З.Әһлиуллин: «Такырбашларны хөкем итү – сайлау алды уены гына»

З.Әһлиуллин: «Такырбашларны хөкем итү – сайлау алды уены гына»

Узган елның 30 апрелендә Чаллыда урыс хәрәкәте урам җыены уздырды. Анда мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен киметү турында да сүз барды. Әлеге урам җыенында вазгыять хакында үз фикерләрен белдергән татар милли хәрәкәте вәкилләре хокук бозуда гаепләнде, алардан акча түләтү турында суд карары да булды.

Зиннур Әһлиуллинга моңа өстәп 282 маддә буенча милләтара ызгыш тудыруда җинаять эше дә ачылды. Бу эшне тикшерү төгәлләнде, бүген-иртәгә ул судка бирелергә тора. Хөкем итү процессы әле башланмаган, Әһлиуллинны хәзер яңа бер эшкә җәлеп иттеләр.

Шушы атнада ул хокук органнарына чакырылды. Чакырылу сәбәбе – 2010 елның 2 октябрендә «Азатлык» радиосында яңгыраган «Чаллыда такырбашлар активлаша» дигән язма. Зиннур әфәнде шушы язмада такырбашлар кылган гамәлләргә үз фикерен белдергән иде. ФСБ вәкилләре әйтүенчә, Чаллыда такырбашлар тотылган, аларны җавапка тарту өчен «Азатлык»та дөнья күргән язма, анда фикер әйтүчеләр мөһим шаһит булып тора икән.x

Чаллы диварларындагы язма

​​«282 маддә буенча милли хәрәкәт кешеләрен җәзага тарту бара. Монда хакимият «Сезне генә түгел, урыс фашистларын да хөкемгә тартабыз» дип күрсәтмәкче. Ике ел буена кузгатылмаган эш безгә хөкем чыгарылыр алдыннан гына күтәрелде. Сайлау алды бит. «Убей жидов», «Не покупай у чурок», «Русия для русских» дигән язулар диварларда ике ай буе торды. Мин тикшерүчегә дә әйттем. Әгәр «Убей русских», «Не покупай у русских» яки «Татарстан для татар» дигән язулар булса, ул чагында барлык гаеплене ике сәгать эчендә табарлар иде.

«Азатлык» язмасын документ итеп кулланып, аларны хөкемгә тартмакчы булалар. Безне дә, такырбашларны да хөкем итеп, ике якны да бер яссылыкка куймакчылар. Милли хәрәкәт белән такырбашларны бәрештерү максаты юктыр. Милли хәрәкәт алардан күпкә көчле», – ди Зиннур Әһлиуллин.

Телгә алынган «такырбашлар» эше буенча Тәлгать Әхмәдишин, шулай ук язманы әзерләгән «Азатлык» хәбәрчесе дә бу атнада хокук органнарына шаһит буларак чакырылды.

Гафиулла ГАЗИЗ.

И.Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Казанда урыс милли хәрәкәте «Татарстанда урыс теле кимсетелә, көчләп татар телен укытуга каршыбыз» дип пикетлар оештырганда, меңгә якын урыс кешесе КФУда ачылган татар теле курсларына йөри башлады. Алар арасында тележурналист Игорь Севрюгин да бар.

Игорь журналистикадан тыш, итальян телен үзләштереп, башкаларны да бу телгә өйрәтә. Хәзер җиң сызганып, татар телен дә өйрәнә башлады. Ул «Трудности перевода» дип исемләнгән блог язып, татар телен өйрәнүнең өстенлекләре турындагы фикерләре белән уртаклашты. Игорь белән очрашып, аралаштык. Игорь ярыйсы гына сөйләшә башлаган. Кайбер сорауларны татарча бирсәм дә, аңлап, урысча җавап бирде.

Игорь, синең татарчага өйрәнүеңнең сәбәбе үзенә уңай имидж яисә карьера ясау белән бәйле дигән сүзләр дә йөри…

– Мин гади гаиләдә тудым, әтием спортчы, ул туп белән хоккей уйнаучыларның тренеры, әни хисапчы булып эшли. Әти мәктәптә укыганда миңа инглиз һәм татар телләрен үзләштерүгә басым ясады. Ләкин бу аның «улым карьера ясар, зур кеше булыр» дигән нияттән чыгып әйткән сүзләре түгел. Безнең гаиләдә тирә-якны танып-белү, илләр гизү, төрле мәдәниятләр белән танышып, рухи якны баету культы бар. Күп телләр белгән саен, кешенең күңеле дә байый.

Карьера ясау дигәннән, Татарстанда бары тик татарлар гына зур максатларга ирешәме әллә? Дәүләт хезмәтенә эшкә алганда бездә татар телен белүне таләп итмиләр. Бәлки, мондый катгый кагыйдә булса, ябырылып татарча өйрәнерләр иде.

