! Кем әйтмешли, һәрвакыт күтәренке рух белән яшәргә кирәк. Күңел Африка кояшыдай балкып торса, баш мие тизрәк һәм яхшырак эшли, димәк, яшьләрнең коточкыч афәте – БДИны кимереп азапланмассың да, су кебек эчәрсең!
Быел кемдер акулалар белән мыжгып торган БДИ диңгезен уңышлы йөзеп чыкты, ә кемдер исә батып калды. Сәбәбе нәрсәдә? Ялкаулык, компьютер төгәлсезлеге, эшләрне тикшерүче эксперт… Гомумән, БДИ нәтиҗәләренә тәэсир итәрлек факторларның чуты-чамасы юк. “С” өлеше, гадәттә, иҗади бирем. Эскперт, ягъни гади кеше җилкәсендә. Имтихан тапшыручыларның күбесе экспертларга ышаныч белдерми, кеше машина түгел: кәеф булгач, укучының эшенә бер яклы килә, кәеф кырылса, икенче төрле караш туа. Шуңа да “C” өлеше халык телендә “кәеф колы” дип йөртелә. Эшең экспертка кич белән эләксә, бетте баш! Көне буе кәгазь битенә текәлгән укытучының кич белән баш миендә нинди вулканнар кайнаганын күз алдына да китереп булмый.
БДИны берәүләр хурлый, ә икенчеләре хуплый. Түрәләр фикеренчә, БДИ – укучыларның реаль белем дәрәҗәсе күрсәткече. Хәзер бер укытучы да “икеле капчыгы” аттестатына һавадан алып, өчле куя алмас. Белем укытучы яисә акча төртүче әти-әнигә түгел, ә укучыга кирәк. “Акча төртү” чире югары уку йортында дәвам итсә, алдагы тормышның “чирле” киләчәк кулында калуы ихтимал: надан галимнәр туган-тумачаларыбызга операция ясар, судта җинаятьчене яклар… Тырышып укудан башка бүтән юл юк, унбергә җитеп, имтихан сорауларын сатып алу, “мобильник” куллану яисә укытучыга ришвәт бирү турында хыяллану – мәгънәсезлек. БДИ җавапларын алдан белеп булмый, интернетта акча эшләүче “балыкчы”ларның “БДИны бишлегә тапшыр”, “бишле синең кулда”, “очсыз җаваплар” дигән “кармагына” эләгүчеләр байтак. Җиде кат йозак астындагы дөрес җавапларны алдан оештыручылар гына белә.
Йокламаган баланы Бабай алып китәр дип куркыткандай, тугызынчы сыйныфтан ук укучыны БДИ белән куркыта башлыйлар. Бер таныш укытучының укучыны БДИ белән куркытуын ишеткәч, аптырап калдым. Янына бардым да: “Сез зирәк укытучы гына түгел, шәхес буларак та баланы шул рәвешле имтиханга күнектерергә җыенасызмы”, – дигәч, ул: “Ә башкача мөмкин түгел, ул бүтәнчә аңламый!” – диде. БДИ белән куркытылган укучыларны күздә тотып, РФ Дәүләт Думасы депутаты, танылган спортчы, Олимпия чемпионы Алина Кабаева канаты астында бушлай кайнар элемтә эшли. БДИ-2009 вакытында элемтә, чыннан да, “кайнарланган”: 27 меңнән артык укучы, ата-ана, укытучы мөрәҗәгать иткән.
Татарстандагы яшьләргә БДИның “уңай” ягына “сөенергә” вакыт! Әйе, татар яшьләренә түгел, ә Татарстан яшьләренә! Республикабызда татар теле имтиханын БДИ таләпләренә туры китереп тапшырылмавы рус телле балалар өчен чиксез шатлыктыр. Чөнки яшьләр унбер ел дәвамында “татарский”дан җәфа чигә. Әгәр баланың күңеле “чит телгә” (татар теле алар өчен шул мәгънәдә) тартмый икән, ул аны беркайчан да җиренә җиткереп өйрәнмәячәк. Шуңа күрә укытучы укучының катыргысын бозмас өчен, өстәгеләр басымы астында яхшы билге куярга мәҗбүр. Менә парадокс, алгебраны читкә калдырып, татар телен кимерүче дә, шәләй-вәләй йөрүче дә соңыннан бер үк билге ала. Ничек соңыннан татар теленә нәфрәт тумасын ди?! Чынлыкта исә, яшьләрнең татар телен өйрәнергә теләмәве үзләреннән тормый. Моның өчен дәреслек авторлары җавап тотарга тиеш. Әгәр Татарстанда яшәүче рус телле балаларның күбесе татар теленә тартылмый икән, димәк, галимнәргә әле эшлисе дә эшлисе, баш миенең креатив ягын уятып, төрледән-төрле кызыктыру чаралары уйлап табарга кирәк.
БДИ булачак татар журналистлары хыялын да челпәрәмә китергән. Чөнки быел татар журналистикасы бүлегенә укырга керер өчен, БДИны рус әдәбиятыннан тапшыру шарт иде. Кемнәрдер тиешле балл җыя алмаган, кемдер имтихан тапшырырга бөтенләй соңга калган. Менә сиңа тагын бер акылга сыймаслык күренеш.
Әгәр сәясәтчеләр алга таба да татар теле белән шул рәвешле уйнаса, ун елдан соң туган телебезне тарих дәресләрендә генә искә алырга туры килер. Андый куркыныч бәла-казадан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!
Мин Чаллы шәһәренең иң абруйлы уку йортларының берсе дип саналган А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейда укыйм. Бездә татар телен ләм-мим дәрәҗәсендә белүчеләр байтак. Аларга татар теле әллә бар, әллә юк. Кайберләре “ят тел”гә зарланып туя алмый. Имеш, татар телен алып ташласалар, БДИга әзерләнергә вакыт күбрәк булыр иде. Кемдер алдагы тормышында татар теленең кирәкмәгәнлеген ачыктан-ачык әйтә. Телләрен җимереп сөйләшүче рус милләтле сыйныфташларымны кайчак жәлләп куям. Бу бит алар өчен бик текә белем тавына менәргә комачау итә торган букча-капчык сыман. Сыйныфташларымның татар теленә карата тискәре мөнәсәбәте бераз күңелне телгәли.
Сагыш чоңгылына сикереп, батып үлгәнче, әйдәгез, “БДИ минем өчен пүчтәк!” диеп яшик. Чөнки хыял-теләкләр теләсә кайсы вакытта тормышка ашарга мөмкин. Иң мөһиме – фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына туры килсен. Белем чикләвеге кимермичә, өстәге көчләргә ышанып та, БДИны тапшырып булмый. Ихтыяр көче белән белем – бездән, бәхетле мизгел – фәрештәләрдән.
БДИ белән күпердәге ике тәкә сыман сөзешүдән файда юк, интекмәгез, мөгезеннән тотыгыз да атыгыз!
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии