- 21.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №50 (22 декабрь)
- Рубрика: Архив
Яңа елда татарстанлылар 10 көн ял итәчәк.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 1, 2, 3, 4 һәм 5 гыйнвар – эш көне булмаган бәйрәм көннәре, ягъни Яңа ел каникулы санала. 7 гыйнвар – Раштуа көне. 2011 ел башында эш көне булмаган бәйрәм көннәре – 1 һәм 2 гыйнвар ялга – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Шунлыктан 1 гыйнвар шимбәсендәге ял пәнҗешәмбегә – 6 гыйнварга, ә 2 гыйнвар якшәмбесендәге ял дүшәмбегә – 10 гыйнварга күчерелә.
Шул рәвешле 2011 елда биш көнлек эш атнасында 1-10 гыйнвар ял көннәре санала.
Соңга калма
Яңа ел кичендә шәһәр транспорты иртәнге сәгать икегә кадәр йөриячәк. Ә Яңа елның беренче көнендә иртән 2 сәгатькә соңрак йөри башлаячак, әмма бу көнне 23 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
Яңа елга акча белән
Яңа ел алдыннан русиялеләргә пенсия һәм пособиеләрне вакытыннан алда бирәчәкләр. Аны 1-2 гыйнварда алырга тиешлеләр 27 декабрьдән ала алачак. Калганнарга 3 гыйнвардан почта бүлекчәләренең эш режимына карап тапшырыласы.
Чыршылар сатуда
Быел Казанда 700 мең сумлык чыршы һәм нарат агачлары сатарга җыеналар. Яңа елның төп бизәген инде базарлардан алырга да мөмкин. Көн саен аларны бишәр машинага төяп, сәүдә нокталарына илтәләр.
Иген кая киткән?!
Татарстанда региональ фондка салынган кагылгысыз запастан иген юкка чыккан. Моны Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелгән тикшерүдән соң хокук сакчылары ачыклады. Сүз 54 мең ярым тонна бөртек турында бара. Алар “Вамин” җәмгыяте складларында сакланган. “Вамин” вәкилләре әйткәнчә, алар ашлыкны югарыдан кушу буенча терлек ашату өчен фермаларга җибәргән. Корылык булу сәбәпле, бер генә җитәкче дә мондый карар кабул итә алмый. Хәзер иген югалу факты буенча 7 җинаять эше кузгатылды. Республикага салынган зыян күләме 260 миллион сумнан артып киткән.
Мәкерле төтен
Казанда дүшәмбегә каршы төндә төтенгә буылып, өч кеше һәлак булды – 64 һәм 35 яшьлек хатын-кыз белән 13 яшьлек яшүсмер мәетләрен шәхси йортларында участок милиционеры табып ала. Хокук сакчысын газ исенә чыдый алмаган күршеләр чакырган. Соңрак ачыкланганча, өйдәге газ миченең төтен торбасына су тулып, бозланып каткан була. Авыр истән күршеләр дә зыян күрә – алты кеше хастаханәгә салынды. Әгәр газ исен вакытында сизмәсәләр, корбаннар күбрәк булыр иде. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Быел көзен Казанда нәкъ шундый очрак булган иде инде. Газ миченең төтен чыгару торбасы сафтан чыгып, ул чакта да өч кеше якты дөнья белән бәхилләште.
Ана сөте үтергән
Алтай республикасында сабый баланың куркыныч үлеме турында мәгълүм булды. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әни кеше башта аракы белән сыйланган, аннан, кайтып, нарасыена күкрәк сөте ашаткан. Организмда этил спирты шулкадәр күп булган ки, сабый алкоголь белән агулану алып, якты дөнья белән бәхилләшкән. Әни кешене әлеге җинаять өчен ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Путин тамашачыларны югалта
Узган атнада үзәк телеканалларда трансляцияләнгән “Владимир Путин белән сөйләшү”не тамаша кылучылар саны, башка еллар белән чагыштырганда, 10 процентка кимегән. Бу хакта социологик тикшерү үткәрүче оешмалар хәбәр итә. Алар ясаган анализ күрсәткәнчә, Путин белән аралашуны караучылар елдан-ел кими бара икән. Бу атнада исә телевизион эфирга Президент Дмитрий Медведев чыгачак.
