- 22.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Татар эстрадасы бүген Европа кубызына тартылып иҗат итүчеләр, «гламур шоу» оештырырга теләүчеләр белән шыплап тулган. «Заманча музыка» белән «шәрә арт күрсәтү» арасында аерма әкренләп сизелми башлый. Татар музыкасының электән килгән үзенчәлекләрен саклап иҗат итүчеләр бүген күп түгел, шулай да алар әле бар.
Әкренләп үсеп килүче «Таң йолдызы» музыкаль төркеме егетләре Александр Сергеев белән Руслан Дәүләтшин, заманча көйләргә татарның мәңгелек җыр темалары – саф мәхәббәт, яшьлек хисләре белән сугарылган сүзләр салалар. Егетләр, үз шәһәре Яр Чаллыдагы татар музыкасына яңа сулыш кертергә теләп, 2007 елда иҗат итә башлыйлар.
– Егетләр, сез кем өчен җырлыйсыз?
– Безнең төп аудиторияне татарлар, керәшеннәр тәшкил итә. Яшьләр генә түгел, өлкән буынны да кызыксындырырга омтылабыз, моның өчен репертуарыбызга халык җырларын да кертергә тырышабыз. Иҗатыбызның төп максаты – татар халкына хезмәт итү. Бүген татар теленә карата игътибарны эстрада музыкасы ярдәмендә үстереп була, дип уйлыйбыз.
– Татар музыкасы, дип сөйлибез. Төркемегездә иҗат итүчеләрнең берсе – керәшен егете. Ә «керәшен музыкасы» термины бармы һәм аңа ниләр җитми, ничек уйлыйсыз?
(Александр җавап бирә)
– Мин үзем өчен бу өлкәдә күзәтү алып бардым һәм шуны әйтә алам: минемчә, бүгенге керәшен музыкасына заманча рух җитми. Татарлар үз җырларына төрле ремикслар яздырып, заманча биюгә җайлаштыралар. Яшь буын өчен бу бик тә әһәмиятле. Керәшен җырлары бу өлкәдә бераз артка кала – халык җырлары үсеш алмый. Без керәшен җырларын заманчалаштыруга үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Әйтик, «Әнә шул сүзен» җырына бераз хаус элементларын өстәп, популяр музыка стиленә якынлаштырдык. Яшьләргә ошый.
– Керәшеннәрнең татарлардан «аерымлану» күренешенә ничек карыйсыз?
– Икегә аерып карарга ярамый. Татар халкы этник төркемнәргә бик бай, керәшеннәр – татарның бер өлеше. Без бер халык. Үз иҗатыбыз белән үз телебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен хезмәт итәбез.
– Иҗат юлыгызда «Йолдызлык чире»нә юлыкканыгыз булдымы?
– Төркемне оештырган вакытта ук инде «йолдызлык чирен» йоктырмау турында сүз бирештек. Без гади, ачык күңелле егетләр. «Йолдызлык» белән авырганыбыз юк.
– 2012 елга нинди иҗади планнарыгыз бар?
– Җырчыларның планнары бер – татар халкын яңа заманча җырлар белән сөендерү. Барлык тыңлаучыларыбызга яңа елда бары тик бәхет, шатлык-куанычлар телибез. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшик!
Динара ЗИННӘТОВА.
КФУ студенты.
«Таң йолдызы»: заманча татар һәм керәшен музыкасы ,

Комментарии