- 21.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №47 (22 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Яңа ел кичендә кайберәүләр Яңа елны башта үз өендә, аннары, әйтик, очкыч белән берәр башка төбәккә очып, андагы вакыт белән тагын бер тапкыр каршы алу турында хыяллана. Мондый икеләтә бәйрәмне дөньядагы «иң озын» күпердә оештырып була. Шундый күперләрнең берсе Татарстанның Уба авылы белән Башкортстанның Октябрьск шәһәре арасында урнашкан.
Татарстан белән Башкортстан чигендә яшәүче халыкка ике вакытны да күрсәткән сәгать йөртү уңайлы булыр иде. Октябрьск шәһәре кунакханәсендә моны бик җиңел хәл иткәннәр, диварга ике сәгать элгәннәр – берсендә дүрт тулса, икенчесендә алты тула.
Ике республика чигендә урнашкан бу шәһәрдә бер мәзәк сөйләргә яраталар. Янәсе Татарстан полициясе су буенда берәр мәет тапса, аны күршеләргә чыгарып куярга тырыша. «Статистиканы бозмас өчен», – дип өсти җирле халык.
Шулай да чик буендагы тормышның үзенчәлекләре бар. Татарстан ягында бу ныграк сизелә. Анда якын-тирәдә зур шәһәрләр юк, шуңа җирле халык эшкә, базарга, күңел ачарга күрше республиканың Октябрьск шәһәренә йөри.
Октябрьскида 115 меңләп кеше яши. Беренче карашка гап-гади шәһәр. Шәһәрдә вьетнамлылар күп. Күрәсең, бу сәүдә кәсебе белән бәйле – ул җирле икътисадның төп юнәлеше булып тора.
Шәһәр үзәгендә, автовокзал янында «Ханой» исемле вьетнам ашханәсе бар, атна вьетнам пешекчесе чын милли ашлар пешерә. Кафе гел тулы – анда нибары өч өстәл, җирле халык монда әзерләнгән шәрык ашларын ярата, хәтта гаиләләре белән киләләр. Октябрьск халкы күрше Татарстанга бик йөрми – якын шәһәрләрдән шул Баулы, Бөгелмә һәм Азнакай гына – алар барысы да Октябрьскиның үзеннән кечерәк.
Октябрьск халкы вакыт белән бәйле тагын бер үзенчәлек турында сөйләргә ярата. Башкортстан вакыты белән кичке уннан соң күрше Татарстан авылына аракыга барып килергә була икән – анда әле кичке сигез генә.
Октябрьск читендә Богородице-Одигидриев чиркәве бар. Тирә-ягында тәбәнәк йортлар булганга ул үзе биек булып күренә. Чиркәүнең ишегалдында иерей Константин Клепаков белән очрашабыз. Кыяфәте белән Гайсә пәйгамбәргә охшаган. Без аннан сәгать аермасы булган бу төбәктә яшәүнең үзенчәлекләре турында сорашабыз.
– Хәтергә бер генә нәрсә килә. Баулыдан безгә гыйбадәткә йөрүчеләр бар. Алар монда килергә бик тели, ләкин якшәмбедә иртәнге 8-9га килеп җитә алмыйлар (Баулыда иртәнге 6-7 генә – ред.), бу вакытта автобуслар йөрми. Менә андыйлар безнең чиркәүдән өзелгән булып чыга, – дип сөйләде ул. – Ә менә Урыссуда (Татарстан ягындагы авыл – ред.) бассейн безнекеннән әйбәтрәк һәм арзанрак, – диде ул китешли, безгә борылып. – Һәм ул безнең өчен «соң» ябыла – 17:15кә кадәр эшли, бездәге вакыт белән 19:15 дигән сүз.
Татарстанның Баулы районы Уба авылы Башкортстан чигендә урнашкан. Анда автобуста йә күпер аша җәяү барып була.
Без автобуста барырга булдык – гади ПАЗ. Октябрьскидан чыгып, бер минут баруга автобус юл буенда туктады.
– Уба, – диде йөртүче, безгә карап.
Безнең белән бергә автобустан бер ханым да төште. Без аннан ни өчен Октябрьскига барганын сорадык.
– Сыер тотам, базарга сөт сатарга бардым, – диде ул. – Ярый әле сезне очраттым, Аллага шөкер! Безнең мондагы хәлләр!!!
Ханым үзен Рәшидә Хәйруллина дип танытты. Авылда гаиләсе белән күп еллар яши, мал тота, сөт сатып дөнья күрә. Берүк вакытта җирле түрәләр белән дә көрәшә икән – чөнки тегеләре тирә-як мохитне кайгыртмый һәм авылның инфраструктурасын үстерми.
– Күрәсезме, бездә һаман автобус тукталышы юк, автобус безне ташлап кына китә, – дип сөйли Рәшидә ханым. – Авылда чүплекләр бар, юллар юк һәм беркайчан булмады да, ә янәшәдән генә федераль юл уза.