Казанда «Джузеппе» кунакханәсе хуҗасы белән аралашканда ул миңа итальяннарның бер хикмәтле фикерен әйтте. «Әгәр син бу җирдә тугансың һәм язмышың монда яшәтә икән, әлеге төбәкне, яхшымы ул, яманмы, күңел белән кабул итәргә, яратырга кирәк. Ошамый икән, дөнья киң, сайлап алу мөмкинлеге бар» диде ул миңа. Бу сүзләр белән 100 % килешәм. Бик гади: мин Татарстанда туганмын һәм шушы җирдә яшәгән милләтнең телен, мәдәниятен танып-белергә тиешмен.

Татарстанның урыс мәдәнияте оешмасы вәкилләре «республикада кем тели, шул татарчаны укысын, көчләү булмасын, урыс теле кимсетелмәсен» дип чыгышлар ясый, пикетлар оештырып, Мәскәүгә әләкләр җибәреп тора.

– Бу барлык урыслар фикере дип уйламагыз, шәхсән мин гомеремдә дә алар рәтенә басмаячакмын. Ике һәм берничә телдә фикерли алганнарның өстенлекләрен галимнәр дә раслады.

Мәктәптә укыганда бала ни өчен математика яисә биология, татар теле кирәк дип уйламый, алар аны бары тик автоматик рәвештә өйрәнә. Ата-аналар «балага татар теле кирәкмәячәк» яисә «ул аны яратмый» ди. Соң мин дә, бәлки, алгебра яисә химияне яратмаганмындыр?! Бала теләгенә иярергә тиешме без? Балаларның тәрбияле, әхлаклы булып үсүен, аларның кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр кора белүен телибез, димәк, янәшәдәге милләтләрне, телләрен, мәдәниятләрен дә кабул итәргә өйрәтергә тиешбез. Татарлар белән аралашып, аңлашып яшисем килә. Киләчәгемне белмим, Татарстанда яшәрменме-юкмы, әйтә алмыйм, ләкин татар теле аша төрки телләрнең нигезен өйрәнәм.

Урыс җәмгыяте вәкилләренең чыгышларына Казандагы татар теле курсларына меңләгән урыс кешесенең килүе – яхшы җавап. Иң кызыгы: берсен дә куалап китермәделәр, барысы да үзләре ишетеп теләк белдерде. Мин укыган төркемдә өч хезмәттәшем бар.

Игорь, пикетка чыккан урысларның дәгъваларында дөреслек бар кебек. 20 ел дәвамында татар теленә өйрәтәләр, ә уңай нәтиҗә юк. Урыслар татарча сөйләшми, татарларның да шактые урыс телле булып калды. Бу бары тик татар теленең камил методикасы булмауга бәйлеме, әллә башка сәбәпләр бармы?

– Беренче чиратта методикага бәйле дип саныйм. Инглиз, алман телен укытуның нинди төрләре генә юк, ел саен үзгәреш, яңалык. Ә татар теле совет заманында ничек укытылган, һаман шулай. Мәктәптә кагыйдәләр өйрәнелә, текстлар тәрҗемә ителә, ниндидер аңлашылмаган диалоглар төзелә, шуның белән бетте-китте. Үземнән чыгып әйтә алам. Мәсәлән, өйгә эш бирелә, ә кайткач миңа ярдәм итүче юк. Мәктәпкә киләсең, сиңа биремне хаталы итеп эшләгән өчен икеле куялар. Минем ничек сөйләгәнем мөһим түгел, ә биремдә кайда хата җибәрүем өчен билге куялар. Дөрес түгел бит бу!

Сеңлем инглиз телен өйрәнә, башкарган эшендә берничә хата киткән, укытучысы тискәре билге куйган. Баланың күңеле төште, кызыксынуы юк. Берничек күндереп булмый, «кирәк» дип кенә өйрәнәбез, ә татар теле укытучысын ярата, дәресенә дә теләп йөри. Укытучылар да баланы фәннән биздермәс өчен көч куярга тиеш.

Бер көнне китап кибетенә кердем, «милли әдәбият» киштәсен эзлим, юк. Бер тартма китереп бирделәр, эчендә Казан турында белешмә, шәһәр харитасы, ниндидер тарихи бер китап бар. Хәтта сүзлекләр юк. Инглиз теле дип эзлисең, берничә киштә күз явын алырдай төрле әдәбият белән шыплап тулган. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бар, ләкин гел кыенлыкларга дучар булалар. Балалар өчен татар теленә өйрәткән кызык китаплар юк. Хәзер инде китаптан өйрәнү дә артта калганлык билгесе, компьютер, iPadлар аша телне үзләштерергә кирәк.

Пикетларны оештырганда «Татар теле кирәкми!» дип кычкырасы түгел, ә татар телендә сыйфатлы белем бирүне таләп итеп чыгасы иде.