Укымыйлар шул…
Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко илдәге югары уку йортлары студентларын ялкаулыкта гаепләде. Аның мәгълүматлары буенча, аларның нибары 20%ы гына даими рәвештә лекцияләргә йөри, калганнары, министр сүзе белән әйтсәк, “тусовкаларда” вакыт үткәрә. Андыйларны Фурсенко алны-артны карамый куарга тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, Манеж мәйданындагы бәрелешләрдә яшьләр бик күп катнашкан иде. Югары классларда укучылар һәм студентларның күпләп мәйданга агылуында министрлыкны да гаепләүчеләр табылды. Аерым алганда, “Яшьләр үзләрен кая куярга белми”, – диделәр. Фурсенко исә: “Үсмерләрнең төп шөгыле уку булырга тиеш”, – дип белдерде. Дөрес, югары уку йортларыннан куыласы 80 процент студент кая барып бәрелергә тиешлеген министр шәрехләми.
Директорлар күпме ала?
2010 елда Русиядәге генераль директорларның уртача хезмәт хакы аена 235 мең сум тәшкил иткән. Әлеге саннарны “Максимум” кадрлар агентлыгы китерә. Иң зур акча банк тармагында – биредә топ-менеджерларга 330 мең сум түлиләр. Шул ук вакытта барлык хезмәт ияләренең акчасын бергә кушып, уртача санны чыгарсаң, Русиядә кешеләргә аена уртача 22 мең сум чамасы килеп чыга.
Гөнаһтан да курыкмыйлар
Дүшәмбе кичендә Санкт-Петербургның Петроград районындагы җәмигъ мәчетен талап чыктылар. Кичке бишенчеләрдә изге йортка маскалар кигән өч бәндә килеп керә. Алар 60 яшьлек кассир белән 81 яшьлек секретарьне бәйләп салып, сейфтан 1 миллион 400 мең сумлык сәдака акчасын урлый. Хәзер җинаятьчеләрне милиция эзли.
Экспериментка прокуратура кысылырмы?
Татарстан экологлары республикада атом белән эшкәртелгән иген үстерүне законсыз дип санап, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Русия прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерик: быел Спас районында гамма-нурланышлы бөртекләрдән беренче уңыш алынды. Экологлар белдергәнчә, агулы иген үстергәнче, аңа тиешле экспертизалар һәм рөхсәт кәгазьләре алынмаган. Шул ук вакытта “Росатом” белгечләре экспериментны уңышлы дип тапкан, Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры аны тагын да киңәйтергә кушкан.
Камал театры Балтыйк ягына сәфәргә чыга
Балтыйк илләрендә, Белоруссия һәм Польшада яшәүче татарларны Казанда бервакытта да онытмыйлар. Сабантуй, җыр фестивальләренә баручылар аннан илһамланып кайта. Әмма татар театры Балтыйк буйларына барганга 20 ел үтеп киткән. Советлар берлеге таралырга санаулы айлар калганда, Рига, Таллин һәм Вильнюс шәһәрләрендә камалылар “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Казан егетләре” спектакльләрен уйнаган. 24-26 декабрьдә Рига шәһәрендәге А.Чехов исемендәге рус театры бинасында Камал театры артистлары сәхнә тотачак.
“Яшь йөрәкләр”, “Телсез күке”, “Кара чикмән” спектакльләрен карарга Латвиядән генә түгел, Эстония һәм Литва дәүләтләрендә яшәүче татарлар да килергә җыена.
Әйтергә кирәк, “Телсез күке” әсәренең авторы драматург Зөлфәт Хәкимнең иҗат кичәсе Камал театры бинасында 24 декабрьдә үтәчәк.