Рәшидә ханым безгә авылдан ерак түгел нефть чокыры тапканын сөйләде. Ләкин аны беркем дә тыңларга һәм нәрсәдер эшләргә теләми икән.
– Анда балалар йөгереп йөри, сыерлар да шунда, алар анда төшәргә мөмкин, – дип сукрана Рәшидә ханым.
Соңрак ул бу урынны безгә дә күрсәтте. «Idel.Реалии» прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, мәсьәлә хәл ителде.
Без Рәшидә ханымнан кечкенә экскурсия үткәрергә һәм күрше Октябрьск халкы белән ничек аралашып яшәүләре турында сөйләвен үтендек.
– Без ике төрле вакыт белән яшибез. Баулыга барасы булса, татар вакыты белән, Октябрьскига булса – башкортныкы белән. Өйдә башкорт вакыты – алай җайлырак.
– Димәк, cез үзегезне Башкортстанга кертәсезме?
– Казаннан барыбер бер ярдәм дә юк. Берәр нәрсә кирәк булса, Октябрьскига барабыз.
– Ә нигә сөтегезне Баулыга алып барып сатмыйсыз?
– Баулыда сөт заводы бар, анда да алып барып булыр иде, ләкин бәяләре түбән, диләр. Үзең базарга алып барып сатсаң әйбәтрәк. Без Октябрьск белән тыгыз яшибез, якын бит.
Рәшидә ханым сүзләренчә Уба халкының күбесе эшкә Октябрьскига йөри, шуңа күрә хастаханәгә барырга йә документлар ясатырга кирәк булса, проблема юк – эшләре ике сәгать иртәрәк бетә.
– Аның урынына балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән проблема бар. Әти-әниләр башкорт вакыты белән яши, балаларын бакчага йә мәктәпкә татар вакыты белән илтергә кирәк, – ди Рәшидә ханым. – Безнең монда барысы бергә буталган – Татарстан да, Башкортстан да.
Регина ХИСАМОВА
Шәпше халкы үзара салымга тавыш бирде
19нчы ноябрьдә Татарстанның күп кенә авылларында үзара салым референдумы узды. «Азатлык» хәбәрчесе Биектау районы Шәпше авылына барып, андагы тавыш бирүне күзәтте, җирле халыкның бу гамәлгә карата фикерен белеште.
Шәпше авылының сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Шәрипова сүзләренчә, алар бу эшне инде өченче ел уңышлы гына башкарып килә. Шәпшедә үзара салым 100 сумнан башланган, хәзер 200 сумга җиткән. Һәр ел саен сайлауга авыл халкының 60 проценты чамасы килә. Килгән һәркем бу салымны хуплый, шуңа да референдум гамәли санала.
«Шәпше – зур авыл. Монда 1500ләп кеше яши. Һәрберсе 200 сум бирсә, өстәвенә республика хөкүмәте моңа дүртләтә өстәсә, шактый күп акча җыела. Алар авылда юлларны төзекләндерүгә, паркларны, багана утларын тәртиптә тотуга тотыла», – ди Гүзәл Шәрипова.
Авыл халкының исә үзара салымга карата мөнәсәбәте төрле. Күбесе бу гамәлне уңай бәяләсә, кайберәүләр, җыелган акчалар тиешенчә сарыф ителми, ди.
19нчы ноябрь якшәмбе көнне Татарстанда 43 муниципалитетның 872 авылында үзара салым референдумы узды. Сайлаучылардан төрле авыл йә шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан алып 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмаулары соралды. Бу акчалар яктырту корылмаларына, юл төзелешенә, зират эшләренә һәм хәтта террорга каршы көрәшкә дә тотылачак, диелә. Сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргәндә референдум гамәли санала. Бу очракта референдумга бармаучылардан да салым алына, дип аңлатты «Азатлык»ка юридик фәннәр кандидаты Илшат Миңнегулов.
Референдум узган дип саналса, Татарстан хөкүмәте һәр җыелган бер сумга өстәп, тагын дүрт сум бүлеп бирәчәк. Бу акча җирле халык хәл иткәнчә, шул авыл йә шәһәрнең мәнфәгатьләренә тотылачак.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Русия гидрометеорология хезмәте Көньяк Уралда, Татарстан һәм Башкортстанда нурланыш булганын раслады
Алман һәм француз галимнәрне Европага Русиядән радиоактив болыт килде, дип хәбәр иткәннәр иде. Нурланыш чыганагының Чиләбе өлкәсендә булуы ихтимал, диделәр.
Русия гидрометеорология хезмәте (Росгидромет) Көньяк Уралда «экстремаль югары» радиоактив пычрану булганын раслады. Рутений-106 матдәсенең Татарстан белән Башкортстанга төшүе дә теркәлгән. Алынган үрнәкләрдәге рутений күләме, узган ай белән чагыштырганда, 986 һәм 440 тапкыр артыграк булган, диелә. Бу «экстремаль югары пычрану» дәрәҗәсенә тәңгәл икән.
