- 21.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиянең барлык военкоматларында да диярлек язгы чакырылыш башланды. Күпчелек егетләр һәм аларның ата–аналары хәрби комиссариатка барудан уттай курыккандай өркеп тора. Күпчелек халык законнарны белми, үз хокукларын якларга әзер түгел. Казанда хәзер андыйлар өчен «Солдатка чакырылучы мәктәбе» эшли башлады. Һәр шимбә биредә җыелыш үткәрелә.
Әлегә үзенчәлекле мәктәптә мине тынычлык һәм хокук яклау гамәлләре Үзәге җитәкчесе Герман Алеткин каршылады. Ул армиягә чакырылучыларга һәм аларның ата–аналарына инде 12 елдан артык ярдәм итә икән.
Мәктәпкә «Улларыбыз хакына» дигән исем бирелгән һәм ул Татарстандагы армиягә чакырылучы егетләрнең ата-аналары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.
– Моңарчы без бары тик альтернатив хезмәтне сайлаучылар белән генә эш иттек, чөнки анда сораулар бик күп иде. Хәзер барлык чакырылучыларга ярдәм кулы сузабыз, – ди Герман Алеткин. – Элегрәк чакырылыш буенча туган проблемаларны без телефон аша чишә идек. 90% сорауга шунда ук җавап табып була. Алга таба кечкенә генә бүлмә арендаладык. Бүген безгә килгән һәр кеше, аңа монда булышачакларын белә. Үзебезгә дә болай эшләү җиңелрәк. Чөнки халык шактый җыелса да, сораулар, гадәттә, бер үк төрле.
«Улларыбыз хакына» оешмасын булдырырга ата-аналар, чакырылучылар үзләре тәкъдим иткән. Биредә ешрак аноним рәвештә эшлиләр, шалтыратып киңәш сораучының шәхси мәгълуматлары теркәлми.
– Мин һәрвакыт кешеләргә законнарны өйрәнергә киңәш итәм, – ди Герман Алеткин. – Анда бар нәрсә дә язылган. Мәсәлән, күп кеше хәзерге армиягә чакырылышның ирекле икәнлеген белми. Альтернатив хезмәт турындагы закон нигезендә егетләрнең сайлау мөмкинлеге бар. Икенчедән, күбесе армиягә баруны билгеле бер сырхаулар булганда гына кичектерергә мөмкин дип саный. Ә аның тагын берничә законлы төре бар.
«Улларыбыз хакына» кебек оешма Казанда гына түгел, Яр Чаллыда да бар.
Чакырылыш буенча сорауларыгыз туса, Казан шәһәре, Эсперанто урамы, 45а йорт (“Һади Такташ урамы” тукталышы. – авт.) адресы буенча килә аласыз. Семинарлар һәр шимбә кичке сәгать 5тә башлана. Яисә 8-917-857-36-57 телефоны буенча шалтыратып, Герман Николай улы Алеткинның үзе белән сөйләшә аласыз.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.
Рекрут мәктәбе ,

Комментарии