- 21.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Архив
Уйлыйдыр бәхет хакында,
Хыяллана һәр йөрәк.
Бәхет таң түгел, атмыйдыр,
Эзләп табарга кирәк.
Бәхетле балачак, бәхетле яшьлек, бәхетле тормыш, бәхетле картлык, дибез. Кешелек гомер буена бәхетле тормыш өчен көрәшә. Ә нәрсә соң ул бәхет?
Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез эшләре беткәч, капка төбенә чыгып утыра торган булганнар. Анда төрле темаларга гәп корганнар, тормышның авырлыгыннан зарланганнар, нәрсәне ничек итеп, каян юнәтү турында уртага салып сөйләшкәннәр. Күңелнең шундый вакыты була кайчак: эчке кичерешләрне, серләрне, сагыну-саргаюларны кемгә дә булса сөйлисе, киңәшләшәсе килә. Шундый вакытларымда мин дә капка төбенә җыелган күршеләрем янына чыгып утырам, шунда үземне борчыган сорауларга җавап эзлим һәм күп вакытта табам да.
Эшләремне тиз генә бетереп капка төбенә чыгарга уйладым бүген дә. Мин чыкканда күршеләрем инде җыелганнар, нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр иде. Якынрак килгәч, мин: «И бәхетсез дә инде, тагын китеп барган, олы яшькә җиткәч алай килеп-китеп йөрү бик читен бит инде ул», – дигән сүзләрне ишеттем. Холыклары белән килешә алмаган, авыррак яшәүче кешеләр турында иде бу сүз. Бераз тыңлап торгач мин дә әңгәмәгә кушылдым.
– Менә сез бәхетсез дисез. Нәрсә соң ул бәхет, сез аны ничек аңлыйсыз? – дип сорап куйдым.
– Нәрсәсен аңлыйсың инде аның, кулыңда уч тутырып акчаң булса, нәрсә телисең, шуны ала алсаң, шуннан да зур бәхет юк инде, – дип әйтеп куйды бер күршем. – Элек акча бар, алырга әйбер юк иде. Хәзер исә тере акча күрергә тилмерәбез. Шулай булгач, нинди бәхет турында сүз булырга мөмкин.
Шуннан китте бәхәс, тормыштан мисаллар китерү.
– Юк, бәхетне байлыкка, акчага кайтарып калдырып булмый, син дөрес уйламыйсың, – дип сүзгә кушылды күршем Айсылу. – Хезмәтеңне яратып башкару, кешеләргә үзеңнең кирәклегеңне тою, халыкка кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, дөньяның гүзәллеген аңлый белү, игелек һәм изгелек эшләп яшәү – менә мин бәхетне шулай аңлыйм.
– Уйлап карасаң, икегез дә хаклы. Уч тутырып акчаң булып, үзең урын өстендә ятсаң, байлыкның, акчаның нигә кирәге бар? Тазалыгың, тынычлыгың булып, ул байлыкны, акчаны намуслы хезмәтең белән эшләп тапсаң – менә ул буладыр зур бәхет. Эшләп, эзләп тапкан бәхет кенә чын бәхет була ул, – дип ярып салды үз сүзен күршем Сания.
– Мин дә үз фикеремне әйтим әле, – дип сүзгә кушылды Казаннан кунакка кайткан күрше Нурсинә апа. – Зур түрә булып, күп акча һәм байлык туплаган кешедән дә бәхетсез кеше юктыр, дип беләм мин. Чөнки үзен кайчан үтерерләр дә, байлыгын кайчан таларлар икән дип, гомере буе куркып яши андый кеше. Түрә булып, тәхетле булган кеше түгел, халыкка намуслы хезмәт итеп, аның хөрмәтенә лаек булган кеше генә чын бәхетле була ала.
– Мин яшь кеше, шулай да үз фикеремне әйтим әле, – дип сүз башлады кич утыручылар арасыннан Резедә. – Кемнең кем булуы аның кешеләргә булган мөнәсәбәтеннән билгеле. Яман сүзле, тәмсез телле кешеләр, эчкечеләр, минемчә, беркайчан да бәхетле була алмыйлардыр. Андыйлардан бәхет фәрештәсе куркып качадыр. Сәрхүшләр белән дуслашкан кеше дә бәхетле була алмый.
– Нәрсә икән ул бәхет дип, мин бик еш уйлана идем. Бәхет ул – йортыңа бәрәкәт, иман байлыгы иңү. Арып-талып эштән кайтасың, ә өеңдә сине тәмле ашын пешереп, якты йөз белән колачын җәеп хатының һәм балаларың каршы ала. Барыбыз бергә чөкердәшеп, табынга утырабыз, шау-гөр килеп ашыйбыз, эчәбез, киңәшләшәбез, аннан соң ял итәбез. Җанга рәхәт бит, әй. Шулай булгач, мин үземне ничек бәхетсез дип әйтә алыйм? Бәхетле булу, минемчә, үзеңнән тора, – монысы авылның хөрмәтле ир-егете сүзләре.
Монда әйтелгән фикерләр барысы да дөрес, дип уйлыйм, чөнки тормышка һәркемнең үз карашы бар. Бәхетне сорап алып, эзләп табып та булмый. Кем булуыңа, нинди булуыңа карап, ул сине үзе эзләп таба. Минемчә, бәхетле булу өчен, беренче чиратта, сине тудырган, җил-яңгырдан саклап, тәрбияләп үстергән ата-анаңны хөрмәт итәргә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк. Аларның хәер догасыннан, фатихасыннан башка, беркем дә бәхетле була алмый.
Бәхет – анадан аманәт,
Тик бәхет хакы кыйммәт:
Тирен түгеп түләгәннәр,
Кеше булып яшәгәннәр
Җирдә бәхетле, фәкать!
Роза ӘХМӘДУЛЛИНА.
Арча районы, Алга-Көек авылы.Бәхет ни ул?,

Комментарии