Шаяннар һәм тапкырлар клубы
Узган атнада Казан мәктәпләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы, ягъни татарча КВН үтте. Биредә барлыгы 14 команда катнашты. Бу чара әле беренче тапкыр, сәламләү формасында гына узса да, шактый уңышлы килеп чыкты. Аның оештыручысы һәм алып баручысы – Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты студенты Рөстәм Гатауллин. Укучылар сценарийларны үзләре төзегән. Ләкин һәр командага билгеләп куелган куратор ай дәвамында яшь КВНчылар белән эшләгән, аларны чыгышка әзерләгән. Нәтиҗәдә, Гран-прины 14нче гимназиянең “Ерык авызлар” командасы алды. I урынны 155нче гимназиядән “Кәеф нифтяк”, II – 7нче гимназиядән “7 йолдыз”, III – 71нче мәктәпнең “10 татар” командасы эләктерде. Үзем жюри әгъзасы булсам, соңгысын “Иң милли җанлы команда” дип тә билгеләп үтәр идем.
– Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында күбрәк гимназия укучылары иде. Бүгенге өлеше оеткы кебек кенә, аны Шаяннар һәм тапкырлар клубын ачу тантанасы дип атарга була. Киләчәктә мәктәп укучылары арасында тагын да зуррак масштабта уздырырга теләк бар, – диде оештыручыларның берсе, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Азат Миргаязов.
Шундый актив егетләр бөтен көчен куеп әзерләгәндә, Шаяннар һәм тапкырлар клубының киләчәге булыр, ә мәктәп укучылары арасында теләк белдерүчеләр артып торыр, дип уйлыйбыз. Командаларга – кызыклы чыгышлар, оештыручыларга күп-күп уңышлар теләп калабыз!
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Ирек Мортазин колониягә күчерелми
Казанның 2нче колониясендә интернет-кибет ачканнар. Теләгән кеше интернет аша кирәкле товарны үзенең төрмәдә утыручы якынына сатып алып җибәрә ала. Бер күчтәнәч авырлыгы 20 килодан артмаска тиеш.
Чын төрмәләр өчен виртуаль кибет белән Русиянең төрле тарафларда яшәүче 4 мең кеше кулланган да инде. Ләкин мондый мөмкинлек бары тик Казанда, Алтай төбәгендә һәм Петербургтагы колониядә утыручыларга гына тәкъдим ителә. Мәсәлән, Мамадыш районындагы Дегетле авылы җирлегендә утыручы Ирек Мортазинга интернет аша күчтәнәч җибәреп булмый.
Киресенчә, колония-җирлектә утыручы Ирек Мортазинның катырак шартларга күчерелү мөмкинлеге турында әйтелгән иде. Узган атнада Менделеевск район судына Татарстанның төзәтү колонияләр идарәсеннән Мортазинны гомуми режимдагы колониягә күчерү тәкъдиме килгән. Сәбәбе – Мортазин иркенрәк шартлардагы җирлектә утырганда тәртип бозган, диелә. Әмма соңрак идарә бу тәкъдимне кире чакыртып алды, чөнки прокуратура Мортазинның тәртип бозуын инкарь иткән.
Римзил ВӘЛИ
“Азатлык” яшьләре конституцияне үтәргә чакырды
19 декабрьдә көн салкын торуга да карамастан, “Азатлык” оешмасы яшьләре Русия конституциясен үтәргә чакырган шигарьләр тотып, Лев Гумилев һәйкәле янынапикетка чыкты.
Яшьләр кабер ташлары төшерелгән плакатларга “Русия – социаль дәүләт” (Конституциянең җиденче матдәсе), “Милли мәгариф” (университет, мәктәп, балалар бакчасы), “Татарстан һәм Русия конституцияләре”, “Татар теле?”, “Русия хөкүмәте” (Русия конституциясенең беренче матдәсе нигезендә Русия федератив, демократик, хокукый дәүләт) дигән язуларны тотып торды. Бу шигарьләрнең кабер ташларына язылуы Русия конституциясенең тулаем бозылуын, милләтләрнең хокуклары кысылуын аңлата.
Рус милләтчеләре “Азатлык” яшьләре бу пикетны Мәскәүдә булган бәрелештән соң, кавказларны яклап оештыра дигән имеш-мимеш тә таратып өлгерде. “Азатлык” оешмасы рәисе Наил Нәби сүзләренчә, бу – ялган. Пикет инде ике атна элек үк Русия конституциясен бозуга каршы дип әзерләнгән булган. Дөрес, яшьләр “Фашизмга – юк. 11 декабрь Мәскәүдә булган вакыйгалар кабатланмасын” дигән плакат та тоткан иде. Пикетчылар фикеренчә, алар халыклар тигезлеген, дуслыгын яклый.
“Азатлык” яшьләре хәбәр итүенчә, алар гыйнвар аенда татар халкы хокукларын яклап, зуррак каршылык чарасы үткәрергә җыена.
Саша ДОЛГОВ
azatliq.org
Социаль ипотека абынды
Татарстан быелгы социаль ипотека йортларын төзеп өлгертә алмый. Татарстанстат биргән мәгълүматларга караганда, 16 декабрьгә 1 миллион 811 мең кв. метр торак төзелгән. Бу күрсәткеч – планның 90%ын тәшкил итә. Республиканың 11 районы программа планын тутырмады. Социаль ипотека программасын үтәмәүчеләр арасында Казан шәһәре беренче урында тора. Икенче урында – Әлмәт.
Казан һәм Әлмәт шәһәр башлыклары торак йортларны төзеп өлгертмәүдә Дәүләт торак фондын гаепли. Алар моңа сәбәп итеп, социаль ипотека буенча тендерларны бер көнлек ширкәтләрнең отуын һәм аларның тиешле мөмкинлекләргә ия булмавын күрсәтә. Моңа җавап итеп, торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин шәһәр хакимиятенең үз вакытында тиешле җир кишәрлекләрен бүлеп бирмәвен һәм, нәтиҗәдә, торак төзелешенең вакытында тәмамлана алмавын әйтә.
“Киләсе елда торак йортларны төзиячәк ширкәтләрне нинди үзенчәлекләренә карап сайлап алачаксыз?”– дигән соравыбызга, Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинның җавабы мондыйрак булды: “Карарбыз. Дөресрәге, сайлый торган кеше карасын”.
Җитәкчеләр гадәттәгечә гаепне бер-берсенә аудара. Ә торак төзелешен түземсезлек белән көтүчеләр интегә.
– Социаль ипотекада 2007 елның августыннан бирле чиратта торабыз. 510 мең сум акча түләдек. Откан фатирыбыз декабрьдә тапшырылырга тиеш иде. Хәзер инде киләсе елның март ахырларында кереп булырмы икән яңа фатирга, дип уйлап торам, – ди казанлы Камил Вәлиев. – Бу дөрес планлаштырмаудан. “Элек шуның кадәр кв. метр тапшырган идек быел ике мәртәбә арттырачакбыз”, – дип сөйлиләр башта. Шул булдыра алганнарын гына эшләп чыксыннар иде.
Булган проблеманы күрмәмешкә салышу яисә яшерү үзен торак төзелешендә бигрәк тә нык сиздерә. Ә инде проблеманы яшереп калдыру мөмкин булмый башлагач, гаеплеләр эзләнә башлый.
Әйтергә кирәк, кем дә булса табылмый калмый, әлбәттә. Хәзергә, Казан шәһәрендә торак төзелешен соңартуда башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эмил Хөснетдинов “хилафлы” дип табылды һәм вазифасыннан азат ителде. Әмма бу “чистарту” шәһәр күләмендә генә тукталып калмаячак, дип әйтелә.
17 декабрьдә Министрлар кабинетында узган җыелышта Президент: “Хәзергә без гаеплеләрне эзләмибез, гражданнарны яңа торак белән тәэмин итәргә тырышабыз. Ә тикшерүне соңрак барыбер уздырырбыз. Мине кемнәрдер алдый һәм аларга тиешле җәзалар биреләчәк”, – диде.
Ә Президентны кемнең алдаганы ай ахырында билгеле булыр, мөгаен.
Райнур ШАКИРОВ
azatliq.org
Комментарии