- 21.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Русиядә сугыш ветераннарын, тол калган хатыннарны фатирлы итү турында кануннар кабул ителде. Шуңа да карамастан, фатирсыз ветераннар әле дә бар. Шундыйларның берсе – Чирмешән районы, Кара Чишмә авылыннан Наил Массаров.
Сугыш ветераны Наил Массаров 2011 елга кадәр Кара Чишмә авылында 1958 елда салынган йортында яши. Үз гомерендә, сугыш ветераны буларак, фатир мәсьәләсен күтәрми. Ләкин соңгы вакытларда картлык галәмәте аркасында, бернинди уңайлыклары булмаган тузган йортта яшәү аңа кыен. Чирмешән район хакимиятенә фатир мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткәч, моннан 42 ел элек салынган өйнең түбәсен алыштыралар. Түбә ябуны хакимият 100 мең сумлык эш башкарылды, дип күрсәтә. Әлеге район белгечләре, белешмәдә, 1958 елда салынган йортны 100 мең сумлык, дип бәяли. «Йортның нигезләре, идәннәре, түшәмнәре, матчалары черек, җимерек хәлдә. Бу өйгә ни рәвешле 100 мең сумлык түбә яба алдылар икән?» – дип гаҗәпләнә ветеран Наил абыйның Чаллыда яшәүче улы Ирек Массаров.
«Фатир мәсьәләсе районда хәл ителмәгәч, әтине Чаллыга алып килдем. Ул 1944 елны сугышка алынган кеше. Исәнлеге юк. Икенче төркем инвалид. Авылда су ташырга, башкасын эшләргә кирәк. Быел кар күп яуды. Әти кар көрәгән. Ике яктан бүсере чыкты. Хәзер берни эшли алмый. Тору урынын Чаллыда теркәттем. Ләкин фатирга чиратка куймадылар. Чирмешәндә дә аңа ветераннарга тиешле фатир сертификатлары турында берни әйтмәгәннәр.
Биредә, аның авылда торагы бар, шунда яшәсен, диләр. Ә бит әлеге өйдә яшәрлек түгел, череп беткән. Хәзер авылга бәйсез эксперт алып кайтып, аңа 5 мең сум акча түләп, белешмәсен комиссиягә күрсәтергә булдым», – ди Ирек Массаров.
Ирекнең үз улы Илнар 2001 елда Русия армиясендә, Төньяк Кавказда һәлак була. Русия кануннары буенча, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган кеше туганнарының торак шартларын яхшыртырга тиешләр.
Шул өмет белән Ирек әфәнде хакимият бусагаларын үзе өчен дә күп таптый, Казанга, Мәскәүгә дистәләгән хатлар яза. Ләкин әлегә кадәр ул 12 квадрат метрлы бүлмәдә, ике бүлмәле «малосемейка»да гомер кичерә. Хәзер сугыш ветераны булган әтисе дә шушында сыену тапкан, аның тору урыны буларак шушы кечкенә бүлмә теркәлгән. «Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, хәзер бушлай фатирлар юк дип, ипотекага басарга киңәш итте. 11 ел чират торам, фатир мәсьәләсе хәл ителми. Ул ипотека дигәннәренә дә ышанмыйм. Әти дә, әни дә миндә торалар булып санала. Ләкин шартлар булмау сәбәпле, кайвакыт туганнарыма китәләр.
Алар өйдә булганда, мин идәндә йоклыйм. Бүлмәдә әйбер күп, борылырга да урын юк. Шуңа менә хәзерге вакытта да алар туганнарга китте. Ике арада йөрибез шулай», –дип уфтана Ирек Массаров. Ирек әфәнде – гаҗәеп сәләтле шәхес. Ул рәсемнәр ясый, гармуннар төзәтә, мең төрле кул эше белә. Бүлмәсе дә сәнгать әсәрләре белән тулган. Быел Чаллыда, Чирмешәндә аның рәсемнәр күргәзмәсе узды. Үзе, барлык кул эшләре, Кавказда үлгән улының рухы, ветеран булган әти-әнисе менә шушы 12 квадрат метрлы бүлмәгә сыйганнар.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Чаллыда тентүләр узды
15 сентябрь иртәсендә Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов фатирында, ТИҮ идарәсендә хокук оешмалары тентү ясый. Шушындый ук чара милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллин фатирында да оештырыла.
Рәфис Кашапов әйтүенчә, иртәнге сәгать 7ләрдә аларның фатир ишеген шакыйлар. Килүчеләр Чаллының полиция идарәсеннән, террорга каршы көрәш хезмәткәрләре була. Шаһитлар белән килгән хезмәткәрләрнең бер өлеше фатирда тентү башлый. Берничәсе Рәфис әфәндене машинага утыртып, ТИҮ идарәсенә алып китә, тентү анда да уза.
«Без 30 апрель көнне урыс оешмаларының татар мәктәпләренә каршы чыгуларына үз фикеребезне әйттек. Бүген булган тентү барышында ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура вәкилләре, тентүләр 30 апрель белән бәйле, диделәр. Безгә, 7-8 кешегә әлеге чарада катнашкан өчен, акчалата штраф ясадылар бит инде. Ләкин 4-5 айдан соң бу мәсьәләне тагын күтәрәләр, аңламыйм. Бу алда булачак сайлаулар белән дә бәйледер. Соңгы вакытта Чаллыда «Азатлык» татар яшьләре берлеген күтәрү, Җәмигъ мәчете турында сүз башладык. Менә шулар бар да җыелгандыр, дип уйлыйм. Русиягә фашизм килде. 30 апрель җыенында мин аның урыс телендә генә баруына, татар хокуклары кысылу турында гына әйттем. Монда җинаять булуы башка сыймый.
Тентү барышында өйдән 2 компьютерны, язмаларны алганнар. ТИҮ идарәсеннән дә күп әйбер төяп алып киттеләр. Алар бу документлардан җинаять эзләрен эзлибез, диделәр», дип искә ала 15 сентябрь тентүләрен Рәфис әфәнде.
Зиннур Әһлиуллин янына полиция кешеләре килгәндә, ул өйдә булмый. Тентү аннан башка гына уза.
«Ишеткәч, ачуым нык кабарды. Чөнки бездә «полиция дәүләте»: монда кеше хокуклары турында уйлау юк. Барысы да империя өчен корылган. Милләт буларак, үзебезне саклап калырбыз, дип уйлыйм.
Тентү белән керү сәбәбен бөтенләй аңламыйм. Татар теле, мәдәнияте өчен көрәшкәнгәме? Прокуратурагамы, тикшерү бүлегенәме, чакыру кәгазе калдырганнар. Әйе, чакыртырлар. Бәлки, төрмәгә дә ябарлар. Мин гомер буе шул юлда булдым. Курыкмыйм. Татар буларак, Русия империясендә юньле тормыш күрмәдем. Аларның «татарин»нарын, «гололобый»ларын гына ишеттем.
Путин хакимияткә килгәндә турыдан-туры әйтте, бер дәүләт – бер халык, диде. Тарих тәгәрмәче барыбер алар файдасына тәгәрәмәс. Элек «автоном» дип саналган 20 республика барыбер азат булыр.
Бу көрәштә теләктәшләр дә кирәк. Милли хәрәкәт башкортларда да бар. Ләкин ул ясалма рәвештә татарга каршы куелган хәрәкәт. Идел буенда чуаш, мари хәрәкәтләрен генә безгә иптәш, теләктәш дияргә була. Мин үзем үлгәнче татар булып калачакмын, беркайчан да урыс хакимиятен танымаячакмын», диде Зиннур Әһлиуллин. Зиннур әфәнденең дә өеннән компьютерын һәм документларын тентү белән кергән хокук вәкилләре алып чыгып китә.
Думага сайлаулар: барыргамы, бармаскамы?
4 декабрьдә Русиянең Дәүләт думасына сайлаулар узачак. Демократлар хәрәмләшүләр булуга карамастан, халыкны сайлауларга барырга өнди, ләкин бюллетеньдә тәкъдим ителгән фиркаләрне сызып ташлап, «Барысына да каршымын» дип язарга чакыра.
«Левада» үзәге уздырган тикшеренүдә катнашкан 40% кешенең тиздән сайлаулар булачагын бөтенләй белмәгәне ачыкланды. Аның өч айдан булачагы хакында бары тик 60% кеше генә хәбәрдар.
Левада үзәгенең мөдир урынбасары Алексей Гражданкин: «Дәүләт думасына сайлаулар турында сорый башласаң, күпләре: «Нинди сайлау тагын? Мартта түгелмени соң алар?» – дип җавап кайтарганнарын әйтә. Халык хакимият барыбер Президент кулында икәнен белә. Думага сайлаулар аларны кызыксындырмый, алар аны күз буяу икәнен аңлый», – ди А.Гражданкин.
Кешеләргә шулай ук «Русиягә Дәүләт думасы кирәкме?» – дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. 47% «Әйе, кирәк» дип җавап биргән, ләкин 32% «Кирәкми» дип өздереп әйткән. Алар фикеренчә, ил белән идарә итү өчен Президент фәрманнары да бик җитә. Гражданкин: «60 яисә 47% кебек саннар коточкыч зур, мондый мәгълүматлар борчылырга сәбәп», дип саный.
Кешеләр сайлауларга битараф булса да, аңа әзерлек тукталмый. Путин «Бердәм Русия» оештырган праймериз җиңүчеләре белән очрашты. Җиңүчеләр арасында Чечня Президенты Рамзан Кадыров та бар. Республикада аның белән көч сынашырлык кеше табылмаган, праймеризда катнашкан 600 меңнең 100%ы аның өчен тавыш биргән.
Сайлауларның бу юлы да хәрәмләшүләр белән булачагын сизгән демократлар халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Алар «Голосуй за Россию! Голосуй против всех!» дип исемләнгән кампания башлады. Журналистлар Дмитрий Быков, Виктор Шендерович, Артемий Троицкий, Дмитрий Муратов, сәясәтче Борис Немцов, төрмәдә утырчы Михаил Ходорковскийның хатыны Елена һәм башкалар Русиядә узучы сайлауларны ялган, гаделсез, сайлау иреклеге юк, дип белдерде.
«Административ куәтне тулысынча үз мәнфәгатьләрендә куллану, матбугаттагы цензура, фальсификацияләр – болар барысы да сайлаулар түгел, ә Путин корпорациясенең чираттагы махсус операциясе», ди мөрәҗәгатьне имзалаучылар. «Булачак сайлауларның гадел узачагына өмет юк, ләкин аңа төкереп карарга да ярамый». Кешеләр сайлауга бармый калса, хакимияттәгеләргә бюллетеньнәрне үзләренчә әвеш-тәвеш китерергә юл ачачак», – ди алар.
Бюллетеньнәрне кыстырып өйгә алып кайтып китү «өстә» утыручыларны шатландырмаячак, ләкин шул ук вакытта артык борчуга да салмаячак. Хакимияткә бюллетеньнәрне яңадан бастыру авырлык тудырмый. Путин җырын җырлаган КПРФ, Жириновскийларга да тавыш бирү Путин режимын көчәйтәчәк, дип саный демократлар.
«Голосуй за Россию! Голосуй против всех» кампаниясен оештыручылар сайлау көнендә бюллетеньне тулысынча сызып ташларга яисә барлык шакмакларга да тамга куярга һәм «Барысына да каршымын» дип язып кую иң дөрес юл дип әйтә. Исегездә булса, узган сайлауларда «Барысына да каршымын» дигән бүлекне алып ташладылар. «Әлбәттә, мондый бозылган бюллетеньнәр Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителмәячәк, ләкин бәйсез күзәтүчеләр моны күрми калмаячак», ди алар. Каршылык күрсәтүчеләр һәрбер сайлау урыннарында җәмәгать контроле оештырылачак, дип белдерә. Әгәр дә «Барысына да каршымын» диючеләрнең саны 40% тан күбрәк булса, сайлаулар кануни булмаячак дигәнне дә искә төшерәләр.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, сайлауларга барсаң да, бармасаң да, берни үзгәрмәячәк, дип саный. «Татарларны протест күрсәтеп, сайлауларга бармаска өндәргә кирәкми, халык берсенә дә ышанмый, татар мәнфәгатен кайгыртучылар юк», – диде ул. «Русия, Татарстан хакимият органнары безне сайлауларга барырга кыстаячак. Әмма анда баруның мәгънәсе юк, чөнки реаль көндәшлек, фиркаләрнең күплеге юк. «Право дело»ны башта үзләре оештырдылар, аннары Прохоровтан фиркане тартып алдылар. «Бердәм Русия»гә көндәш булмаган һәм булырга да теләмәгән, ләкин әзрәк аңа оппозициядә торган «Правое дело»ны шунда ук бетерделәр. Чынлыкта, бездә коммунистлар заманындагы кебек, бер генә фирка хакимлек итә. Алар барысы да – иске шәхесләр. Вакыт бирелде, бернәрсә дә майтара алмадылар, аларны яңадан барып сайлап йөрү вакытны бушка уздыру гына булачак. Үзләре теләгән шәхесләрне, фиркаләрне үткәрәчәкләр, кирәкле күләмдә тавышны да санап чыгачаклар, нәтиҗәдә, иске төркемнәрнең хакимлек итүе дәвам итәчәк.
Социологик тикшеренүләр шуны күрсәтә: Путинның реаль яклаучылары 35% ка якын, Медведевныкы аңардан кимрәк. Алар азчылыкны тәшкил итә, ләкин хакимият алар кулында калачак.
Татарны яклый торган фирка юк һәм бу вазгыятьтә барлыкка килүе дә икеле. АКШ галиме Пол Кругман 2013 елда икътисади кризис булачак, дип фаразлый. Бәлки, бу кризис вазгыятьне үзгәртер, халык башкача уйлый башлар. Безне хөкем итүче элитага күсәк кирәк», – диде Дамир Исхаков.
Римма БИКМӨҺӘММӘТОВА.

Комментарии