26-28нче сентябрьдә рутений таркалудан барлыкка килгән матдәләр Бөгелмәдә дә теркәлгән. Хисапта әйтелүенчә, сүз пычрануның «югары дәрәҗәсе» турында бара: ике көн дәвамында нурланыш фоны 16 тапкыр артыграк булган. Ачыкланган Ru-106 күләме кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, дип әйтелә.
Югары дәрәҗәдәге пычрану шулай ук Башкортстанда, Волгоградта, Дондагы Ростовта, Петербургта теркәлгән. Элегрәк Рутенийның иң зур күләме «Маяк» комбинаты янында ачыкланган, дип белдерә Гринпис бәйсез халыкара иҗтимагый оешма. Гринписның Русия бүлеге прокуратурага нурланыш казасын яшерү ихтималын һәм әйләнә-тирә мохит турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап хат юллаячак, диелә.
Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов та бу хакта матбугат чараларыннан гына белүен әйтте.
«Беренче чиратта, халыкка җиткерү, әлеге хәлнең куркынычмы-түгелме икәнен аңлатулар кирәк иде. Бездә бу һаман җайга салынмаган. Чернобыльдәге атом казасы турында да иң элек Швеция чаң сукты, беренче мәгълүматны алардан алдык. Күпме вакыт узды, ә Русиядәге нурланыш турындагы мәгълүмат һаман Европадан килә», – ди атомга каршы җәмгыять рәисе.
Аның сүзләренчә, рутений – ясалма радиоактив элемент, табигатьтә юк диярлек. Азык-төлек белән кеше организмына керсә, төрле авыруларга китерергә мөмкин. «Бөгелмәдә фонның 16 тапкыр артыграк булуы – радиоактив явым-төшемнәр булган дигән сүз. Биредә яшелчә-җимешләрне яхшылап юып ашарга, тәүлек әйләнәсенә тирә-як мохитне күзәтеп торырга кирәк. Бу бик куркыныч түгел, ләкин саклану чаралары турында белеп тору зарур», – ди Альберт Гарапов.
Чиләбе өлкәсенең Аргаяш хастаханәсе баш табибы Гәбделхәй Вәлиев соңгы ике-өч атна эчендә авыручыларның артуын белдерде. «Безгә мөрәҗәгать итүчеләр артты. Умыртка баганасы сызлаулар (остеохондроз), кан басымы, йөрәк, үпкә авыруы белән мөрәҗәгать итәләр. Көз бит хәзер. Ел фасылы арасында ашказаны, үпкә, тын кысылу (астма), йөрәк авырулары көчәя».
Нурланыш таралу турында Вәлиев, «бу расланмаган мәгълүмат, булмаган хәл», дип белдерде. «Без моны инкарь итә һәм шул ук вакытта раслый да алмыйбыз. Бу хакта мәгълүматлар юк», – ди ул.
Аның сүзләренчә, кешедә нурланыш югары дәрәҗәдә була икән, бу хәл сырхауханәнең рентген бүлмәсендә шунда ук ачыклана. Монда нурланыш дәрәҗәсен ачыклый торган җиһазлар бар. «Аннан кала санэпидемстанция дә нурланыш фонын тикшереп тора. Әгәр үзгәрешләр булса, алар миңа шунда ук хәбәр итә», – ди Вәлиев.
Татар теле сәгатьләрен киметмәгән мөдиргә «дисквалификация» белән яныйлар
Казанның «Солнце» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Вконтакте сайтында аңа «дисквалификация» яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янаулары турында хәбәр итте. Мөдир ел уртасында мәктәптәге уку планнарын үзгәртүдән баш тарткан иде. Шмаков прокуратура таләбен канунсыз дип атый һәм аны мәхкәмәгә биргән.
Мәгълүм булганча, Татарстанның район прокуратуралары татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, Татарстан мәктәпләренә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып җибәрү канунсыз.
«Солнце» мәктәбе мөдире прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә биргән. Административ эш 29нчы ноябрь көнне Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак.
«Иң зур куркыныч (вакытлы дип ышанасы килә) безнең мәктәпнең татар телен укыту мәсьәләсендә тоткан позициясенә, гаепсез укытучыларны ел уртасында эштән куудан һәм балаларны татар һәм урыска бүлүдән баш тартуга бәйле. Прокуратура мәктәпне тикшерә, балаларның йокы бүлмәләрендә шәхси әйберләрне фотога төшерә, укучыларны ата-анасыз сораштыра – бу канунсыз һәм дорфа гамәл. Без прокуратураны мәхкәмәгә бирдек. Бу пычрак сәяси әшәкелек балалар җәмгыятенә үтмәсен өчен, юристлар һәм ата-аналар бердәмлеге кирәк», – дип язган мәктәпнең Вконтакте сәхифәсендә Павел Шмаков. Ул барлык битараф булмаучыларны мәхкәмәгә килергә чакыра.

Комментарии