Син үзеңнең бер язмаңда милли үзаң турында кызыклы фикерләр әйткән идең, итальяннар мисалын китердең. Ә татарларга килгәндә, яшьләрдәге милли үзаң дәрәҗәсен ничек бәялисең?

– 90нчы елларда халык милек туплау, акча эшләү турында уйлады. Бүген тормыш тотрыклы. Кешеләрнең фикерләве үзгәрде, чит илләргә йөри, андагы хәлләрне күзәтә. Халык рухи кыйммәтләр турында уйлый башлады.

Мин татарлар белән аралашам, күзәтәм, татар яшьләре туган телендә сөйләшә. 5-6 ел элек Казан урамнарында татар сөйләме сирәгрәк ишетелә иде. Хәзер җәмәгать транспортында да, кибеттә, кафе, клубларда да татарларның үзара татарча аралашканына игътибар итәм. Авылдан килүчеләр генә түгел, шәһәрдә туып-үскәннәр дә татар теленә өстенлек бирә.

Милли үзаң кызыклы әйбер бит ул. Татарстанда яшәп, аның нәрсә икәнен аңламаска да мөмкин. Ләкин кешенең читкә чыгып китүе була, аның башында «Мин кем?» дигән сорау туа. Чит якларда башка мохитка эләккәндә кешенең милләт төшенчәсе ачыграк күренә, бу хис көчәя.

Римда тел курсларында укыганда миннән милләтемне сорадылар. «Русиядән булгач, урыстыр син» диләр. «Әйе, ләкин мин Казаннан» дим. Казан дигәч, пылт итеп башларына «Рубин» искә төшә: «Каза-а-ан? «Рубин»? Нинди урыс инде, син татарин!» дип аһ-ваһ киләләр, тел шартлаталар. Алар Русиядә үзенчәлекле бер төбәк бар һәм анда бары тик татарлар яши дип уйлый. Татар дип әйтүләренә үпкәләмәдем, хәтта Казанны белүләренә, яратып искә алуларына сөендем.

Безгә урыс кешесенең фикере дә кызык булыр иде: татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, аңа карата кызыксындыру уятыр өчен нишләргә кирәк?

– Телне өйрәнгәндә аудио, визуаль әйберләр булуы мөһим. Мәсәлән, Казан транспортында тукталышлар татарча да игълан ителә. Ирексездән барыбер ниндидер сүзләр колакка кереп кала. Ә менә күзгә күренгән сүзләр Казанда аз. Мин гомумән кайчак үзәктә йөргәндә шаккатам, үземне чит илдә дип хис итәм: гел инглиз атамалары. Татар сүзләрен кулланырга куркалар никтер, гәрчә бренд дәрәҗәсенә җиткән уңышлы исемнәр дә бар бит. Мәсәлән, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең челтәре яисә «Ханбикә» матурлык салоны. Шундый яңгырашлы матур сүзләр. Соңгы арада яңа ачылган спорт комплексларына да татарча исемнәр бирелде. Урысча да, татарча да матур яңгырый.

Татар сүзләре күзгә бәрелеп торса, минем кебек урыслар, чит илдән килүчеләрнең дә хәтерендә берничә сүз булса да калыр иде. Җәмәгать транспортында тәрҗемә белән «Сәлам!», «Хәлләр ничек?», «Мин сине яратам!», «Казан – матур шәһәр» кебек гади татар сүзләрен таблода язсалар, нинди күңелле һәм җиңел булыр иде өйрәнү!

Телгә карата хөкүмәтнең дә мөнәсәбәте үзгәрергә тиеш. Мәсәлән, Казанда барлыкка килгән ике телле юл күрсәткечләре белән һич риза түгелмен. Урысча, инглизчә дә язылгач, ник аның татарчасы юк? Казанның үзенчәлеге – татарлыкта, һәрбер җирдә аның чагылышы булырга тиеш. Миллилек белән башка шәһәрләрдән аерылып торырга тиешбез.

Татар теленә уңай мөнәсәбәт тудыру мисаллары бар. Мәсәлән, Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уза, аларның тамгаларын урамда яисә кибетләрдә күрсәм, ирексездән елмаям, чөнки позитив хисләр уята.

Әлбәттә, телевидениедә дә яшьләрне кызыктыра торган тапшырулар, интернетта даими ниндидер проектлар булырга тиеш. 11 миллион каталоннар өчен тәүлек буена 7 хосусый телевидение эшли. Уйгырлар да үз телендә сөйләүче берничә канал белән мактана ала. Ә татар кемнән ким?

Һәр милләтнең үз телендә сөйләшергә хокукы бар. Татар телен үлеп баручы тел димәс идем. Татар яшьләре бик актив, алар булганда һәм минем кебек татарчаны үзләштерергә теләүчеләр арта барса, татар теленең үсүенә ышанам.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Комментарии