- 21.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Архив
Авылыбызда клуб күзгә беренчеләрдән булып чалынырлык, «текә» урында тора. Читтән кунак кайттымы, халык шаулый, димәк, бүген клубта ул да булачак. Беренче танышу, өйгә хәтле озатып кую, «зур» тормышка беренче адымнар – әнә шул клубта ясала да инде.
Беренче тапкыр клубка 9 сыйныфта укыганда чыктым. Дус кызымның туган көнен билгеләп үткәч, барысы да клубка юнәлде. Шактый кыстагач, мин дә ризалаштым. Шуннан сирәк кенә булса да клубта күренгәли башладым. Әмма артык шау-шуны җенем сөйми минем. Тынычлыкны яратам…
Җәйге клубның бер көнен тасвирламакчы булам. Ул көнне күрше дус кызым белән бергә клубка юнәлдек. Әле җәй айларында анда аяк атлаганым юк иде, «Кунаклар чиксез күптер хәзер», – дип уйлап куйдым…
Ишекне ачып эчкә үткәндә, клуб коридоры тулы иде. Алкоголь, тәмәке, көнбагыш исе йөзгә бәрелде. Ваемсыз, кычкырып көлүгә аерым игътибар бирмичә, залга уздык. Анда халык тагын да күп. Зур залның бер почмагында сыенып бии башладык. Берникадәр вакыттан соң кемдер мине арттан ияге белән эткәли башлады. Өч тапкыр түздем, дүртенчесендә борылып, үзен шундый итеп этеп җибәрдем ки, ул шактый ерак китеп, идәнгә барып төште. Хәзер буранның зурысы була дип, телемне чарлап куйган идем инде. Ләкин башка төрткәләүче булмады, рәхәтләнеп күңел ачтык. Залдагы тынчудан тәмам туеп саф һавага чыккан идек, дус кызым:
– Күрдеңме, Блондин да монда, – дип әйтеп салды.
Аңламыйча калдым. Кемлеген сораган идем, ул безнең янда бөтерелүче егет булып чыкты.
– Нинди Блондин булсын, ул бит кара чәчле, – дим аптырап.
– Чәче кара, әмма кушаматы Блондин аның, – дип, авызымны япты дустым.
Мин кычкырып көлеп җибәрдем.
Клуб беткәч, дус кызым белән өйгә атладык. Ләкин ул борчулы иде. Әйтмәсә дә, беләм: «үзсүзле поклонник»тан туйган ул. Һәр клубка чыккан саен, ул аны озатырга ашыга, тик дустым гына яратмый. Төрлечә качу юлларын эзли.
Безнең урамга кергәч, дустым куркуга төште.
– Ул хәзер минем капка төбемдә көтеп тора, нишлибез?
Тикшереп килдем, чыннан да, шунда тора теге. Нишләргә? Бары тик бер генә юл бар. Безнең йорт – урамда беренче, ә дустым миннән ике йорт аша яши. Бәрәңге бакчасыннан аларның өй артына барып була. Ләкин күршедә генә зират! Безнең бакча башлары зират коймасына тоташа бит… Буласы-булган дип, кереп киттек бакчага. Аларның өй артына килеп чыктык, ул шатланып өенә йөгерде. Ә мин каршы тыкрыкка чыгып, урамнан өйгә кайтып киттем.
Иртәгесен без кергән урынны карап чыктым. Зират яны төнлә түгел, көндез дә куркыныч…
Яшь чак – юләр чак, диләр. Моңа өстәп, яшь чак – иң күңелле чак, дип әйтәсем килә.
Алсу НУРГАТИНА,
Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбенең
11 А сыйныфы укучысы.
Кара чәчле Блондин яки клубта күргәннәрем ,

Комментарии