Бүген 5,5 процент белән ипотека алырга була, ә иртәгә бәяләр өскә сикерергә мөмкин

Бүген 5,5 процент белән ипотека алырга була, ә иртәгә бәяләр өскә сикерергә мөмкин

Казанда бер квадрат метр торакның уртача бәясе – 64 мең сум. Бөтен кеше дә аның кадәр акча җыеп бетерә алмый. Ә фатир аласы килә. Ипотека варианты менә шулай уйлап эш итүчеләр өчен кирәк тә инде.

Банкларның бер-бер артлы ябылуына, финанс базарындагы даими «тирбәлешләр»гә һәм ил икътисадының тотрыксыз булуына карамастан, булган акчаңны торак алуга тоту иң отышлы инвестиция булып кала бирә. Әлегә дәүләт тә ипотека процентларын мөмкин кадәр «тезгенләп» тотарга тырыша. Иң отышлы тәкъдимнәрнең берсен «ВТБ» банкы тәкъдим итә – 7,6 процентлы ипотека. Калган банкларда процентлар 8 белән 10 арасында тирбәлә. Мәсәлән, «Сбербанк» – 8 (7 елга) һәм 8,5 (12 елга) процент, «Абсолют» – 8 процент, «Газпромбанк» һәм «Бинбанк» – 9 процент, «Ак Барс» – 9,5 процент. Ипотеканы беренчел кертемсез генә дә алырга була. Бу ставкалар да чагыштырмача түбән санала. Ник дигәндә, әле ике ел элек кенә ипотекага иң түбән процент 11,5 иде. «Иртәгә процентлар кабат күтәрелмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Ләкин шунысы яхшы аңлашыла: һәрвакыт мондый түбән процентлар булмаячак», – ди «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасы белгечләре.

«Унистрой» төзелеш оешмасы исә тагын да отышлырак ставка тәкъдим итә: «Райффайзен» банкы белән килешеп, үз клиентларына ипотеканы бер елга 5,5 процент белән бирә! Беренчел кертем дә гомуми сумманың 15 проценты булса җитә. Ел дәвамында ипотеканы шушы 5,5 процент белән түлисе, аннары процентлар арта – 9,5кә күтәрелә. Башка банклар белән чагыштырып, санап карасаң, тәкъдимнең никадәр отышлы икәнлеген аңлау кыен түгел.

Ипотека вариантыннан баш тартып, башка юлларны эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен – син, ә икенче яртысын кооператив түли. Аннан син, сигез елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз! Белгечләр исәпләп караган: беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Торак-туплам кооперативы яки ипотека турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии