Акчагызны кайтарып була

Акчагызны кайтарып була

Күптән түгел бер газетада шундый эчтәлектәге мәсьәлә күтәреп чыктылар. Бер ханым банктан ссуда алган. Түләп бетергәч, иминиятләштерү өчен тотып калынган акчаны банк кайтармаган. Алай гына да түгел, банк хезмәткәренең сүзләренә караганда, имеш, акчаны кире кайтару, гомумән, мөмкин түгел! Килешүгә кул куйганчы гына иминиятләштерүдән баш тартырга мөмкин…

Мин банк хезмәткәренең сүзләре белән килешеп бетмим. Быел 1нче июньдә Русиянең Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Үзәк Банк күрсәтмәләренә үзгәрешләр кертте. Хәзер кулланучы, өстәмә товар яки хезмәттән 5 көн эчендә баш тартып, акчасын тулысынча кире кайтарып алырга хокуклы. Кулланучылар бигрәк тә кредит, ОСАГО килешүләре белән еш очраша. Икесендә дә тормышны иминиятләштерү киң таралган. Әлбәттә, килешү төзегәнче үк иминиятләштерүдән баш тарту зарур. Әмма куркытып, юмалап күндерергә мөмкиннәр. Инде эш узган, димәгез! 5 көн эчендә акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар.

Кредит килешүләре буенча өстәп шуны әйтәсе килә. Хәзер кредитны срогыннан алдан түләп бетергән очракта, иминиятләштерү взносының кулланылмаган өлешен кайтарып була. Мисал өчен, 3 ел сроклы кредит алдыгыз ди, 30 мең сум тормышны иминиятләштерү өчен тотып калынды.

Иминиятләштерү срогы да 3 ел. Бер елдан кредитны түләп бетергән очракта, кулланылмаган ике ел өчен 20 мең сумны кайтару мөмкинлеге бар.

Әлбәттә, гади кеше өчен боларга ирешү бик катлаулы булачак. Тәҗрибәле белгечләр белән киңәшләшеп эшләсәгез генә отачаксыз. Киңәшле эш таркалмас, ди бит халык мәкале. Адресым редакциядә

Галимҗан ХАНОВ,

юрист

Комментарии