Яшьлегем кайтавазы

(Юмореска)

Бер көнне шәһәребез театры кассасында чират торганда, кемдер артымнан күзләремне каплап: “Рәис абый, әйтче, бу кем?” – димәсенме. Шул чагында егылып китәрдәй булсам да, үземне кулга алып: “Саимә, шаярма әле”, – дигән булдым. Борылып карасам, каршымда, чыннан да, яшүсмер чагыбызда үзенә яратам дип әйтергә кыюлыгым җитми йөргән Саимә елмаеп басып тора. Бер дә үзгәрмәгән, элеккечә сөйкемле, искиткеч чибәр.

Көлешә-көлешә күрешкәч, җитәкләшеп тамаша залына уздык. Очрашу шатлыгыбызны яшермичә, әңгәмә корып җибәрдек.

Урта мәктәпне бергә тәмамлагач, Саимә университетта укып белем алган. Хәзер мәркәзебез Казанда яши, үз һөнәре буенча эшли икән. Кияүдә түгел. Чөнки күңел түреннән саркып торган назлы хисләрен аңлый алырлык ир-егетне очратмаган әле. Мин дә үземнең буйдак икәнемне яшереп тормадым.

Ул сөйли, ә мин әйткән һәр сүзенә, нурлы йөзенә сокланып утырам. Шунда Саимә кулларымнан сыйпап: “Рәмис, күзләреңне каплагач, син мине ничек таныдың?” – дип сорады. Һи, мәйтәм, синең тылсымлы тавышыңны меңләгән тавышлар арасыннан да аерам мин. Чыгарылыш кичәбездә: “Очрашырбыз, бәлки, берзаман”, – дип җырлавыңны мәңге онытасым юк. Саимә оялып кына: “Мин бит күңелемнән ул җырны сиңа атап җырлаган идем”, – дигәч, торып бастык та, ничек кочаклашканыбызны сизми дә калдык. Шул мизгелләрдә хуш исле дулкын-дулкын чәченнән, кайнар сулышыннан, татлы иреннәреннән гел үләм дип торам.

Сәхнәдә артистлар кочаклаша, без залда үбешәбез. Тамашачылар кая карарга, ни уйларга, кемгә кул чабарга белми торганда, тормыш иптәшем Мәүлия: “Чалкан ятма, хыялыем, саташасың”, – дип терсәге белән кабыргама төртмәсенме? Тиз генә һушыма килгәч: “Кисәтүең өчен рәхмәт, сөеклем”, – дип үзенә таба борылып яттым. Ярый әле төшемдә кичергән мизгелләр турында сизенмәде. Алайса эш харап иде. Чөнки аның күршедәге песи баласын сыйпаган өчен дә көнләшә торган гадәте бар.

Әйтәм бит, кайчан да булса бер әйләнеп килә икән ул яшьлек кайтавазы, кадерле дусларым. Төштә булса да…

Котдус БАТЫРОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии