Авызыңны үлчәп ач

Мәктәп елларындагы кызыклы вакыйгалар әле һаман да истә.

Берсендә шулай урыс теле дәресе бара. Ул чагында без «папа, мама, здравствуйте, до свидания»дән кала сүз дә белмибез инде! Укытучы апа бездән «очрашу» сүзенең ничек булуын сорый. Безнең башлар аска иелде, барысы да уйга батты. Шул вакыт өченче сыйныфта укыганда Ульян шәһәренә кунакка барганым искә төште. Бер кино афишасында егет һәм кыз рәсеме сурәтләнгән, ә афишага зур хәрефләр белән «Первое свидание» дип язып куелган иде. Кулымны күтәреп, сикереп тордым да: «Свидание!» – дидем. Сыйныф иркен сулап куйды, ә укытучы апам исә: «Свидание – егет белән кыз өчен генә була ул, ә очрашу – встреча», – диде. Шул очрактан соң сыйныфташларым миннән шактый гына көлеп йөрделәр. Инде 50 еллап вакыт үтсә дә, сыйныфташлар белән очрашкач, гел шул вакыйганы искә алып көләбез.

Монысы инде кияүгә чыккач булган хәл. Мин килен булып күрше авылга төштем. Әле авыл кешеләрен дә бик аз беләм. Ирем исә язгы чәчүдә Таһир исемле абзый белән эшли иде. Кайта да: «Менә ичмасам Таһир абыйның хатыны куасны әйбәт ясый!» – дип, миңа кеше хатынын мактый. Көннәр эссе тора, ул чагында кибетләрдә андый әйберләр сатылмый да иде бит әле. Түзмәдем, киттем Таһир абыйларга. «Таһир абый, ирем кайта да сезнең куасны мактый! Бирегез әле миңа да рецептын», – мин әйтәм. Абзый мыек астыннан гына елмайды да: «Сеңлем, куас ул безнең кушаматыбыз», – диде. Абыйдан гафу үтенеп, кайтып киттем. Менә шулай була икән ул авыл халкын әйбәтләп белмәсәң!

Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА.

Чирмешән районы, Туймәт авылы.

Комментарии