Зерәгә җырлап йөрмәгән

Зерәгә җырлап йөрмәгән

Алинә САФИУЛЛИНА, җырчы:

– Иң беренче акчамны «Теләче былбылы» конкурсында җиңгәч алдым. Мин мәктәптә укыганда өйдә гел җырлап йөри идем: табак-савыт юганда да, башка эш эшләгәндә дә. Бабай (хәзер ул мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын): «Кызым, күпме җырларга була инде, башларга каба бит», – дия торган иде. Конкурста җиңеп, акча алып кайткач: «Зерәгә җырлап йөрмәгәнсең икән көннәр буе», – диде.

Институтка укырга кергәч, «шабашка»га йөри башладык. Әле дә хәтерлим: бер банкетта шытыр-пытыр килә торган колонкага кич буе җырладык, шуның өчен 500 сум гонорар алып кайттым.

Комментарии